АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция

Йомгаклау. 1. Кабатлау ( укучыларның теманы ничек үзләштерүләрен тикшерү максатыннан сораулар бирү)

Читайте также:
  1. Йомгаклау.
  2. Йомгаклау.

1. Кабатлау (укучыларның теманы ничек үзләштерүләрен тикшерү максатыннан сораулар бирү).

2. Актив катнашкан укучыларга билгеләр кую.

3. Саубуллашу.

5. Өйгә эш бирү.

1. Дәреслектәге кагыйдәне кабатларга (§ 53).

2. 240 нчы күнегү (күп нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, җәяләрне ачып, текстны күчереп язарга. Язу барышында мөмкин булган цифрларны сүз белән язарга).

 

Дәрес барышы.

1. Актуальләштерү.

1. У: Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез, хәлләрегез ничек?

у: Исәнмесез, әйбәт.

У: Утырышыгыз, укучылар. Азат, дәрестә барысы да бармы?

у: Барысы да бар.

У: Бик яхшы, әйдәгез дәресне башлап җибәрик. Сезгә өй эшенә саннар кертеп автобиография язып килергә иде, шулаймы? Барыгыз да эшләп килдеме?

у: Әйе.

У: Әйдәгез, кемнең укып китәсе килә? (1-2 укучы укый).

Бик әйбәт, укучылар! Ә хәзер үткән теманы искә төшереп китик.

- Без алдагы дәрестә нәрсә өйрәнгән идек? - “Сан турында гомуми төшенчә” темасын. - Әйе, нәрсә соң ул сан? Санга билгеләмә биреп китик әле. - Предметның санын, исәбен белдереп, ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? ничәшәр? сорауларының берсенә җавап булган сүз төркеме сан дип атала. - Җөмләдә сан күбрәк нинди җөмлә кисәге булып килә? - Аергыч. - Берәр мисал әйтә аласызмы? - Китап киштәсендә биш китап тора. - Ә саналмыш нәрсә ул? - Сан ачыклап килгән сүз саналмыш була. - Мәсәлән, нинди мисаллар китерә аласыз? - Биш китап. Алты дәфтәр. - Саннар безнең нәрсәләрбелән белдерелергә мөмкин? - Цифр һәм сүзләр белән. Мәсәлән: 3, 8, дүрт.

У: Бик әйбәт, укучылар. Барлык сорауларга да дөрес җаваплар бирдегез.

2. Яңа материалны аңлату.

У: Укучылар, без бүген сезнең белән “Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы” дигән теманы карарбыз. Укучылар, сез 5 нче сыйныфта сүзләрнең ясалышын һәм быел төрле сүз төркемнәренең ясалыш төрләрен өйрәндегез. Тактадагы сүзләргә игътибар итегез әле.

Сәнгать Караңгы Өч

Сыйныфташ Төнге ―

Өчпочмак Эчпошыргыч Унбиш

Алыш-биреш Аклы-каралы Унөч-ундүрт

Ерак Көнчыгыш Гадәттән тыш Җитмеш җиде

АКШ

У: Укучылар, сез тактада нинди сүзләр күрәсез?

у: Исемнәр, сыйфатлар, саннар.

У: Алар турында нәрсә әйтә аласыз? Алар бер-берсенә кайсы яктан охшаш?

у: Ясалышлары ягыннан.

У: Ә ясалышлары ягыннан алар нинди?

у: Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма.

У: Яалышларына карап, саннар ничә төрле булалар?

у: Тамыр, кушма, парлы, тезмә.

У: Безнең тамырдан гына торган саннар тамыр саннар була. Кушма саннар дип нинди саннарга әйтәләр? Алар ничек языла?

у: Ике сүзне кушып ясалган саннар.

У: Ике тамыр кушылып языла, шулаймы, укучылар?

у: Әйе.

У: Тезмә саннар дип нинди саннарга әйтәләр? Алар ничек языла?

у: Тезмә саннар ике яки берничә сүз тезелеп ясала. Алар аерым языла.

У: Парлы саннар дип нинди саннарга әйтәләр? Парлы саннар ничек языла? Алар ничек ясала?

у: Парлы саннар ике сүзне теркәү юлы белән ясалалар. Сызыкча аша язылалар.

(Плакат белән эш)

У: Ә хәзер, Руслан, безгә 148 нче биттәге кагыйдәне укып кит әле (укучы кагыйдәне укый). Шулай ук, укучылар, саннардан башка сүз төркемнәре дә ясап була, ә башка сүз төркемнәреннән саннар ясалмый.

· Бишлек, унлык, йөзлек – исем.

· Дүртле, бишле, җиделе (лампа) – сыйфат.

· Икеләтә, өчләтә, бишләтә – рәвеш.

· Берләшү, икеләнү – фигыль.

Аңлашылдымы, укучылар?

у: Әйе.

3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. У: Ә хәзер әйдәгез күнегүләр эшләүгә күчик. Дәреслекнең 148 нче битен ачабыз һәм 237 нче күнегүне телдән эшләп карыйк. Биремен, Айсылу укып кит әле.

1. Тамыр саннар: ике егет, биш былтыр, мең шатлык, ике дус.

2. Кушма саннар: унике батыр, унҗиде ел, унтугыз пар.

3. Парлы саннар: биш-алты йорт, бишәрләп-бишәрләп.

4. Тезмә саннар: егерме тугыз бала, кырык-кырык биш сум, бер мең сигез йөз җитмешенче ел, мең дә бер кичә.

У: Димәк, укучылар, без караган мисалларда саннар тамыр, кушма, парлы, тезмә булды.

Әзрәк ял итеп алыйк. Физкультминутка “Бакалар”.

Сазлыкагы бакалар

Бик иртә уяндылар.

Бата-калка, бата-калка

Битләрен дә юдылар,

Аннары соң зарядкага

Тезелешеп бастылар.

Уңга-сулга, уңга-сулга

Алга-артка, алга-артка

Утырдылар, тордылар

Сузылып- киерелделәр,

Дәрескә тотындылар.

Утырыгыз.

2. У: Хәзер инде яңа көчләр белән эшкә тотыныйк. Мин сезгә хәзер китаплар таратам. Китапларның 104 нче битен ачабыз һәм 253 нче күнегүне дәфтәрләрдә язмача эшлибез, бер укучы тактада эшли. Биремен кем укып китә?

Ташбака өч йөз ел (тезмә), тиен һәм куяннар тугыз-ун (парлы) еллап, бүре унбиш (кушма) ел, төлке унөч (кушма) ел, болан унсигез (кушма) ел, поши егерме (тамыр) ега якын, фил сиксән (тамыр) ел, ишәк илле (тамыр) ел, дөя кырык (тамыр) ел, ат егерме биш (тезмә) ел, эт унбиш (кушма) ел, чуртан өч йөз (тезмә) ел, корбан балыгы йөз илле (тезмә) ел, каз утыз биш-кырык (парлы) ел, тилгән йөз унсигез (тезмә) ел, карга җитмеш (тамыр) ел, тутый кош йөз (тамыр), бөркет йөз дүрт (тезмә) ел яши. Татарстанда имезүче хайваннарның якынча җитмеш (тамыр), кошларның ике йөз сиксән җиде (тезмә), балыкларның илле җиде (тезмә), җир-су хайваннарының унбер (кушма), сөйрәлүчеләрнең сигез (тамыр) бөҗәк, суалчаннарның уннарча мең (тезмә) төре яши. (Вакытлы матбугат)

У: Димәк, укучылар, язылышлары буенча нинди саннар булды инде бу мисалларда?

у: Тамыр, кушма, тезмә, парлы саннар булды.

У: Әйе, укучылар, бик дөрес.

3. У: Укучылар, хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Анда нәрсәләр язылган?

у: Мәкальләр.

У: Әйе, дөрес. Мәкальләрне икенче төрле ничек әйтәләр?

у: Халык авыз иҗаты әсәре, “Картлар сүзе”.

У: Ни өчен?

у: Чөнки мәкальләрнең нигезендә тирән мәгънәле фикер ята, алар безне яшәргә өйрәтәләр.

У: Әйдәгез аларны укып китик. (Һәр мәкаль укыла, Мәгънәсенә басым ясала, дәфтәргә языла, саннарны табарга һәм ясалышы ягыннан төрләрен билгеләргә)

1) Байлык бер айлык, саулык гомерлек.

2) Алтыда белгән ана телең, алтмышта онытылмас.

3) Йөз явызлыкны бер дөреслек җиңә.

У: Димәк, саннар безнең тормышыбызда зур урын алып тора. Алар әдәби әсәрләрдә, сөйләмебездә, мәкальләрдә очрый.


1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 |

Поиск по сайту:



Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.006 сек.)