|
|||||||
АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция |
БАЛЫК КАРЫНЫНДАГЫ КОРАБЛАР
Компасыбыз булмау сәбәпле, диңгездә озак буталып йөрдек. Безнең корабны әледән-әле коточкыч акулалар, кит балыклары һәм башка төрле диңгез ерткычлары сырып ала. Ниһаять, без шундыен дәү балыкка очрадык: аның башы янына килгәч, койрыгын күреп булмый. Тамагы кипкәч, балык тау куышыдай авызын ачып җибәргән иде, диңгез суы аның бугазына ташкындай ургылып керә башлады һәм безнең корабны да бөтереп алып кереп китте. Күңелгә нинди шом төшкәнен аңласагыз иде. Мин булып мин каушап калдым. Ләкин балык карынында, диңгез култыгындагы кебек, тып-тын иде. Анда шыгрым тулы кораб! Бу комсыз ерткыч моңа кадәр дә бик күп корабларны йоткан икән. Биредә күзгә төртсәң күренмәслек караңгы. Ни ай, ни кояш, ни бер йолдыз күренми. Балык көненә ике мәртәбә су эчә. Ул чакта безнең кораб дулкыннар өстендә чайкалып йөри. Ә башка вакытларда балык карыны коп-коры. Шулай бер заман, су кимегәч, капитан белән бергәләп, корыда йөреп керергә булдык. Анда без бөтен дөньядан җыелган диңгезчеләрне: Швеция, Англия, Португалия матросларын очраттык. Барлыгы ун мең кеше! Кайберләре биредә берничә ел яши икән инде. Мин аларга, барыбыз бергә җыелып, бу зинданнан котылу юльГн эзләргә киңәш иттем. Мине киңәшмәнең рәисе итеп сайладылар. Ләкин җыелышны ачып кына җибәрүем булды, юньсез балык тагын су эчәргә кереште, һәм без шунда ук корабларыбызга йөгердек. Икенче көнне тагын җыелдык. Киңәшмәдә шундый тәкъдим керттем: ике мачтаны бергә бәйләргә дә балык авызын ачуга, шуның белән казналыгын терәтеп куярга. Шулай итеп, аның авызы ачылып калачак һәм без барыбыз да иреккә чыгачакбыз. Бу тәкъдим бертавыштан кабул ителде. Өрлектәй таза ике йөз матрос бу комсыз балыкның мәгарәдәй авызын ике озын мачта белән терәтеп тә куйдылар. Кораблар бер-бер артлы диңгез өстенә йөзеп чыктылар. Карасаң, шушы бирән корсакка җитмеш биш кораб сыйган икән. Анын зурлыгын шуннан үзегез чамалагыз инде! Бу туймас тамак башка берәүне дә йота алмасын дип, аның авызын терәүле килеш калдырдык. Әсирлектән котылгач, без иң элек үзебезнең кайда икәнне белергә теләдек. Карасак, Каспий диңгезенә барып чыкканбыз икән. Моңа барыбыз да гаҗәпкә калдык. Ник дисәгез, Каспий диңгезе башка һичбер диңгез-океан белән тоташмаган бит. Ләкин Сыр утравыннан киткәндә үзебез белән алган өч аяклы галимебез барысын да аңлатып бирде: бу комсыз балык Каспий диңгезенә ниндидер җир асты каналы аша кергән, имеш. Без диңгез ярына таба юл тоттык. Килеп туктауга, мин барлык юлдашларым белән хушлаштым. Җитте, кабат беркайчан да беркая да бармыйм. Бу соңгы елларда күргән маҗаралардан болай да гарык булдым. Хәзер тыныч кына ял итәргә телим.
АЮ БЕЛӘН БЕРГӘ-БЕР Әмма, ярга аяк басуым булды, иләмсез зур аю өстемә ташланды. Коточкыч зур ерткыч иде бу. Ул мине шунда ук ботарлап ташлаячак иде. Ләкин мин аның алгы аякларын эләктереп алдым да шундый каты кыстым, хәтта аю әрнүдән акырып җибәрде. Беләм, әгәренки кулымнан ычкындырсам, шунда ук ерткыч мине кабып йотачак, шуңа күрә аю ачтан үлгәнчегә кадәр, өч көн, өч төн аягыннан тотып тордым. Ә бит аюлар үзләренең табанын имеп кенә тукланалар. Минем кулга эләккәч, бу аю табанын имә алмады, шунлыктан ач үлемнән җан бирде.Шуннан бирле миңа һөҗүм итәргә һичбер аюның йөрәге җитми.
Поиск по сайту: |
Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.003 сек.) |