АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция

Е) Ч.Айтматов

Читайте также:
  1. КОНТРОЛЬНАЯ РАБОТА

IX сыйныф

I. ТЕСТЛАР.

1. Татар халык авыз иҗатына карамаган жанрны күрсәтегез.

А) әкият;

Ә) табышмак;

Б) баллада;

В) әйтем;

Г) бәет.

2. Сез балык баласы түгел,

Сез халык баласы бит.

Киләчәк көнгә Тукайны

Сез алып барасы бит!

2.1. Бу шигырьнең авторын күрсәтегез.

А) Фәнис Яруллин;

Б) Хәсән Туфан;

В) Наҗар Нәҗми;

Г) Энҗе Мөэминова.

2.2. Әсәрнең исемен языгыз.

______________________________________________________________

3. Әлеге өзек кайсы әсәрдән?

- Килдем... Шәфкатьле анам! Бер генә йөземә кара. Анам, җаным, күзем... Анам!- дип, акырып-акырып елый, әмма анасы илтифат итми иде... Ул гүя үпкәләгән иде. Аһ!.. Кашки, ул бер генә карасын!...

А) “Җомга көн кич белән”;

Б) “Солтангәрәйнең язмышы”;

В) “Изге әманәт”;

Г) “Буранда”.

4. А.Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәрендәге геройлар бирелгән рәтне күрсәтегез.

А) Бибинур, Миңлегөл;

Ә) Зәкия, Җиһангир;

Б) Гыйльминиса, Солтангәрәй;

В) Мөнирә, Сәет.

II бирем. Түбәндәге әсәрләрнең авторларын күрсәтегез.

А) “Җилкәннәр җилдә сынала” - ___________________________________________;

Б) “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” - _______________________________________;

В) “Солтангәрәйнең язмышы” - ___________________________________________;

Г) “Агыйдел” - ___________________________________________________________;

Д) “Изге амәнәт” - ________________________________________________________;

Е) “Таныш моңнар” - ______________________________________________________.

III бирем. 3.1. Чәчеп бирелгән сүзләрдән шигырь текстын төзегез.

Ертасымы, бәйлисе, еламаска, мине, дөнья, җиңен, бар, өйрәтте, үзгәртте, йөрәкне, күлмәк.

3.2. Әсәрнең авторын һәм исемен языгыз.

__________________________________________________

IV бирем. Өзеккә нигезләнеп, биремнәрне үтәгез.

Андый көчле җырны, андый йөрәк җырын гомеремдә беренче тапкыр ишеткәнмендер. Шулкадәр дәртләнеп, шулкадәр бирелеп җырлый иде...................., әйтерсең лә ул чын-чынлап Галиябану кичергәннәрне үз йөрәгендә кичерә. Аның вакытлыча гына Галиябану роленә кергән һәвәскәр артистка икәнлеген онытасың. Йөрәгең үзеңә дә сиздермәстән, аның йөрәге белән кушыла. Ул куанганга куанасы, ул көлгәндә көләсе килә. Ул боекканда боегасы, ул елаганда аның белән бергә елыйсы килә.

4.1. Әсәрнең авторын һәм исемен языгыз.

4.3. Күп нокталар урынына тиешле ялгызлык исемен куегыз.

4.2. Бу әсәрдә кайсы чор вакыйгалары сурәтләнә?

4.3. Су коенган кызның исеме ничек?

4.4. Әсәрдә кайсы елга-диңгезләр телгә алына?

4.5. Бу әсәрдә яшьләр нинди спектакльгә әзерләнәләр?

V бирем. Нокталар урынына төшереп калдырылган сүзләрне язып куегыз.

………………… - артык катлаулы булмаган хәлләрне, тормыш-көнкүрешнең бер вакыйгасын, кеше холкының һәм эчке дөньясының аерым сыйфатларын сурәтләгән кечкенә күләмле әдәби жанр төре....................... - әдәбиятның.................. төренә карый. Ул җыйнак һәм шактый күләмле булырга мөмкин. Шуңа күрә кайбер очракта бер үк әсәрне....................... дип тә,............................ дип тә әйтәләр.

VI бирем. Легенда жанры риваять жанрыннан нәрсә белән аерыла? Мисаллар белән аңлатыгыз.

VII бирем. Г.Исхакыйның “Җан Баевич” әсәре халкыбызны нәрсәләргә өйрәтә? Әсәргә нигезләнеп, үз фикерләрегезне аңлатыгыз.

X сыйныф

I. ТЕСТЛАР.

1. «Сахибҗәмал» әсәренең авторын билгеләгез.

А) Г.Бәширов;

В) Г. Ибраһимов;

Д) Г.Кандалый;

Е) Ч.Айтматов.

2. Бу нидән булды чи генә?

Эшем дә йитде чигенә,

Сахибем кире чигенә,

Исем китәр, ә җанкәй лә! (Г.Кандалый)

Бирелгән мисалда нинди стилистик чара кулланыла?

__________________________________________________________

3. Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың,

Матурларның матурыннан матурсың!» (Г.Тукай)

Бу шигырь юлларында нинди сурәтләү чаралары кулланылган?

А) синоним, кабатлау;

Ә) сүз уйнату, синтаксик параллелизм;

Б) омоним, чагыштыру;


1 | 2 | 3 |

Поиск по сайту:



Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.005 сек.)