АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция

Тема 15. ЭКОЛОГИЯ: ПРИРОДА И ЧЕЛОВЕК

Читайте также:
  1. I. Договоры о пользовании, их юридическая природа
  2. I. Договоры об услугах, их юридическая природа
  3. А. человеку надо поручить такое задание, которое требовало бы максимума усилий, но не вредило бы здоровью
  4. Актуальные этико-правовые проблемы взаимодействия человека и общества.
  5. АЛКОГОЛЬ – СРЕДСТВО ВЛИЯНИЯ НА ЧЕЛОВЕКА
  6. АНТИГЕНЫ ОРГАНИЗМА ЧЕЛОВЕКА
  7. Антропогенез. Споры о возрасте человека и его прародине.
  8. АНТРОПОСОЦИОГЕНЕЗ. ПРОИСХОЖДЕНИЕ ЧЕЛОВЕКА И ОБЩЕСТВА
  9. Архаичный человек
  10. Безопасность личности и общества - коренная потребность человека
  11. Билет 2. Взаимодействие объектов хоз.деят-ти человека с ОС. Классификация загрязнений ОС.
  12. Биологическое и социальное в человеке

 

 

Сложноподчиненные предложения

 

Сложноподчиненные предложения подразделяются на син-тетические и аналитические. Аналитические придаточные предло-жения присоединяются к главному с помощью средств, не входя-щих в состав сказуемого, при этом сказуемое придаточного пред-ложения будет иметь полную форму. В этом главное отличие меж-ду синтетическими и аналитическими предложениями, так как в син-тетических придаточных средства связи входят в состав сказуемо-го придаточного предложения.

 

Аналитические предложения могут быть трех видов: 1) от-носительные, образованные посредством соотносительных и во-просительно-местоименных слов; 2) союзные, связанные подчини-тельными союзами и союзными словами; 3) бессоюзные (интона-ционные).

 

Сложноподчиненные предложения синтетического типа яв-ляются особенностью татарского языка. В отличие от русского языка татарское синтетическое придаточное предложение имеет сказуемое, которое выражено неличными формами глагола и не со-гласуется с подлежащим: К з җиткəч, мəктəпкə барабыз – Когда наступит осень, пойдем в школу. Сəгать уникене сукканда, аларкайтып җитте –Когда часы стали бить двенадцать,вернулисьони. Кояш чыгу белəн, табигать җанланды – Как только взошло

 


солнце, природа ожила. Без т$бəсе биек тауларга мендек. Мы поднялись на горы, вершины которых высоки.

 

Аналитические придаточные предложения присоединяются к главному при помощи подчинительных союзов (ч нки – (потому что), ки – (что), г$я – (будто), əгəр – (если), гəрчə – (хотя), ягьни – (то есть)), союзных слов, относительных слов, интонации ожида-

 

ния: Алар кайтып җитə алмады, ч нки юлга кар салган иде – Они не смогли приехать, так как дорогу занесло снегом. 3тисе нинди,

 

улы шундый. –Каков отец,таков и сын. Малай а лады: əнисе а а ачуланмый инде –Мальчик понял:мать уже не сердится на него.

 

По законам татарского синтаксиса синтетическое придаточ-

 

ное предшествует главному: Мо тулы җыр тавышы, гармун сай -

 

равы дəвам итте. (Ш.Маннур). –Продолжались полные тоскипесни, звуки гармони. Бизгəге $т$гə ул килеп җитəчəк (Г. Ибра-

 

гимов). – Когда пройдет лихорадка, он придет. Аналитическое придаточное предложение, связанное при помощи интонации (пау-

 

зы), следует всегда за главным: Бəхете бар икəн малайны, абый -

 

сыннан хат килде (М.Амир). –Есть счастье,оказывается,у маль-

 

чишки: пришло письмо от брата. Ул хəзер белə: зур сулы авылны халкы əйбəтрəк холыклы була (М.Магдеев). –Он теперь знает:

 

люди деревни, где есть полноводная река, обладают хорошим нравом.

 

 

Задания

 

1. Придумайте по 3 примера на аналитические и синтетиче-ские виды сложноподчиненных предложений.

2. В первых шести предложениях определите вид связи (ана-литические или синтетические); последующие четыре предложе-ния преобразуйте от одного вида в другой; в последних шести предложениях поставьте знаки препинания.

1) Урта яшьлəрдəге ир кеше җыйнак кына баскыч кую белəн, кешелəр самолеттан төшə башладылар; 2) Маша китеп, биш-ун

 


минут узуга, тагын телефон шалтырады; 3) Бу сүзлəр шул чаклы да ышандыргыч итеп əйтелде ки, карт хəтта берничə көн мастерга карата күңелендə җылы хислəр уянуын тоеп йөрде; 4) Кулларына билетларын тоткан бүтəн юлчылар самолетка утыра башлагач кы-на, ул кире борылды; 5) Тагы унбиш минут чамасы узуга, Рəис үзе кайтып керде; 6) Ə биредə ата кешелəр үз балалры турында шун-дый матур итеп сөйлилəр, тыңлаган саен, күңел рəхəтлəнеп тора. 1) Тышта, инде кич җиткəн булуга карамастан, көн матурланып, яктырып киткəн иде; 2) Хəрефлəренə карап та чамаларлык түгел: адрес машинкада басылган; 3) Рəис килеп кергəндə, почта ябылыр вакыт җиткəн иде инде; 4) Милəүшəнең вакыты кыска иде, шун-лыктан ул өй эшлəрен бик тиз бетерде. 1) Соңгы көннəрдə аңа ди-ректор бүлмəсендə сирəк булырга туры килде аның барлык вакыты эшчелəр арасында үтте; 2) Киңəшмə ябылгач кешелəр киң баскыч-ны тутырып аскы катка шау-гөр килеп төштелəр дə урамда көтеп торган машиналарга утырып таралыша да башладылар; 3) Алсуга шунысы ачык иде ул Маратның кем икəнен тəмам белде хəзер;

 

4) Тик сезгə бер үтенечем бар минем килүемне энегезгə əйтмəгез;

 

5) Ə менə хəзер Камышев кинəт сүзсез калып машинасының по-чмагында сүзсез генə утырып бара башлагач Габитовка уңайсыз булып китте; 6) Автобус Югары Тегермəнлекне бер якта калдырып китеп баргач Дамирə калган араны җəяүлəп үтте.

 

3. Переведите тексты на татарский язык:

 

а) В последнее время на западе все чаще отказываются от традиционных форм оплаты труда. На смену почасовым, помесяч-ным и другим традиционным видам заработной платы приходят такие ее формы, которые более учитывают индивидуальный вклад работника: количество и качество труда, новаторство и инициати-ву работника и др. Сама жизнь заставляет искать такие пути, кото-рые ведут непосредственно к человеку. Сегодня выгодно не за-ставлять работника, а сотрудничать с ним, создавать условия наи-большей экономической свободы.

 


б) Специфика среднего образования Великобритании такова, что английская средняя школа не представляет собой учреждения, которое обязательно, необходимо закончить, выполнив предло-женную школой программу. По данным 1995 года, полный курс средней школы завершили 25 % молодежи, ежегодно в старший класс средней школы переходит 40 % учащихся. Кроме того, в ком-петенцию школы не входит проведение заключительного экзаме-на, таким образом, для англичанина школа есть учреждение, куда надо «ходить» (to go to school) до определенного возраста, а потом «покинуть» (to leave school), когда родители сочтут нуж-ным, что ребенку пора начинать трудовую деятельность. И поки-дают школу не в конце учебного года, а чаще всего к рождествен-ским или пасхальным праздникам.

 

4. Прочитайте тексты.Перескажите.Найдите примеры насложносочиненные и сложноподчиненные предложения.

 

а) Экология: табигать һəм кеше.

 

Кеше – табигать баласы, шуңа күрə аның тормышы, сəламəт-леге табигать белəн тыгыз бəйлəнгəн.

 

Тереклек һавадан башка яши алмый. Əмма завод-фабрикалар күп, алар һаваны пычраталар. Аларның торбаларыннан көн саен меңнəрчə тонна корым, көл, зарарлы газлар чыга.

 

Судан башка да яшəү мөмкин түгел. Татарстанда Идел, Ка-ма, Агыйдел, Ык, Нократ, Сөн, Зөя, Мишə елгалары бар. Болар – зур байлык. Табигатьне саклау турындагы законда елга буендагы пристань тирəсендə су коенырга һəм машиналарны юарга ярамый диелгəн. Лəкин бу талəплəр үтəлми.

 

Табигатькə куркыныч яный. Планетабызда кеше кулы белəн төзелгəн меңнəрчə сусаклагычлар – ясалма диңгезлəр барлыкка килде. Безнең республикада Куйбышев сусаклагычын төзегəч, Идел киңəйде һəм кара җир, урман-басулар су астында калды. Күп җəнлеклəр, кошлар, үсемлеклəр һəлак булды. Кеше, үзенə кирəк булгач, төрле сазлыкларны, сулыкларны киптерə. Анда яшəгəн

 


җəнлек-кошлар «йортсыз» кала. Кипкəн торфлы җирлəрдə айларга сузылган янгыннар чыга. Җəнлеклəр, кошлар бала чыгара алмый. Кешелəр кырларга миллионнарча тонна ашламалар ташый. Җəнлек балалары, үсеп җиткəнче үк, шул ашламалар, химикатлар белəн агуланып үлə.

 

Кешелəр кирəкле энергияне алыр өчен 7 миллиард тонна күмер, нефть, газ, торф, слонец яндыралар. Бу атмосферадагы уг-лекислый газны арттыра. Атом-төш энергиясеннəн саксыз файда-лану төзəтеп булмый торган фаҗигалəр китереп чыгара.

 

Хəзерге көндə кешелəр гаебе белəн җəнлеклəрнең һəм үсемлеклəрнең йөзлəрчə төре җир йөзеннəн юкка чыкты. Галимнəр 350 ел эчендə 60 төр киекнең һəм 100гə якын кош төренең юкка чыгуын əйтəлəр. Шуларның өчтəн бере (1/3) соңгы 50 ел эчендə булган. Кешелəр аларны ит, мех, тире, каурый өчен кырганнар.

 

б) Урманнарны саклау.

 

Урман – матурлык һəм сəламəтлек чыганагы. Ул климатны яхшырта, җир эрозиясен киметə, хайван-кошларга яшəү урыны булып тора.

 

Урманны җирнең үпкəлəре дип йөртəлəр. Халык кислородка бай һава суласын өчен, без яшəгəн җирлəрнең чирегендə урманнар үсəргə тиеш. Нефть химиясе, машина төзелеше, нефть сəнəгате, объектлары белəн шыплап тулган һəм халкы тыгыз урнашкан рай-оннарда урманнар ике мəртəбə артыграк булырга тиеш.

 

Урманнарны саклауның əһəмиятен Татарстан хөкүмəте ях-шы аңлый. Соңгы елларда республикабызда Урман кодексы кабул ителде һəм махсус саклана торган территориялəр турындагы закон чыкты. 1991 нче елда Россия Федерациясе һəм Татарстан респуб-ликасы хөкүмəтлəренең карарлары нигезендə «Түбəн Кама» Мил-ли паркы оешты. Нəтиҗəдə Чаллы, Түбəн Кама, Алабуга, Менде-леевск шəһəрлəре арасындагы 27 мең гектар мəйдандагы урман-нар, сулыклар дəүлəт саклавына алынды. Милли паркның урман

 


хуҗалыгы хезмəткəрлəре, экология, санитария күзəтчелеге вакыт-ларын, көчлəрен кызганмыйча, əйлəнə-тирə мөхитне саклыйлар.

 

5. Прочитайте тексты об экологических бедствиях.Переска-

 

жите.

 

а) Атом фаҗигалəре.

 

Хиросима – Кыштым – Чернобыль. Болар – гасырның соңгы яртысында бөтен дөньяны тетрəткəн, миллионлаган кешенең гоме-рен өзгəн, үз артыннан үле шəһəрлəр, үле җирлəр калдырып киткəн атом фаҗигалəре. 1986 нчы елда булган Чернобыль АЭСындагы авариядəн соң күп иллəр атом электростанциялəрен төзүне туктаттылар. Бу фаҗигадə 21 мең кв. км җир радиактив элементлар белəн пычранды. Җимергеч радиактив матдəнең тəэсире кеше организмында 300 ел буе барырга мөмкин. Бу – нур-ланыш җиде буын нəселеңə җитə дигəн сүз. Бүгенге көндə авылда туган һəр дүрт баланың берсе – мутант.

 

Бүгенге көндə дə кешелəр яшəгəн җирдə атом станциялəре, атом һəм химия коралы саклау урыннары, биологик, атом, химия кораллары җитештерүче заводлар бик күп. Идел-Урал арасында Чилəбе һəм Курган өлкəлəрендə, Удмуртия урманнарында, Сара-тов өлкəсендə, Башкортстанда, Татарстанда... Җирлəребез корал саклау өчен түгел, ə сəламəт балалар өчен кирəк бит.

 

б) Табигатьнең глобаль җылынуы.

 

Соңгы елларда планетабызны «бизгəк тота» башлады: кли-мат үзгəрүенə бəйле гадəттəн тыш хəллəр бер-бер артлы чыгып кына тора. Көчле су басулардан айнып та җитмəгəн Европаны дəһшəтле җил-давыллар бөтереп алды. Галимнəр əйтүенчə, таби-гать аномалиялəренең артуы глобаль җылыну белəн бəйле. Мете-риологик күзəтүлəр алып барылган 142 елның иң җылы дистə елы соңгы 15 елга туры килə. Соңгы 40 ел эчендə планетадагы кар кат-ламы 10 % ка кимеде. Элегрəк Кавказда гына яшəгəн «энə карагы» хəзер Новосибирск өлкəсенə кадəр очып килə һəм кышка шунда кала. Төньяк Боз океанындагы боз катламы соңгы йөзьеллыкта 50 %

 


ка кимеде. Глобаль җылыну, инде Европа үрнəгендə күренгəнчə, табигать афəтлəрен (көчле җил-давыл, тайфун, корылык, су басу-лар һ.б.) арттырачак. Климат аномалиялəре кешелəрнең сəламəтлек-лəренə бик начар тəэсир итəчəк. Һава температурасының кинəт үзгəрүе аркасында кан басымы югары булган, йөрəк авырулы кешелəрнең үлем очраклары артачак.

 

Климатның җылынуы кеше эшчəнлегенə бəйле. Димəк, мо-ны чиклəргə, энергияне сак тоту технологиялəрен үстерергə кирəк.

 

6. Прочитайте.Определите основную идею.Елганың нияте.

 

Бервакыт кешелəр бергə җыелганнар да Бəхет шəһəре төзергə хəл иткəннəр. Бу шəһəр җир йөзендə иң матур һəм анда яшəүчелəр иң бəхетле кешелəр булырга тиеш булган. Мондый шəһəр өчен бик яхшы урын табарга кирəк икəн, һəм кешелəр аны эзлəп чыгып киткəннəр. Озак эзлəгəннəр һəм, ниһаять, якты һəм матур урын тапканнар. Шунда шəһəрне төзи дə башлаганнар, лəкин Җир-анадан рөхсəт сорарга онытканнар. Ə бу урында Җирнең төзəлеп бетмəгəн кечкенə генə ярасы булган. Бəхет шəһəренең урыны нəкъ шушы яра өстенə туры килгəн. Əмма Җир-ана кешелəрне гафу иткəн, ярасы авыртса да түзгəн. Бəхетле шəһəрнең бəхетле кешелəре үзенең ярасына дəва булыр дип уйлаган.

 

Тиздəн биредə искиткеч гүзəл шəһəр үсеп чыккан. Аның ма-турлыгына сокланып кешелəр үз хезмəтлəре белəн горурланган-нар. Алар тирə-якка күз салганнар: гүзəл шəһəр янында калын ур-маннар, киң болыннан җəелеп ята икəн. Кешелəр зур шəһəр янына зур заводлар төзергə кирəк дип уйлаганнар. Лəкин тагын Җир-анадан, урманнан һəм болыннан рөхсəт сорамаганнар, бөтен җирне казып, урманны кисеп заводлар салып куйганнар. Бу заводлар бөтен дөньяны селкетеп, кара төтен чыгарып көне-төне эшли дə башлаганнар. Аларга карап кешелəр үз көчлəре белəн тагын да ны-грак горурланганнар, хəтта бераз масайганнар да ди.

 


Шəһəр янында чиста сулы кечкенə генə чишмə челтерəп ак-кан. Кешелəр аңа карап торганнар да бу гүзəл чишмəне зур елгага əйлəндерергə уйлаганар. Җир-анадан һəм чишмəдəн рөхсəт сора-маганнар. Тиздəн салкын сулы чишмə зур һəм пычрак елгага əйлəнгəн. Бу зур суга карап кешелəр тагы да масайганнар. Алар кинəт Бəхет шəһəренə дə икенче төрле күз белəн карый башлаган-нар: бу шəһəрдə кемнеңдер йорты зуррак, ə кемнеңдер бакчасы матуррак икəн бит. Кешелəр арасында көнчелек күренə башлаган, ул көннəн-көн үскəн һəм зурайган. Ата-аналар үз балаларына игъ-тибар итми башлаганнар, ə балалар үз чиратларында əти-əнилəренə начар караганнар. Яхшылык һəм матурлык югала бар-ган, ə начарлык һəм явызлык күбəйгəннəн-күбəйгəн. Бəхет шəһəренə кунакка килүчелəр дə бу чир белəн авырый башлаганнар һəм аны үз шəһəрлəренə алып кайтып таратканнар. Кешелəрдə шулкадəр күп явызлык җыелган, алар хəтта бер-берсен үтерə дə башлаганнар. Бу хəллəрдəн Җир-ананың ярасы зурайган һəм киңəйгəн. ə елга моны күреп сөенгəн:

 

– Бу яра буенча мин Бəхет шəһəре аша үземə яңа юл салам һəм шул юл буенча көчле пычрак суларым белəн бөтен шəһəрне юк итəм – дигəн.

 

Артык горурлыктан һəм масаюдан яхшылык һəм бəхет ту-рында оныткан кешелəр елганың бу нияте турында бернəрсə дə белмəгəннəр.

 

( Г. К. Егорова )

 

7. Переведите текст.

 

Əллə ничə көн рəттəн Миссури елгасы үзəнлегендə яңгыр коеп ява. Бихисап гөрлəвеклəр елгага ябырыла, су күтəрелгəннəн-күтəрелə бара. Тулып аккан Миссури, иске буаларны җимереп, авылларга ябырыла. Көчле ташкын үз юлындагы йортлар, бакча-лар, тимер юлларны агыза. Ул көннəрдə ярты миллионнан артык

 


халык йортсыз-җирсез кала. Бу хəл 1951 елда Америка Кушма Штатларында була.

 

1908 елда Мəскəүне бик зур су баса, ул вакытта Мəскəү елгасының суы 10 м га күтəрелə, һəм шəһəрнең биштəн бер өлеше су астында кала. Кешелəр өй түбəлəренə менəлəр, урамнарда өстəллəр, урындыклар, арбалар йөзеп йөри.

 

8. Составьте диалоги по следующим ситуациям:

 

а) Вы и ваш вице-президент на деловых переговорах с ино-странными бизнесменами. Расскажите им чем занимается ваша фирма, что было сделано в прошлом году. Поделитесь опытом и планами на ближайшее будущее.

 

б) На выставке товаров собственного производства встрети-ли представителя своего клиента. Поинтересуйтесь с их мнением, хотят ли они с вами сотрудничать, пригласите их на свой завод.

 

в) Вам позвонил ваш покупатель. Назначьте ему время и ме-сто для встречи, объясните цель вашей встречи.

 

г) Вы с коллегой обедаете в ресторане. Познакомьтесь с ме-ню. Узнайте какое блюдо он хочет заказать, что он предпочитает из татарской кулинарии и какая кухня ему нравится.

 

д) Вы по телевизору смотрите репортаж о наводненнии в Ев-ропейских странах. Скажите, что вы думаете по этому поводу. По-беседуйте с товарищем о природных бедствиях.

 

9. Составьте рассказ об опасности грозы; о землетресениях

в нефтяных районах Татарстана.

 

 

Словарь

 

агуланырга – отравиться сазлык – болото
ашлама – удобрение сулык – водоем
бизгəк – лихорадка сусаклагыч – водохранилище

 

 


бихисап – бесчисленно гадəттəн тыш – чрезвычайное дистə ел – десятилетие киек – дичь киңəшмə – совещание корылык – засуха көнчелек – зависть күмер – уголь масаю – зазнаться матдə – вещество

 

 

нурланыш – облучение


сəнəгать – промышленность талəп – требование тыгыз – тесно

 

ышандыргыч – убедительно энə карагы – стрекоза янгын – пожар яра – рана үтенеч – просьба

 

җыйнак – аккуратный, неболь-шой


 

СПИСОК ЛИТЕРАТУРЫ

 

1. Асадуллин А. Ш ., Юсупов Р. Р. Татарский язык в русскоя-зычной аудитории. Казань: Магариф, 1995.

 

2. Гобəйдуллина Г. Ф. Татар теле. 1кисəк.Казан:А.Н.Тупо-лев ис. КГТУ нəшрияты, 2004.

 

3. Гобəйдуллина Г. Ф. Татар теле. 2кисəк.Казан:А.Н.Тупо-лев ис. КГТУ нəшрияты, 2006.

 

4. Зəкиев М. З ., Ибра(имов С. М. Синтаксистан күнегүлəрҗыентыгы. Казан, 1969.

 

5. Рахимова Л. М. Татар теле.Казан, 2001.

 

6. Сафиуллина Ф. С ., Фатхуллова К. С. Татарский язык:ин-

 

тенсивный курс. Казань: Хəтер, 1999.

 

7. Сафиуллина Ф. С ., Фəтхуллова К. С ., Федорова Э. Н. Татартеле. Хрестоматия. (гуманитар факультетлар өчен). Казан: ТаРИХ,

2002.

 

8. Сборник текстов по татарскому языку для дополнительно-го и внеклассного чтения / Составители Нигъматуллина Р.Р., Юнысова Р.А. Яр Чаллы, 2004.

 

9. Сəлимов Х. Х. Татар теле фонетикасы.Яр Чаллы, 1993.

 

10. Татарская грамматика. II: Морфология. Казань, 1997.

 

11. Татар теле дəреслəрендə рус телле укучылар белəн өстəмə эшлəү өчен күнегүлəр һəм текстлар җыентыгы / Төз.: Нигъмəт-уллина Р.Р., Шəрифуллина Г.К., Ганиева Ə.Ə. Яр Чаллы, 2001.

12. Татар хикəясе антологиясе / Төз. Хузин М.Х. Казан: Та-тарстан китап нəшрияты, 2001.

 


13. Татарча-русча сүзлек / Ганиев Ф.А. редакциясендə. Ка-зан: Татарстан китап нəшрияты, 1988.

 

14. Фаттахова Р. Ф. Введение в деловой татарский язык.Ка-

 

зань, 2004.

 

15. Финансово-экономические и юридические термины / Толковый словарь на русском и татарском языках. Казань: Изд-во Казан. фин.-экон. ин-та, 1996.

 

16. Шамсутдинова Р. Р ., Шарыпова Н. Х. Татарский за20уро-

 

ков. Казань, 1994.

 

17. Шəйдуллин Ф. 3. Татар теленəн өстəмə күнегүлəр.Əлмəт,

 

2001.


 

ОГЛАВЛЕНИЕ

 

ВВЕДЕНИЕ...................................................................................... 3

 

Интенция...................................................................................... 3

 

Аралашу өчен түбəндəге ситуациялəр тəкъдим ителə........................ 4

 

Аралашу өчен түбəндəге темалар тəкъдим ителə.............................. 7

 

Тема 1. ЗНАКОМСТВО. О СЕБЕ....................................................... 12

 

Речевые образцы......................................................................... 12

 

Буквы и звуки татарского языка.................................................... 14

 

Задания...................................................................................... 19

 

Тема 2. БЛАГОДАРНОСТЬ. ИЗВИНЕНИЕ. ПРОЩАНИЕ..................... 23

 

Речевые образцы......................................................................... 23

 

Типы слогов................................................................................ 24

 

Ударение.................................................................................... 24

 

Задания...................................................................................... 26

 

Словарь...................................................................................... 27

 

Тема 3. СЕМЬЯ. РОДСТВО.............................................................. 29

 

Речевые образцы......................................................................... 29

 

Категория числа.......................................................................... 32

 

Имена числительные.................................................................... 32

 

Категория принадлежности.......................................................... 34

 

Категория падежа........................................................................ 35

 

Характеристика........................................................................... 37

 

Задания...................................................................................... 38

 

Словарь...................................................................................... 46

 

Тема 4. СИСТЕМА ОБРАЗОВАНИЯ: УЧЕБНЫЕ ЗАВЕДЕНИЯ

 

РОССИИ И ТАТАРСТАНА........................................................... 48

 

Речевые образцы......................................................................... 48

 

Местоимения............................................................................... 51

 

Автобиография............................................................................ 53

 


Поздравление..............................................................................................  
Задания........................................................................................................  
Словарь........................................................................................................  
Тема 5. ИЗУЧЕНИЕ ЯЗЫКОВ......................................................................  
Речевые образцы........................................................................................  
Глагол..........................................................................................................  
Изъявительное наклонение........................................................................  
Объяснительная записка............................................................................  
Задания........................................................................................................  
Словарь........................................................................................................  
Тема 6. РАБОТА. ПРОФЕССИЯ..................................................................  
Речевые образцы........................................................................................  
Вспомогательные части речи. Послелоги................................................  
Союзы..........................................................................................................  
Заявление.....................................................................................................  
Протокол.....................................................................................................  
Задания........................................................................................................  
Словарь........................................................................................................  
Тема 7. ОБРАЗ ЖИЗНИ. ОБЫЧАИ. НАРОДНЫЕ ОБРЯДЫ.....................  
Речевые образцы........................................................................................  
Условное наклонение.................................................................................  
Желательное наклонение...........................................................................  
Повелительное наклонение.......................................................................  
Задания........................................................................................................  
Словарь........................................................................................................  
Тема 8. СВОБОДНОЕ ВРЕМЯ. УВЛЕЧЕНИЕ............................................  
Речевые образцы........................................................................................  
Неспрягаемые неличные формы...............................................................  
Объявление...............................................................................................  
Расписка....................................................................................................  
Задания......................................................................................................  
Словарь......................................................................................................  
Тема 9. ОТДЫХ. ПУТЕШЕСТВИЕ............................................................  
Речевые образцы......................................................................................  
Категория залога.......................................................................................  
Вспомогательные глаголы.......................................................................  
Задания......................................................................................................  
Словарь......................................................................................................  
Тема 10. ГОРОД. ДЕРЕВНЯ. ДОСТОПРИМЕЧАТЕЛЬНОСТИ.............  
Речевые образцы......................................................................................  
   

Междометия.............................................................................. 120

Звукоподражательные слова....................................................... 120

Модальные слова....................................................................... 120

Частицы.................................................................................... 121

Задания..................................................................................... 121

Словарь.................................................................................... 132

Тема 11. РОДИНА. ТАТАРСТАН (ГЕОГРАФИЯ, ИСТОРИЯ,

ЭКОНОМИКА).......................................................................... 134

Речевые образцы........................................................................ 134

Фразеологизмы.......................................................................... 134

Задания..................................................................................... 135

Словарь.................................................................................... 145

Тема 12. ЛИТЕРАТУРА, КУЛЬТУРА И ИСКУССТВО........................ 146

Речевые образцы........................................................................ 146

Простые предложения................................................................ 147

Согласование сказуемого с подлежащим...................................... 152

Задания..................................................................................... 152

Словарь.................................................................................... 159

Тема 13. ИЗВЕСТНЫЕ ДЕЯТЕЛИ НАУКИ И КУЛЬТУРЫ РОССИИ

И ТАТАРСТАНА........................................................................ 161

Речевые образцы........................................................................ 161

Сложные предложения. Сложносочиненные предложения............. 162

Задания..................................................................................... 162

Словарь.................................................................................... 167

Тема 14. ЗНАМЕНИТЫЕ ТАТАРСКИЕ ПИСАТЕЛИ И ПОЭТЫ........... 168

Дəрдемəнд................................................................................. 168

Гаяз Исхакый............................................................................. 170

Габдулла Тукай......................................................................... 184

Һади Такташ.............................................................................. 185

Хəсəн Туфан.............................................................................. 186

Нурислам Хəсəнов..................................................................... 187

Зөлфəт Хəким............................................................................. 195

Фəнис Яруллин.......................................................................... 202

Тема 15. ЭКОЛОГИЯ: ПРИРОДА И ЧЕЛОВЕК.................................. 209

Сложноподчиненные предложения.............................................. 209

Задания..................................................................................... 210

Словарь.................................................................................... 217

Список литературы....................................................................... 219

Оглавление................................................................................... 221



 

ЗИННАТУЛЛИНА Гульзара Фазулрахмановна ГИНИЯТУЛЛИНА Лилия Миннулловна

 


1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 |

Поиск по сайту:



Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.046 сек.)