АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция

IV сыйныф

Читайте также:
  1. Документ статусы

I тур сораулары

 

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар

 

1. Кайсы сүз артык: китап, карандаш, дәфтәр, туп, ручка?

2. Рамил эскәмиядә ике кыз арасында утыра. Эскәмиядә барысы ничә кеше?

3. Светланада ике карандаш бар, ә Гүзәлдә бер карандашка күбрәк. Кызларның икесенә бергә ничә карандашлары була?

4. Икенче һәм бишенче катларда бегемотлар яши, ә алар арасында куяннар гомер кичерә. Куяннар ничәнче катларда яшәгән?

5. Комлыкта поши һәм ике каз ял итеп йөри. Аларның өчесенә бергә барысы ничә аяк исәпләнә?

I сыйныф

1. Таисия 12 гөрәждә һәм 20 майлы гөмбә җыйган. Әтисе 25 гөмбәне тозлаган, калганнарын киптергән. Ничә гөмбәне киптергәннәр?

2. Түтәлдә 18 канәфер чәчәге үскән, ә ромашкалар саны алардан 2гә күбрәк булган. Бакчага кәҗә кереп, 26 чәчәкне ашап куйган. Түтәлдә ничә чәчәк калган?

3. Музейга 5 бегемот һәм 8 мөгезборын кергән. Күпмедер вакыттан соң музейга килүчеләрнең 6сы киткән. Ничәсе калган?

4. Кичә Илдар мәктәпкә 8 кирпеч алып килсә, бүген исә 3 кирпечкә кимрәк алып килгән. 2 көн эчендә Илдар мәктәпкә ничә кирпеч ташыган?

5. 123 саннарының кайберләре арасына 9 килеп чыгарлык итеп «+» яки «–» билгеләре куегыз.

II сыйныф

1. Бер тыюлыкта – 10 зубр, ә икенчесендә 4 зубр яшәгән. Ике тыюлыкта да бер үк сандагы зубрлар булсын өчен, беренчесеннән икенчесенә ничә зубрны күчерергә кирәк?

2. Төлкенең 80 г авырлыктагы сыр кисәге була. Өч карганың һәркайсын 12 г авырлыктагы сыр белән сыйлаган ул. Төлкенең сыры күпме калган?

3. Патшаның 4 кызы була. Иң олысына – 21 яшь, сеңелләре исә, үзеннән алдагы апасыннан 3 әр яшькә кечерәк була. Патшаның кече кызына ничә яшь?

4. Беренче ботакта берничә чыпчык утырган, ә икенче ботактагы чыпчыклар саны 23 булган. Икенче ботактагы 4 чыпчык беренче ботакка күчеп утыргач, аларның саны тигезләшкән. Беренче ботакта әүвәл ничә чыпчык булган соң?

5. 5 берәмлек һәм гамәл билгеләрен файдаланып, 100 санын китереп чыгарыгыз.

III сыйныф

1. Маша – 12 кг, ә аю 51 кг җиләк җыйган. Барлык җиләкләрне алар 7 кг итеп тартмаларга бүлгәннәр. Ничә тартма кирәк булган?

2. Бер өемдә 23 дәфтәр була. Зөлфия берничә дәфтәр алган, Петр да аның кебек алган. Өемдә 9 дәфтәр калган. Һәр укучы ничәшәр дәфтәр алган?

3. Петрович һәркайсы 80 сум торган берничә китап һәм һәркайсы 12 сум торган шулкадәр дәфтәр сатып алган. Китаплар өчен 640 сум түләсә, дәфтәрләр өчен күпме акча сарыф иткән?

4. Танк экипажы 4 әр танкисттан тора. Әгәр танкистлар саны 39 булганда, хәрби укуларга ничә танк барачак? Ә ничә кеше казармада кала?

5. Алар аша 6 туры үтәрлек итеп 4 ноктаны яссылыкта ничек урнаштырырга?

IV сыйныф

1. Миңа 10 яшь. Мин әниемнән 27 яшькә кечерәк. Тагын биш елдан минем әнигә ничә яшь булачак?

2. Төлке 18 балыкны кармакка эләктерә, ә бүре тоткан балыклар саны 3 тапкыр күбрәк. Мәче исә, бүре тоткан балыклар саныннан 7 гә кимрәк балык каптыра. Балыкчылар бөтенесе бергә ничә балык тоткан?

3. 10 саны килеп чыгарлык итеп 7777 саннарының кайберләре арасына гамәл билгеләре һәм җәяләр куегыз.

4. Адан Вга сәгатенә 62 км тизлек белән автобус кузгалган. Шул ук вакытта Вдан Ага сәгатенә 19 км тизлек белән трактор да юлга чыккан. Алар очрашканчы автобус 434 км юл үткән. А һәм В арасындагы ераклык күпме?

5. Куяннар белән кроликларга (алар барысы бергә 16 була) һәркайсы бер үк бәядән булган кишерләр сатып алганнар. Куяннар – 56 сум, ә кроликлар 72 сум түләгән. Куяннар һәм кроликлар саны күпме?


Поиск по сайту:



Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.003 сек.)