АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция

ТУРЫНДА

Читайте также:
  1. От имени коллектива директор АПК И. Сагдеев. 25.11.1998.
  2. Правильное спортивное питание

Эстетическое (эмоциональное) восстание — базовый компонент цели воспитания и воспитательной системы, обобщающий развитие эстетических идеалов, потребностей и вкусов у воспитанников. Задачи эстетического воспитания условно можно разделить на две группы — приобретение теоретических знаний и формирование практических умений. Первая группа задач решает вопросы приобщения к эстетическим ценностям, а вторая — активного включения в эстетическую деятельность.

Задачи эстетического воспитания;

формирование эстетических знаний и идеала;

воспитание эстетической культуры;

формирование эстетического отношения к действительности;

развитие эстетических чувств;

приобщение человека к прекрасному в жизни, природе, труде;

формирование стремления быть прекрасным во всем: в мыслях, поступках, делах, внешнем виде.

 

Саба районы

 

Тимершык урта мәктәбендә эшләгән

 

ӨЛКӘН ПИОНЕРВОЖАТЫЙЛАР

ТУРЫНДА

ИСТӘЛЕКЛӘР ...

 
 

 


САБА РАЙОНЫ ТИМЕРШЫК УРТА МӘКТӘБЕНЕҢ ПИОНЕР ОЕШМАСЫ ТАРИХЫ

 

 

Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр Тимершык авылының культура-хуҗалык төзелеше гаять тә түбән була. Авылда 3 мәчет эшләгән, ул халык аңына дин сөремен бик тирәнгә сеңдерә. Тирә-якта иң зур авыллардан саналган Тимершыкта бары тик 17 ләп кенә кеше укый белгән, ләкин хат яза белмәгәннәр.

 

1927 нче елдагы партия һәм совет органнары контон башкарма комитетыннан Тимершык авылында мәктәп бинасы салу өчен рөхсәт сорыйлар. Яңа мәктәпнең нигезе 1927 нче елның 7 нче нояберендә - Бөек Октябрь социалистик революциясенең 10 еллыгында салына. 1927 нче елның көзендә, Чистай педагогия техникумын тәмамлап, Тимершык авылына беренче укытучы – Җәмилә Вәлиева килә.

1928 нче елның көзендә укулар яңа мәктәптә башланып китә. Мәктәп зур итеп салына. Авыл халкының яратып йөри торган урынына әйләнгән клуб та шунда була. Яңа мәктәпкә икенче укытучы итеп Салих Кавиевны билгелиләр.

 

1930 нчы елда дүртьеллык мәктәпнең беренче чыгарылышы була. Мәктәпне 20 ләп укучы тәмамлый. Алар: Нигъмәтҗанов Карам, Сафина Рабига, Хәбибуллин Әхмәтшакир, Хәбирова Шәмсенур, Билалов Кашшаф, Шәрифуллин Шәйхулла, Кәримуллин Шәйхулла, Харисова Сәфәрбикә, Дәүләтҗанов Зәкәрия һ.б.

 

1931-32 нче елда башлангыч мәктәп КОЛХОЗ ЯШЬЛӘРЕ МӘКТӘБЕ итеп оештырыла. 1939 нчы елга кадәр Тимершык җидееллык мәктәбе нә Миңгәр, Көек, Сабай, Югары Симет, Түбән Симет, Иске Мичән, Яңа Мичән авылларыннан килеп укыйлар.

 

Мәктәптә сугышка кадәр эшләгән ӨЛКӘН ПИОНЕРВОЖАТЫЙ лар: ХАФИЗОВА, ВАФИНА МИҢНИСА, ҖАМАЛИЕВА МИҢНУРИ. Сугышка кадәр Тимершык мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшләгән Җамалиева Миңнури, кулына корал тотып, Ватан сугышы тәмам булганчы зенит частенда хезмәт итә (Юльметов Хәким һәм Суфия апалардан сорап, язып алынды).

Сугышка кадәр эшләгән укытучылар коллективы: Шамова Гайшә (А.Шамовның сеңлесе), Вәлиева Җәмилә, Юльметов Хәким, Юльметова Суфия, Исачев Александр, Чумаров, Шәмсетдинов Шакир (директор), Шәмсетдинова Мөнәвәрә, Сабирҗанова Разия, Сәлимов Хәмит, Сәлимова Миннекамал, Ибрагимов, Ихсанов, Терегулова, Захаров, Алексеев, Яковлев, Әхмәдиев, Зиннәтуллина, Хафизова, Галимуллина Зөһрә, Баслаев, Иванов.

 

Сугышка кадәр Тимершык мәктәбендә укыган АКТИВ ПИОНЕРлар: Вагыйзов Габделхәй (Тимершык), Биккинина Хода (Яңа Мичән), Нәҗипова Наҗия (Тимершык), Гарифуллина Нурлыхода (Тимершык), Закирҗанов Касыйм (Яңа Мичән), Гатауллин Гайнулла (Иске Мичән), Яруллин Миннияр (Кызыл-Мишә), Солтанов Сәлим (Яңа Мичән), Вәлиев (Иске Мичән), Вәлишин Абдулла (Иске Мичән), Баһманов Зилмөхәммәт (Тимершык).

 

Сугыштан соң 1946-50 нче елларда безнең мәктәптә ӨЛКӘН ПИОНЕРВОЖАТЫЙ булып МУСИНА СӘХИПҖАМАЛ эшләгән. Аның истәлекләре бездә саклана.

1952-55 нче елларда ГАРИФУЛЛИНА ФӘЙРҮЗӘ эшли, истәлекләре бар. Ул 2001 нче елда вафат булды.

1958-59 нчы елларда КАСЫЙМОВА ФӘҮЗИЯ эшли. Фәүзия апаның безнең мәктәп пионерларына язган хаты саклана. Хәзер ул Килдебәк авылында яши, укытучы. Фәүзия ападан соң, Арча районы Сеҗе авылы кызы ЗАГИДУЛЛИНА ЛИЯ вожатый була. Аннары бер рус кызы да эшләде, дип сөйләделәр. Эзләнү эше дәвам итә.

 

1961 нче елда мәктәп - СИГЕЗЬЕЛЛЫК МӘКТӘП дип үзгәртелә.

 

1963-65 нче елларда өлкән пионервожатый - ЗАРИПОВА ВӘРӘКЫЯ була. Балалар оешмасы, ягъни, дружина ул чорларда МУСА ҖӘЛИЛ исемендә булган. Дружина советы председателе - Вафина Гөлсәрия була. (Гөлсәрия апа гомер буе мәктәптә повар булып эшләп, лаеклы ялга чыкты).

1966-67 нче елларда Тимершык егете ФАТЫЙХОВ ХӘМИТ (хәзер вафат инде), аннан соң Түлешкә авылы кызы ГӨЛНӘЗИРӘ 2 ел өлкән пионервожатый булып эшли. Гөлнәзирә Шыңар авылы егетенә кияүгә чыга һәм хәзер шунда яши.

 

1969-74 нче елларда мәктәпкә өлкән пионервожатый булып ФӘЛӘХОВА ЗӘЛХӘБИРӘ килә, шушы авыл егетенә кияүгә чыгып, бүген дә мәктәптә химия-биология укыта. Ул чорда дружина инде Аркадий Петрович Гайдар исемендә була, ә дружина советы председателе булган укучы - Хантимерова Нурзия, хәзер мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы. Зөлхәбирә Тимерхановна бала ялында чагында аның урынында Шәмәрдән кызы Габидә эшләп торган. Ул хәзер Килдебәк авылында яши.

 

1974-83 нче елларда өлкән пионервожатый -Кызыл-Мишә кызы ХӘМИДУЛЛИНА РӘКЫЯ була. Ул бала белән ялда вакытта, аның урынында

1975-76 нчы уку елында Тимершык кызы НУРМИЕВА ЗӘМФИРӘ,

1980-81 нче уку елында Саба егете ӘМИР ГАЛИЕВ эшли.

 

1983-84 нче уку елыннан бүгенге көнгәчә өлкән пионервожатый (старшая пионервожатая ) булып, пионер оешмасы бетерелгәч, балалар коллективын оештыручы (организатор детского коллектива) булып һәм соңгы елларда педагог-оештыручы (педагог-организатор)булып ГАЛИМОВА ТАЙФӘ ГАБДРАХМАНОВНА эшли. Ул бала белән ялда вакытта 1987-91 нче елларда өлкән пионервожатый булып ӘХМӘТОВА РӘСИМӘ ГАЛИХАНОВНА эшләгән. Күргәнегезчә, хәзер «ВОЖАТЫЙ» исеме дә тарих кына булып калачактыр ахрысы.

 

1990 нчы елның көзендә ПИОНЕР, КОМСОМОЛ оешма лары бетерелде.

 

 

1991-92 нче елларда ТАТАРСТАН ПИОНЕР-ВАРИСЛАРЫ БЕРЛЕГЕ программасы барлыкка килә.

 

1993-94 нче уку елыннан А.П.Гайдар исемендәге дружина- «ШАТЛЫК» берлеге дип үзгәртелде. Шул елдан бирле язып киленгән, балалар оешмасы эшчәнлеге чагылдырылган, тулы эчтәлекле ЕЛЪЯЗМАбыз саклана. «КЫҢГЫРАУ ЧЫҢЫ» исеме белән чыгып килүче иң яхшы газеталар туплап барыла.

 

Оешма эшендә файдалана торган ТАЛИСМАН-ПРИЗларыбыз бар (белем ачкычлары, кыңгыраулар, остазлык таҗы, “серле каләм”, “Тимершык йолдызы”диплом-грамоталары, “Рәхмәт хаты”, юбилей медальләре, матрешка-закладка, Сөмбелә таҗы, зур һәм кечкенә шәмдәл,”алтын кул”, “Аккош” призлары һәм күптөрле чакыру-котлау үрнәкләре).

 

ТРАДИЦИОН БӘЙРӘМНӘР һәм СБОРлар өчен эшләнгән, канатлы сүзләр язылган плакатлар, милли бизәкләр, зал бизәү өчен ап-ак ватманнан эшләнгән зур чәчәкләр, “фонарьлар” һ.б. тупланган.

 

Иң мөһиме –ВАРИСЛАР БҮЛМӘСЕ бар. 2000 нче елның 1 сентябренә мәктәп директоры Хабибуллин Ринат Накипович тырышлыгы белән без аерым бүлмәле булдык.

 

Үзебезгә генә хас РИТУАЛларыбыз бар. Ел саен НОЯБРЬ аенда ЭЗТАБАРГА, МАЙ аенда ВАРИСКА АЛУ традициягә керде. Отряд, дружина сборлары үткәрү; эзтабарга, вариска алу; төрле кичәләр, кызыклы очрашулар; КВН, күңелле стартлар; гаилә бәйрәмнәре һ.б. өчен махсус программаларыбыз бар. Бездә һәр отрядның үз исеме, девизы, эмблемасы, кәгазьдән генә ясалган булса да, үз “флаг”ы бар.

«ШАТЛЫК» берлегенең беренче сборында ук, ел буе нинди эзләнү эше белән шөгыльләнәсе төгәл күрсәтелеп, һәр отрядка дружина советы УКАЗлары бирелә, үтәү срогы күрсәтелә. Дружина сборында ОТРЯД ВОЖАТЫЙлары билгеләнә, класс җитәкчеләрен ОСТАЗЛЫККА БАГЫШЛАУ тантанасында аларга махсус ИСЕМЛЕ ТАҖ кидерелә һәм ТАНЫКЛЫК тапшырыла. Ә барабансыз нинди сбор инде ул! Дружина сборы нәкъ менә БАРАБАНЧЫЛАР МАРШЫ белән башланып китә.

Ел ахырында булачак дружина сборына һәр отряд ШӘХСИ АКТИВЛЫК ЭКРАНЫн әзерли. Анда һәр укучының ел буена нинди эшләрдә катнашуы, призлы урыннар алуы, гомумән, уңышлары күрсәтелә. Шуңа карап һәр отрядтан ПОЧЁТ КИТАБЫна кемнәр кертелүе билгеле була. “ШАТЛЫК” берлегенең 1977 нче елдан бирле язып барылган ПОЧЁТ КИТАБЫна иң актив укучыларны, конкурсларда призлы урыннар алучыларны, истәлекле вакыйгаларны язып бару дәвам итә.

«ШАТЛЫК» берлеге “Туган як серләре” экспедициясендә катнашып, бик күп эзләнү эшләре башкардылар:

- сугышта үлеп калганнар һәм “Хәтер китабы”на кертелмәгән авылдашларыбызны таптылар;

- балалар оешмасы һәм мәктәп тарихын өйрәнәләр;

- мәктәптә эшләгән өлкән пионервожатыйлар турында истәлекләр туплыйбыз;

- дружина советы председателе булган укучыларны эзлибез, истәлекләрен язып алабыз;

- безнең мәктәптә укыган күренекле кешеләрне өйрәнәбез, очрашулар үткәрәбез;

- Арча педколледжы студентлары һәм укытучылары белән тыгыз элемтәдә торабыз;

- Саба районы тарихы белән кызыксынабыз; Татарстанның 1000 еллыгына эзерләнеп, Татарстан, Казан турында материаллар туплыйбыз.

-

Үз белемебезне күтәрү өстендә дә эшлибез: төрле конкурсларда катнашып, үзебезне сынап карыйбыз; сәламәтлегебезне даими кайгыртабыз, спорт белән шөгыльләнәбез; походларга чыгабыз, экскурсияләргә йөрибез; җырлыйбыз, биибез, тегәбез, чигәбез – гомумән, яшәргә өйрәнәбез!

 

Май, 2005 ел.

Материалны туплады: Т.Г.Галимова


Поиск по сайту:



Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.007 сек.)