АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция

Кукмара районы Югары Арбаш авылы

Читайте также:
  1. Железнодорожный, Центральный и Октябрьский районы, возрастная группа 5-7 класс
  2. МОДУЛЬ 3. Экономические районы и внутристрановые различия
  3. Промышленные и складские районы городов.
  4. Рисоводство, основные районы
  5. Туристские зоны и районы
  6. Туристско-рекреационные зоны и районы СНГ
  7. ТУРИСТСКО-РЕКРЕАЦИОННЫЕ РАЙОНЫ СЕВЕРНОЙ АМЕРИКИ

китапханәсенең ф. №12

“2014 ел – Мәдәният елы” на план

 

№ п/п Мероприятиянең исеме Үткәрү вакыты җаваплы
  “ 2014 ел – Мәдәният елы” на тематик картотека. Тематик папка булдыру Январь Юсупова
  Стенд төзү “Без книги нет культуры” Февраль Юсупова
  Театр һәм балалар. 1-4 сыйныф укучылары катнашында Г. Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү Март Юсупова
  Яшүсмерләр белән әдәби кичә “Минем тормышымда матур әдәбият” Апрель Юсупова Аглямова
  Якташларыбыз – театр сәхнәсендә. 5-7 сыйныф укучылары белән телдән журнал Апрель Юсупова
  “Ил яшәве – җыр белән” С.Сәйдәшев көйләр чишмәсе – 7-8 сыйныф укучылары белән әдәби – музыкаль кичә Май Юсупова
  “Һәр вакыт булсын кояш” – балалар бакчасында рәсем конкурсы Май Юсупова
  “Кем баскычтан тизрәк менә” – 5-8 сыйныф укучылары белән КВН (Мәкальләр һәм табышмаклар буенча) Июнь Юсупова
  “Халкыбызның күңел бизәкләре” дигән кичә. 6-7 сыйныф укучылары һәм өлкәннәр катнашында Июль Юсупова
  Өлкән яштәге китап укучылары белән әңгәмә - “Бишек җырлары халкыбыз рухы” Август Юсупова
  9-11 сыйныф укучылары белән бәетләр һәм мөнәҗәтләр кичәсе Сентябрь Юсупова
  “Шигырь юлларында туган як матурлыгы”. Башлангыч сыйныф укучылары белән Салихова Ландыш язган шигырьләр белән танышу Октябрь Юсупова
  “Уен төбе хикмәтләре”. Балалар бакчасында фольклор уеннары Октябрь Юсупова
  8-10 сыйныф укучылары белән әңгәмә “Мәдәниятле халык – ул көчле халык” Ноябрь Юсупова

Кемдер музыка ярата,

Кем ярата җырларга.

Ә без бүген җыелдык

Әкиятләр тыңларга.

Әкиятләр, әкиятләр...

Тылсымлы һәм кызыклы,

Хыял дөньясына чума

Сине сөйгән укучы.

 

1-4 сыйныф укучылары катнашында Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык”, “Су анасы” әкиятләрен сәхнәләштердек.

Укучыларның укылган әкиятләре буенча ясалган рәсемнәре куелды. Плакат: “Әкиятләр – бездә дуслык, иптәшлек хисләре тәрбиялиләр, Ватанны сөяргә өйрәтәләр”.

 

 

Көне – төне моңлы җырың

Җырлый – җырлый агасың,

Еллар үтә бер – бер артлы,

Син һаман яшь каласың.

 

Кемнең генә көмеш төсле

Саф суыңны эчмәгән.

Яннарыңда күпме гашыйк

Вәгъдәләр бирешмәгән.

 

Керләр чайкыйм суларыңда,-

Керләрем агартасың.

Җырың белән үткәндәге

Моңнарым яңартасың.

 

 

 

1) Июль аенда “Яшьлегем чишмәсе” дигән авыл бәйрәме уздырдык. Кичә төзекләндерелгән “Җаббар” чишмәсен ачу белән башланып китте. Изге эшкә догасыз керешмиләр. Чишмә бәйрәме дә Фәргат исемле малайның Әлхәм сүрәсе укуыннан башланып, күңелгә шифа бирде.

75 яшен тутырган Фәния апа Гыйзатуллина:

- Яшьлегем чишмәсе бу. Бу авылга килен булып килгәч, йола буенча, Җаббар чишмәсе юлын күрсәттеләр. Ул чактагы көянтәм әле дә исән – диде.

Бәйрәм җыр – моңнар, бәйгеләр белән үрелеп, бик күңелле үтте. Шунда ук чәй табыны әзерләнде, түргдә чишмә суы салынган самовар гөрләп утырды

 

 

Матур әдәбият – халкыбызның гасырлар буена бөртекләп җыелып килгән акыл һәм рухи байлыгы

 

Яшүсмерләр белән “Минем тормышымда матур әдәбият” дигән әдәби кичә үткәрдек.

Төрле елларда иҗат иткән язучыларның, шагыйрьләрнең портретлары, китаплары.

Максаты: китапның ролен, зһимиятен аңлату, китап укуга кызыксыну уяту, тел байлыгын арттыру.

Китап укырга яратам

Вакыт булган чакларда

Рәхмәтләрем чиксез минем

Китап язучыларга.

Валиханов Азат Х. Туфан шигырьләрен яратып укуы турында сәйләде. Әсерләрендә бәхетсез язмышы, гаилә фаҗигасы, тормыш иптәшенә булган кайнар мәхәббәт хисләрен укысаң, үзеңнең язмышың күз алдына килеп баса диде ул.

Гаязетдинова Р., Шамсемухаметова Г., Хабибуллин А. Үзләренең яраткан язучылары Мәдина Маликова, Аяз Гыйләҗев, Т. Миңнуллин, Гариф Азунов, Г. Тукай, Л. Исханова, Р Мостафиннар турында яратып, зур горурлану хисе белән аларның шигырьләрен, әсәрләреннән өзекләр сөйләделәр.

Мәңге яшә, татар китабы!

 

 

“... Театр – үткәнне – бүгенгегә, бүгенгене исә киләчәккә тоташтыручы рухи мәйдан...”

М. Сәлимҗәнов

Республикабызда театрлар саны елдан ел арта бара. Бүгенге көндә республикада 15 дәүләт театры бар. Шуның җидесе башкалабыз – Казан шәһәрендә. Кайсы милләттә бар икән шуның кадәр театр. Менә шул театрларның күбесендә безнең якташларыбыз иҗат итә.

1. Камал театрында якташларыбыз Габделфәрт Шәрәфи, Сәрия Зиннәтова, Раниф Петровлар эшли һәм иҗат итә. Татарстанның атказанган артисты, Нырты егете, Николай Юкачев вакытсыз вафат булды.

2. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы – Нурия Вәлиева – Зур Кукмара авылы кызы.

3. “Әкият” Татар дәүләт Курчак театрында Югары Чура дан Чуктиев Юрий – татар группасында режиссер ярдәмчесе булып эшли.

4. Төркәш авылы кызы Алия Кәлимуллина Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрның иң талантлы артисткаларның берсе.

5. Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары: Татарстанның атказанган артисты һәм халык артисты Рөстәм Муллин һәм Ленар Миннемуллин.

6. Әлмәт Татар дәүләт драма театрында якташларыбыз Наил Галләмов һәм Рафик Таһировлар иҗат итә.

Таһиров Рафик Рөстәм улы 1966 елның 9 маенда Кукмара районы Түбән Арбаш авылында укытучылар гаиләсендә туа. Әтисе Рөстәм Таһирҗан хезмәт укытучысы, әнисе Рәисә Ниязи кызы югары белемле математик. Рафик Таһиров 1-8 классларны Т. Арбаш мәктәбендә укып тәмамлый.

1981 елда Казан театр училищесының курчак театры артистлары әзерли торган бүлеген тәмамлый һәм Курчак театрында артист булып эшли башлый.

Армиядән кайткач, Әлмәт театрында эшли башлый.

Рафик һәрдаим хезмәттә, үзенә тапшырылган рольләрне чын күңелдән, һөрәге аша үткәреп, халык күңелендә мәңге сакланырлык итеп башкара. Халык аны көтеп ала, ихлас күңелдәнихтирам итә. 1995 елда “Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаек була, 1992 елда К. Тинчурин исемендәге II театр фестивалендә Ф. Бурнашның “Яшь йөрәкләр” спектаклендәге Хәйретдин образын башкарып, Диплом һәм премиягә лаек була.

2003 елда Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән Кама аръягы театрлары фестивалендә Ш. Бикчуринның “Талҗян моңы” спектаклендәге Нәби роле өчен Рафик Таһировка жюриның махсус призы бирелә.

 

 


1 | 2 |

Поиск по сайту:



Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.007 сек.)