АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция

ЯРТЫ АТ

Шулай берчак, каты сугыштан соң, төрекләрнең зур крепостен яулап алдык. Мин крепостька иң беренче булып бәреп кердем, һәм, бөтен төрекләрне пыран-заран китереп, ярсыган атымны сугарырга кое янына тукталдым. Атым эчә дә эчә, һич кенә дә туймый. Ике-өч сәгать вакыт узды, ә ул һаман коедан аерылып китә алмый. Гаҗәпкә калдым. Нинди тамаша бу!? Шунда кинәт артымда су шаулаган тавыш ишетелде.

Борылып карасам, чак кына иярдән егылып төшмәдем.

Атымның арт саны өзелгән, һәм ул эчкән бөтен су, карынында тукталып тормыйча, арттан агып төшә икән. Аккан шул судан тирән күп хасил булган. Исем-акылым китте. Нинди хәйран тамаша!

Шунда бер солдатым йөгереп килде дә бу табышмакны аңлатып бирде.

Мин, дошманнарны эзәрлекләп, крепостька бәреп кергән минутта төрекләр капканы шапылдатып япканнар һәм атымның яртысын өзеп калдырганнар. Әйтерсең, пычак белән кискәннәр! Өзелеп калган бу ярты ат бераз вакыт капка янында йөргән, тояклары белән тибенеп, төрекләрне куган, аннары якындагы болынга чабып киткән.

— Ул хәзер дә шунда утлап йөри,— дип хәбәр итте солдатым.

— Утлап йөри? Булмас ла!

— Үзегез барып карагыз.

Атымның алгы санына атланган килеш, болын ягына чаптым, һәм чыннан да... Атның яртысы тыныч кына яшел чирәмдә утлап йөри.

Шунда ук хәрби врачны чакырттым, ә ул, озак уйлап тормастан, атымның ике яртысын бер-беренә лавр агачының нечкә ботаклары белән тегеп куйды. Нишләп лавр ботагы белән, дисәгез, янында кирәкле җебе юк иде.

Ялгап тегелгән алгы һәм арткы саннар бик тиз беректе, ә лавр ботаклары атымның тәненә тамыр җибәрде. Бер айдан минем иярем турысында лавр агачларыннан менә дигән чатыр ясалды.

Шул уңайлы чатыр эчендә утырган килеш, мин искиткеч батырлыклар күрсәттем.

 

ЯДРӘГӘ АТЛАНЫП

Сүз уңаенда әйтим, сугыш вакытында миңа ат өстендә генә түгел, ядрәгә атланып та йөрергә туры килгәләде.

Шулай без төрекләрнең ниндидер шәһәрен камап тора идек. Командирыбыз ул шәһәрдә ничә туп барлыгын белергә теләде.

Ләкин бөтен армиядә дошман лагерена үтеп керергә йөрәге җитәрдәй батыр солдат табылмады.

Мин барысыннан да батыррак булып чыктым. Төрек шәһәренә төзәп ата торган биниһая зур туп янына барып бастым да, көпшәсеннән ядрә атылып чыгуга, шуңа атланып, алга очтым. Бөтен сугышчылар бер авыздан:

— Афәрин, афәрин, барон Мюнхаузен! — дип кычкыр дылар.

Башта бик күңелле бардым, әмма еракта дошман шәһәре күренүгә, күңелгә шом төште.

«Һм! — дидем мин үз-үземә.— Шәһәргә керүен керерсең, әмма кире чыга алырсыңмы? Дошманнар синең белән күп сөйләшеп тормаслар, тотарлар да, шымчы дип, дар агачына асып куярлар. Юк, Мюнхаузен дус, сиңа тизрәк кире кайтырга кирәк!»

Шул минутта минем турыдан төрекләрнең безгә аткан ядрәсе узып бара иде.

Озак уйлап тормастан, шуңа күчеп утырдым да, берни булмагандай, кирегә очтым.

Әлбәттә, очып барышлый, дошманның барлык тупларын берәмләп санап чыктым һәм командирыма төп-төгәл мәгълүматлар алып кайттым.

ЧӘЧТӘН КҮТӘРЕП

Бу сугыш вакытында мин бик күп маҗараларга юлыктым. Бервакыт шулай, төрекләрдән качып барганда, атка атланган килеш, сазлык аша сикереп чыгарга уйладым. Атым каршы як ярга сикереп җитә алмады, һәм без ләшпердек сазга барып төштек.

Төшү белән бата да башладык. Котылырга һичбер әмәл юк.

Сазлык безне коточкыч тизлек белән һаман төпкә суыра. Менә инде атымның бөтен гәүдәсе сасы сазга күмелде, менә инде саз суы баш түбәмнән булды, тик паригымның сыңар толымы гына өскә чыгып калды.

— Нишләргә? Әгәр кулларым шулай искиткеч көчле бул- маса, һичшиксез, батып үлә идек, Ләкин мин гаҗәп көчле кеше. Шул толымнан эләктердем дә, артык иза чикми генә, үземне һәм аякларым арасына кыстырган атымны сазлыктан сөйрәп чыгардым.

Әйе, үземне дә, атымны да һавага күтәрдем. Әгәр моны бик җиңел дип уйласагыз, үзегез шулай эшләп карагыз.

 

БАЛ КОРТЫ КӨТҮЧЕСЕ ҺӘМ АЮЛАР

Ләкин шундый хәйран көчле булуым да, тиңдәшсез батырлыгым да бервакыт мине бәладән коткара алмады.

Ничектер шулай сугыш вакытында төрекләр мине камап алдылар һәм, арысландай сугышуыма карамастан, әсир иттеләр.

Минем өчен кара көннәр башланды. Дөрес, алай артык авыр эш кушмадылар, әмма эчпошыргыч вак эш: бал кортлары көтүчесе итеп куйдылар, һәр көн иртән төрек солтанының бал кортларын яшел тугайга алып чыгам, көн буе саклыйм, ә кичен умарталарга куып кертәм.

Баштарак барысы да шома гына барды, әмма бераздан, кортларымны санап карасам, берәү җитми.

Эзләп киттем. Йөри торгач, күрәм, минем кортыма искиткеч зур ике аю һөҗүм иткән. Умарта кортын урталайга өзеп, аның татлы балы белән сыйланмакчылар.

Янымда бернинди коралым юк — кечкенә көмеш балтам гына.

Кизәндем дә балтамны комсыз ерткычларга томырдым, шулай итеп, бичара кортымны коткарып калырга теләдем. Аюлар торып чаптылар, кортым исән калды. Тик, бәхетсезлеккә каршы, иләмсез көчемне чамаламыйча, шундый нык селтәнгәнмен, хәтта балтам айга ук барып төшкән. Әйе, әйе, айга барып кадалган. Сез менә көләсез, баш чайкыйсыз. Ә миндә ул чак башка кайгы иде.

Уйга калдым. Нишләргә? Айга җитәрлек озын баскыч каян табарга?

 

АЙГА БЕРЕНЧЕ СӘЯХӘТ

Бәхеткә каршы, хәтеремә төште: Төркиядә бик тиз үсә торган шундый бер үсемлек бар, үсә-үсә очы һавага җитә.

Бу — төрек ногыты. Күп уйлап тормастан, бер ногыт бөртеген җиргә утырттым, ә ул шунда ук үсә башлады.

Үсте-үсте дә тиздән айга җитте!

— Ура! — дип кычкырып җибәрдем мин һәм ногыт кәүсәсе буенча өскә үрмәләдем.

Бер сәгатьтән айга менеп тә җиттем.

Көмеш балтамны эзләп табу миңа бик җиңел булмады. Ай да көмеш, балта да көмеш — көмеш өстендә көмеш һич күренми. Шулай да, эзли торгач, черек салам өеменнән табып алдым.

Билбавыма кыстырдым да кире җиргә төшәргә теләдем.

Тик, карасам, кояш кыздырудан минем ногыт кәүсәсе тәмам корып, вак кисәкләргә сынгалап беткән.

Моны күргәч, кайгымнан чак-чак кычкырып еламадым.

Нишләргә? Нишләргә? Шулай ук беркайчан да җиргә әйләнеп кайта алмаммы? Шулай ук гомерем буе шушы сөйкемсез айда торып калырмынмы? Юк! һич юк!

Салам өеме янына йөгереп бардым да саламнан бау ишә башладым. Бавым артык озын булмады, тик нигә кайгырырга? Шул бау буенча түбән төшә башладым. Бер кулым белән шуышып төшәм, икенчесендә — балта.

Озакламый бавым бетте, һәм мин җир белән күк арасында асылынып калдым. Коточкыч хәл! Әмма озак уйлап тормастан, бауның түбәнге башына тотынган килеш, төбен кисеп алдым да очына ялгадым. Шулай итеп, тагын түбәнгәрәк төштем.

Тик әле җиргә шактый ерак иде. Тагын әллә ничә тапкыр, төбен кисеп, очына ялгарга туры килде. Ниһаять, җиргә якынлаштым, инде шәһәр йортлары һәм сарайлары ачык күренә башлады. Ике-өч чакрымнар гына калгандыр.

Шунда кинәт — йа алла — бавым өзелеп китте. Җиргә шундый каты барып төштем, ким дигәндә ярты чакрымга батып кергәнмендер.

Аңыма килгәч, шундый тирән чокырдан ничек чыгарга белмичә, озак уйланып яттым. Көн буе ашамадым, эчмәдем, һаман уйладым да уйладым. Ниһаять, уйлап таптым: тырнакларым белән казып баскыч ясадым да җир өстенә чыктым. О, Мюнхаузен беркайчан да хур булмас!

 

ТӘРТӘДӘГЕ АЮ

Айга сәяхәт итеп кайтканнан соң, умарта кортларын аюлардан коткару өчен уңайлырак юл таптым.

Кичтән арба тәртәсенә бал сыладым да үзем шунда якында гына яшеренеп тора башладым.

Караңгы төшү белән котсыз зур аю арба янына килде дә тәртәгә сыланган балны комсызланып ялый башлады. Бу бирән тамак бал белән шундый мавыкты, хәтта тәртәнең бугазына кереп киткәнен, аннары, корсагы аша узып, артыннан барып чыкканын да сизми калды.

Мин шуны гына көтә идем дә.

Арба янына йөгереп бардым да тәртәнең аю артыннан чыгып торган башына аркылыга зур кадак кагып куйдым! Аю тәртәгә кидерелеп калды. Ары да, бире дә шуыша алмый. Мин аны иртәнгә кадәр шул хәлендә калдырдым.

Шундый әкәмәт хәйләләр белән эләктергән аюны карарга иртән төрек солтаны үзе килде. Ул аюга бик озак карап торды һәм егылганчы көлде.

АТ — КУЛТЫК АСТЫНДА, КАРЕТА - ҖИЛКӘДӘ

Тиздән төрекләр мине азат иттеләр һәм, башка әсирләр белән бергә, Петербургка кайтарып җибәрделәр.

Ләкин мин Россиядән китәргә булдым. Каретага утырып, туган илемә юл тоттым. Ул елны кыш үтә суык килде. Хәтта кояш та салкын тидерде, яңакларын өшетте, борынына томау төште. Шулай булгач, кояштан, җылы урынына, салкын гына бөркелә. Каретада минем ничек туңганны күз алдына китерсәгез иде!

Юл бик тар. Як-ягында койма. Каршыбызга килгән олаулар безнең узганны көтеп торсын өчен, кучерыма быргы кычкыртырга куштым. Чөнки мондый тар юлда без юл сабыша алмас идек.

Кучер минем боерыкны үтәде. Быргы алды да өрә башлады. Өрә дә өрә, әмма һичбер өн-тавыш чыкмый. Ул арада каршыбызга зур олау килгәне күренде.

Берни эшләр хәл юк. Төштем дә атларны тугардым. Каретаны җилкәгә салдым. Койма аша сикереп чыктым. Икенче сикерүдә яңадан юлга төштем. Шулай итеп, каретамны әлеге олауларның артына күчереп куйдым.

Нинди көчле кеше икәнемне яхшы беләсез, тик бу эш хәтта миңа да бик җиңел булмады.

Бераз гына ял иткәч, атларым янына килдем һәм, култык астына кыстырып, ике сикерүдә аларны да каретам янына күчереп куйдым. Күтәреп барганда атымның берсе тибешә башлады.

Ләкин мин ул имгәкнең аякларын сюртугымның кесәсенә тыктым. Теләсә-теләмәсә дә, тынычланырга туры килде.

Атларны җиктем дә якындагы кунак йортына тыныч кына барып җиттем.

Шундый зәһәр суыктан җылы өйгә барып керүе һәм авыр эштән соң ял итүе бик тә рәхәт булды.

 

ЭРЕГӘН АВАЗЛАР

Кучерым быргысын мич кырына элеп куйды да минем яныма килеп утырды. Күңелле генә әңгәмә корып җибәрдек. Шунда кинәт быргыбыз кычкырта башлады: — «Тру-ту-ту! Тру-ту-ту!»

Гаҗәпкә калдык. Әмма мин ни өчен быргының тышта уйнамаганын, ә хәзер үзеннән-үзе кычкыра башлаганын шунда ук аңладым.

Салкында тавышлар быргы эчендә катып калганнар, ә хәзер җылы мич янында эрегәннәр дә агылып чыга башла-ганнар.

Кучер белән без кич буе, рәхәтләнеп, шул матур музыканы тыңлап утырдык.

=== китап өзелә ===

КИТ БЕЛӘН ОЧРАШУ

Аңлыйсыздыр инде, бу хәлләрдән соң Цейлон миңа бер дә ошамады.

Хәрби корабка утырдым да Америкага — крокодиллар, арсланнар булмаган якларга юл тоттым.

Ун көн буе бернинди маҗарасыз, хәвеф-хәтәрсез генә бардык. Ләкин кинәт, Америкага барып җитәрәк кенә, бәлагә юлыктык: корабыбыз су асты кыясына бәрелде.

Шундый каты бәрелдек, хәтта мачтада утырган бер матросыбыз өч миль ераклыкка очып китте.

Бәхеткә каршы, бу бичара һавада очып барган кызыл челән томшыгына тотынып калган һәм, без барып коткарганчы, челән аны су өстендә батырмый торган.

Һич көтмәгәндә кораб кыяга килеп төртелгәч, мин югарыга чөелеп киттем дә каюта түшәменә бәрелдем.

Шуның аркасында, башым ашказанына батып керде. Мин аны берничә ай буе әкертенләп-әкертенләп чәчемнән тартып чыгардым.

Әмма кыя дигәнебез бөтенләй кыя түгел, тыныч кына йокымсырап яткан кит балыгы булган икән.

Кинәт бәрелеп, без аны тәмле йокысыннан уятканбыз. Моңа кәефе кырылып, шундый котырынды бу, тешләре белән якорь чылбырыннан эләктереп, корабны иртәдән кичкә кадәр океан буйлап сөйрәп йөртте.

Бәхеткә каршы, бераздан якорь чылбыры шартлап өзелде, һәм без исән-имин котылып калдык.

Америкадан кайтып барышлый, тагын шул китка очрадык. Ул инде үлгән иде. Үзенең симез түшкәсе белән ярты миль су өстен биләп ята.

Корабка күтәреп менгезү турында уйлыйсы да юк. Шуңа күрә, бары тик башын гына кисеп алырга туры килде. Киселгән башны палубага күтәргәч, ничек куанганыбызны күрсәгез иде! Шггланмыйча ни!.. Бу ерткычның авызыннан кырык колач озынлыктагы чылбыр һәм өзелеп калган якоребызны табып алдык, һәммәсе китның куышланып тишелгән бер черек тешенә кысылып торган!

Ләкин шатлыгыбыз озакка бармады. Кит белән бәрелешкән чакта корабыбызда коточкыч зур тишек хасил булган. Трюмга су ургылып керә башлады.

Нишләргә? Кораб батып бара.

Бөтен кеше каушап калды, ах-ух килергә, еларга керештеләр. Әмма мин шунда ук җаен таптым. Чалбарымны да салмыйча суга чумдым һәм, әлеге тишекне үземнең арт саным белән каплап, бөгәрләнеп утырдым.

Су тукталды, кораб батмый калды.

 


1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |

Поиск по сайту:



Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.01 сек.)