АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция

День за днем

5 сыйныф

Тема: Сүзлекләр һәм алардан файдалану.

Максат:

1) белем бирү: сүзлекләр, аларның төрләре турында белешмә бирү; алардан дөрес һәм тиз файдалана белү күнекмәсе формалаштыру;

2) үстерү: материалны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру, төркемнәрдә эшләүне үстерү;

3) тәрбияви: бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү

Дәрес технологиясе: иҗади үсеш һәм информацион технологияләр.

Дәрес тибы: УМ кую һәм чишү.

Материал: электрон презентация, дәреслек (Юсупов Р.А., Ч. М. Харисова “Татар теле” 5 нче сыйныф, “Мәгариф” нәшрияты, 2006 ел) 122-124 битләр, сүзлекләр,

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру һәм ориентлашу.

1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

2. Уңай психологик халәт тудыру

Исәнмесез, хәерле көн укучылар! Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, диләр. Әйдәгез әле бер-беребезне яңа көн белән котлап, матур сүзләр әйтик әле.

Көтелгән җавап: Хәерле көн! Яңа көн тынычлык алып килсен! Көннәр имин булсын! Яңа көн күп бишлеләр алып килсен! һ.б.

-Иртә таңнан балкып чыккан язгы кояш та сезгә бары шатлык китерсен, йөзегездәге елмаюлар беркайчан дасүнмәсен, сүрелмәсен. Менә шундый матур теләкләр белән дәресебезне башлап җибәрәбез.

3. Өй эшен тикшерү:

4. Белемнәрне тигезләү (слайд):

а) -Без татар теленең кайсы бүлеген өйрәнәбез?

-Лексика нәрсәне өйрәнә? -Телнең лексикасын нәрсә өйрәнә?

Көтелгән җавап: Лексика бүлеген өйрәнәбез. Ул телдәге сүзләр җыелмасын өйрәнә. Телнең лексикасын лексикология өйрәнә.

ә) Болар нинди сүзләр? (2 нче слайд)

чибәр-матур,...

дус-дошман,...

картаю- карт аю,...

кул тамыры -агач тамыры,...

кайнар су-кайнар сәлам,...

борын күтәрү,...

 

б) Бу сүзләр -дәвам итегез? (3 нче слайд)

әти, әни, ризык,...-

кучкар, кәлүш, нәмә...-

журнал, билге,...-

синоним, антоним, җөмлә,...-

туган җир, ипи,...-

чабата, кабилә,...

ксерокс, файл,..-

Үзбәя.

II. Уку мәсьәләсе кую ситуациясе.

1. Фразеолологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: (4 нче слайд)

арага шайтан керү-

ут йоту-

кул арасына керү-

2. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: (5нче слайд)

егерь-

алкышлау-

каһарман-

3. Төшеп калган хәрефләрне куегыз: (6 нчы слайд)

кр ссворд, лот рея, реп тиция, көлд ргеч

-Сүзнең мәгънәсен, яки язылышын белмәгән очракта, без нишли алабыз?

Көтелгән җавап: сүзлекләргә мөрәҗәгать итәбез.

-Димәк, без бүген дәресдә сүзлекләр һәм алардан файдалану турында сөйләшербез. (6,7 нче слайдлар)

-Сүзлекләр ни өчен кирәк?

Көтелгән җавап: сүзнең мәгънәсен белер өчен, дөрес язар өчен, синоним һәм антонимнарын табар өчен һ.б.
- Дәфтәрләргә число һәм теманы язып куегыз “Сүзлекләр һәм алардан файдалану”

III. УМ адымлап чишү

1.-Укучылар ә сез нинди сүзлекләр беләсез? Алардан ничек файдаланасыз?

-Бигрәк тә кайсы фәннәрдә еш кулланасыз? Ни өчен?

-Татар теле дәресләрендә нинди сүзлекләргә еш мөрәҗәгать итәбез?

-Сүзлекләрне без ике төргә бүләбез (9 нчы слайд).

-Әйдәгез әле сез дә өстәлдәге сүзлекләрне ике төркемгә бүлеп карагыз. Ничек итеп аерырсыз?

Өстәлдәге сүзлекләрне ике төркемгә аеру.

Нәтиҗә. Үзбәя.

2. Татар теленең аңлатмалы сүзлекләре.. Дәреслектәге белешмә белән танышып, сүзлекләрнең ике төре һәм һәр төргә караган сүзлекләр турында модель төзү. (10 нчы слайд)

- Сүзлектән файдаланган кеше нәрсәне яхшы белергә тиеш? (алфавит) (11 нче слайд)

Алфавитны яттан сөйләтү.

Лексикография- сүзләрне җыю, тәртипкә салу һәм сүзлекләр төзү турындагы фән (13нче слайд)

2002 елның 15гыйнвареннән РФ кабул иткән закон нигезендә кириллица язу графикасы кулланыла. Алфавит А Ә дип башланып китә. Шуңа күрә яңа сүзлекләрдә элеккесе белән чагыштырганда алфавитта аерма бар.

Сүзлекләрдән файдалану (11 нче слайд)

Сүзлекләрне белешмә китаплар дибез. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» һәр гаиләдә өстәл китабы булырга тиеш. Анда сүзнең тулы мәгънәсенә аңлатма бирелә. Без аннан һәр сүз турында тулы мәгълүмат алабыз, телебезне баетабыз. Аңлатмалы сүзлектә башта төп сүз язылган, аннары аның күптөрле мәгънәсе күрсәтелгән. Сүзләрнең омонимнары да бирелгән. Сүзне тиз генә эзләп табу өчен, алфавитны бик яхшы белергә кирәк.

Сүзлекләр санап бетергесез күп. Безнең тормышыбыз нинди өлкәләрдән торса, һәрберсенең үз терминнары сүзлекләре бар. Модель төзү.

3. 244нче күнегү. - “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән “б” хәрефенә башланган ике сүзнең төп мәгънәсен язып алырга

Үзбәя.

4.245 нче күнегү. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән сүзлек сүзенең аңлатмасын язып алыгыз.

Сүзлек- сүзләрне, кайбер төр тәгъбирләрне җыеп, алфавит тәртибе белән яки бүтәнчә урнаштырып, аларга тиешле аңлатмалар яки тәрҗемәләр биргән китап, белешмәлелек.

5. Орфографик сүзлек- сүзнең дөрес язылышы күрсәтелә. Той – той, тойыйм, тойсын, тоя, тояр, тоячак.

247 нче күнегү. Орфографик сүзлектән а хәрефенә башланган авыр язылышлы 5 сүз язып алыгыз.

Физкультминутка.

6. 248 нче күнегү. “Снонимнар сүзлеге”ннән түбәндәге сүзләрнең синонимнарын язып алыгыз. (18-19 нчы слайд)

Серле- тылсымлы, сихри
Хакыйкать- дөреслек, чынлык, хаклык
Юеш- чыланган, җепшек, дымлы, сусыл,суланган
Ярату- сөю, гашыйк булу, яратып йөрү, ошату, мәхәббәт тоту.
Ярыш-узыш, чабыш, бәйге, көрәш
Әхлак- әдәп, мораль
Өзлексез- туктаусыз,тоткарлыксыз, даими
Һәлакәт- авария, бәрелеш, ватылу, үлем, фаҗига, хәвеф-хәтәр
һәрвакыт-. һәркайчан,һәрчак, гел, һаман

7. 249 нчы күнегү Н.Исәнбәтнең “Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге”ннән бирелгән фразеологик әйтелмәләрне табарга һәм аңлатмалары белән язып алырга. (20 нче слайд)

Ахирәт дуслар- ике дус, ике сердәш, чын җан дус
Аягың җиңел булсын- эшне уңышлы булып чыгуга юрап әйтелә
Аяк киенеп кую- булачак эшнең алдан ук чарасын күреп, хәзерлек белән каршы алу
Аяклы болыт- тукталып тормыйча явып үткән болыт
Аяк өстеннән генә эшләү- күңел бирмичә, эшне аннан-моннан гына башкару
Бакчада үсмәү- бушка килмәгән
Кыңгыр карау- чит күрү, читкә кагу
Үзбәя.

IV. Рефлексия.

-Укучылар бүген дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйдык? Сүзлекләр ничә төргә бүленә? Ни өчен сүзлекләр кирәк?

Гомуми бәя кую.

V. Өй эше бирү.

1. Кроссвордны чишәргә (һәрберсенә таратыла)

2. “Татарча-русча сүзлек” алып килергә

Кроссвордны чишегез.

Тема: Сөембикә манарасы – борынгы тарихи һәйкәлләрнең берсе.

Максат: 1. Сөембикә манарасы турында мәгълумат бирү.
2. Укучыларның сөйләм телен үстерү сүз байлыгын арттыру, аралашырга, фикер йөртергә өйрәтү;
3. Туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Материал: А.Ш.Әсәдуллин, К.С.Фәтхуллова, 6 сыйныф, 2001.
Җиһазлау: дәреслек, презентация, магнитафон.
Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм үстерү.
Төре: әңгәмә.
План.
I. Оештыру. (музыка уйный)
1. Исәнләшү.
2. Укучыларны дәрескә әзерләү.
II. Актуальләштерү.
1. Фонетик күнегү.
Казан каласы – таш кала,
Сөембикәле кала;
Кемгәдер - яшәр урын,
Ә безгә ул - башкала.
(Слайдка язылган шигырь ярдәмендә сүзләрне һәм авазларны дөрес әйттерү.)
2. (укучыларга рәсемнәр тарату). Шул рәсемнәргә карап укытучы мәгълумат бирә.
Укытучы: Казан – меңъеллык шәһәр. Казанда бөек архитекторлар төзегән биналар бар. Казан шәһәренең үзәгендә Кремль урнашкан. Һәм без бүген сезнең белән Кремельгә сәяхәт итәрбез. Сезнең һәрберегездз рәсемнәр бар. Игътибар итегез әле, сез нәрсәләрне күрәсез?

Укучы: Спасс манарасы, Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы.
Укытучы: Әйе, укучылар. Сөембикә Казан ханлыгының Ханбикәсе булган. Ханбикә - хатын-кыз (царица). Икенче рәсемдә Сөембикәне улы Үтәмешгәрәй белән күрәсез.


Ә менә өченче рәсемдә сез Сөембикә манарасын күрәсез. Сезнең Сөембикә манарасын күргәнегез бармы? Ул җиде катлы, кызыл кирпичтән төзелгән, биеклеге 58 метр. Сөембикә манарасы – борынгы тарихи һәйкәлләрнең берсе.

III. Яңа материалны аңлату.
1. Сүзләр белән танышу.
Ханбикә - царица
Манара – башня
Истәлек – память
Тарихи – исторический
Атаклы – известный
Кат – этаж
Биеклек – высота
Нугай ханы –
Сурәтләнә - изображается
(Сүзләрне уку, укучылырдан укыту, бутап сорау)
2. Яңа сүзләрне дәфтәрдә язу. (музыка уйный).

3. Текстны уку. Иң беренче укытучы укый, аннан укучылар укый.

4. Тәрҗемә итү. (Слайдта җөмләләр бирелә, укучылар тәрҗемә ясыйлар)
Историческая память. Известный национальный памятник. Он построен из кирпича. Его высота 58 метров. Сделаны лестницы. Она красивая и умная женщина.

5. Физкультминутка.
6. Сорауларга җавап бирү. (Слайдта сораулар)
- Сөембикә манарасы кайда урнашкан?
- Манара нинди кирпичтән төзелгән?
- Ул ничә катлы?
- Аның биеклеге ничә метр?
- Ул нинди истәлек булып санала?
- Манара нинди архитектура һәйкәле?
7. Диалог. Укучылар бер – берсенә сораулар бирәләр. (слайдтагы сораулар ярдәмендә).
8. Монолог. (сорауларга карап, укучылар истә калганны сөйлиләр).
9. Аудирование. Текстка артык җөмлә кертәм һәм укучылар шул җөмләне табарга тиешләр.
1. Манара эчендә тар һәм текә баскычлар ясалган. Быел гаилә елы. Сөембикә Нугай ханы Йосыфның кызы булган.
2. Сөембикә манарасы – тарихи истәлек. Без әниләрне хөрмәт итәбез. Ул иң атаклы милли архитектура һәйкәлләренең берсе.
V. Йомгаклау.
- Укучылар, яңадан рәсемнәргә игътибар итегез әле. Кремльдә сез нәрсәләрне күрәсез?
- Сөембикә кем ул?
- Сөембикә манарасы турында нәрсәләр белдегез?
Димәк, Сөембикә манарасы – борынгы тарихи һәйкәлләрнең берсе.

 

(Ч. Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәре буенча

6 нчы сыйныфта сөйләм теле үстерү дәресе)

 

1 нче слайд (дәреснең темасы)

Максат: “Беренче мөгаллим” әсәренең эчтәлеген үзләштерү; укучыларның фикерләү һәм нәтиҗә ясый белү сәләтен үстерү; укучыларда укытучыларга карата хөрмәт, ихтирам тәрбияләү.

Материал: язучының портреты, укытучыларга багышлап язылган әсәрләр күргәзмәсе, “Алар безнең мәктәптә укыдылар” стенды, мультимедиа.

Дәрес барышы

1.Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

2.Актуальләштерү.

Магнитофон язмасында “Укытучыма” җырын (Э. Мөэминова сүзләре, И. Хисамов көе) тыңлау. 2 нче слайд (Җыр тексты)

Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,

Сентябрьнең бере җиткәнен.

Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,

Укытучы апам көткәнен.

- Укучылар, безнең барыбызның да хәреф танырга, укырга, язарга өйрәткән беренче укытучысы бар. Беренче укытучы һәркемнең күңелендә, якты истәлек булып, гомер буе саклана. Еллар үтсә дә, без аны хөрмәт белән искә алабыз. Әйдәгез, сез дә беренче тапкыр мәктәпкә килгән вакытыгызны искә төшерегез әле!

(Укучыларның җаваплары тыңлана.)

3. Төп өлеш.

- Әйе, укучылар, сез бик бәхетле. Матур киенеп, кулга чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәпкә килгәнсез. Әти-әниләрегез хәерле юл теләп озатып калган. Хәзер дә якты, җылы сыйныфларда белем аласыз. Укыр өчен китапларыгыз, язарга дәфтәрләрегез бар. Ә тормыш һәрвакыт болай җиңел булмаган. Җылы мәктәпләрдә рәхәтләнеп укый алмаганнар. Без бу хакта кайсы әсәрне укып белдек? Әсәрдә нәрсә турында сүз бара. 3 нче слайд (язучының портреты, әсәр исеме)

- Ч. Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәрен укыдык. Язучы кыргыз халкының авыр тормышы турында яза.

- Укый-яза белмәгән халык балаларын да укытырга теләми. Дүшәннең теләгенә каршы килә.

- Дүшән кем ул? Ул бу авылга кайдан килгән?

- Дүшәнне авылга балалар укытырга мөгаллим итеп җибәргәннәр. Ул армиядә укырга-язарга өйрәнгән.

-Тормыш яхшырсын өчен, ул кешеләрне наданлыктан коткарырга тели.

- Авыл кешеләренә бу турыда нәрсә дип әйтә? Әсәрдән шул урынны табып укып күрсәтегез. (Әсәрдән өзек табып укыла. 197 нче бит)

- Халык Дүшәнне аңлыймы, аңа булышамы?

- Дүшәнгә беркем дә булышмый. Ул бер байның ат сараеннан мәктәп ясый.

- Ишегалдын чүп-чардан арындыра, сарай стеналарына яңа балчык сылый, мич чыгара, идәнгә салам түши.

- Әти-әниләре укытырга теләмәгән балалар мәктәпкә теләп йөриләрме?

- Дүшән һәр көнне балаларны авыл буенча йөреп җыя. Һәрберсенә берәр дәфтәр, каләм, кара такта бирә, каләмне ничек тотарга икәнлеген аңлата.

- Киләчәктә тормышның әйбәт булачагы, балаларның зур тәрәзәле мәктәптә укыячагы турында сөйли.

- Балалар үзләре теләп мәктәпкә баралар. Мөгаллимнәрен тыңлыйлар, яраталар.

- Дүшәнгә тагын нинди авырлыкларны җиңәргә туры килә?

- Мәктәпкә барганда, инеш аша чыгарга кирәк була. Кыш җиткәч, боздай салкын су аякларны туңдыра.

- Дүшән балаларны яланаяк килеш инеш аша ташый. Авыл байлары аннан көләләр. Дүшән игътибар да итми.

- Дәресләрдән соң Алтынай белән, басып чыгар өчен, елгага таш салалар.

- Кем ул Алтынай? Ни өчен ул Дүшәнгә булыша?

- Алтынай – ятим кыз, абыйсында яши.

- Абыйсының хатыны аны өйдә эшләтеп кенә тотарга тели. Ә кызның бик укыйсы килә.

- Алтынай үзе бу хакта нәрсә дип әйтә? Әсәрдән өзек табып укыгыз.

“Карагыз сез миңа, карагыз! Мин нинди бәхетле! Мин укырга барачакмын, мин мәктәпкә йөриячәкмен, үзем генә түгел, бүтәннәрне дә артымнан ияртәчәкмен!” - ди. (202 нче бит) 4 нче слайдта языла.

- Укучылар, кызның исеменә игътибар итегез әле! Алтынай исеме нәрсәне аңлата?

- Алтынай – бөтен җиргә нур сибүче, караңгы дөньяны яктыртучы дигән мәгънәне аңлата.

- Әсәрдәге Алтынай да укытучысы ярдәмендә дөньяның яктылыгын күрә башлый.

- Дүшән нәрсә турында хыяллана?

- Дүшән Алтынайны зур шәһәргә җибәреп укытырга тели. Аның зур кеше булачагына ышана.

-Дүшәннең хыялы тормышка ашамы?

- Алтынайны Дүшән зур шәһәргә укырга җибәрә. Ул анда тырышып укый. Авыр чакларда укытучысын искә төшерә.

- Алтынай үзе бу турыда нәрсә ди? Әсәрдән шул урынны табып укыйк әле.

- “Югары белемгә ирешү минем өчен бик авыр булды. Хәзерлегем бүтәннәргә караганда түбән иде, шуңа күрә көн төн тырышырга туры килде. Бик авырга килгән чакларда, юк, булмас, ташлармын, ахрысы, дип өметсезлеккә бирелеп уйлаган вакытларым да аз булмады. Ләкин беренче мөгаллимемнең киңәшләрен исемә төшереп һәм аның алдында зур бер җаваплылык хис итеп, мин аеруча бер кабалану-яну белән тагы да бирелебрәк, тырышыбрак укырга тотындым.” (211 нче бит)

-Укучылар, укытучының бәхете нәрсәдә дип уйлыйсыз? Дүшән укытучы буларак бәхетлеме?

- Дүшән бәхетле. Аның укучысы Алтынай зур уку йортын тәмамлый.

- Ул галим була, академик дәрәҗәсенә ирешә. Авылдашлары аның белән горурлана.

-Әйе, менә шундый мөгаллим һәм аның дан казанган укучысы турында сөйли Ч. Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәре.

Укучылар, хәзер тест биремнәрен дә эшләп алыйк.

 

1 нче вариант

1. Ч. Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәрендә вакыйга кайда бара?

А) татар авылында; ә) казак авылында; б) кыргыз авылында;

2. Дүшән кем ул?

А) кыргыз бае; ә) балалар укытырга килгән мөгаллим; б) академик;

3. Алтынай укыган мәктәп кайда урнашкан?

А) урман янында; ә) тау башында; б) авыл эчендә;

4. Алтынай нинди кыз? А) саран; ә) тырыш; б) акылсыз;

5. Дүшәннең хыялы тормышка ашамы?

А)әйе, ул Алтынайны шәһәргә укырга җибәрә; ә) юк, ул шәһәргә китеп бара; б) әйе, ул Алтынайны мәктәпкә эшкә калдыра;

 

2 нче вариант

1. Ч. Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәрендә кайсы халык тормышы турында сүз бара?

А) татар халкы; ә) казак халкы; б) кыргыз халкы;

2. Алтынай кем ул? А) кыргыз баеның кызы; ә) ятим кыз; б) Дүшәннең сеңелесе;

3. Алтынай укыган мәктәп нинди?

А) компьютерлар белән җиһазландырылган; ә) бер байның ат сарае булган;

Б) авыл кешеләре салган матур мәктәп;

4. Дүшән нинди кеше? А) нык ихтыярлы; ә) усал; б) тырыш;

5. Алтынайның хыялы тормышка ашамы?

А)әйе, ул институт тәмамлый; ә)юк, ул укуын ташлый; б) әйе, ул авылына укытучы булып кайта. (Эшләр җыеп алына.)

- Укучылар, әсәр сезгә кайсы ягы белән ошады?

- Сүзкүптән булган вакыйгалар турында барса да, әсәр безгә ошады. Дүшән - бик тырыш мөгаллим. Алтынай да аның кебек башлаган эшен ташламый.

- Без үзебез дә Алтынай кебек укучылар, безнең дә Дүшән кебек беренче укытучыбыз бар.

- Сез алар турында ниләр әйтә аласыз? (Өйгә бирелгән эшләр тикшерелә. Укучылар үз язмаларын укыйлар.)

- Укытучы өчен укучысының чын кеше булуы - зур бәхет. Безнең 90 еллык тарихы булган гимназиядә дә бик күп күренекле шәхесләр укыган. Алар арасыннан фән эшлеклеләре, табиблар, укытучылар, артистлар, инженерлар, язучылар, шагыйрьләр чыккан. Бу хакта күренекле шагыйрь Әхмәт Рәшит “Вахитов мәктәбен сагынып ” дигән шигырь язган.

Хәзер шул шигырьдән өзек тыңлыйк. (4 укучы сөйли.) (5 нче слайдта шигырьдән өзек күрсәтелә.)

 

И кайда сез, яшьлек елларыбыз –

Вахитов та укып йөргән чак,

Киләчәккә илтер хыялларны

Ал төсләргә генә төргән чак.

Исән калып, кырыс кырауларда

Без чәчәкләр кебек сулмадык,

Җиргә имин еллар килде, диеп,

Өмет белән иркен суладык.

Уку каты иде, шуңа күрә

Мактау булды иң-иң көчлегә;

Башка мәктәпләрнең”5”лесе дә

Тормый иде безнең “3”легә.

 

Кемдер инде бүген ат казанган

Һәм лауреат дигән исемле,

Безнең сабакташлар арасыннан,

Микроскоп белән карасаң да,

Табып булмый юньсез кешене.

Кемдер бүген, әнә, академик,

Галим, врач, шагыйрь, инженер...

Һәркайсысы, тырыш хезмәт куеп,

Шушы мәктәп тапкан энҗедер.

Ә шулай да мәктәп сагындыра,

Ә күңелдә моңсу җыр тора,

Яшь чакларга кайтып, элеккечә,

Их, тагын бер кереп укырга.

Ул чагында инде, элеккечә,

Тартмас идек кызлар чәченнән,

Ул чагында инде фәннәрнең дә

“5”ле алыр идек барсыннан.

Рәхмәт мәктәп сиңа... һәм гафу ит.

Кичер безне барсы өчен дә...

Иң мөһиме – лаек иттең безне

Кеше дигән бөек исемгә.

- Укучылар, безнең гимназиядә дә укытучы эшен турыдан-туры дәвам итүчеләр шактый. Директорыбыз Ф.Ф. Хисаметдинова, укытучыларыбыз Р.Т. Әхмәдиева, Г. С. Галиуллина, Д. М. Мөдәрисова, Ф.М. Бакирова, Г. М. Корбанова, И. М. Хәсәнов, В.Н. Исхакова, А.М. Хисамов, сыйныф җитәкчегез Л. М. Низамова да М.Вахитов исемендәге мәктәпне тәмамлаган. Алар да, кайчандыр, сезнең кебек парта артына утырып, дәресләр тыңлаган. Зур уку йортларында белем алып, туган мәктәпләренә эшкә кайтканнар.

6 нчы слайд (“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” исеме астында күрсәтелә.)

 

Укучылар, сезнең арадан да күренекле кешеләр чыгар. Кем генә булсагыз да, үзегезгә белем биргән укытучыларыгызны онытмагыз! Аларның хәлләрен белеп торыгыз!

Бүген яраткан укытучыларыгыз турында сезнең сөйлисе дә сөйлисе генә килеп тора. Өйдә әзерләп килгән язмалар белән танышуны дәвам итик әле. Хәзер сүзне тагын сезгә бирәм.

(Укучылар үз язмаларын укыйлар.)

-Укучылар, күренекле язучы Ф. Яруллин укытучыларны юкка гына: “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”, - дип атамаган. Чыннан да, кирәк чакта сезне мактаучы да, яклаучы да, киңәшче дә - укытучылар. Фәнис абыегыз Яруллин сүзләренә язылган “Иң гүзәл кеше икәнсез” җыры барлык укытучыларга да бүләк булып яңгырасын! Әйдәгез, хәзер сезнең башкаруда җырны тыңлыйк, рәхим итегез!

(“Иң гүзәл кеше икәнсез” (Ә. Хәйретдинов муз., Ф. Яруллин сүзләре) җыры тыңлана.)

- Укучылар, укытучылар турында язылган әдәби әсәрләр дә шактый күп.

7 нче слайд (Укытучы темасына язылган әсәрләр)

Г. Исхакыйның “Мөгаллим”, “Мөгаллимә” драмалары, Э. Касыймовның “Гомер ике килми” романы, М. Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” повесте, “Фронтовиклар” романы, Г. Әпсәләмовның “Яшел яр” романы, Т. Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” драмасы һәм башкалар. Киләчәктә бу әсәрләр белән якыннанрак танышырбыз.


1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 |

Поиск по сайту:



Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.029 сек.)