АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция

КАРАКОШ

Читайте также:
  1. Акыллы кыз

 

Борын заманда булган икән, ди, бер карт. Бу картның өч кызы булган.

Көннәрдән бер көн карт базарга барырга җыена башлый. Китергә җыенганда ике кызын уятып сорый:

— Нинди бүләк алып кайтыйм? — дип. Кечесен уятырга кызгана. Китә бу базарга.

Шушы вакытта кече кызы төш күрә. Төшендә биек коймалар белән әйләндереп алынган бер бакчада бик матур чәчәк белән уйнап йөргәнен күрә. Чәчәк белән озак кына уйнагач, чәчәкне югалта бу, эзли–эзли һич тә таба алмый. Чәчәкне таба алмавына кайгырып, җылап уянып китә.

— Сиңа нәрсә булды, ник җылыйсың? — дип, нихәтле генә сорасалар да, кыз җавап бирми.

Бакчаларына чыгып, аннан да теге чәчәкне эзләп карый кыз, андый чәчәк булмый.

Әтиләре базардан кайта, алган бүләкләрен бирә. Кече кызга апаларына караганда да күбрәк бүләк алган була. Шулай булса да, кече кыз бүләкне этәреп кенә куя. Атасы гаҗәпләнеп:

– Ник алмыйсың? — диюенә кыз яшьле күзләрен сөртә–сөртә төшендә бик матур чәчәк күрүен сөйли.

– Миңа шул чәчәкне табып алып кайтсаң, бернәрсә дә кирәкми башка,— ди.

Атасы бу чәчәкнең бик еракта булуын белсә дә, алып кайтырга сүз бирә. Атасы әйтә:

— Алып кайтуын кайтырмын, тик ул чәчәк безгә файда китермәс,—ди.

Кыз анысына да карамый:

— Шул чәчәк кенә булсын! – ди.

Карт юлга чыгырга әзерләнә башлый. Шулвакыт бабасыннан калган бер кечкенә сандык исенә төшә. Үлер алдыннан бабасы: «Берәр авырлыкка төшсәң, шушы сандыктагы әйберләрне алырсың», – дип әйтеп калдырган була. Исенә төшереп, карт шул сандыкны ачып караса, сандыкта сыбызгы, өч бөртек чәч, башлары көмешләнеп, бөкләргә җайланып эшләнгән бер метрлы таяк була, ди. Карт шушы әйберләрне алып, азык–төлек алып, саубуллашып, сәфәр чыгып китә.

Байтак юллар киткәч, бик калын урманга җитеп, адашып йөри бу, бүреләр сырып алалар моны. Шулай аптырап торганда, кесәсендәге сыбызгысын исенә төшереп ала да өч тапкыр сызгырта. Шул чак, җир белән күкне бергә орып, бик каты өермә чыга, ди, агачлар шатыр–шотыр сына башлыйлар. Давылдан көч–хәл белән качып өлгерә. Шулай итеп күп михнәтләр күрә–күрә бер ай барганда урманны кичеп бер аланлыкка килеп чыга. Карт бик сусый, ачыга, хәле бетә. Су эзләп йөри–йөри бик калын бер тирәк янына барып чыга. Тирәк төбеннән су чыгып тора икән, карт шул суны эчеп бетерә. Бу су ерткыч хайваннар эчә торган су булган икән, ди. Суны эчеп бетергәч, ерткыч хайваннар картка ташланалар. Карт тагын сыбызгысын сызгыртып, өермә чыгарып, көч–хәл белән исән кала.

Бара–бара карт килеп чыга сахрага. Ашарына бетә моның. Барырлык рәте калмый. Шул вакыт кесәсендәге өч бөртек чәч исенә төшеп, берсен алып җилгә очыра. Җилгә очыргач, моның алдында иксез–чиксез күп ризык барлыкка килә. Карт, өнемме–төшемме дип, шаккатып карап тора. Карт тамагын туйдыра да, ком сахрасын үтеп, бер биек кенә тауга күтәрелә. Ерактан гына ялтырап бер сарай күренә. Әлеге чәч бөртегенең берсен очырып, тамагын туйдырып ала да, бераз ял итеп, китә шул сарайга таба.

Дүрт ай тулып, бишенче айның беренче көнендә сарай янындагы бик матур бер бакча янына килеп чыга. Бу килеп җиткәндә караңгы төшкән була инде. Соңгы чәч бөртеген очырып тамагын туйдыра да ятып йоклый бу.

Яктыра башлагач, карт сискәнеп уяна да, чәчәк эзләп килүе искә төшеп, коймадан бакчага төшә. Бакчада төрле җимеш агачлары үсеп утыра, җимешләре пешеп тора, ди. Җимеш агачлары арасында карт эзләп килгән матур чәчәк тә үсеп утыра. Карт өч кызына өч чәчәк өзеп алып, коймадан чыгып китим дигәндә генә моның каршысына тимер томшыклы, тимер тырнаклы бер зур Каракош килеп чыга. Кош карт янына килеп җитә дә киеменнән томшыгы белән эләктереп алып:

— Син кем рөхсәте белән минем бакчама кереп чәчәкләремне өзәсең, кая алып барасың аларны? – дип сорый.

Карт башта әйтергә курка, соңыннан, җибәрмәгәч, өч кызы барлыгын, кече кызының шушы чәчәкне төшендә күреп, гашыйк булганлыгын әйтеп бирә. Шуннан соң Каракош:

— Кече кызыңны миңа бирсәң, чәчәкне алырсың, кызыңны бирмәсәң, чәчәкне бирмим, – ди.

Картның кече кызын бер дә бирәсе килми инде. Нишләсен, буш кул белән борылып кайтасы килми, теләсә–теләмәсә дә риза була.

Киткәндә кош әйтә:

— Фәлән сәгатькә кызыңны китереп җиткер, – ди, бик тиз килергә куша инде.

Ярар, кайтырга чыга бу юлга. Кайтканда зур елга буена килеп җитә, ну, һич чыгыр әмәл юк. Шулай аптырап торганда өйдән алып чыккан таяк исенә төшә. Шул таяк белән су өстенә өч мәртәбә суга да, суның өстендә зур бер күпер ясала. Күпердән чыгып китә бу. Бара–бара әлеге урман буена килеп җитә. Бу шул хәтле алҗыган, арган, шулай нишләргә белми аптырап торганда: «Нигә бу бик озак килми?» – дип, Каракош моны эзли чыга. Кош картны куып җитә дә әйтә:

— Мин сине килеп җитә дип көтә идем инде, нишләп болай озакладың, – ди. Шуннан соң картны үзенең җилкәсенә утыртып, үз иленә кайтарып куя да әйтә: – Кызны шушында фәлән сәгатькә китереп җиткер, – ди.

Карт бик кайгырып өенә кайтып китә. Өйдәгеләр бик сагынган булалар инде. Кече кызына чәчәкне бирә дә әйтә:

— Кызым, – ди, бу чәчәкне синең башыңа җитер өчен генә алып кайтканмын икән, ди. Чәчәкнең хуҗасы тимер томшыклы Каракош синең үзеңне сорый, ди. Сине алырга ук килде, фәлән төштә көтеп тора, – ди.

Шулай дигәч, бөтенесе дә «бирмибез» дип җылашалар, кызны чыгармыйлар, ишек-тәрәзәләрен бикләп, йокларга яталар болар.

Каракош көтеп тора–тора, караңгы төшә. Ахыр чиктә түзми, йорт янына килеп, тәрәзәне ватып керә дә картның, кече кызын алып, үз иленә очып китә.

Кош кызны алып кайта да үзенең бакчасы эчендәге бер сарайга урнаштыра. Бу сарайда Каракоштан башка бернинди җан иясе булмый. Ялгыз кыз бик сагына, бик саргая. Шулай ике ел яшәгәч, кыз өйгә кайтырга рөхсәт сорый.

Каракош әйтә:

— Иртә чыгып, көндез анда барып җитерсең, төн кунып иртә кайтып китерсең, – ди.

Кыз шуңа риза булып, кош өйрәткән тылсым белән өенә кайтып китә. Кайтып җитүгә, кочаклашып җылашалар. Кыз үзенең бер көн торачагын әйтеп куйган була. Шул арада апалары моңа белдертми генә сәгатьне артка чигереп куялар.

Өенә кайтып керсә, Каракош моны көтеп зарыгып беткән була.

– Син, – ди, мин әйткән вакытка кайтып җиттеңме? – ди Каракош.

– Җиттем, – ди кыз.

– Син вакытына килеп җитмәдең, ярты көнгә соңгарып кайттың, ди. Син моны үзең белмәдең, апаларың сәгатьне борып артка җибәрделәр, шуңа син соңгардың, шуның өчен мин сине кичерәм, – ди.

Шуннан соң Каракош талпына да бик матур егет кыяфәтенә керә. Егет әйтә:

— Син мине кош дип уйладың, ди. Мин сине сынар өчен генә кош кыяфәтендә йөрдем, ди. Өеңә киткәч тә вәгъдәңне бозмый килдең, – ди.

Шуннан соң егет кызны үзенә хатынлыкка алып, бик шатланышып, әле дә булса бергә гомер итәләр, ди.

КАРТ БЕЛӘН ТӨЛКЕ

Борын заманда бер авылда бер карт белән бер карчык торган. Карт карчыгына: “Карчык, син ипи пешереп куй, мин балык тотарга барып кайтыйм”, – дигән. Шуннан соң карт, бер күлгә барып, балык тоткан. Карт балыкларны чанага төягән дә өенә кайтырга чыккан. Юлда ул бөгәрләнеп яткан бер төлке күргән... Төлке үлгән кебек булып ята икән; карт бик шатланган. “Менә карчыкның тунына яхшы якалык та булды бит!” – дигән. Шуннан соң ул төлкене чанасына салган да алга таба китеп барган.

Бу төлке тере булган. Ул як–ягына каранган да чанадагы балыкларны берәм–берәм ташлап калдырган. Балыкларны ташлап бетергәч, үзе дә төшеп калган. Карт моны сизмәгән.

Безнең балыкчы йортына кайтып җиткән. Чанасын карамыйча, өенә ашыгып кергән дә:

– Карчык, мин сиңа бик шәп якалык алып кайттым. Бар, чыгып кара: чанада балык та күп, якалык та бар, – дигән.

Карчык чыгып караса, балык та, якалык та булмаган.

 

КАРТ БЕЛӘН ЯЛКАУ ЕГЕТ

 

Борын заманда ярлы гына бер карт кеше була. Бу картның карчыгыннан башка беркеме дә юк, ди. Язлар үтеп, печәнгә төшәр вакытлар килеп җиткәч, карчыгы әйтә картка:

“Бар, карт, күрше авылга барып, берәр кеше эзләп кара, печән өстендә үзеңә ярдәмече булыр иде,” – ди.

Карт күрше авылга китә. Йөри торгач, бер яшҗ кенә егетне очрата бу.

“Улым, миңа бер ярдәмче кирәк иде, ди, әллә вакытлы гына булса да ялланасыңмы?” – ди.

“Юк, бабай, яллана алмыйм,” – ди егет, “минем бик озак киенә торган гадәтем бар,” – ди.

Бабай әйтә:

“Анысы гына бернәрсә түгел, минем үземнең дә су эчеп исерә торган гадәтем бар,” –ди.

“Алай булгач, безнең икебезнең дә шундый гадәтләребез бар икән, ялланам мин сиңа,” – ди егет.

Яллана бу егет. Бабай аны өенә алып кайта. Иртән торып чәй эчәргә утыралар. Бабай тиз генә ашап–эчә дә, ишегалдына чыгып, кирәк–яракларны хәзерләп, яңадан егет янына керә. Бу кергәндә, егет бер чабатасын да бетермәгән була әле. Шуннан соң карт:

“Ярар, улым мин бара торыйм, син фәлән-фәлән юл белән барсаң, мине табарсың,” – ди дә, чалгыларын күтәреп, чыгып та китә.

Инде килик егеткә. Ул менә кия, ди, чабатасын, менә кия, ди, төш вакыты килеп җитте дигәндә генә, бер чабатасын киеп бетереп, икенчесен кияргә тотынды, ди, бу. Кояш баеп, бабай эштән кайтып кергәндә, икенче чабатасын киеп кенә бетереп утырадыр иде, ди: кичке ашны ашап бетерү белән, егет тиз генә чишенде дә, ди, яту белән йокыга да китте, ди. Егет йокысына китү белән, карт әйтә карчыгына:

“Иртәгә мин синнән су сорармын,” син: “Су әнә чиләктә, бар да эч”, диярсең, – ди.

Иртә белән болар, йокыдан торып, ашап–эчәләр дә, егет тагын идән уртасына җәелеп утыра чабатасын кияргә. Бабай карчыгына әйтә:

“Кая, карчык, су бир әле, сусыным басылмады,” – ди.

Карчыгы әйтә:

“Су чиләктә, ал да эч,” – ди.

Бабай чиләктән бер чүмеч су ала да эчеп җибәрә. Суны эчеп тә җибәрә, исерә дә башлый. Бабай, бик каты исергән булып, башта стенага барып бәрелә. Шуннан соң мич янына барып, бер бөтен кирпечне ала да егеткә ыргытып җибәрә, тияр–тимәс итеп кенә. Кирпеч стенага барып тия. Егет, бик каты куркып, сикереп тора да ишегалдына йөгереп чыгып китә. Карчык аның артыннан чыга:

“Улым, нишлисең, кая барасың?” – ди.

“Әй, әби, эш харап,” – ди егет, “бабай исерде бит, ул миңа яхшылык күрсәтмәс, өйдә калган сыңар чабатам белән чолгавымны чыгарып кына бирсәнә,” – ди.

“Ашыкма улым,” – ди әби, “бабаң бераз тынычлангач, өйгә кереп, идән уртасына утырып, иркенләп киенерсең әле,” – ди.

“Юк әби,” –ди егет, “зинһар, өйдә калган чабатамны гына чыгарып бирә күр, бабай чыкканчы киенеп куяр идем,” – ди.

Әби егетнең чабаталарын чыгарып бирә. Күп тә үтми, бабай бәрелә–сугыла тышка чыгып килә.Аны күрү белән егет, чабаталарын тотып, ссарайга таба йөгерә дә тиз генә киенеп тә ала. Бабай, моны күргәч, айный башлый. Болар икәүләп печән чабарга китәләр. Печән чабып кайтып, әйбәтләп ашап-эчеп, йокларга яталар. Икенче көнне егет, идән уртасына утырып, озак-озак итеп киенә башлаган иде, ди, бабайның: “Карчык, су кая, су!” – дип кенә кычкыра башлавы була, егет чабата киндерәсен бәйләми чыга да йөгерә. Кая туры килде, шунда тиз генә киенеп ала да, бабай белән бергәләп китәләр болар. Озак та үтми, бабай егетнең ялкаулыгын ташлатты, ди.

 

КЕМ ҖИҢҮЧЕ?

 

Берәүнең өч улы булган Малайлары бер заман өчесе дә үсеп буйга җиткәннәр. Шуннан бу кеше әйткән:

— Улларым, дигән, мин сезне, дигән, өчегезне дә берьюлы өйләндерәм. Сез, минем яныма аерым–аерым кереп, үзегезнең кемне яратуыгыз турында әйтерсез. Мин өчегезгә дә бердән туй ясап, яраткан кызларыгызны алып бирермен, – дигән.

Әүвәл олы улын дәшеп керткән:

— Улым, дигән, синең кем кызын аласың килә? – дигән. – Үзең сөйгән кызны алып бирәм, әйт, оялма, – дигән.

Малае атасына әйткән:

— Закир абзый кызын алам, – дигән.

Анысы чыгып киткәч, әтиләре уртанчы улын дәшкән:

— Улым, дигән, мин сине өйләндерәм. Миннән оялма, әйт, кем кызын алып бирим? – дигән.

Бу да:

– Закир абзый кызын алып бир, – дигән.

Янә кечесен дәшкән, анысы да шулай әйткән. Ахры, теге кыз бик матур нәрсә булгандыр.

Шуннан бу кеше улларын өчесен берьюлы дәшкән дә әйткән:

– Улларым, Закирның кызы бер генә. Сезнең өчегез дә шуны алма кели. Бер кызны өчегезгә дә алып булмый. Сез, дигән, өйдә булган хәтле акчаны алыгыз да чыгып китегез. Кайсыгыз кызыклы нәрсә алып кайтыр, Закир кызы шуңа булыр, – дигән.

– Ярар, – дигәннәр егетләр, атасыннан акча алганнар.

Атасы әйткән, чыгып киткәндә:

— Берегез дә нәрсә алганыгызны икенчегезгә әйтмәгез, – дигән.

Егетләр чыгып киткәннәр: берсе киткән Энәле ягына, берсе киткән Бураш ягына, берсе киткән Борнаш ягына. Алар киткән, азында өч-дурт мең чакрым җир.

Олы улы, йөри торгач, бик кыйммәтле көзге алган. Икенчесе бик кыйммәтле бәягә палас алган. Кечкенәсе: «Дөньяда моннан да кирәкле бер әйбер дә юк инде», – дип, бер алма алган. Болар кайтканда өчесе дә бер станциягә туры килгән. Вокзалда очрашканнар. Өч туган бер-берсеннән исәнлек–саулык сорашканнар. Шуннан әйбер табу турында да суз чыккан. Олы агалары әйткән:

— Мин көзге алдым, менә карыйк әле, – дигән.

Көзгене кесәсеннән алган да, бергә караганнар. Карасалар, Закир абзыйның кызы үлеп ята. Ничәмә мең чакрымнан күренә көзгедән.

Олы агалары шул чагында әйткән:

— Беребезгә дә булмый икән, бу үлә икән инде, – дигән.

Уртанчылары әйткән:

— Минем паласым бар, сәгатенә өч мең чакрым кайта. Шуңа утырабыз да кайтабыз, – дигән.

Кечкенәләре әйткән:

— Мин алма сатып алдым. Шуны ашаткач, нинди үлә торган кеше дә терелә, – дигән.

Болар, паласка утырып очып, тиз генә кайтып җитәләр. Кыз хәл эчендә ята икән, ди. Баралар да теге алманы ашаталар. Кыз шуннан сикереп тора, элеккедән дә матуррак була.

Йә, хәзер кыз кемгә була инде?

 


1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 |

Поиск по сайту:



Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.011 сек.)