АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция

I. ТЕСТЛАР

Читайте также:
  1. I. Тестлар.

1. “Мәхәббәт өчпомагы”на нигезләнеп язылган К.Тинчуринның фаҗигале драмасын билгеләгез.

А) “Американ”;

Ә) “Сүнгән йолдызлар”;

Б) “Йосыф Зөлайха”;

В) “Тутый кош”.

2. Сәлим Гәрәевич, Рәхилә образлары кайсы әсәрдә бар?

А)”Язгы аҗаган”;

Ә) “Итил суы ака торур”;

Б) “Бәхилләшү”;

В) ”Беренче мәхәббәт”.

3. Авторы Равил Фәйзуллин булган шигырьне билгеләгез.

А) “Яздан аерып булмый Тукайны”;

Ә) “Кеше кайчан матур була?”;

Б) “Ирләр булыйк”;

В) “Башка берни дә кирәкми”.

4. Г.Кутуйның “Сагыну” әсәре кайсы жанрга карый? А) хат;

Ә) хикәя;

Б) нәсер;

В) дөрес җавап бирелмәгән.

5. “Туган телемә” шигыренең авторы кем?

А) Шәүкәт Галиев;

Ә) Сибгат Хәким;

Б) Хәсән Туфан;

В) Роберт Миңнуллин.

6. Татар драма һәм комедия театрына күренекле драматург, режиссер, артист, педагог Кәрим Тинчурин исеме кайчан бирелде?

А) 1969;

Ә) 1980;

Б) 1989;

В) 1956.

II бирем. Чәчеп бирелгән сүзләрдән шигырь текстын төзегез.

Ул, мәхәббәт, ләкин, нәрсә, йөрәк, хисе, гомерен, үзе, тиле, янарга, иске, яңарта, яшьлек, аны, белән, һәрбер, бирә, аның, ярты.

2.2. Әсәрнең авторын һәм исемен языгыз.

2.3. Әлеге поэмада күтәрелгән проблемаларны күрсәтегез.

III бирем. Репрессия корбаннары булган татар язучыларының исемнәрен атагыз.

IV бирем. Өзеккә нигезләнеп, биремнәрне үтәгез.

Исеңдәме беренче танышуыбыз?

1923 ел иде. Аяусыз тормыш камчысы астында төрле шәһәр, авылларны гизеп туйганнан соң, мин Казанга килеп чыктым. Казан университеты рабфагына укырга кердем.

Тормышка юл табуыма мин шат идем. Ул елларны тормыш минем өчен ал да гөл генә, бөтен бәхетләр бергә минем йөрәгемә җыелгандай тоела иде. Мин бары тик ирек, матурлык көчен генә хис иттем.. Мин үземне чәчәкле бакчада күрдем. Бер сынык икмәк белән ике бәрәңге ашап, алтышар сәгать дәрес тыңларга туры килгәндә дә, мин шат һәм көләч идем. Чөнки мин күзләремне киләчәкне күрергә өйрәтә башладым.

4.1. Әсәрнең авторын һәм исемен языгыз.

4.2. Өзектә кайсы персонаж сүзләре бирелгән?

4.3. Әсәрдә күтәрелгән проблема тагын кайсы язучылар әсәрләрендә күтәрелә? Шуны ачыклап, үз сүзләрегез белән аңлатып, анализлап языгыз.

V бирем. Драма жанры трагедия жанрыннан нәрсә белән аерыла?

VI бирем. Һади Такташның биографиясе һәм иҗатына кагылышлы булмаган җөмләләрнең номерларын языгыз.

(1)Һади Такташ – театр һәм драматургия үсеше тарихында тирән эз калдырган драма һәм трагедияләр авторы да, чор таләбен тирән тойган журналист та, ул – прозаик та. (2) Минзәләдә урнашкан курсларны тәмамлагач, Волхов фронтына җибәрелә. (3) Театрның баш режиссеры булып эшләү дәверендә остазы Г.Кариев тәҗрибәсен үстереп кенә калмый. (4) Бердәнбер “Шакир Шигаев” драмасын иҗат итә. (5) Ул ”Җир уллары” трагедиясен яза. (6) “Мәхәббәт тәүбәсе” – шагыйрьнең әхлак мәсьәләсен кыю куйган әсәрләреннән берсе. (7) 1935 елда әдипнең иң күренекле әсәре – “Тапшырылмаган хатлар” повесте дөнья күрә.

____________________________________________________________________________

VII бирем. М.Җәлилнең “Кошчык” шигырендә кошчык образы аша гәүдәләнгән идея-эстетик йөкләмәне ачыклагыз.


1 | 2 | 3 |

Поиск по сайту:



Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.004 сек.)