АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция

В) эпитет, антоним

Читайте также:
  1. В результате изучения студент должен
  2. Вопрос 57: Профессиональная грамотность и речь в деятельности юриста
  3. Глава 3
  4. Глава 8. Храм Сета
  5. ГЛАВА ВТОРАЯ
  6. ГЛОССАРИЙ 10 страница
  7. Журналистский текст и его функции
  8. Заглавные буквы. Особенности шрифта
  9. Ключевые слова по лексикологии
  10. Кризис европейских наук и трансцендентальная феноменология
  11. Лексические средства
  12. Лексические средства выразительности

4. «Нуры содур» поэмасының авторын билгеләгез.

А) Өмми Камал;

В) Мөхәммәдъяр;

Д) Г.Кандалый;

Е) Колшәриф.

II бирем. Түбәндәге әсәрләрнең авторларын күрсәтегез.

А) «Идегәй» - ____________________________________________________;

Ә) «Әбугалисина кыйссасы» - ________________________________________;

Б) «Исемдә калганнар» _ _____________________________________________;

В) «Сөннәтче бабай» - ________________________________________________;

Г) «Зөләйха» - _______________________________________________________

III бирем. Чәчеп бирелгән сүзләрдән шигырь текстын төзегез.

Чын безнеңчә матур, милли көй, әллә нинди зарлы, моңлы көй, башка килә уйлар төрле-төрле, берәү җырлый, ишеттем мин кичә;

Җырны тыңлап тордым, ташлап түбән дөнья уйларын, хәйран булып, Болгар һәм Агыйдел буйларын, күз алдымда күргән төсле булдым;

Бардым җырлаучыга, бу көй була, диде, Әллүки! дидем, түзалмадым, җавабында милләтәшем миңа, кардәш, бу көй нинди көй?

3.2. Әсәрнең авторын һәм исемен языгыз.

____________________________________________________________________________

IV бирем. Өзеккә нигезләнеп, биремнәрне үтәгез.

Бу хатлар узган кичтә уйналган «почта» уены вакытында алынган хатлар иде. Хатларның берсеннән башка һәммәсе комплиментлар белән генә тулы иделәр. Бер хатта: «Сез матур, сез шәрык хикәяләрендә очрый торган пәри падишаһларының могҗизалы гүзәл кызларыннан да матур, кызганыч ки, миңа сезне күрергә бик сирәк туры килә»,– дип язылган иде.

Арадан бер хатны ул, яңадан укып та чыкмыйча, ерткалап тәрәзәдән атты. Бу хат ирләр язуына охшатып язылган булса да, кызлар язуы икәнен белгертеп тора иде. Мәгънәсе дә кыска: «Сүз юк, сез матур, ләкин үзегезнең мөселман кызы вә мондагы егетләрнең рус егетләре икәнен онытуыгыз гына килешми», – диюдән гыйбарәт иде».

«Безнең өйдә бер дә акыллы кеше юк. «Кыз матур түгел»,–диләр. Матур да булса, буе-сыны да кешенеке төсле булса, андый бай кешеләр шул кадәр бүләкләр бирә-бирә, кызларын безгә этеп-төртеп бирмәсләр иде. Баланы егерме ел үстереп тә, бер җүнле, яхшы бирнә дә киеп калмагач, дөньяда торганың ни дә, тормаганың ни!».

4.1. Әсәрнең авторын һәм исемен языгыз.

4.2. Өзектә кайсы персонаж сүзләре бирелгән?

4.3. Әлеге монолог аша әсәрнең эчтәлеге һәм автор әйтергә теләгән төп фикер аңлашыламы? Шуны үз сүзләрегез белән аңлатып, анализлап языгыз.

V бирем. Комедия төшенчәсенә аңлатма бирегез. Фикерләрегезне татар әдәбиятыннан алынган мисаллар белән дәлилләгез.

VI бирем. Нокталар урынына төшереп калдырылган сүзләрне язып куегыз.

ХХ гасыр башы татар әдәбиятында ………………...., ………………......,............................, …………………......., ………………......... иҗатларында сатира һәм юмор зур үсеш ала. Бу чорда поэзиядә төп фигуралар – ………………...., ……………………......,...........................,...............................,............................ Прозаның төп юнәлешен, асылын исә, иң беренче чиратта, …………….......,..............................,.................................., ……………………....... иҗатлары билгели. Бу чор драматургиясенең алтын фондын.....................................,...............................,............................................,.................................... әсәрләре тәшкил итә.

VII бирем. Танышу. Көтелмәгән хәбәр. Качу. Өйләнү. Бүлекчәләр исеме рәвешендә бирелгән әлеге сюжет тезмәләре Г.Исхакыйның кайсы әсәреннән алып китерелгән. Һәр аерым бүлектә сурәтләнгән вакыйгаларның эчтәлеген исегезгә төшереп тулырак итеп языгыз. Бу әсәре аркылы автор нинди фикерләр әйтергә теләгән? Фикерләрегезне бәйләнешле итеп, мини-сочинение рәвешендә языгыз.

XI сыйныф


1 | 2 | 3 |

Поиск по сайту:



Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.006 сек.)