АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция

Сыйныф укучылары залга чыгалар

Читайте также:
  1. IV сыйныф
  2. сыйныф укучылары чыгалар.

 

А.б. Хәерле көн! Хөрмәтле педагоглар, яраткан укучыларыбыз. Чыгарылыш сыйныф укучылары, килгән кунаклар, әти-әниләр.

25 май. Һәр ел саен без бу көнне шатлыклы да, күбрәк моңсу да булган бәйрәмебезне билгеләп үтәбез. Менә 10 ел үтеп тә киткән. Дәресләр башка беркайчан да булмаячак. “Беркайчан да” дигән сүз әллә ничек сәер,шомлы яңгырый. Бар да булачак: институт, гаилә, балалар, эш. Тик мәктәп һәм балачак кына булмаячак. Нәкъ менә моннан 10 ел элек иң беренче мәртәбә мәктәпкә сумкаларын асып килгән сабыйлар өчен бүген соңгы кыңгырау үзенең тәүге авазын яңгыратыр.

Күбрәк моңсу дибез, чыннан да, бүгенге бәйрәмнең төп геройлары өчен ул күбрәк моңсу бәйрәм. Мәктәп дуслар, яраткан укытучылары белән ничек саубуллашасын алар әле күз алдына да китерә алмыйлар. Әлеге соңгы кыңгырау чыңы аларны гомер буена озата килер, күңелләрнедә сакланыр. Чөнки әлеге аваз аларга зур тормыш башлануын хәбәр итәр.

Менә алар үсеп буйга җиткән, ләкин әле һаман да сабый булып тоелган балалар. Күңелләрендә мең төрле хис-кичерешләр аларның бүген. Алар бүген шат, чөнки 10 елга сузылган беренче биек тау түбәсенә алар,ниһаять, менеп җиттеләр, ләкин әле алда сынауларның иң зурысы – дәүләт һәм уку йортларына керү имтиханнар тора.

Хөрмәтле укучыларыбыз. Сезнең белән бергә 10 елга сузылган зур юлны үтүчеләр, сезне кичә генә чит кеше, ә бүген үз баласыдайкүрүчеләр, соңгы дәрестән соң мәктәптәге тынлыкта сезнең сорауларыгыз һәм үзенең җаваплары турында мең кат уйланып йокысыз төннәр үткәргән сезнең яраткан укытучыларыгыз исеменнән бәйрәмне тантаналы рәвештә ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директорына бирәбез Рәхим итегез!

 

Мәктәп директоры чыгыш. Чыгарылыш имтиханнарына кертелү турында приказ уку.

А.б. Бүген әлеге залга 25 чыгарылыш сыйныф укучысы, 27 укытучы һәм кунаклар, әти-әниләр җыелды.

Бүген барыгыз да уң аяктан торгансыздыр дип ышанам. Җиңелчә генә көлкеле хәлне, дулкынланудан күзләргә җыелган яшь бөртеген бүген һәркем гафу итәр.

Сез бирегә чыгып басканнан соң укыткан укытучыларыгызның күз алдына нәни вакытыгыз килеп баскандыр. Кайчан гына әле сабый иделәр. Ә бүген инде җиткән егетләр һәм кызлар. Балачак артта калган. Бүген сез аның соңгы авазын, соңгы мизгелләрен уздырасыз. Балачак үтте. Ул сиздерми генә китеп барды. Тактага язылган беренче хәрефләр белән,тәнәфескә чакырган кыңгырау чыңы белән,укытучыларның таныш, күңелгә ятышлы тавышлары белән...

Тышта яңгыр сибәләгән моңсу көзләрдә дә мәктәптә якты һәм җылы иде.

Сез Татьянаның Онегинга язган мәхәббәт хатын тыңлый-тыңлый математикадан өй эшен күчердегез.

Исбатланып бетмәгән теоремаларны исбатладыгыз.

Ньютонга яңа законнар өстәдегез һәм бар да яхшы иде.

Балачак исә, сиздерми генә үтә торган.

 

1 ук. Мәктәп белән саубуллашыр вакыт җиткән,

Соңгы кыңгырау чыңлый, зарыгып көткән.

Бала чакта зур үсәсе бик килсә дә,

Дуслар белән хушлашуы читен икән.

2 ук 10 ел гомер сизелмәгән, үтеп киткән

Бу мәктәптә без хуҗалар түгел бүтән

Бу залларда булырбыз тик кунак кына,

Шаярмабыз, элеккечә, утырыбыз тыйнак кына.

3 ук Көмеш чыңнар монда башкаларны әйдәр,

Бездән башка гына үтәрләр бәйрәмнәр,

Якты заллар әле безне онытмаслар,

Һаман безнең шат җырларыбызны көйләрләр.

4 ук. Вакыт – елга бик тиз агып беткән,

Сабый чакларны да алып киткән

Балачакның татлы хыялларын

Тормышка ашырырга да вакыт җиткән.

 

5 ук. Кайчан тудык, кайчан үстек

Бу гомер бик тиз үтә...

Хуш, мәктәбем, аерылабыз,

Безне киләчәк көтә.

6 ук. Синдә алдык без белемне,

Тәҗрибәне, илһамны

Синең язмыш- безнең язмыш

Бик яраттык без аны.

7 ук. Иң дәһшәтле дәрья ташкыннары,

Син өйрәткән белем алдында

Көчсезләнеп, сүрелеп тынып калды

Буйсынгандай минем юлымда.

8 ук. Безне шулай кочагыңа алдың,

нурлы тормыш юлын күрсәттең

Юлларыма ал чәчәкләр сибеп,

Озатасың бүген,мәктәбем.

9 ук. Үтте синдә балачагым

Үсмер чагым- гүзәл чак.

Ул вакытның мизгелләре

Йөрәкләрдә калачак

10 ук. Кешеләргә мәхәббәтне,

Тәрбияләдең бездә

Синнән минем аерыласым,

Китәсем килми бер дә.

11 ук. Һәрвакытта якты кояш,

Серле йолдыз булдың син

Шул кояшың,йолдызларың

Беркайчан да сүнмәсен.

Укучы: Кеше гомере мәктәп юлы аша

Моңлы бер җыр кебек сузыла

Белем сукмакларын яра-яра,

Киләчәккә юлы сызыла.

Мәктәп бусагасын атлап керү

Бүгенгедәй әле исемдә

Әлифбаны күкрәгемә кысып,

Тибрәнгәнем шатлык хисендә

Безне шулай кочагыңа алдың

Нурлы тормыш юлын күрсәттең

Юлларың ал чәчәкләр сибеп,

Рәхмәт укыйм сиңа, мәктәбем!

 

Җыр: “

 

А.б. 2004 нче елның 1 нче сентябрен хәтерлисезме икән? Сез бу көнне иң беренче тапкыр мәктәпкә килдегез. Янәшәгездә кулыгыздан җитәкләгән әниләрегез. Мәктәп бусагасын атлап керү белән мөләем елмаеп каршы алган беренче укытучыгыз. Болар барсы да ун ел элек булган. Нинди булдык икән дисезме? Әнә карагыз әле, бәлки, үзегезне танырсыз.

 


Поиск по сайту:



Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.006 сек.)