|
|||||||
АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция |
АК АЮЛАР АРАСЫНДА
Исән калуыма дусларым бик шатландылар. Гомумән, минем дусларым күп, һәм алар барысы да мине үлеп яраталар. Ядрә урынына туптан атылып та исән-имин калганымны ишеткәч, аларның ничек шатланганын белсәгез иде сез. Чөнки алар мине күптән үлгән дип уйлаганнар. Барысыннан да битәр, моңа мәшһүр сәяхәтче Филиппе шатланды. Ул, кочагын җәеп, кычкырып җибәрде: — Кадерле Мюнхаузен, сезне кочагыма алу бәхетенә дә ирешермен икән! — диде ул,— Иң якын дустым буларак, хәзер үк минем белән юлга чыгарга тиешсез! Беләм, сезнең акыллы киңәшләрегездән башка юлым уңмаячак! Мин, әлбәттә, риза булдым, һәм бер айдан без котыпка барып җитә яздык. Шулай бер чак, палубада басып торганда, алагаем биек боз тавында ике ак аю йөргәнен күрдем. Шунда ук мылтыгымны алдым да корабтан туп-туры боз кисәгенә сикереп төштем. Көзгедәй шома боз кыясына үрмәләп менүләре бик кыен иде. Аягың таеп, төпсез упкынга мәтәлүеңне көт тә тор. Әмма мин, шундый авырлыкларга да карамастан, боз тавының башына менеп җиттем һәм аюларга якынлаштым. Һәм нәкъ шул вакытта зур бәлагә юлыктым: аягым таеп, башым белән бозга барып төштем дә аңымны югалттым. Ярты сәгатьтән аңыма килсәм, куркудан чак кычкырып җибәрмәдем: котсыз зур ак аю өстемә сузылып яткан да, авызын зур ачып, мине тәмләп-тәмләп ашарга җыена. Ә мылтыгым бер читтә, кар өстендә ята. Хәер, барыбер мылтыкның файдасы тимәс иде. Чөнки аю үзенең бөтен авырлыгы белән минем аркама яткан һәм кымшанырга да ирек бирми. Көч-хәл белән кесәмнән кечкенә генә пәкемне алдым да аюның аягындагы ике бармагын кисеп ташладым. Каты әрнүдән аю акырып җибәрде һәм бер минутка мине үзенең котсыз кочагыннан ычкындырды. Шул форсаттан файдаланып, мылтыгымны эләктереп алдым һәм аюга төзәп аттым. Котырынган ерткыч шунда ук кар өстенә авып төште. Ләкин маҗаралар моның белән генә тәмамланмады: шул тирәдә генә кар астында йоклап яткан берничә мең аю, мылтык тавышына уянып, җир өстенә чыктылар. Уйлап кына карагыз: берничә мең аю! Алар бөтен өерләре белән миңа ташландылар. Нишләргә? Күз ачып йомганчы аюлар мине теткәләп ташлаячак. Бәхеткә каршы, шунда минем башка искиткеч шәп фикер килде. Пычагымны алып, әлеге үлгән аю янына йөгереп бардым да, тиресен тунап, өстемә бөркәндем. Әйе, әйе, аю тиресен өстемә ябындым! Теге аюлар мине сырып алдылар. Менә хәзер өзгәләп ташларлар, дип дер калтырап торам. Әмма алар аю тиресен иснәп-иснәп карадылар да, мине дә аю дип белеп, берәм-берәм китеп бардылар. Тиздән мин аюча үкерергә һәм нәкъ аю кебек табанымны имәргә өйрәндем. Аюлар мине тәмам үз иттеләр, һәм мин моннан файдаланып калырга булдым. Кайчандыр бер доктор шундый хикмәтле хәл сөйләгән иде: нинди дә булса җанварның муен тамырына пычак белән кадасаң ул шунда ук җан бирә, имеш. Мин дә шулай эшләдем. Янәшәмдә генә йөргән бер аю янына бардым да аның муен тамырына кададым. Белеп торам, әгәр ул исән калса, мине шунда ук чәйнәп йотачак. Бәхеткә каршы, тәҗрибәм уңышлы чыкты. Аю, бернинди тын-тавыш та чыгармыйча, авып төште... Шуннан сон башка аюлар белән дә исәп-хисапны өзәргә булдым, һәм моның өчен артык көч түгәргә дә туры килмәде. Иптәшләренең бер-бер артлы тәгәрәп җан биргәнен күрсәләр до, аюлар моның кем эше икәненә һич төшенә алмадылар. Чөнки алар мине дә үзләре кебек үк аю дип уйлыйлар иде. Сәгать тә тулмагандыр, берничә мең аю үтердем. Шундый зур батырлык эшләгәннән соң, корабка әйләнеп кайттым, дустым Филиппска бөтенесен дә сөйләп бирдем. Ул матрослардан таза-таза йөз егетне минем карамакка тапшырды. Алар мин үтергән аюларның тиресен тунадылар һәм корабка аю ите төяделәр. Ит шулкадәр күп булды, хәтта корабыбыз алга бара да алмады. Ниятләгән җиребезгә барып җитмичә, кире кайтырга туры килде. Менә ни сәбәпле капитан Филиппе төньяк полюсны ача алмый калды. Хәер, моның өчен артык уфтанмадык та. Чөнки без төяп кайткан аю ите искиткеч тәмле булды.
АЙГА ИКЕНЧЕ СӘЯХӘТ Англиягә әйләнеп кайткач, кабат беркайчан да сәяхәтләргә йөрмәскә, дип үз-үземә сүз биргән идем, ләкин бер атна да үтмәде, тагын юлга чыгарга туры килде. Мәсьәлә шунда ки, миңа туган тиешле өлкән яшьләрдәге бик бай бер кеше дөньяның кайсыдыр почмагында пәһлеваннар яши, имеш, дигән уй белән тилерә башлаган. Шул кеше әлеге пәһлеваннар илен табып кайтуымны үтенде һәм, әгәр дә мәгәр йомышын үти алсам, мирас итеп миңа зур байлык калдырырга вәгъдә бирде. Ник дисәң, пәһлеваннарны бик тә күрәсе килә икән. Мин риза булдым. Корабка утырдым да Көньяк океанга сәяхәткә киттем, Юлда, күбәләк кебек очып йөри торган берничә хатын- кыздан башка, әллә ни искитәрлек нәрсә очратмадык. Һавалар бик матур торды. Тик, унсигез тәүлек тулды дигәндә, коточкыч давыл купты. Җил шулкадәр көчәйде, хәтта безнең корабны һавага күтәреп мамык кисәгедәй очыртып алып китте. Очабыз күктә, очабыз, очабыз! Иң югарыгы болытлардан да өскәрәк күтәрелеп, алты атна буе күкләрне гиздек. Ниһаять, ялтырап торган түм-түгәрәк утрау күрдек. Бу, әлбәттә, ай иде. Без, бик уңайлы бер култык табып, ай ярына килеп туктадык. Түбәндә, еракта-еракта икенче бер планета балкып күренә. Анда — шәһәрләр, урман-таулар, елгалар, күлләр... Беләбез — бу инде без туып үскән планета — Җир-ана. Айда безне өч башлы бөркетләргә атланган ниндидер котсыз җан ияләре уратып алды. Өчәр башлы ул кошлар ай халкына ат хезмәтен үти, имеш. Нәкъ без барып төшкән көннәрдә ай патшасы белән кояш императоры арасында каты сугыш бара иде. Патша шунда ук миңа үзенең гаскәр башлыгы булырга һәм һөҗүмгә китәргә тәкъдим итте. Мин, әлбәттә, кистереп баш тарттым. Айда бөтен нәрсә дә бездәгедән зур икән. Чебеннәр сарык хәтле, алма дисәң, анысы карбыздан да зур. Корал урынына ай кешеләре әче торма кулланалар. Ул.аларга сөңге хезмәтен үти, ә торма булмаганда күгәрчен йомыркасы белән сугышалар. Сугышта, калкан урынына, чебен гөмбәсе белән капланалар. Мин анда ерак йолдыздан килгән берничә кеше күрдем. Алар айга сәүдә эше белән килгәннәр иде. Бу бәндәләрнең йөзләре эт кыяфәтендә, ә күзләре — йә борын очында, йә өске иреннәрендә. Керфекләре дә, күз кабаклары да юк, йоклаганда күзләрен телләре белән каплыйлар. Алар беркайчан да ашау өчен вакыт әрәм итмиләр. Корсакларының сул ягында махсус капкач бар. Шуны ачалар да, ашамлык салып, яңадан ябып куялар. Кабат тагын бер ай узгач кына ачалар. Чөнки алар елына унике мәртәбә генә ашыйлар. Болай ашау һәркемгә уңайлы. Ләкин безнең җирдәге бирән корсак тәмлетамаклар алай сирәк ашарга риза булмаслар иде, дип уйлыйм. Ай кешеләре турыдан-туры агачта туып үсәләр. Бу агачлар искиткеч матур, кәүсәләре куе кызыл төстә. Ботакларында — гаҗәп каты кабыклы чикләвекләр. Өлгереп җиткәч, чикләвекләрне өзеп алалар да базга төшереп куялар. Кешеләр кирәк булдымы, ай патшасы ул чикләвекләрне кайнап торган суга салырга куша. Бер сәгатьтән чикләвекләрнең кабыгы ярыла да аннан теп-тере кешеләр сикерешеп чыга. Ә кешеләргә мәктәптә укып йөрисе дә юк. Алар бөтенләй өлгереп туалар һәм үз һөнәрләрен бик яхшы беләләр. Әйтик, бер чикләвектән морҗачы чыга, икенчесеннән — шар манчы, өченчесеннән — пешекче, дүртенчесеннән — тегүче, бишенчесеннән солдат ярала. Һәм һәрберсе шунда ук үз эшенә тотына. Морҗачы түбәгә менеп китә, шарманчы шарманка уйната башлый, пешекче учак янына чаба, солдат шарт-шорт мылтык атарга керешә. Картайгач, ай кешеләре үлми, төтен яки пар кебек эреп, һавага оча. Аларның кулында — берәр генә бармак. Әмма шуның белән дә алар бездән ким эшләмиләр. Бу сәер кешеләр башларын култык астына кыстырып йөриләр, алай-болай сәфәр чыгасы булса, юлда бозылмагае, дип, өйдә калдырып китәләр. Әмма, бик ерактан торып та, башлары белән киңәш итә алалар! Әгәр ай патшасы халыкның нинди фикердә икәнен белергә теләсә, үзе өендә ятып кала, ә башы, өйдән өйгә кереп, кешеләрнең ни сөйләшкәнен тыңлап йөри. Ә йөзем җимеше бездәге йөземнән бер ягы белән дә аерылмый. Һичбер шигем юк, җиргә ява торган боз — ай бакчаларыннан җил белән очып төшкән шул йөзем инде. Әгәр сез ай шәрабыннан авыз итәргә теләсәгез, күктән яуган боз кисәкләрен җыегыз да яхшылап эретегез. Ай кешеләренең корсаклары сандык хезмәтен үти. Алар аны теләгән чакта ачып, теләгән нәрсәләрен салып куя алалар. Эчләре буп-буш, йөрәкләре дә, эчәк-бавырлары да юк. Күзләрен исә кирәк чакта алып, кирәк чакта кире куялар. Күз алмасын кулларына тоткан килеш тә бик яхшы күрәләр. Әгәр аны югалта-нитә калсалар, базарга баралар да яңаны сатып алалар. Анда, атлаган саен: «Бездә төрле-төрле күзләр сатыла, зәңгәрләре дә, кызыллары да, алсу төстәге- ләре дә бар»,— дигән язулар эленгән. Айда ел саен күзләргә мода үзгәреп тора. Без барып төшкән елны аеруча яшел һәм сары күзләр модада иде. Нигә көләсез? Ялганлый, дип уйлыйсызмы? Һәр сүзем хак. Әгәр миңа ышанмыйсыз икән, үзегез барып карагыз. Шунда минем иң дөресен сөйләүче икәнемә инанырсыз.
МОГҖИЗАЛАР УТРАВЫ Һичкемгә очрамаган хикмәтле хәлләр гел миңа очрап тора икән, анда минем ни гаебем бар?! Ник һаман шулай туры килә, дисәгез, мин туктаусыз сәяхәттә йөрим һәм төрле-төрле маҗараларны үлеп яратам. Ә сез гел өйдә бикләнеп ятасыз һәм, бүлмәгезнең дүрт стенасыннан башка, һичнәрсә күрмисез. Әйтик, бервакыт мин, биниһая зур голланд корабына утырып, ерак юлга чыктым. Диңгез өстендә кинәт кенә көчле давыл купты һәм безнең барлык мачталарны аударып, барлык җилкәннәрне очыртып алып китте. Мачтаның берсе компас өстенә авып, аны челпәрәмә китерде. Компастан башка кораб белән идарә итү ничек кыен икәнен беләсездер инде. Без шунда ук юлдан яздык. Океан Дулкыннары безнең корабны өч ай буе йомычкадай чөеп йөртте һәм, ходай белсен, кайларга илтеп чыгарды... Көннәрдән беркөнне кинәт кенә дөнья бөтенләй үзгәреп китте. Яшел дулкыннар ак төскә керде, җиләс җил ниндидер күңелгә ятышлы хуш исләр алып килде. Барыбызның да күңелләр күтәрелде. Озакламый без бер утрауга барып җиттек һәм, бик уңайлы тирән култыкка кереп, яр буена туктадык. Бу култыкта су урынына сөт дулыннары чайкала иде! Без ярга чыгарга ашыктык һәм рәхәтләнеп сөт эчтек. Арабызда сыр исен бер дә яратмый торган бер матрос бар иде. Сырны күрү белән күңеле болгана башлый. Утрауга төшүебез булды, шул матросыбызның кинәт кәефе китте. — Алыгыз минем аяк астыннан бу сырны! — дип кычкыра башлады ул.— Мин сыр өстеннән йөрергә теләмим! Шунда барысын да аңладым. Карасак, бу утрау бик яхшы сыйфатлы голланд сырыннан ясалган имеш! Әйе, әйе, көлмәгез, дөресен сөйлим: баскан саен — балчык урынына сыр! Шулай булгач, бу утрау халкының гел сыр белән тукланып яшәве беркемгә дә гаҗәп түгелдер! Әмма бу сыр күпме ашасалар да кимеми, чөнки көндез ашалган кадәрлесе төн узганчы тагын өстәлә. Утрауны йөзем бакчалары каплап алган. Тик җимешләре үзенә башка төрле: учка тотып сыксаң, йөзем суы урынына сөт ага. Утрауда яшәүчеләр һәммәсе озын буйлы, матур кешеләр. Барысы да өчәр аяклы. Шул сәбәпле алар сөт диңгезендә батмый йөриләр. Ә икмәк пешкән килеш агачта үсә. Чәчәсе дә, урасы да юк. Баллы прәннекләр сыгылып утырган агачларны күп күрдем мин анда. Утрау буйлап сәяхәт кылып йөргән вакытта без тугыз Дәрья очраттык. Аларның җидесе — сөт дәрьясы, ә калган икесендә, ярларга тулып, тәмле, куе сыра ага иде. Дөресен әйтим, сыра елгалары миңа сөт дәрьяларына караганда ныграк ошады. Гомумән, бу утрауда без бик күп хикмәтле хәлләргә юлыктык. Аеруча кош ояларына исебез китте. Алар барысы да гаҗәеп зурлар иде. Мәсәлән иң биек йортлардан да биегрәк бөркет оясы күреп, барыбыз да таң калдык. Оя колач җитмәслек имән кәүсәләреннән үреп ясалган. Анда — һәрберсе дегет мичкәсе чаклы биш йөз йомырка!.. Без бер йомырканы ватып карарга булдык. Ватсак, йомырка эченнән зур бөркетләргә караганда да егерме-утыз мәртә* бәләргә дәүрәк бөркет чебеше килеп чыкты. Чебеш шыйпылдап кычкыра башлады. Аңа ярдәмгә ана бөркет килеп җитте. Ул безнең капитанны эләктереп болытларга кадәр алып менеп китте һәм.шуннан диңгезгә ташлады. Бәхеткә каршы, капитаныбыз оста йөзүче иде. Тоташтан берничә сәгать буе йөзә торгач, Сыр утравына үзе кайтып җитте. Бу утрауда мин өч кешене үлем җәзасына хөкем иткән чакка туры килдем. Аларны аякларыннан агачка асып куйганнар. Ыңгырашалар, елыйлар бичара бәндәләр! Ни өчен аларга шундый рәхимсез җәза бирүләре турында сораштым. Карасаң, болар өчесе дә сәяхәтчеләр икән. Сәяхәттә күргәннәре турында күз дә йоммый шып-шыр ялган сөйлиләр, имеш. Бу ялганчыларга шундый җәза уйлап чыгарганнары өчен утрау кешеләрен теттереп мактадым. Чөнки, үзем һәрвакыт дөресен генә сөйләгәч, алдакчыларны җенем сөйми. Хәер, сез үзегез дә искәргәнсездер: минем хикәяләрдә ялганның әсәре дә юк. Барлык таныш-белешләрем мине дөньяда иң дөресен сөйләүче дип йөртәләр. Мин шуңа бик шатланам. Корабка әйләнеп кайту белән, без шунда ук якорь күтәрдек һәм кузгалып та киттек. Яр буенда үсеп утырган бөтен агачлар, кемнеңдер ишарәсенә буйсынган кебек, ике мәртәбә безгә баш иделәр һәм шунда ук, берни булмагандай, яңадан башларын күтәрделәр. Аларның шундый илтифатлы булуларыйа күңелем тулды. Шуңа күрә алар белән баш киемемне салып саубуллаштым. Искиткеч итагатьле агачлар, шулай бит?
Поиск по сайту: |
Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.01 сек.) |