|
||||||||||||||||||||||||||||
АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция |
VII. Ял моменты
VIII. Белемнәрне ныгыту. 1.Харис Якуповның картиналарына репродукцияләр белән танышу һәм исемнәрен дәфтәрләргә язу. (Слайдлардагы картиналар белән танышу). "Иделдә яз" "Таң" "Чаллы чибәрләре" "Сирин чәчәкләре белән натюрморт" "Хөкем алдыннан" 2.Үзара сөйләшү. -Укучылар, күргәнегезчә, Харис Якуповның иҗаты күпкырлы, язган картиналары да күп. Әйдәгез, шулар хакында диалоглар төзеп карыйк. Диалогның схемасы 10 нчы күнегүдә бирелгән. - сорау - җавап -гаҗәпләнү -сорау -җавап
3. (Рәсемнәр таратыла). Укучылар, сезнең алда Харис Якуповның "Хөкем алдыннан" картинасы. Картина турындагы җөмләне тексттан табып укыгыз әле. Картина буенча сорауларга җавап бирү. - Картинада кемнәр тасвирланган? - Уртада басып торучы горур(гордый) көрәшче сезгә таныш түгелме? - Әйе, укучылар, бу герой шагыйрь Муса Җәлил. Без аның исемен йөрткән бистәдә яшибез. Геройлар җырларда, поэмаларда, картиналарда яшиләр. Димәк, шулай итеп яшәргә омтылырга кирәк, укучылар. X. Дәрескә йомгак. Без бүген нинди сәнгать төре турында сөйләштек. Кем иҗаты белән якыннан таныштык? Сез дәрестә ничек эшләдегез?(Билгеләр кую) 5 нче сыйныфта татар теленнән лексикология бүлеге буенча кабатлау дәресе (дәрес-сәяхәт) Тема: Лексикология бүлеген кабатлау
Максат: 1) Татар әдәби теленең сүз байлыгы турындагы төшенчәне өйрәнү; 2) Омонимнар, синонимнар, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзтезмәләр турында мәгълүмат һәм шуларны укучылар үзләренең сөйләмнәрендә куллана белү күнекмәләре бирү; 3) сүзлекләр, аларның төрләре белән танышуны дәвам итү, сүзлекләрдән файдалана белү.
Җиһазлау: 1) “Аңлатмалы сүзлекләр” 1-3 том, “Русча-татарча сүзлек”, “Татар энциклопедиясе”, “Фразеологик әйтелмәләр”, “Орфография” һ.б.; 2)туп, уенчык автобус; 3) “Лексикография” бүлегенең (1өлеше) топографик картасы; 4) карточка-конвертлар; 5) башваткыч язылган плакат.
Без бүген, “Лексикология” дәүләтенә юлны дәвам итәрбез. Иң элек, такта янына чыгып, бүгенге сәяхәтебезнең картасы белән танышыйк. Сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Алайса, сәяхәткә кузгалыйк - вакыт уздырмыйк. Шушы табышмакка җавабын әйтегез әле: Дүрт тәгәрмәчле әрҗә Үзе зур көчкә ия. Олы юлдан йөгерә - Максатка тиз җиткерә. (Автобус) Дөрес, укучылар. Без бүген шушы автобус белән сәяхәт кылырбыз. Аның өчен билетлар сатып алырга кирәк. Әгәр дә билет артындагы табышмакларга җавап бирсәгез, без уңышлы гына сәфәребезне башлап җибәрербез. Алдан ук кисәтеп куям, сәяхәт вакытында тәртип булырга тиеш, иптәшләрегезгә авырлык килгәндә ярдәм итәрсез, һәрвакыт бердәм булыгыз! Шулвакытта гына сәфәребез күңелле һәм файдалы булыр.
Билет өчен биремнәр: 1) Агач түгел - яфраклы, Тун түгел - тегелгән. Кеше түгел, сөйли. (Китап) 2) Сумка тотып керәләр, Белем төяп чыгалар. (Мәктәп) 3) Ике агай бергәләр, Бер- берсен күрмиләр. (Күзләр) 4) Суда нинди таш булмый? (Коры) Тукталышлар: 1. “Бер һәм күп мәгънәле сүзләр” тигезлеге 2. “Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр” бакчасы 3. “Антоним” күпере 4. “Омоним” урманы 5. Ял аланы 6. “Синоним” күле 7. “Фразеологик әйтелмәләр” күпере 8. Күңелле грамматика 9. “Сүзлек” тавы 10 “Лексика” түбәсе 1. Һәр укучы конверттан карточка ала. Язылган сүзнең күп мәгънәле булуын исбатларга: 1) тамыр 2) басу 3) баш 4) тел 2. “Энҗе чәчтем - энҗе җыям” сериясе китаплары белән эшләү. Биремне эшләр өчен шифрлардан файдаланыгыз. 1) “Татар халык уеннары” - 144 б.: көмеш су 2) “Әкиятләр” - 36 б.: дөнья асты өскә килә - караңгылана 3) “Күңел ачкычы” - 142 б.: тәмле хыял 4) “Риваятьләр һәм легендалар” 8 б.: күңелен таба 3. Карточкалардан биремнәр үтәү. Антоним сүзләрне аңлат һәм тап! 1) Яхшы сүз - җанга дару, Яман сүз - канга агу. (М) 2) Бер ялган сөйләсәң, тугыз дөресеңә дә ышанмаслар. (М) 3) Белемле көн күргәндә, белемсезгә төн килгән. (М) 4) Кәгазь өстен карайта, Дөнья йөзен агарта. (каләм) 4. Омоним урманы. Адашкан укучыларга бирем үтәтү. Авазлары бертөрле, мәгънәләре белән бөтенләй башка сүз уйлагыз. Шул сүзне ачыклау өчен төрле сораулар бирегез. Мисал өчен, 1) -нишләү? нәрсә? -кайда? нәрсәләрдә була? -печән өстендә чалгы белән, сабантуйда ат белән, мунчада себерке белән эш итү һ.б. (чабу) 2) -ул – кышны алмаштыра, тимерне турайтырга, май атларга кушканда әйтелә (яз) 3)-ул сүз белән кеше битен һәм хәрефле бер санны атыйлар, суда хәрәкәт итәргә кушканда шул сүзне әйтәләр (йөз) 4) -алмашлыкның берсе ул, шуның белән итек ямыйлар (без) 5) –бәйрәм мәҗлесен дә, татлы ризыкны да атыйлар (бал) Яхшы, адашканнар табылды, ә хәзер бергәләп, омоним сүзеннән яңа сүзләр табып языгыз.
5. Ял аланы. Мин сезгә бер омоним сүз әйтәм, ә сез тагын омонимнарын табыгыз. Кемдә уен туктала, шул җәза үти. М/н: - туп - уенчык, ату коралы һ.б. - саз – баткаклык, уен коралы, яхшы, пак һ.б. - төш – хәрәкәт, көн уртасы, төш күрү, билгеле бер урын, җимеш орлыгы һ.б. 6. “Синоним” күленә килеп җиттек. “Очучы синонимнар” уенын уйнап алыйк. Бер укучы икенче уенчыга бер сүз әйтә, икенчегез синонимын әйтә. Уен кемдә туктала, шул бүтәннәргә арты белән баса. М/н, Энҗе - гүзәл, Муса - матур, Рәшит - чибәр һ.б. - зирәк, белемле, акыллы һ.б. - әдәпле, инсафлы, тәртипле, тыйнак һ.б. 7. Конвертның тышында язылган сүзләрнең синонимнарын табып бетерергә. 1) зифа (чибәр, сылу, күркәм, нәфис, матур) 2) өлкән (дәү, олы, зур, эре) 3) тугры (хак, чын, рас, дөрес) 4) эссе (кайнар, кызу) 5) чиста (пакъ, керсез, саф) 6) арзан (юнь, очсыз) 7) дус (иптәш, ахирәт, сердәш) 8. “Фразеологик әйтелмәләр” күпере. Конверттан чыккан җөмләдән фразеологик әйтелмәләрне табырга һәм аңлатырга. 1. Тел белән тегермән тартырга дисәң, көн димәс, төн димәс, туктатып булмый. (Б.Камалов) 2. Шулай көйләнер төсле тоелганда, озын телләр, кайсы көнләп, кайберләре үч итеп, карчыкның күңел ярасына тагын тоз сибә башладылар. (Г. Бәширов) 3. Гайнетдиннең башка чакта да чиртсәң кан чыгардай кызыл булган йөзе бу акырудан тагын яман бүртенеп карады, күзләрен кан басты. (Г.Ибраһимов) 4. Урманда кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк; Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк. (Г.Тукай) 9. “Күңелле грамматика”.
Башваткыч чишү:
- буялган шакмаклар эчендә сез яшы белгән сүз килеп чыгар.
10. “Сүзлек” тавы -орфография -фразеологик әйтелмәләр -аңлатмалы сүзлекләр -әдәбияттан терминнар сүзлеге һ.б. 11. “Лексика” түбәсе. Сорауларга җавап бирергә: 1) полисимия күренеше нәрсә ул? 2) мәгънәдәш сүзләрне ничек атыйлар? 3) фразеологик әйтелмәләр һ.б. Поиск по сайту: |
Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.009 сек.) |