АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция

СИГЕЗ АЯКЛЫ КУЯН

Читайте также:
  1. I. Тестлар.
  2. АК АЮЛАР АРАСЫНДА
  3. БАЛЫК КАРЫНЫНДА
  4. БАЛЫК КАРЫНЫНДАГЫ КОРАБЛАР
  5. День за днем
  6. Источники
  7. Йомгаклау.
  8. Урок 12.55-13.40

Әйе, күпне күрдем мин Россиядә. Шулай берчак гаҗәп сәер куян артыннан куып йөрдем. Искиткеч җитез куян булып чыкты ул. Элдертә дә элдертә, ник бер утырып ял итсен! Иярдән төшмичә, ике көн эзәрлекләдем, тик барыбер куып җитә алмадым.

Тугрылыклы этем Дианка куян артыннан бер тотам калмый чаба, ә мин һич кенә дә атып тидерерлек арага барып җитә алмыйм.

Өченче көнне, ниһаять, бу мур кыргырыны атып алдым.

Үлән арасына барып егылуы булды, атымнан сикереп төштем дә әйләндергәләп карый башладым. Исем-акылым китте, гадәти аяклардан тыш, куянның тагын запас аяклары бар. Корсак астында дүрт аяк, аркасында — тагын дүрт!

Шулай булгач, бу куян артыннан өч көн чабып йөрүем дә гаҗәп түгел.

ГАҖӘЕП КУРТКА

Сигез аяклы куян артыннан куып, тугрылыклы этем шундый бетәшкән, хәтта аягында басып тора алмады, җиргә ауды да җан бирде.

Кайгымнан кычкырып елый яздым һәм, сөекле этемнең истәлеге итеп, аның тиресеннән үземә сунарчы курткасы тектердем.

Шуннан бирле миңа мылтык та, эт тә кирәкми.

Урманга барып кердемме, курткам һәрчак мине бүре яки куян яшеренеп яткан җиргә сөйри.

Атып тидерерлек арага килеп җитүгә, курткамның бер сәдәбе өзелә дә, пуля кебек, туп-туры җәнлек ягына оча. Сәдәп килеп тиюгә, җәнлек шунда ук авып төшә.

Бу куртка хәзер дә өстемдә.

Нәрсә көләсез? Әллә ышанмыйсызмы? Алайса, менә, карагыз: курткамда нибары ике сәдәп. Ниһаять, минем дөп-дөресен сөйләвемә ышангансыздыр. Яңадан ауга чыкканда, ким дигәндә өч дистә сәдәп тагачакмын.

Ну көнләшәчәк инде башка аучылар!

ӨСТӘЛДӘГЕ АТ

Әле сезгә атлар турында сөйләгәнем юк бугай?

Әйтсәм әйтим, алар белән дә төрле-төрле мәзәк хәлләргә юлыкканым бар минем.

Бу вакыйга Литвада булды. Атларны үлеп ярата торган бер дустымда кунак булып ята идем.

Дустым үзенең горурлыгы дип санаган иң шәп айгырын кунакларына күрсәтә. Менә шунда ат кинәт йөгәненнән ычкынып китте дә, тәмам шашынган кебек, ишегалды буйлап чаба башлады.

Кунаклар, куркышып, төрлесе төрле якка йөгерделәр.

Ярсыган атка якын килердәй бер генә кыю ир дә табылмады.

Ә мин каушап калмадым, чөнки мин искиткеч батыр кеше, бала чактан ук иң хәтәр кыргый атларны да йөгәнләп өйрәнгән. Сикереп кенә сыртына менеп атландым да бик тиз тынычландырдым тегене. Минем каты кулны тоеп, айгыр шунда ук песи булды. Тантаналы кыяфәттә ишегалдын әйләнеп чыктым, һәм шунда кинәт башыма кызыклы бер уй килде: өстәл артында чәйләп утыручы ханымнарга үземнең атта йөрү осталыгын күрсәтергә булдым. Әмма ничек?

Атымны тәрәзәгә таба бордым да, өермәдәй атылып, аш- су бүлмәсенә барып кердем.

Башта ханымнар куркып калдылар.

Әмма мин атым белән сикереп кенә озын өстәл өстенә мендем, төрле савыт-сабалар, зиннәтле касәләр арасыннан, атымны биетеп-уйнатып, өстәлнең икенче башына барып чыктым. Бер генә касәне дә ватмадым.

Хатын-кызларга бу бик ошады, алар көлә-көлә кул чаба башладылар. Минем кыюлыктан һәм шундый осталыктан тәмам тан калган дустым әлеге елгыр аргамакны үземә бүләк итте.

Бу бүләккә бик шат булдым, чөнки тиздән сугышка китәргә тиеш идем.

Бер сәгатьтән, давыл уйнатып, Төркия юнәлешенә чаба идем инде.


1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |

Поиск по сайту:



Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.006 сек.)