АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция

I. Тестлар

Читайте также:
  1. I. ТЕСТЛАР.

IX сыйныф

I. ТЕСТЛАР.

1. Казан ханлыгы чорында иҗат иткән язучы-шагыйрьләр рәтен билгеләгез.

А) Мөхәммәд Әмин, Мөхәммәдьяр, Колшәриф;

Ә) Ә.Каргалый, Һ.Салихов, Б.Вәисев;

Б) Кол Гали, Г.Утыз-Имәни, М. Болгари;

В) Мөхәммәдьяр, С. Сараи, Рабгузи.

 

2. ХV йөздән алып ХVI гасыр урталарына кадәрге чорның исемен билгеләгез.

А) гомумтөрки чор әдәбияты;

Ә) Алтын Урда чоры әдәбияты;

Б) Казан ханлыгы чоры әдәбияты;

В) Болгар-Хәзәр чоры әдәбияты.

 

3. “Мәхәббәтнамә” әсәренең авторын күрсәтегез.

А) Котб;

Ә) Хисям Кятиб;

Б) Сәйф Сараи;

В) Харәзми.

 

4. Авторы Заһир Бигиев булган әсәрне күрсәтегез.

А) “Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә”;

Ә) “Зур гөнаһлар”;

Б) “Бичара кыз”;

В) “Рәдде Бичара кыз”.

 

5. Борынгы татар әдәбиятында мәхәббәт темасына язылган әсәрне атагыз.

А) «Кыйссаи Йосыф» – Кол Гали;

Ә) «Әтил суы ака торур» - Н.Фәттах;

Б) «Сахибҗәмал» – Г. Кандалый;

В) «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә» – З. Бигиев.

 

II бирем. Мәүла Колый хикмәтләренең тематикасын билгеләгез.

 

I II бирем. Түбәндәге әсәрләрнең авторларын күрсәтегез.

 

А) ”Гыйкаб”; ______________________________________ ______;

Ә) “Җөмҗөмә солтан” _______________________________________;

Б) “Нуры содур” __________________________________________;

В) “Төхфәи мәрдан” ______________________________________.

 

IV бирем. “Кыйссасел-әнбия”әсәрен икенче төрле ничек атыйлар?

V бирем. Әлеге шигъри юлларның авторын һәм әсәрнең исемен атагыз.

1. «Чын бәхетне бирә тик белем генә,

Баш иярләр һәрвакыт белемлегә»

 

2. «Бел: гыйлем – нур ул, сине нурландырыр,

Ә наданлык – ут, сине ул яндырыр...»

VI бирем. Мөхәммәдьярның биографиясе һәм иҗатына кагылышлы булмаган җөмләләрнең номерларын языгыз.

(1) Мөхәммәдьярның туган елы якынча XV йөз азагына туры килә. (2) Автор “Төхфәи мәрдан” ахырында үз атының “Мәхмүд хаҗи углы фәкыйрь Мөхәммәдьяр” булуын искәртә. (3) Бер кулъязмадагы шигырендә ул үзен “Меллагол” дип тә атый. (4) Шагыйрь мәрсия эчтәлегендәге бер хикмәтен остазы Мелла Мамайга багышлый. (5) Яңа табылган әсәрләреннән “Береккәннәр сыйфаты”нда автор үз исемен дә телгә алып куя. (6) 1842 елда М.Иванов хрестоматиясендә басылып чыккан “Нәсыйхәт” шигыренең эчтәлеге символик характерда.

______________________________________________________

VII бирем. 7.1. Күп нокталар урынына геройларның исемнәрен куеп языгыз.

Ул..................... мәлик Тәймус кызы иде,

Ястыгы шул атасының тезе иде,

Бер көн.............. сурәтен ул төштә күрде, -

Аны чын дип аңлаган һәм белгән имди.

................. ничек................ны яраткан булса,

................... аның итәгендә яткан булса,

................... дә шундый иде атасына, -

Бәлки тагы артыграк та булыр имди.

......................... бер көнне йоклап ятар иде,

Шунда................. сурәтен төштә күрде,

Күрү белән шундук аңа гашыйк булды, -

Егълый-егълый ул уянып китәр имди.

7.2. Өзек кайсы әсәрдән алынган?

7.3. Өзеге бирелгән әлеге әсәрнең авторы кем?

7.4. Әсәр кайсы чор әдәбияты ядкәре?

VIII бирем. Дастан жанрына билгеләмә бирегез.

IX бирем. «Туган телем – анам теле»,–

Дияр әле балалар.

«Туган телем – балам теле»,–

Дияр микән аналар?! («Туган тел». Роберт Миңнуллин)

Бу шигырь юлларына салынган фикернең эчтәлеген ачыклап, үз фикерләрегезне бәйләнешле итеп язып бирегез.

X сыйныф

 

I. Тестлар.

1. Алтын Урда чоры әдәби ядкярләре кайсы вариантта дөрес күрсәтелгән?

А) «Кыйссаи Йосыф», «Кубрат хан», «Гөлестан»;

Ә) «Идегәй», «Нуры содур», «Кубрат хан»;

Б) «Хөсрәү вә Ширин», «Мәхәббәтнамә», «Кыйссасел-әнбия»;

В) «Идегәй», «Әтил суы ака торур», «Котб».

 

2. «Йакутлар табыладыр вакыт берлән,

Вакытлар табылмыйдыр йакут берлән» Бу юлларның авторы кем?

А) М. Акмулла;

Ә) М.Колый;

Б) Г. Кандалый;

В) Мөхәммәдьяр.

 

3. «Печән базары яхуд Яңа Кисекбаш» әсәре ул:

А) әкият-поэма;

Ә) сатирик повесть;

Б) пародия;

В) шигъри роман-кыйсса.

 

4. ХХ гасыр башында Г.Тукай тудырган жанрлар бирелгән рәтне күрсәтегез.

А) газәл, мәдхия;

Ә) сәяси лирика, пародия;

Б) кыйтга, касыйдә;

В) публицистика, автобиографик очерк.

 

5. З.Бигиевнең «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» романының төп каһарманнары бирелгән рәтне билгеләгез.

А) Габделгафур, Маһруй, Ибраһим һәм Якуб Галиевләр;

Ә) Муса, Хәнифә, Хисам;

Б) Зөлайха, Муса, Габденнасыйр;

В) Хисаметдин, Хәнифә, Бикбулат.

 

II бирем. Күп нокталар урынына геройларның исемнәрен куеп языгыз.

…: – Менә шушы кешене таныйсыңмы дип күрсәтергә кергән идем әле мин сиңа, – диде дә, бүлмәдән чыгып китте. Конверт эченнән бер егет портреты килеп чыкты. Егетнең йөз кыяфәте һәм сынын тотышы, портрет күрсәтүенә караганда, бик сөйкемле иделәр: ачык маңгай, кәкрәебрәк килгән шактый киң кашлар, очлары югарыга каратып куелган куе вә озын мыек һәм күкрәген киерелдебрәк, егетсымак торыш кызга мәхәббәтле күренделәр. Егетнең кәләпүшеннән башка бөтен киеме иң соңгы мода белән Европача тегелгән нәрсәләр иде. … бу егетнең Г. шәһәрендәге … … исемле яшь бай, бик тәүфыйклы вә бик образауный кеше икәнлеген сөйләде һәм, берникадәр сүзләрдән соң, шул егеттән яучы килгәнлеген вә шушы бер-ике көн эчендә аңар бер җавап бирергә кирәк икәнчелеген дә әйтте».

2.1. Өзек кайсы әсәрдән алынган?

2.2. Өзеге бирелгән әлеге әсәрнең авторы кем?

2.3. Әсәр кайсы чор әдәбияты ядкәре?

III бирем. Фатих Әмирханның биографиясе һәм иҗатына кагылышлы булмаган җөмләләрнең номерларын языгыз.

 

(1)Фатих Әмирхан Тукай белән бер елда, ягъни 1886 елның 13 гыйнварында Казанның Яңа бистәсендә мулла гаиләсендә дөньяга килгән. (2)Сигез яшендә Фатих мәхәллә мәдрәсәсендә укый башлый. (3)Соңрак аны Казанның иң зур һәм алдынгырак мәдрәсәсе саналган “Мөхәммәдия”гә бирәләр. (4)1895 елда аның тормышының Уральск чоры башлана. (5) Ф.Әмирханның беренче хикәясе 1905 елда языла һәм шул ук елны басылып та чыга. (6) “Яшь гомер” пьесасы исә 1908 елда беренче мәртәбә дөнья күрә. (7) Г.Тукай аны “татар Островские” дигән мактаулы һәм хөрмәтле исем белән атады.

____________________________________________________

 

IV бирем. Г.Тукайның тормыш юлына караган эпизодларны дөрес хронологик тәртиптә урнаштырыгыз.

А) Оядан ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга.

Б) Алты айлык чагында атасыз, биш яшендә анасыз калган һәм кулдан кулга күчеп, гомер итә башлаган.

В) Җаекта “Мотыйгия” мәдрәсәсендә белем ала.

Г) Сасна мулласы бу ятимне Өчилегә - Габдулланың әнисенең атасына кайтарып бирә.

1) ____; 2) ____; 3)_____; 4) ___.

V бирем. Г.Исхакыйның “Сөннәтче бабай” әсәрендә автор фикерен (идеяне) ачыклап языгыз.

 

VI бирем. ХХ гасыр башы татар язучыларының (Г.Исхакый, Г.Камал һ.б.) гаиләдә һәм җәмгыятьтә бала тәрбиясе проблемасы хакындагы карашларын ачыклап иҗади сочинение языгыз.


Поиск по сайту:



Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.013 сек.)