АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция

ШЫБЫНДАГЫ КЫР ТАВЫГЫ

Читайте также:

    ИСКИТКЕЧ СУНАРЧЫ

    Хәер, минем аннан да сәеррәк маҗараларга юлыкканым бар.

    Шулай берчак, көн буе ауда йөргәннән соң, кара урман уртасындагы зур бер күлгә барып чыктым. Күл өсте тулы кыр үрдәкләре. Ул кадәр үрдәкне гомеремдә дә күргәнем юк иде!

    Кызганычка каршы, бер генә ядрәм дә калмаган. Ә бит нәкъ шул көнне миңа кунакка бик күп дусларым киләсе иде, мин аларны киек кош ите белән сыйларга өметләнә идем. Мин, гомумән, бик юмарт һәм кунакчыл кеше. Минем табынның даны бөтен Петербургка таралган. Ничек инде үрдәксез кайтыйм?

    Нишләргә белмичә бик озак аптырап тордым һәм шунда кинәт исемә төште: биштәремдә бераз гына дуңгыз мае калган иде бит!

    Ура! Үрдәкләр өчен бу менә дигән җим булачак! Майны биштәрдән алып, озын, нечкә бауга бәйләдем дә суга ыргыттым.

    Үрдәкләр шунда ук майга ябырылдылар.

    Берсе, комсызланып, йотып та җибәрде.

    Әмма май, үтә шома булганлыктан, үрдәкнең эченнән шуып кына узды да арт ягыннан килеп тә чыкты!

    Шунда аны икенче бер үрдәк эләктереп алды һәм анысы белән дә шул ук хәл кабатланды.

    Үрдәкләр бер-бер артлы майны йота тордылар һәм йотканы берсе минем тозакка эләгә барды. Ун минут та үтмәде, җепкә тезгән төймә кебек, бөтен үрдәкләр минем бауга тезелделәр.

    Ничек шатланганымны күрсәгез иде! Бауга эләккән үрдәкләрне аласы да пешекчегә кайтарып кына бирәсе. Менә, ичмасам, дусларыма сый-хөрмәт!

    Әмма бу тикле үрдәкне күтәреп кайту алай бик җиңел булмады. Бер-ике атлау белән тәмам хәлдән тайдым. Кинәт — ышансагыз ышаныгыз — үрдәкләр күккә күтәрелделәр дә мине болытларга кадәр алып менеп киттеләр.

    Минем урында башка берәү булса, коты алыныр иде, әмма мин — куркусыз һәм тапкыр кеше.

    Сюртугымның итәген руль иттем дә, үрдәкләрне кирәк юнәлешкә борып, озакламый өем турысына кайтып та җиттем.

    Тик менә ничек түбән төшәргә?

    Бу очракта да тапкырлыгым коткарды. Берничә үрдәкнең муенын боруым булды, шунда ук әкрен генә төшә дә башладым.

    Мин туп-туры кухнямның торбасына барып төштем. Учак юллыгыннан килеп чыккач, пешекчемнең ничек гаҗәпләнгәнен күрсәгез иде!

    Бәхеткә, ут үрләтергә өлгермәгән икән әле.

    ШЫБЫНДАГЫ КЫР ТАВЫГЫ

    О!.. Тапкырлык ул искиткеч нәрсә! Шулай берчак мин бер атуда җиде кыр тавыгы үтердем. Шуннан соң хәтта кан дошманнарым да Мюнхаузенның дөньяда иң төз атучы икәнен танырга мәҗбүр булдылар.

    Мәсьәлә болай булды.

    Бөтен ядрәләремне атып бетереп, аудан кайтып киләм. Кинәт аяк астымнан гына җиде кыр тавыгы очып чыкты. Мин, әлбәттә, шундый шәп азыкның кулдан ычкынуына юл куя алмыйм.

    Мылтыгымны, беләсезме, нәрсә белән кордым?.. Шыбын белән. Әйе, шыбын, ягъни мәсәлән, мылтык чистарта торган гап-гади тимер таяк белән.

    Шуннан, кыр тавыклары төшкән җиргә йөгереп бардым да атып җибәрдем.

    Минем шыбын кыр тавыкларының җирдән күтәрелгән берен тишеп узды. Җидесе тиң аяк астыма килеп төште!

    Мин аларны җирдән күтәреп алдым һәм таң калдым: кыр тавыкларының һәрберсе кыздырылган иде! Әйе, кыздырылган.

    Мылтыктан аткач, минем шыбын ут кебек кызган һәм шунда ук кыр тавыкларын да кыздырган.

    Чирәм өстенә кырын яттым да бик тәмләп ашадым.

     

    ЭНӘГӘ ЭЛӘККӘН ТӨЛКЕ

    Әйе, тапкырлык — тормышта иң әһәмиятле нәрсә.

    Һәм дөньяда миннән, ягъни барон Мюнхаузеннан да тапкыррак кешенең булганы юк.

    Бервакыт Россиядәге кара урманнарның берсендә миңа көмеш-кара төлке очрады.

    Бу төлкенең тиресе шундыен шәп иде, мин аны пуля яки ядрә белән тишеп әрәм итәргә кызгандым.

    Вакытны әрәм итмәстән, мылтык көпшәсеннән пуляны алдым да, аның урынына камыт энәсе корып, төлкегә төзәп аттым. Төлке агач янында тора иде, минем энә аны койрык очыннан агачка беркетеп тә куйды.

    Мин кабаланмый гына төлке янына килдем һәм аны камчы белән чарларга керештем.

    Авыртудан ул шундый шашынды, һәм, ышансагыз ышаныгыз, тиресеннән чыгып, шәп-шәрә килеш торып чапты. Шулай итеп, төлке тиресе, пуля тишмәгән, ядрә бозмаган килеш миңа эләкте.

    СУКЫР ДУҢГЫЗ

    Әйе, минем баштан төрле хәлләр кичте! Ничектер шулай карурман ешлыгын ярып барам. Күрәм шунда: куак арасында — кечкенә генә кабан дуңгызы баласы, ә аның артында — зур кабан.

    Атып җибәрдем, әмма тигезә алмадым. Минем пулям дуңгыз баласы белән зур дуңгыз арасыннан узды.

    Дуңгыз баласы, чиный-чиный урманга кереп сызды, ә зур дуңгыз, каккан казык кебек, баскан урынында торып калды.

    Мин гаҗәпкә калдым: нишләп әле ул качып китми? Әмма, якынрак килгәч, барысын да аңладым.

    Дуңгыз сукыр икән, шунлыктан, юлны таба алмый икән. Урманда баласының койрыгына ябышып кына йөри икән.

    Минем пулям дуңгыз баласының койрыгын өзгән. Ул качып киткән, ә дуңгыз, кая барырга белмичә, урынында калган. Койрыкның өзеген авызына капкан килеш, нишләргә белми тора.

    Шунда минем башка искиткеч фикер килде. Койрыкны эләктердем дә дуңгызны туп-туры кухняма алып кайттым. Бичара сукыр дуңгыз, үзен әле һаман баласы җитәкләп бара дип белеп, минем арттан ияреп кайтты.

    Әйе, кабатлап әйтәм, тапкырлык — гаҗәеп шәп нәрсә ул!

    НИЧЕК ИТЕП МИН КАБАН ДУҢГЫЗЫН ЭЛӘКТЕРДЕМ

    Икенче бервакыт урманда тагын кыргый кабанга юлыктым.

    Монысын җиңү алай җиңел булмады. Чөнки янымда мылтыгым юк иде.

    Йөгереп кача башладым, әмма ул, котырган кебек, минем арттан куа килә. һәм шунда, юлымда очраган имән артына качып өлгермәсәм, ул мине үзенең үткер азау теше белән чәнчеп үтергән булыр иде.

    Кабан, җан-фәрманга чабып килгән уңайга, имәнгә килеп бәрелде, аның азау тешләре имәнгә шундый тирән батып керде, хәтта кире тартып алырга да көче җитмәде.

    — Ә-һә, эләктеңме, җанашым, мәйтәм, тукта, сабыр ит, хәзер инде миннән ычкына алмассың!

    Һәм, кулыма таш алып, кабанның тешләрен агачка тагын да ныграк кага башладым. Аннары, ныклы бау алып, аркылы-торкылы бәйләдем дә, арбага салып, өемә алып кайттым,

    Менә гаҗәпләнде башка аучылар! Алар, һичбер пуля әрәм итмичә, шундый хәтәр ерткычны кулга төшерү турында башларына да китерә алмадылар.

    СӘЕР БОЛАН

    Сүз уңаенда әйтим, минем аннан хәтәррәк хәлләргә дә юлыкканым бар.

    Юл уңаенда сатып алган татлы, сусыл чияләрне ашый- ашый, урман буйлатып барам шулай.

    Һәм кинәт, нәкъ каршымда — болан! Матур, зифа, тармак-тармак мөгезле!

    Ә минем, үч иткәндәй, бер генә пулям да юк!

    Болан, мылтыкның корылмаган икәнен белгән кебек, тып-тыныч миңа карап тора.

    Бәхеткә каршы, берничә чиям калган икән. һәм мин мылтыгымны, ядрә урынына, чия төше белән кордым. Әйе, әйе, көлмәгез, гап-гади чия төше белән.

    Мылтык шартлады, әмма болан башын гына чайкап куйды. Чия төше туп-туры аның маңгаена тиде, ләкин бернинди дә зарар китермәде. Болан күз ачып йомганчы урманга кереп качты.

    Шундый шәп киекнең кулдан ычкынуына бик үкендем.

    Бер елдан мин тагын шул урманга ауга килдем. Чия төше белән булган вакыйганы бөтенләй оныткан идем инде, әлбәттә.

    Хәйран-тамаша! Урман ешлыгыннан тап каршыма ук искиткеч зифа болан сикереп чыкты. Боланның мөгезләре арасында тармаклы чия агачы үсеп утыра! Аһ, ышанасызмы, искиткеч матур күренеш иде бу: зифа болан, ә башында — зифа агач! Шунда ук аңладым: бу агач узган ел миңа ядрә хезмәтен үтәгән чия төшеннән үсеп чыккан. Ә бу юлы инде ядрәләрем җитешле иде. Төзәп атуым булды, болан шунда ук гөрселдәп җиргә ауды. Шулай итеп, бер атуда кыздырылган иткә дә, чия компотына да тиендем. Чөнки әлеге агачны кызарып пешкән чияләр сырып алган иде.

    Дөресен әйтим, мондый татлы чияләрне гомеремдә дә татып караганым юк иде әле.

     

    ӘЙЛӘНДЕРЕЛГӘН БҮРЕ

    Нишләп гел-гел шулай туры килеп тора торгандыр, әмма иң усал, иң хәтәр ерткычлар миңа һәрчак бер коралсыз чагымда очрый.

    Үтеп барам шулай урман аша. Каршыма коточкыч бүре килеп чыкмасынмы! Тешләрен ыржайткан, менә хәзер өзгәләп ташларга тора.

    Нишләргә? Йөгерергәме? Ләкин бүре инде миңа ташланып та өлгерде, бәреп тә екты, менә-менә бугазымны чәйнәп өзәчәк. Минем урында башка берәү булса, коты алыныр иде, әмма сез инде барон Мюнхаузенны яхшы беләсез! Мин куркусыз, кыю һәм тапкыр кеше. Уйлап та тормастан, кулымны бүре авызына тыгып җибәрдем. Тешләп өзмәсен өчен, һаман эчкәрәк, тамак төбенәрәк тыгам.

    Бүре котырынып миңа карый, ачудан күзләрен кан баскан.

    Әмма мин шуны яхшы беләм: әгәр кулымны алсам, ул мине өзгәләп ташлаячак. Шуңа күрә йодрыкны аның саен тирәнрәк батырам.

    һәм шул чак башыма искиткеч шәп фикер килде: мин аның эчке әгъзаларын — эчәк-бавырларын урап тоттым да бар көчемә тарттым һәм бүрене бияләй әйләндергән кебек әйлән дердем!

    Билгеле инде, шуннан соң ул кыймылдый алмады, аяк астыма авып, җан бирде.

    Аның тиресеннән менә дигән җылы тун тектердем. Әгәр ышанмасагыз, рәхим итегез, күрсәтермен.


    1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |

    Поиск по сайту:



    Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.007 сек.)