АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция

БАЛЫК КАРЫНЫНДА

Читайте также:
  1. БАЛЫК КАРЫНЫНДАГЫ КОРАБЛАР
  2. Диана Балыко
  3. Диана Балыко
  4. Диана Балыко
  5. Диана Балыко
  6. Диана Балыко
  7. Диана Балыко
  8. Диана Балыко
  9. Диана Балыко
  10. Диана Балыко
  11. Диана Балыко

Бер атнадан Италиягә барып җиттек.

Чалт аяз көн. Су коенырга Урта диңгез ярына юнәлдем. Су май кебек җылы. Мин — искиткеч оста йөзүче — әллә кайларга йөзеп киттем.

Карыйм, туп-туры миңа каршы, иләмсез авызын ачып, зур балык йөзеп килә! Инде нишләргә? Качып котылу һич мөмкин түгел. Шуңа күрә, йомгак кебек бөгәрләндем дә, хәнҗәрдәй үткен тешләргә эләкмәс өчен, тизрәк балык карынына чумдым.

Мондый хәйлә һичкемнең башына килмәс иде. Ә мин, үзегез беләсез, әкәмәт тапкыр һәм хәйләкәр кеше.

Балык карынында дөм-караңгы, әмма искиткеч җылы һәм уңай.

Шул караңгы төрмәдә әрле-бирле йөренә башладым. Сизәм, минем бу эш балыкка бер дә ошамый. Шуннан соң юри бер урында бии башладым. Йөгерәм, сикерәм, аякларымны тыпырдатам. Тегене изалау өчен, тиле кеше кебек бөтереләм.

Эче авыртудан балык үкереп җибәрде һәм үзенең тау куышыдай котсыз авызын су өстенә чыгарды.

Моны шул тирәдән узып баручы итальян корабыннан күреп алдылар.

Миңа шул гына кирәк иде дә! Матрослар балыкны гарпун белән атып үтерделәр, һәм кораб палубасына сөйрәп чыгардылар. Аннары, бу табышны ничек итеп кискәләү турында киңәшергә керештеләр.

Мин балык карынында утырам һәм куркуымнан дер калтырыйм: балык белән бергә мине дә тураклап ташламагайлары, дип котым чыга.

Бик яман хәл булыр иде бу!

Бәхеткә каршы, балталары мина тимәде. Әз генә яктылык күренү белән саф итальян телендә кычкыра башладым. (О, бик шәп беләм мин итальянча!) Үземне бу карангы төрмәдән коткарулары өчен рәхмәтләр укыйм инде.

Балык карынында кеше тавышы ишетеп, матросларның коты алынды.

Ерткыч эченнән чыгып, итагать белән баш игәнемне күргәч, гаҗәпләнүләренә чик-чама булмады.

ГАҖӘЕП ХЕЗМӘТЧЕЛӘР

Мине коткарган кораб Төркия башкаласына юл тотты.

Итальян матрослары, минем искиткеч шәп кеше икәнлегемне күреп, үзләре янында калырга кыстый башладылар. Мин риза булдым, һәм без бер атнадан Төркия ярына килеп туктадык.

Килгәнемне ишетүгә, төрек солтаны, әлбәттә, шунда ук үзенә кунакка чакырды. Ул мине сараеның баскычына ук чыгып каршылады.

— Үземнең борынгы башкаламда сезне күрүемә бик шатмын,— диде ул. — Иншалла, сау-сәламәт килеп җиткәнсездер. Сезнең зур батырлыклар күрсәткән кеше икәнне яхшы беләм, шуңа күрә сездән башка һичкем башкара алмый торган бер эш тапшырырга булдым. Әйтегез әле, хәзер үк Мисырга китә аласызмы?

— Китмәгән кая! — дидем мин.— Сәяхәтләрдә йөрергә шундый яратам, хәтта менә шушы минутта җир читенә чыгып китәргә ризамын!

Җавап солтанның күңеленә хуш килде, һәм ул шунда миңа зур бер эш тапшырды. Аның бу йомышы мәңгелеккә сер булып калырга тиеш, шуңа күрә сезгә аның чын асылын сөйләп бирә алмыйм. Әйе, әйе, солтан минем алда үзенең бөек серен ачты, чөнки ул минем дөньяда иң ышанычлы кеше икәнемне яхшы белә иде.

Солтан алдында хөрмәт белән баш идем һәм шунда ук сәфәр чыктым.

Төркия башкаласыннан чыгып бераз гына китүгә, искиткеч тизлек белән каршыма йөгереп килүче кечкенә генә буйлы бер кешене очраттым.

Аның ике аягына да авыр гер асылган, шуңа карамастан, ул атылган ук кебек оча.

— Кая шулай чабасың? — дип сорадым мин аннан.— Нигә аякларыңа гер тактың? Комачаулыйдыр бит алар сиңа?

— Өч минут элек кенә Венада идем,—дип жавап бирде бу миңа.— Ә хәзер, нинди дә булса эш табарга өметләнеп, Константинопольгә барам. Ә бу герләрне артык тиз йөгермәс өчен тактым. Чөнки минем ашыгыр җирем юк.

Бу җитез кеше күңелемә хуш килде, һәм мин аны үземә хезмәткә алдым. Ул, бик теләп, минем арттан иярде.

Икенче көнне без юл буенда колагын җиргә куеп яткан бер кешене очраттык.

— Син монда нәрсә эшлисең? — дип сорадым.

— Кырда үлән үскәнен тыңлыйм,— ди.

— Һәм ишетәсеңме?

— Бик яхшы ишетәм. Минем өчен бу — чүп тә түгел!

— Алайса, кадерлем, син миңа хезмәтче булып яллан,— дидем мин.— Синең бу сизгер колакларың юлда ярап куяр.

Ул риза булды, һәм без тагын алга киттек.

Тиздән безгә кулына мылтык тоткан бер аучы очрады,

— Кара әле, агайне! — дидем мин аңа.— Нәрсә атарга җыенасың син? Якын тирәдә ни бер кош, ни бер җәнлек күренми ләбаса!

— Берлиндагы бер чиркәү түбәсендә чыпчык утыра иде. Шуның күзенә тидердем,— ди бу.

Сунарчылыкны ничек яратканымны беләсез. Мин бу мәргән егетне кочагыма алдым һәм аңа да хезмәтчем булырга тәкъдим ясадым. Ул шатланып риза булды.

Күп илләрне гизеп йөри торгач, зур бер урманга якынлаштык. Карыйбыз — юл буенда кулына элмәкле бау тоткан пәһлевандай зур гәүдәле бер кеше басып тора. Бавының элмәге белән бөтен урманны эләктереп алган.

— Нишләргә җыенасын? — дип сорыйм.

— Менә, утын кирәк булды әле,— ди бу.— Балтамны өйдә онытып калдырганмын. Шуңа күрә, балтадан башка да рәтен чыгарырга исәп.

Бауны тартып җибәрүе булды, юан-юан имәннәр, нәкъ әрем сабакларыдай, тамырлары белән йолкынып, югарыга очтылар һәм яңадан җиргә килеп төштеләр.

Мин, әлбәттә, акча кызганып тормадым, бу пәһлеванны да хезмәтчелеккә ялладым.

Мисырга килеп җитүебез булды, коточкыч давыл купты. Безнең бөтен атларыбыз һәм кареталарыбыз, мәтәлчек ата- ата, юлдан тәгәрәп киттеләр.

Күрәм — алда җиде тегермән. Җил тегермәннәре. Котырынган кебек, пыр тузып әйләнәләр. Шул урыннан ерак та түгел, калкулык өстендә, борын тишегенең берсен бармагы белән томалап, бер кеше ята.

Безне күргәч, бу кеше урыныннан торды да миңа хөрмәт белән сәлам бирде. Давыл шунда ук тынып калды.

— Нишлисез монда? — дим.

— Хуҗамның тегермәннәрен әйләндерәм,— ди.— Артык көчле әйләнеп, ватылмасыннар өчен, борын тишегемнең берсеннән генә өрәм.

«Бу кеше дә миңа кирәк булыр»,— дип уйлап куйдым мин эчтән генә һәм аны да үзем белән алдым.

 

КЫТАЙ ШӘРАБЫ

Мисырда мин солтанның йомышын бик тиз үтәдем. Тапкырлыгым биредә дә ярдәм итте. Бер атнадан, үземнең искиткеч хезмәтчеләрем белән бергә, Төркия башкаласына әйләнеп кайттым.

Солтан бик шатланды һәм, тапшырган эшен уңышлы башкарып кайтканым өчен, рәхмәтләр әйтте.

— Сөеклем Мюнхаузен! Сез минем барлык министрларымнан да акыллырак! — диде ул, кулымны кысып.— Бүген миңа төшке ашка рәхим итегез!

Ашлары бик тәмле булды, тик шәрап кына юк иде. Чөнки, шәригать буенча, төрекләргә шәрап эчү хәрам санала. Моңа минем кәефем кырылды. Шунлыктан солтан, күңелемне күрер өчен, аштан соң мине үзенең кабинетына чакырды һәм яшерен шкафыннан бер шешә алып алдыма куйды.

— Мондый затлы шәрапны гомерегездә дә татыганыгыз юктыр әле, хөрмәтлем Мюнхаузен! — диде ул һәм тустаган тутырып миңа сузды.

Шәрап чыннан да бик шәп иде. Әмма мин кабып карау белән үк әйтеп ташладым:

— Кытай богдыханы Фу-Чан эчә торган шәрап моннан күп мәртәбәләр шәбрәк,— дидем.

— Кадерле дустым Мюнхаузен! — дип кычкырып җибәрде солтан.— Мин сезнең һәр сүзегезгә ышанам, чөнки сез дөньяда иң дөресен сөйләүче кеше, әмма ант итеп әйтәм, хәзер сез ялгышасыз: моннан шәбрәк шәрапның булуы мөмкин түгел!

— Ә мин сезгә исбат итәрмен!

— Мюнхаузен, сез юкны лыгырдыйсыз!

— Юк, дөрес әйтәм, һәм бер сәгатьтән богдыхан подвалыннан шундый шәрап алып килеп җиткерәчәкмен, аның алдында сезнең бу шәрабыгыз әчегән әйрән генә булып калачак.

— Мюнхаузен, сез үзегезнең кайда икәнегезне онытып җибәрдегез! Моңа кадәр мин сезне иң туры сүзле, иң дөресен сөйләүче дип йөри идем, әмма, күрәм, сез оятсыз ялганчы икәнсез.

— Алай булса, мин үземнең хаклыгымны хәзер үк исбат итәргә телим.

— Разый! — ди солтан.— Әгәр дә мәгәр сәгать дүрткә Кытайдан шул затлы шәрапны китереп җиткермәсәң, башыңны кисәргә боерачакмын.

— Хуп! — дидем мин.— Әмма, әгәр сәгать дүрткә шәрапны алдыгызга кайтарып куйсам, хәзинәгездән сез миңа бер кеше күтәрә алган кадәр алтын бирергә тиешсез.

Солтан риза булды.

Моннан өч ел элек богдыхан мине искиткеч шәрап белән сыйлаган иде. Хәзер миңа бер шешә шундый шәрап бүләк итеп җибәрүен үтенеп, шунда ук богдыханга хат яздым.

«Әгәр бу үтенечемне үтәмәсәгез, дустыгыз Мюнхаузен җәллад балтасы астында һәлак булачак»,— дип яздым мин аңа.

Хатны язып бетергәндә өч тулып биш минут киткән иде инде.

Шуннан соң җитез аяклы хезмәтчемне чакырып китердем дә Кытайга барырга куштым. Ул, аягына тагылган герләрне чишеп ташлады да, хатны алып, күз ачып йомган арада юкка чыкты.

Үзем солтан кабинетына әйләнеп кердем. Җитез илчемне көткән арада әлеге башланган шешәне эчеп тә бетердек.

Сәгать дүртенче яртыны сукты. Аннары — дүртенче өч чирекне... Ә минем хезмәтчем һаман юк.

Башыма шом төшә башлады. Бигрәк тә солтанның, җәлладны чакырырга җыенып, кулына кыңгырау алганын күргәч, тәннәрем эсселе-суыклы булып китте.

— Бакчага чыгып, саф һава сулап керергә рөхсәт итегезче! — дидем мин.

— Рәхим итегез! — диде солтан, үтә ягымлы елмаеп.

Әмма, бакчага чыгуга, күрәм: артымнан бер тотам да калмыйча, ике кеше ияреп йөри.

Болар — солтанның җәлладлары иде. Һ әр минутта өстемә ташланырга һәм минем бичара башымны чабып өзәргә җыенып йөриләр.

Ни эшләргә дә белмичә, сәгатемә күз салам. Дүрт туларга биш минут! Шулай итеп, якты дөньяда биш кенә минут яшисем калдымы?

Кырда үлән үскәнен ишетә торган сизгер колаклы хезмәтчемне чакырып китердем дә Кытайга киткән илчемнең аяк тавышларын тыңлап карарга куштым. Ул колагын җиргә куеп тыңлап карады да минем өчен коточкыч хәбәр әйтте. Теге уңмаган нәрсә ярты юлда ятып йоклаган, имеш.

— Йоклаган?!

— Әйе, йоклаган. Мин аның гырлаганын бик ачык ишетәм.

— Куркуымнан тез буыннарым калтырый башлады. Тагын бер генә минут үтсә дә, мин хурлыклы үлем белән дөньядан китәчәкмен.

— Мылтыктан атып, чыпчык күзенә тидерә торган мәргәнемне чакырдым. Ул шәһәрдәге иң биек каланча башына менде дә, аяк очларына басып, теге хәерсез киткән якка карый башлады.

— — Йә, ничек, күрәсеңме юньсезне? — дип кычкырдым мин, ачуымнан буыла язып.

— Күрәм, күрәм! Пекиннан ерак та түгел имән төбенә ауган да гырлап йоклый. Ә кырында — бер шешә шәрап... Тукта, уятыйм әле мин сине!

Ул, имән очына төзәп, атып җибәрде.

Тегенең өстенә имән чикләвекләре, яфраклар, коры ботаклар коелды.

Җитез хезмәтчем күзләрен уа-уа сикереп торды һәм ут капкандай чаба башлады.

Ул кайтып җиткәндә дүрт туларга нибары ярты минут калган иде.

Никадәр шатланганымны белсәгез иде!

Шәрапны татып карагач, солтан тәмам өнсез калды.

— Дустым Мюнхаузен!—диде ул.—Бу шешәне сездән ераграк яшерергә рөхсәт итегез. Мин аны үзем генә эчәргә телим. Дөньяда шундыен татлы, шундыен тәмле шәрап булыр дигән уй башыма да килгәне юк иде!

Солтан, шешәне шкафка бикләп, ачкычын кесәсенә салды һәм шунда ук казначысын чакырырга кушты.

— Дустым Мюнхаузенга хәзинәмнән бер кеше күтәрә алырлык алтын бирергә боерам,— диде ул.

Казначы солтанга баш иде һәм мине алтын-көмеш белән шыгрым тулы подвалга алып төшеп китте.

Мин үземнең пәһлеванымны чакырып китердем. Ул солтан подвалындагы бөтен байлыкны җилкәсенә салды, һәм без диңгез ярына йөгердек.

Аннары, җилкәннәрне күтәреп, солтан аңына килгәнче, тизрәк диңгезгә чыгып киттек.

 

ЭЗӘРЛЕКЛӘҮ

Нәкъ мин уйлаганча булып чыкты.

Без кузгалып китү белән, казначы солтан янына йөгереп барган да һәммәсен бәйнә-бәйнә сөйләп биргән. Хәзинәсеннән колак каккан солтан тәмам ярсыган һәм бөтен хәрби флотын мине куарга җибәргән.

Дөресен әйтим, артымнан куа килгән хисапсыз күп хәрби корабларны күреп, куркуга калдым.

«Әйе, Мюнхаузен,— дидем мин үз-үземә.— Шулай итеп, синең соңгы сәгатен сукты. Хәзер әллә нинди хәйләләрең дә ярдәм итә алмас».

Әле генә җәллад балтасыннан котылып калган газиз башым менә тагын куркыныч астында. Хәтта мин аның өзелә башлаганын тоям кебек.

Шунда минем яныма сыңар борын тишеге белән тегермән әйләндерә торган хезмәтчем килеп җитте.

— Курыкма, алар безне куып җитә алмаячаклар! — диде ул, елмаеп, һәм, кораб койрыгына йөгереп барды да, борын тишекләренең берсен төрек корабларына, икенчесен үзебезнең җилкәнгә төзәп шундый давыл кубарды, төрек флоты шунда ук кирегә, үз ярына очып китте.

Ә безнең кораб, пәһлеван хезмәтчем кубарган көчле җил ярдәмендә, ук кебек атылып, алга китте. Бер көннән без Италиягә барып җиттек.

ТӨЗ АТЫЛГАН ЯДРӘ

Италиядә алтын-көмешкә күмелеп, рәхәт чигеп яши баш- дым. Әмма мин мондый тыныч, ваемсыз тормыш өчен яратылган кеше түгел шул.

Озакламый тагын төрле маҗараларны сагындым.

Шуңа күрә, Италиядән ерак та түгел инглизләр белән испаннар арасында сугыш чыкканын ишеткәч, бик куандым.

Минутны да әрәм итмичә, атка сикереп атландым да сугыш кырына җилдердем.

Испаннар Гибралтар дигән инглиз крепостен камап алганнар икән. Мин камалыштагы инглизләр янына үтеп кердем.

Крепостьтагы гаскәрләр белән командалык итүче генерал электәнге дустым иде. Ул мине кочак җәеп каршы алды һәм үзе төзеткән ныгытмаларны күрсәтергә алып китте. Чөнки ул минем бик файдалы киңәшләр бирәчәгемә ышана иде.

Гибралтар стенасына басып, зурайткыч торба аша каршы якны күзәтергә керештем. Күрәм, испаннар тупларын нәкъ без басып торган урынга төзәп маташалар.

Шунда ук бирегә зур туп китереп урнаштырырга куштым.

— Нигә кирәк ул? — дип сорый генерал.

— Хәзер күрерсез! — дим.

Тупны дошман тубының көпшәсенә каратып төзәдем дә, испан тупчысы утлы факелын алга сузуга, бар тавышыма команда бирдем:

— Пли!

Ике туп бер үк вакытта атып җибәрделәр.

Нәкъ мин уйлаганча килеп чыкты: ике ядрә һавада коточкыч көч белән бер-берсенә килеп бәрелделәр. Дошман ядрәсе кирегә очты.

Төшенәсезме: испаннарга таба очты.

Испан тупчысының һәм тагын уналты солдатның башын өзеп төшерде.

Аннары яр буенда торган өч корабның мачтасын бәреп аударды да туп-туры Африка ягына очып китте.

Шуннан соң, тагын өч йөз-дүрт йөз миль узып, иске генә бер крестьян йортының түбәсенә барып төште.

Ул йортта бер карчык яши икән. Чалкан ятып, авызын ачып йоклаган чагы булган. Минем ядрә түбәне тишеп төшкән дә карчыкның нәкъ авызына барып кергән, мескенкәйнең соңгы тешен бәреп сындырган. Аннары тамагына ук кереп утырган.

Шунда бу әбинең карты кайтып кергән. Ул, кулын карчыгының авызына тыгып ядрәне алырга тырышып караган, әмма урыныннан да кузгата алмаган.

Карт бик башлы һәм тапкыр кеше икән. Минутын да әрәм итмәстән, бер чеметем вак тәмәке алган да карчыгының борын төбенә китергән, карчык шундый хәтәр төчкереп җибәр, гән, хәтта ядрә, тәрәзәне ватып, урамга ук чыгып очкан.

Менә нинди афәтләр китерде испаннарга үзләре аткан ядрә.

Безнен ядрә шулай ук бушка китмәде. Ул испаннарның хәрби корабына барып тиде һәм аны, ике йөз матросы белән бергә, су астына олактырды.

Шулай итеп, минем тапкырлык аркасында, инглизләр бу сугышта җиңеп чыктылар.

— Рәхмәт сиңа, дустым Мюнхаузен! — диде генерал, кулымны кысып.— Әгәр син булмасан, без беткән идек! Бу гүзәл җинүебез өчен сина бурычлыбыз.

— Искитәрлек нәрсә юк! — дидем мин аңа.— Дусларыма ярдәм итәргә мин һәрвакыт әзер.

Бу хезмәтләрем өчен генерал миңа полковник дәрәҗәсе бирмәкче иде дә, үтә тыйнак кеше буларак, баш тарттым.

 

МЕҢ КЕШЕГӘ КАРШЫ

Генералга ачыктан-ачык әйттем:

— Миңа дәрәҗә дә, орденнар да кирәкми, мин сезгә дус итеп, чын күңелдән ярдәм күрсәтәм. Чөнки инглизләрне бик яратам,— дидем.

— Рәхмәт сиңа, дустым Мюнхаузен! — диде генерал, тагын бер кат кулымны кысып.— Моннан ары да ярдәмеңнән ташлама.

— Беркайчан да ташламам,— дидем, картлачның җилкәсеннән кагып.— Британия халкына хезмәт күрсәтә алуым ечен бик шатмын!

Дусларыма үземнең тугрылыгымны күрсәтү өчен тиздән тагын бер җай чыкты.

Испан монахлары киеменә киендем дә, караңгы төшүгә, дошман лагерена юнәлдем.

Бөтен испаннар үлеп йоклыйлар иде, шунлыктан беркем дә күрмәде. Мин шыпырт кына үз эшемә керештем: тегеләрнең котсыз зур тупларын берәм-берәм диңгезгә ташлый башладым.

Туплары өч йөздән дә артык икән, шунлыктан бу эш шактый авыр булып чыкты.

Тупларның эшен бетергәч, лагерьдагы бөтен арбаларны бергә җыеп өйдем дә ут төртеп җибәрдем.

Алар дары кебек дөрләп янып киттеләр. Коточкыч янгын күтәрелде.

Испаннар, уянып, лагерь буенча арлы-бирле чаба башладылар.

Куркудан алар, лагерьга җиде-сигез инглиз полкы бәреп кергән икән, дип уйладылар. Мондый хәйран тамашаны бары тик бер кеше эшләгән эш дип башларына да китерә алмадылар.

Испан генералы, коты алынып, лагерьдан чыгып йөгерде. Артына да карамыйча, Мадридка кайтып җиткәнче, ике атна буе шулай чапты. Аның артыннан бөтен гаскәре табан ялтыратты.

Шулай итеп, минем батырлыгым нәтиҗәсендә, инглизләр дошманны тәмам тар-мар иттеләр.

— «Мюнхаузеннан башка без нишләр идек икән?» — диделәр алар, кулымны кысып.— Сез, барон, инглиз армиясен коткарып калдыгыз!

Шундый зур ярдәм күрсәткәнем өчен инглизләр мине Лондонга кунакка чакырдылар.

Мин, бик шатланып, Лондонга күчеп киттем. Әмма анда ниләр күрәсемне алдан белгән булсам!

ТЕРЕ ЯДРӘ

Әйе, искиткеч маҗараларга юлыктым мин анда.

Шулай Лондрнда, шәһәр читендә, ял итеп йөрим. Бик арыгач, ятып хәл җыярга булдым.

Җәйге көн, кояш рәхимсез кыздыра, берәр агач күләгәсенә чалкан ятып, салкынча урында ял итәсем килә. Ләкин тирә-юньдә бер генә агач та күренми. Аптырагач, күләгә эзләп, бер иске тупның көпшәсенә кереп яттым да тирән йокыга талдым.

Әйтергә кирәк,- нәкъ шул көнне инглизләр минем Испан армиясен җиңүем хөрмәтенә, бөтен тупларыннан атып, гөрләтеп бәйрәм итәләр иде.

Шунда инглиз тупчысы мин йоклап яткан туп янына килгән һәм атып та җибәргән.

Мин, корыч ядрә кебек, туп көпшәсеннән очып чыктым, һәм елга аръягындагы бер крестьян каралтысына барып төштем. Бәхеткә каршы, анда бик күп печән өелгән икән. Башым белән йомшак печәнгә — зур кибәннең урта бер җиренә барып кадалдым. Бу мине үлемнән коткарып калды, тик, әлбәттә, аңымны югалтканмын.

Шулай һушсыз килеш өч ай ятканмын.

Көзен, бәяләр күтәрелгәч, хуҗа печәнен сатып җибәрергә булган. Ул яллаган эшчеләр кибәнне урап алганнар да сәнәк белән печәнне ишә башлаганнар.

Аларның шау-шуыннан аңыма килдем.

Көч-хәл белән кибән өстенә чыктым һәм, йокылы-уяулы килеш, түбәнгә мәтәлдем.

Бәхетсезлеккә каршы, туп-туры хуҗаның башына барып төштем. Аның муены сынды, һәм ул шунда ук җан бирде.

Әйтергә кирәк, аның өчен беркем дә алай яшь коймады. Чөнки ул үтә саран бәндә булган, эшчеләренә тиешле акчаны түләмәгән. Шуның өстенә, бу комсыз сәүдәгәр, печәнен сату өчен, һәрчак бәяләр күтәрелгәнне көтеп торган.

 


1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |

Поиск по сайту:



Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.022 сек.)