АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция

Документ статусы

Читайте также:
  1. Автобіографія, реквізити документа
  2. Автоматизация документооборота компании
  3. Акты, протоколы. Состав реквизитов акта и протокола. Расположение реквизитов на бланке А4. Требования к оформлению акта и протокола. Придание документу юридической силы.
  4. Аналіз документів як метод соц.аналізу
  5. Аналіз програмних систем автоматизації діловодства і документообігу
  6. Безспірне списання коштів державного бюджету за бюджетною програмою для забезпечення виконання судових рішень та виконавчих документів
  7. Бланк документа, вимоги, що пред’являються до нього.
  8. В) учетный документ, содержащий перечень документов дела с указанием их порядковых номеров, индексов, названий, дат, номеров листов
  9. Вживання особових займенників у документах
  10. Види документації, яка ведеться за результатами розслідування.
  11. Види документів та їх класифікація.
  12. Види документів та їх класифікація.

Эш программасы

География 9 класс 2012-2013 нче уку елы

 

 

Эш программасы Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган (5 март 2004 ел № 1089) география фәне буенча дәүләт стандарты федераль компоненты таләпләренә2011 елның 10 ноябреннән №2643приказы нигезендә кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, төп һәм гомуми белем бирү мәктәпләре өчен якынча программа, Россия Федерациясенең гомуми белем бирү учреждениеләре өчен Федераль базис укыту планы (Мәскәү.Дрофа.2007 ел.) һәм Россия Федерациясенең “Мәгариф турында закон”ына (гамәлдәге редакциядә) нигезләнеп төзелде.

Барысы сәгатьләр - 68, атнага - 2 сәгать.

Планлаштырылган контроль дәресләр: 1 яртыеллык – Тармакара комплекслар.

2 яртыеллык – Россиянең икътисади районнары

Практик эшләр - 16.

РФ буенча практик эшләр.

1. Практик эш №1 «К/картада Россия Федерациясенең субъектларын билгеләү».

2. Практик эш №2 «Россиядә шәһәр халкының шөгылләре структурасын чагыштыру».

3. Практик эш №3 «Статистик чыганаклар буенча шәһәр һәм авыл халкының тыгызлыгын һәм өлешен билгеләү».

4. Практик эш №4 «Карталар буенча хезмәтсыешлы һәм металлсыешлы машина төзелеше урнашуын билгеләү»

5. Практик эш №5 «Ташкүмер, нефть яки газ чыгару районнарының берсенә тасвирлама бирү».

6. Практик эш №6 «Агропромышленность комплексының типовой схемасын төзү».

7. Практик эш №7 «Азык промышленностенең 1 группа эшкәртү производстволарының авыл хуҗалыгы чималына якын килү эффктлылыгын билгеләү»

8. Практик эш №8 «Бер транспорт магистраленә тасвирлама бирү»

9. Практик эш №9. «Территориянең икътисади-географик тасвирламасына типовой план төзү».

10. Практик эш №10. «К/картада Үзәк Россиянең тышкы территориаль - производство бәйләнешләрен сурәтләү».

11. Практик эш№11. «Промышленность төененә икътисади – географик тасвирлама планы төзү»

12. Практик эш №12 «Көнчыгыш Себернең бер ТПКсына төрле чыганаклар буенча тасвирлама төзү».

ТР буенча практик эшләр.

13. Практик эш №13 «карталар буенча халык тыгызлыгын һәм урнашу үзенчәлеләрен билгеләү».

14 Практик эш №14 «Хуҗалыкның территориаль структурасына картосхема төзү».

15 Практик эш №15 «ТПК, промышленность төеннәренә икътисади-географик тасвирлама төзү». (Түбән Кама мисалында).

16. Практик эш №16 «Тышкы икътисади бәйләнешләрнең картосхемасын төзү. Продукцияне кертү һәм чыгаруны күрсәтү».

 

Дәреслек: География, Россиянең халкы һәм хуҗалыгы. В.П.Дронов, В.Я.Ром. 2008.

 

Өстәмә әдәбият: Алексеев А.И., Николина В.В. География: Россиянең халкы һәм хуҗалыгы. – М.:Просвещение, 2001.

Тайсин Ә.С. Татарстан географиясе:Татар урта гомуми белем мәктәпләре 8-9 нчы сыйныфлары өчен дәреслек.- Казан: Мәгариф,2010.

Е.А.Жижина.Поурочные разработки по географии 9 класс. М: «Вако», 2007.

 

Аңлатма язуы

Документ статусы

Географиядән эш программасы база дәрәҗәсендә урта (тулы) гомуми белем бирү дәүләт стандартлары федераль компоненты нигезендә төзелгән.

Эш программасы белем бирү стандартларының төп эчтәлеген конкретлаштыра, курсның зур бүлекләре буенча якынча сәгатьләр бүленеше һәм аларны эзлекле өйрәнү мөмкинлеген бирә.

Моннан тыш, программада һәрбер бүлек буенча тәкъдим ителә торган практик эшләр исемлеге бирелгән

Эш программасы төп ике функция үти:

- Мәгълүмати-методик функция белем бирү процессында барлык катнашучыларга әлеге уку предметының максатларын, эчтәлеген, укытуның гомуми стратегиясен күзалларга, дәрес кулланмалары ярдәмендә укучыларны тәрбияләргә, гомумилләштерергә ярдәм итә.

- Оештыру-планлаштыру функциясе-укытуның этапларын билгеләүне, укыту материалын структуралауны, аның һәр этаптагы сан һәм сыйфат характеристикаларын билгеләүне, шул исәптән укучыларны уңышлы аттестацияләүне күзаллый.

Эш программасы махсус иҗади программа һәм дәреслекләр төзү өчен күрсәтмә бирүче булып тора. Эш программасы укыту курсының инвариантлы (мөһим) өлешен билгели, аның кысаларыннан тыш белем бирүнең эчтәлеген авторларга иҗади башларга мөмкинлек бирә. Шул исәптән, укыту программасы һәм дәреслек авторларына укыту материалын структуралаштыруда үз юлларын күрсәтергә, әлеге материалны өйрәнү тәртибен билгеләргә, белем, сәләт, эшчәнлек юлларын формалаштырырга, укучыларны камилләштерергә, социальләштерергә мөмкинлек бирә. Болар белән Эш программасы укытучының иҗади теләкләрен чикләмичә, гомуми белем бирү киңлеген сакларга, укыту курсын төзүнең төрле юлларын кулланырга мөмкинлекләр бирә.

Документның структурасы.

Якынча программа 3 бүлектән тора:анлатма язуы; бүлекләрнең чиратлашу тәртибен һәм курс бүлекләрен укыту сәгатьләрен чагыштырмача билгеләгән төп эчтәлек; чыгарылыш укучыларының эзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.

Төп урта белем бирү мәктәбендә географияне өйрәнү түбәндәге максатлар га юнәлтелгән:

· Географик белемнәр системасын өйрәнү-бербөтен һәм күпкырлы, даими үсеш кичерүче дөнья турында, барлык территориаль катлауларда табигать, халык һәм хужалык бәйләнешләре, кешелекнең глобаль проблемаларының географик аспектлары һәм аларны чишү юллары, географик сүрүләрне өйрәнү юллары, аның объектларының һәм процессларының күптөрлелеген үзләштерү;

· Геоэкологик, социаль-икътисади, табигый процесслар һәм күренешләрне анализлау, сурәтләүгә глобаль, локаль һәм региональ яктан килеп карауны бергә куллану белемнәренә ия булу;

· Дөньяның, аның регионнарының һәм зур дәүләтләренең мөһим географик үзенчәлекләре һәм проблемалары белән танышу, иҗади һәм акыл сәләтләрен, кызыксынуны үстерү;

· Патриотизм, толерантлык, башка халыкларга, аларның мәдәниятенә хөрмәт,әйләнә-тирә мохиткә сак караш тәрбияләү;

· Күптөрле географик ысулларны, белемнәрен, шулай ук географик мәгълуматны тормышта һәм практикада куллану;

· Карталар, статистик материаллар, Интернетның геомәгълумати системасын һәм ресурсларын кулланып халыкара тормышның мөһим социаль-икътисади сорауларны дөрес билгеләү өчен, Рәсәйдә геосәяси һәм геоикътисади хәлне билгеләү өчен, аларның мөмкин булган үсеш тенденцияләрен билгеләү өчен географик мәгълумат табу һәм куллану.

Укыту планында предметның урыны

IX класста география фәнен өйрәнүгә атнага 2 дәрес исәбеннән 68 сәгать каралган. Региональ компонент, Татарстан географиясен өйрәнгәндә аерым курс буларак өйрәнелә.

 

 

“ География: Россиянең халкы һәм хуҗалыгы” курсының төп эчтәлеге

1.” География: Россиянең халкы һәм хуҗалыгы” курсына кереш дәрес. – 1 сәгать

2. Россия Федерациясенең сәяси-дәүләт төзелеше. Россиянең географик урыны – 3 сәгать

Россиянең дәүләт чикләре. Россиянең хәзерге админстратив-территориаль бүленеше һәм сәяси-дәүләт төзелеше. Федераль округлар. Россиянең сәяси-географик һәм икътисади-географик урыны.

3. Россия Федерациясенең халкы. – 5 сәгать

Россиянең халык саны һәм аның табигый артуы. Россиянең халыкның җенес-яшь структурасы, хезмәт ресурслары. Россиянең халыкның милли һәм дини составы. Халыкның урнашуы; шәһәр һәм авыл халкы, халык урнашуның төп зонасы. Халыкның миграциясе.

4. Россия Федерациясенең икътисады. – 4 сәгать

Россиянең тарихи үсешендә икътисади системалар.Россия икътисадының структур үзенчәлек-ләре. Россия икътисадының табигый-ресурс нигезләре. Россия хәзерге бөтендөнья икътисадында. Россиянең үсеш перспективалары.

5. Россиянең иң әһәмиятле тармакара комплекслары һәм аларның географиясе. – 20 сәгать

Тармакара комплекс нәрсә ул, комплексның ил икътисадында роле,составы; тармакара комплексларның төп үзәкләре географиясе, аларның урнашуына йогынты ясаучы факторлар, үсеш перспективалары. Фәнни комплекс. Машина төзү комплексы. Ягулык-энергетика комплексы. Конструкцион материаллар һәм химик матдәләр җитештерүче комплекслар. Агропромышленность комплексы. Инфраструктура комплексы.

6. Региональ өлеш. 20 сәгать

Россиянең территориаль төзелеше һәм районнарга бүлү бурычлары, принциплары һәм проблемалары. Россиянең икътисади районнары һәм макрорегионнары: составы, икътисади-географик урыны, табигый шартлары, ресурслары, халкы, икътисады һәм аның территориаль структурасы, төп проблемалары. Көнбатыш макрорегион: Үзәк Россия, Төньяк-Көнбатыш Россия, Европа Төньягы, Европа Көньягы – Төньяк Кавказ, Идел буе, Урал.

Көнчыгыш макрорегион: Көнбатыш Себер, Көнчыгыш Себер, Ерак Көнчыгыш.

7. ТР икътисады. 14 сәгать.

Икътисади-географик урынына тасвирлама бирү, халкы һәм хезмәт ресурслары, Татарстанның халык хуҗалыгы географиясе, икътисади-географик районнары һәм шәһәрләре.

8. Россия хәзерге дөньяда. 3 сәгать. Бөтендөнья хуҗалыгында Россиянең тоткан урыны, аның якын һәм ерак чит илләр белән икътисади, сәяси һәм мәдәни элемтәләре. Росссия һәм яңа чит илләр. БДБ. Яңа бәйсез дәүләтләр һәм тирә-як дөнья: геосәяси үсеш векторлары. Яңа бәйсез дәүләтләр арасында үзара мөнәсәбәтләр. БДБ илләренә икътисади-географик тасвирлама бирү.

 

Укучыларның әзерлек дәрәҗәләренә таләпләр:

Чыгарылыш укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә булган төп таләпләрдә аерым урынны «Белү» дигән бүлек алып тора. Ул үз эченә алынган белемнәрне куллануга-чагыштыру, бәяләү, аңлату-таләпләрне сыендыра.

Атарга (күрсәтергә):

· Төп хуҗалык тармакларын, тармак комплексларын, зур промышленность үзәкләрен;

· Төп транспорт магистральләрен һәм зур транспорт төеннәрен;

· Географик районнарны, аларның территориаль составын;

· Җирле промышленность тармакларын.

Тасвирлау:

· Табигый ресурсларны;

· Россия хуҗалыгының формалашу периодын;

· Тармакларның үзенчәлекләрен;

· Милли-территориаль берәмлекләрдә җирле халыкларның традицион хуҗалык тармакларын;

· Районнарның икътисади элемтәләрен;

· Тармак комплексларының составын һәм структурасын;

· Төп йөк һәм пассажир хәрәкәтен.

Аңлатырга:

· Территорияләрне үзләштерүдәге аермаларны;

· Төрле факторларның районнарның географик структурасы формалашуга йогынтысын;

· Җитештерүнең төп үзәкләре урнашуын;

· Территориянең авыл хуҗалыгы специальләшүен;

· Кертү һәм чыгару структурасын;

· Территорияләрнең хәзерге социаль-икътисади һәм экологик проблемаларын.

Прогнозлау:

· Территорияләрнең аерым факторлар йогынтысында мөмкин булган үсеш юлларын.

 

Компетенцияләр: Белемнәр формалашу күптөрле географик мәгълумат чараларын(шулай ук Рәсәй регионнарының географик характеристикаларын), таблицалар, карта-схемалар, гади карталар,төрле күренеш-процессларның, аларның территориаль тәэссиренең географик закончалыкларын чагылдыручы модельләр куллануны күзаллый.

 


Календарь – тематик планлаштыру.

 

Дәрес№   Бүлекләр һәм темалар Календарь срок һәм үтәлеш Искәр-мәләр Планлаштырылган нәтиҗәләр, белемнәр һәм күнекмәләр Кабатлау һәм практик эшләр УМК
  Кереш. 5.09     Рәсәйнең социаль һәм икътисади географиясе курсының бурычларын белергә. Рәсәйнең галим географларын белергә   Россиянең сәяси картасы, атлас
  Россия Федерациясенең сәяси- дәүләт төзелеше. Россиянең географик урыны.Россия Федерациясе. 6.09     Дәүләт территориясе турында күзаллый белергә. БДБ дәүләтләре һәм дөнья илләре арасында Рәсәйнең мәйданы һәм халык саны буенча тоткан урынын ачыкларга Практик эш №1. «К/картада Россия Федерациясенең субъектларын билгеләү» Россиянең сәяси картасы, атлас
  Россиянең дәүләт территориясе 12.09     Дәүләт территориясе турында күзаллый белергә. Рәсәйнең һәм СССРның географик урынын чагыштырырга һәм бәяләргә. Илнең «территориясе» һәм «пространствосы» төшенчәләре арасындагы аермаларны белергә   Россиянең сәяси картасы, атлас
  Россиянең географик урыны һәм чикләре. 13.09     Икътисади һәм сәяси географик урын турында күзаллый белергә, Россиянең ИГУ үзенчәлекләре турында белемнәр формалаштырырга. Карталар белән эш   Россиянең сәяси картасы, атлас
  Россия Федерациясенең халкы. Россия территориясенә халыклар килеп урнашуының һәм аның үзләштерелүенең тарихи үзенчәлекләре.   19.09     VII-XXгасырлар аралыгында Рәсәй халкы турында күзаллый белергә. Якын-тирә чит илләрдә яшәүче рус халкының проблемалары белән таныштыру.   Атлас, Россиянең халкы картасы
6. Халык саны һәм аның табигый артуы 20.09     Рәсәй халкының саны турында күзаллый белергә. Рәсәй халкының санына тәэсир итүче сәбәпләрне билгеләргә   Атлас, Россиянең халкы картасы
  Россия халкының милли составы   26.09     Тел семьялыклары,группалары турында кузаллау булдырырга. Халыкның милли, дини составының үзенчәлекләрен өйрәнергә.   п/м, интернет материаллары
  Халыкның миграциясе   27.09     Халыкның күчеше (миграциясе) турында күзаллый белергә. Практик эш №2 «Россиядә шәһәр халкының шөгыльләре структурасын чагыштыру». к/карта, атлас
  Шәһәр һәм авыл халкы. Халыкның урнашуы 3.10     Рәсәйдә урбанизация процессы, шәһәр типлары һәм аларның функцияләре турында күзаллый белергә. Урбанизация, агломерация, мегаполис төшенчәләре белән таныштыру. Практик эш №3 «Статистик чыганаклар буенча шәһәр һәм авыл халкының тыгыз-лыгын һәм өлешен билгеләү». к/карта, атлас, Россиянең халкы картасы
  Россия Федерациясенең икътисады Россия тарихи үсешендә икътисади системалар 4.10     “Традицион икътисад”, “үзәкләштерелгән икътисади система”, ”базар икътисады” һәм “катнаш икътисад” төшенчәләре белән таныштыру    
    Россия икътисадының структур үзенчәлекләре 10.10     “Хуҗалык”, ”тармак”, ”сфера” һ.б.төшенчәләрне белү. Рәсәй хуҗалыгының структурасы үзенчәлекләре турында күзаллау булдыру.   Дәреслек, таблицалар
  Россия икътисадының табигый-ресурс нигезләре проблемалары 11.10     Икътисад үсешенең мөһим цикллары турында күзаллый белергә. Икътисад үсешенең цикллы булуы турында кузаллау булдыру.   Дәреслек, таблицалар
  Россиядә социаль-икътисади реформалар. Россия хәзерге бөтендөнья икътисадында 17.10     “Хосусыйлаштыру” (приватизация), ”конверсия”, “постиндустриаль үсеш” төшенчәләре белән таныштыру    
  Россиянең иң әһәмиятле тармакара комплекслары. Фәнни комплекс. 18.10     Рәсәй фәнни комплексының составы һәм географиясе турында күзаллый белергә. Рәсәй икътисадында фәнни комплексның әһәмиятен күрсәтергә. Технополис төшенчәсен өйрәнү.   Дәреслек, таблицалар
  Машиналар төзүне үстерүнең роле, әһәмияте һәм проблемалары 24.10     Машина төзү комплексының составы һәм әһәмияте турында күзаллый белергә. Машина төзелеше проблемалары һәм аларны чишү юлларын өйрәнү.   Атлас, Россиянең физик картасы
  Машиналар төзүнең географиясе 31.10     Машина төзү комплексының составы һәм әһәмияте турында күзаллый белергә. Машина төзелеше проблемаларын, аларны чишү юлларын өйрәнү. Практик эш №4 «Карталар буенча хезмәтсыешлы һәм металлсыешлы машина төзелеше урнашуын билгеләү» Дәреслек, таблицалар
  Хәрби промышленность комплекс.   1.11     Хәрби промышленность структурасы турында күзаллый белергә. Рәсәй икъ-тисадында ХПК роле турында күзаллау булдыру. ХПК проблемаларын өйрәнү.   Атлас, Россиянең физик картасы
  ЯЭКның роле, әһәмияте һәм проблемалары 14.11     Җылылык-энергетика комплексы (ҖЭК) турында күзаллый белергә. Нефть-газ чыганаклары булган җирләрнең урнашуы турында күзаллау булдыру. Җылылык-энергетика балансы төшенчәсе белән таныштыру.   Атлас, Россиянең физик картасы
  Ягулык промышленносте. (ЯЭК)   15.11     Җылылык-энергетика комплексы (ҖЭК) турында, нефть-газ чыганак-лары булган җирләрнең урнашуы турында күзаллау булдыру. Җылылык-энергетика балансы төшенчәсе белән таныштыру. Практик эш №5 «Ташкүмер, нефть яки газ чыгару районнарының берсенә тасвирлама бирү». к/карта, атлас, Россиянең физик картасы
  Электр энергетикасы   21.11     «Электроэнергетика», «энергосистема» төшенчәләрен күзаллау.Төрле типтагы элект станцияләре һәм аларның урнашу үзенчәлекләре белән танышу.   Дәреслек, таблицалар
  Конструкцион материаллар һәм химик матдәләр җитештерүче комплекслар. Комплексның составы һәм әһәмияте 22.11     Комплекс составына керүче тармаклар белән таныштыру, составын һәм әһәмиятен өйрәнү   Атлас, Россиянең физик картасы
  Металлургия комплексы. Кара металлургия.   28.11     Металлургиянең структурасы һәм әһәмияте турында белергә. Кара металлургиянең үзенчәлекләре һәм проблемалары белән таныштыру. Металлургия базаларына характеристика бирергә.   Атлас, Россиянең физик картасы
  Төсле металлургия.   29.11     Җиңел һәм төсле, авыр металлар металлургиясе үзенчәлекләре турында күзаллау булдырырга. Төсле металлургия оешмаларын урнашуда әйдәп баручы факторларын билгеләү.   Атлас, Россиянең физик картасы
  Химия-урман комплексы. Химия промышленносте.   5.12     Химия һәм урман промышленносте турында күзаллый белергә. Аларның Рәсәй икътисадындагы әһәмиятен күрсәтергә. Химия промышленносте урнашуының үзенчәлекләрен күрсәтергә.   Атлас, Россиянең физик картасы
  Урман промышленносте.     6.12     Рәсәйнең урман промышленносте спецификасы,тармакның составы һәм урман промышленностенең тармак-лары урнашуы закончалыклары белән таныштыру. УПК турында күзаллау формалаштыру.   Атлас, Россиянең физик картасы
  Агропромышленность комплексы. АПКның составы һәм әһәмияте.     12.12     Агропромышленность комплексы үзен-чәлекләре турында күзаллау булдыру. Рәсәйнең авыл хуҗалыгы үзенчәлек-ләрен өйрәнү. Үсемлекчелек һәм аның зоналар буенча специальләшүен өйрәнү. Практик эш №6 «Агропромышленность комплексының типовой схемасын төзү». Дәреслек, атлас
  Үсемлекчелек һәм терлекчелек 13.12     Үсемлекчелек һәм терлекчелек, аларның зональ специальләшүен өйрәнү.   таблицалар
  Азык-төлек һәм җиңел промышленность 19.12     Җиңел һәм азык-төлек промышлен-носте оешмаларының урнашу үзенчәлекләре турында күзаллау. Әлеге тармак предприятиләренең урнашуын билгеләүче факторлар белән таныштыру. Практик эш №7 «Азык промышлен-ностенең 1 группа эшкәртү производ-стволарының авыл хуҗалыгы чималына якын килү эффект-лылыгын билгеләү» Атлас, Россиянең сәяси картасы
  Инфраструктура комплексы. Комплексның составы. Транспортның роле. 20.12     “Инфраструктура” төшенчәсен камил-ләштерү.Инфраструктура комплексы һәм аның илнең икътисадындагы роле турындагы төшенчәне формалаштыру. Практик эш №8 «Бер транспорт магистраленә тасвирлама бирү» к/карта атлас, таблицалар
  Коры җир транспорты   26.12     Тимер юл һәм автомобиль транспорты-ның үсеше, транспортның составы, төрләре, ил икътисадындагы роле турында аңлату   Атлас, дәреслек
  Су транспорты һәм транспортның башка төрләре 27.12     Су транспорты һәм башка транспорт төрләренең үсеше, составы, төрләре, ил икътисадындагы роле турында аңлату     Атлас, дәреслек
  Элемтә. Хезмәт күрсәтү сферасы 16.01     Элемтә, аның үсеше һәм төрләре турында күзаллау булдыру. Хезмәт күрсәтү өлкәсе составын һәм географиясен күрсәтү. Рәсәйнең рекреацион хуҗалыгы белән таныштыру   Атлас, дәреслек
  Гомумиләштерү 17.01     «Тармакара комплекс», аның составы, предприятиләре урнашуы принциплары һәм тээсир итүче факторлары турындагы белемнәрне гомумиләштерү һәм ныгыту. Кабатлау эше: тармакара комплекслар. Тест биремнәр
  Курсның региональ өлеше Икътисади районнарга бүленеш   23.01     Рәсәйнең районнарга бүленү сәбәпләре, районнарның специальләшүенә йогынты ясаучы шартларны билгеләү. Рәсәйнең икътисади районнары һәм аларның составы турында күзаллау булдыру. Практик эш №9. «Территориянең икътисади-географик тасвирламасына типовой план төзү». Таблицалар, дәреслек
  Көнбатыш макрорегион – Европа Россиясе. Гомуми характеристика. Халкы һәм хуҗалыгы 24.01     Көнбатыш макрорегионга гомуми тасвирлама бирү. Халкы һәм хуҗалыгы белән таныштыру   Россиянең сәяси картасы, атлас
  Үзәк Россия. Составы, географик урынының тарихи үзгәрүе. Табигый шартлары һәм ресурслары 30.01     Үзәк районның составы, икътисади-географик урынының үзенчәлекләре белән танышу. Табигый шартлар йогынтысын өйрәнү. Практик эш №10. «К/картада Үзәк Россиянең тышкы территориаль- производство бәйләнешләрен сурәтләү». Россиянең сәяси картасы, атлас
  Үзәк Россиянең төп районнары. Мәскәү һәм башкала регионы 31.01     Мәскәү-күп функцияле шәһәр-миллионер һәм Мәскәү агломерациясе турында белү. Рәсәй башкаласы буларак Мәскәүнең әһәмияте һәм проблемалары.   Россиянең сәяси картасы, атлас
  Идел-Вятка һәм Үзәк кара туфраклы район   6.02     Идел-Вятка һәм Үзәк кара туфраклы районның составы, аның икътисади –географик урыны белән танышу. Табигый шартлар йогынтысын өйрәнү. Практик эш №11. «Промышленность төененә икътисади – географик тасвир-лама планы төзү». к/карта Россиянең сәяси картасы, атлас
  Төньяк-Көнбатыш Россия.   7.02     Төньяк-Көнбатыш районның составы, аның икътисади –географик урыны белән танышу. Табигый шартлар йогынтысын өйрәнү.   Россиянең сәяси картасы, атлас
  Европа Төньягы. Географик урыны, табигый шартлары һәм ресурслары. Халкы   13.02     Европа төньягының табигый шартлары үзенчәлекләре,халкы турында күзаллау. Табигый ресурслар һәм районның специальләшүе арасындагы бәйлелекне күрсәтергә. Проблемаларын һәм аларны чишү юлларын билгеләргә.   Россиянең сәяси картасы, атлас
  Хуҗалыгы 14.02     Хуҗалыгына тасвирлама бирү   Таблица, Россиянең сәяси картасы, атлас
  Европа Көньягы – Төньяк Кавказ. Географик урыны, табигый шартлары һәм ресурслары. Халкы 20.02     Географик урын турында күзаллый белергә. Табигый шартларның үзенчәлекләрен билгеләргә.   Россиянең сәяси картасы, атлас
  Хуҗалыгы 21.02     Районның специальләшү тармакларын һәм аларның территориаль структурасын билгеләргә   Россиянең сәяси картасы, атлас
  Идел буе. Географик урыны, табигый шартлары һәм ресурслары. Халкы 27.02     Идел буе районының икътисад үсешендәге ролен күрсәтергә. Табигый шартлар һәм ресурсларның икътисад урнашуына һәм үсешенә йогынтысын өйрәнергә.   Россиянең сәяси картасы, атлас
  Хуҗалыгы 28.02     Идел буе районының специальләшү тармакларын һәм аларның урнашу факторларын билгеләү. Районның проблемалары белән таныштыру.   Россиянең сәяси картасы, атлас
  Урал. Географик урыны, табигый шартлары һәм ресурслары. Халкы 6.03     Урал районының икътисад үсешендәге ролен күрсәтергә. Табигый шартлар һәм ресурсларның икътисад урнашуына һәм үсешенә йогынтысын өйрәнергә.   Россиянең сәяси картасы, атлас
  Хуҗалыгы 7.03     Урал тармакларының специальләшүе һәм аларның үсеш факторлары белән таныштыру.Урал икътисады һәм проблемалары торышын билгеләргә.Урал районының әһәмиятен билгеләргә.”Металлургия базасы”, “баету”, “комбинат” “металлургия” төшенчәләрен ныгытырга   Россиянең сәяси картасы, атлас
  Көнбатыш макрорегион темасын кабатлау. 13.03     Көнбатыш макрорегион темасын гомумиләштерү, кабатлау, ныгыту   Россиянең сәяси картасы
  Көнчыгыш макрорегион – Азия Россиясе. Ґомуми характеристика. Макрорегион икътисады үсешенең этаплары, проблемалары 14.03     Көнчыгыш макрорегионга гомуми тасвирлама бирү. Икътисадның үсеш этаплары, проблемалары һәм үсеш перспективалары турында аңлату   Россиянең сәяси картасы, атлас
  Көнбатыш Себер 20.03     Көнбатыш Себер районы үзенчәлек-ләре,икътисади-георафик урыны, табигый шартлары һәм ресурслары белән таныштыру. Көнбатыш Себернең тармакларының специальләшүеһәм районның проблемаларын өйрәнү.   Россиянең сәяси картасы, атлас
  Көнчыгыш Себер 21.03     Көнчыгыш Себер районы, составы һәм ИГУ үзенчәлекләрен билгеләргә. Көнчыгыш Себер районы тармаклары-ның специальләшүеһәм аларның фор-малашу факторларын өйрәнү.ТПКга характеристика бирүне ныгыту. Аларның көнчыгыш зонада (һәм Көнчыгыш Себердә) формалашу сәбәпләрен аңлатырга. Көнчыгыш Себер проблемаларын ачыклау, чишү юлларын тәкъдим итү Практика эш №12 «Көнчыгыш Себернең бер ТПКсына төрле чыганаклар буенча тасвирлама төзү» Россиянең сәяси картасы, атлас
  Ерак Көнчыгыш 3.04     Ерак Көнчыгыш районының составын, ИГУнын үзенчәлекләрен, хуҗалык эшчәнлеге өчен табигый шартлар һәм ресурсларның ролен бәяләргә. Терри-ториясен өйрәнү этаплары белән та-ныштыру, Ерак Көнчыгышның проб-лемаларын һәм үсеш перспективала-рын өйрәнергә. “Ирекле икътисади зона” төшенчәсен ныгыту. Ерак Көн-чыгышның ИГУнын үзенчәлекләре, проблемалары,специальләшүен мөстә-кыйль билгеләү белемнәрен ныгыту.   Россиянең сәяси картасы, атлас
  Россия регионнары темасын йомгаклау 4.04     Рәсәйнең икътисади районнары турындагы белемнәрне ныгыту. Карта, статистик материаллар кулланып районга икътисади-географик характеристика бирү белемнәрен тикшеру. Икътисади районны кайбер билгеләре буенча табарга өйрәнү. Контроль эш: Россиянең икътисади районнары Россиянең сәяси картасы, атлас
  Татарстан. Халык саны. Шәһәр һәм авыл халкы. Милли состав. 10.04     Республика халкының саны, милли составы турында күзаллый белергә. Практик эш №13 «Карталар буенча халык тыгызлыгын һәм урнашу үзенчә-лекләрен билгеләү» Россиянең сәяси картасы, атлас
  Хезмәт ресурслары. Сәламәтлек саклау 11.04     Республиканың хезмәт ресурслары, сәламәтлек саклау системасы турында белергә.   Россиянең сәяси картасы, атлас
  Халык хуҗалыгына гомуми характеристика. Промышленность географиясе Ягулык-энергетика комплексы 17.04     Татарстан Республикасының промыш-ленность тармаклары турында күзал-лый белергә Ягулык-энергетика ком-плексы турында күзаллый белергә. Нефть-газ чыганаклары урнашуы турында күзаллау булдыру. Практик эш №14 «Хуҗалыкның территориаль структурасына картосхема төзү». Россиянең сәяси картасы, атлас
  Машина төзелеше 18.04     Машина төзү промышленносте соста-вы һәм әһәмияте турында күзаллый бе-лергә. Машина төзелеше проблемалары һәм аларны чишү юлларын өйрәнү.   Россиянең сәяси картасы, атлас
  Химия һәм нефть химиясе промышленносте. Төзелеш комлексы 24.04     Химия һәм урман промышленность-лары турында күзаллый белергә. Алар-ның Рәсәй икътисадындагы әһәмиямия-тен күрсәтергә. Химия промышлен-носте урнашудагы үзенчәлекләрне ачарга. Практик эш №15 «ТПК, промыш-ленность төеннәренә икътисади-географик тасвирлама төзү».(Тү-бән Кама мисалында). Россиянең сәяси картасы, атлас
  Җиңел һәм азык-төлек промышленносте. Халык хуҗалыгына хезмәт күрсәтү тармаклары комплексы 25.04     Җиңел һәм азык-төлек промышлен-ностьлары турында кузаллый белергә. Рәсәй икътисадында аларның әһәмиятен күрсәтергә.   Россиянең сәяси картасы, атлас
  АПК. Үсемлекчелек. Терлекчелек. Азык промышленносте 2.05     Агропромышленность комплексы үзенчәлекләре турында күзаллый белергә.Үсемлекчелек һәм терлекчелек, аларның зоналар буйлап специаль-ләшүен өйрәнү. Азык промышленосте предприя-тиеләренең урнашу үзенчәлекләре турында күзаллый белергә. Элеге предприятиеләрнең урнашуын билгеләүче факторлар белән таныштыру   Россиянең сәяси картасы, атлас
  Транспорт географиясе 2.05     Республика транспортының төп тармакларын атарга, һәрберсенең халык хуҗалыгында әһәмиятен күрсәтергә    
  Промышленностьлы Идел буе. Авыл хуҗалыклы Идел алды. 8.05     Промышленность үзәге буларак Идел буе районы турында күзаллау булдыру Авыл хуҗалыгы үзәге буларак Идел алды районы турында күзаллау булдыру Практик эш №16 «Тышкы икътисади бәйләнешләрнең картосхемасын төзү. Продукцияне кертү һәм чыгаруны күрсәтү». Россиянең сәяси картасы, атлас
  Көнчыгыш Кама аръягы Көнбатыш Кама аръягы 8.05       Промышленность үзәге буларак Көнчыгыш Кама аръягы районы турында күзаллау булдыру. Авыл хуҗалыклы һәм промышлен-ность үзәге буларак Көнбатыш Кама аръягы районы турында күзаллау булдыру.   Россиянең сәяси картасы, атлас
  Кама буе Кама алды 15.05       Промышленность үзәге буларак Кама буе районы турында күзаллау булдыру. Авыл хуҗалыклы Кама алды районнары турында күзаллау булдыру   Россиянең сәяси картасы, атлас
  Татарстан Республикасы темасын гомумиләштерү 16.05     Үткән материалларны кабатлау.   Россиянең сәяси картасы, атлас
  Россия хәзерге дөньяда 22.05     Бөтендөнья хуҗалыгында Россиянең тоткан урыны, аның якын һәм ерак чит илләр белән икътисади, сәяси һәм мәдәни элемтәләре   Дөньяның сәяси картасы, атлас
  Росссия һәм яңа чит илләр. БДБ 22.05     Яңа бәйсез дәүләтләр һәм тирә-як дөнья: геосәяси үсеш векторлары. Яңа бәйсез дәүләтләр арасында үзара мөнәсәбәтләр. БДБ илләренә икътисади-географик тасвирлама бирү.   Дөньяның сәяси картасы, атлас
  Йомгаклап кабатлау 23.05     Укучыларның курсны өйрәнү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү Тестлар чишү  

 

 


Поиск по сайту:



Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.011 сек.)