АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция

Йомгаклау. 1. У: Укучылар, дәресебез ахырына да якынлашты

Читайте также:
  1. Йомгаклау.
  2. Йомгаклау.

1. У: Укучылар, дәресебез ахырына да якынлашты. Хәзер үтелгән теманы кыскача гына кабатлап китәбез.

-Без бүген нәрсә өйрәндек? - Саннарның ясалышын. - Ясалышлары ягыннан саннар нинди булды инде? - Тамыр, кушма, тезмә, парлы.

2. У: Бик әйбәт, укучылар. Барлык сорауларга да дөрес җаваплар бирдегез. Мин сездән бик канәгать калдым.

5. Өйгә эш бирү.

240 нчы күнегү. Монда сезгә күп нокталар у, җәяләрне ачып текстны күчереп язырга кирәк булачак. Мөмкин булган цифрларны сүз белән язырсыз.

3. Дәрес тәмам, катнашуыгыз өчен рәхмәт! Актив катнашкан укучыларга бишле куям.

 

Тема:

МУСА ҖӘЛИЛ-ҮЛЕМСЕЗ ШАГЫЙРЬ!

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңграр җыр булып.

Муса Җәлил. “Җырларым”

... Караңгы төн. Җәйге болынга сибелгән чәчәкләр төсле, күккә дә энҗе кебек йолдызлар коелган. Күк ялтырый. Аның кебек үк, мәгърүр каланың үзәгендәге ак ташлы Кремль дә кичке шәһәр утларына күмелгән. Кремль олы тарихка бай, һәм аның һәрбер җире үзендә сихерлек саклый. Шәһәр утларыннан тыш, дөньяны әкрен генә эреп килүче кар да яктырта. Шул яктылык нурлары ярдәмендә, караңгылыкны җиңеп, һәйкәл сыны күренә. Бу – данлыклы патриот шагыйрь Муса Җәлилнең һәйкәле, еракка карап, караңгы төнне дә үтеп, халкына көч биреп тора.

1906 елның 15 февралендә туган Муса Җәлилне, ил күгендә сүнмәс, якты йолдыз булыр дип берәү дә уйламагандыр.

Сугышка чаклы ук инде Муса Җәлил нык танылган һәм популяр шагыйрь була. Аның шигырьләренә, поэмаларына укучылар һәм тәнкыйтьчеләр югары бәя бирәләр. Аның либреттосына Н.Җиһанов язган “Алтынчәч” операсы әлегә чаклы татар театры сәхнәсеннән генә түгел, бәлки илебезнең башка опера театрлары сәхнәләреннән дә төшми. Сугыш башланыр алдыннан Җәлил “Хат ташучы” дигән лирик поэмасын бастыра, “Илдар” операсының либреттосын тәмамлый, күп кенә яңа зур әсәрләр өстендә эшли.

Илебезгә фашистлар Германиясенең хыянәтчел һөҗүме шагыйрьнең иҗат планнарын җимерә. Муса сугышның беренче көннәреннән үк армиядә - башта политработниклар курсларында, ә аннан соң Волхов фронтының “Отвага” газетасы редакциясенә 1942 елның маенда Икенче удар армия чолганышта кала. Монда Муса Җәлил дә була. Сугышчылар айдан артык фашистлар һөҗүменә каршы торалар. 1942 елның 26 июнендә Муса Җәлил бер группа сугышчылар белән чолганыш боҗрасыннан чыгарга тырышып карый. Машинага төялеп алар дошман тарафыннан һәрвакыт утка тотылып торган сазлык өстенә агач җәйгән юлдан зур тизлек белән баралар. Ләкин машинаның тәгәрмәче астында мина шартлый. Җәлил белән бергә булган кешеләрнең күбесе үлә. Ә Муса, авыр яраланып, шартлау дулкыны белән читкә алып ташлана. Шундый хәлдә ул гитлерчыларга әсирлеккә төшә.

Чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратып алынган лагерьдә шагыйрьне нәрсәләр кичергән һәм ниләр уйлаган булуың аның шигырьләре ачык сөйли. Ул коточкыч бәхетсезлеккә төшүенә, хурлыклы коллыкка эләгүенә бик нык кайгыра. Аның йөрәге әрни, исән калуы өче Ватан каршында үзең гаепле саный.

Кичер мине, илем, синең бөек

Исемең белән килеп сугышка,

Данлы үлем белән күмәлмәдем

Бу тәнемне соңгы сулышта.

Дошман чолганышында калгач, Муса үзенең дусты тәнкыйтьче Г.Кашшафка язган бер хатында барлык әзер әсәрләрен җибәрәчәге турында хәбәр итә, чөнки “төрле хәлләр булуы бар: юлда дәфтәрне яки аннан да кадерлерәген югалтырга мөмкин”, дип шаяртып яза. Үзенең әдәби мирасы турында аның Гази Кашшафка алдан ук васыять язып җибәрүе һич тә очраклы түгел. Ләкин дошман кулына эләгү турындагы фикер аның башына бервакытта да килмәгән булса кирәк. Җәлил үзенең бер хатында Волхов фронтында язган шигырьләре арасыннан “Соңгы патрон турында баллада” сын искә ала. Соңгы патрон... Котылу да, могҗиза да көтмәгән политрук Җәлил әнә шул турыда уйлана. Һәм шуңа күрә дә ул, хәрби дусты-пистолетының хыянәт итүе турында ачынып яза:

Чаян чага үзен соңгы чиктә,

Бөркет ярдан түбән ташлана.

Мин соң бөркет түгел идеммени,

Баш ияргә шуннан башкага!

Нишлим, сугыш дустым-пистолетым

Соңгы сүздән кинәт баш тартты.

Богау салды дошман кулларыма

Һәм хурлыклы юлдан атлатты.

Ләкин әсирлеккә эләккәч, үлем сәгате якынайгач, Җәлилдә яшәүгә сусау тойгысы уяна. Көрәшү өчен яшәргә, кулдан килгән кадәр дошманнан уч алу өчен яшәргә:

Тик бер өмет, дуслар, сезнең сафта

Табар соңгы көрәш теләген,

Яраланган, ләкин тар коллыкка

Баш имәгән керсез йөрәгем.

Ватанга, халыкка файдалы булырга омтылу, фашистларга каты нәфрәт шагыйрьдә хәрби әсирләрнең яшерен оешмасын төзү фикере тудыра.

Сугыш башында барлык әсир “азиатларны” кырып бетерергә приказ биргән немецлар командованиесе, 1942 ел ахырында Сталинград янында уңышсызлыкка дучар булгач, аларны үз Ватаннарына каршы көрәштә файдаланырга уйлый. Ашыгыч рәвештә “милли легионнар”-төрек, әрмән, грузин легионнары төзелә... Польшаның Радом шәһәрчегендә “Идел-Урал” легионы оештырыла башлый. Бирегә Идел буе милләтләреннән булган әсирләрне көчләп куып китерәләр. Фашистларның кабахәт ниятләрен өзү, әсирләр кулына биргән коралны гитлерчыларның үзләренә каршы бору-җәлилчеләр үзләренең алдына әнә шул бурычны куялар. Һәм алар бу максатка шактый дәрәҗәдә ирешәләр дә. Дөрес, бу аларга бик кыйммәткә төшә.дошманны алдау өчен, җәлилчеләргә башта немецлар белән хезмәттәшлек итәргә ризалык биргән булып кыланырга туры килә.

Җәлилгә һәм аның дусларына бу карарга килү бик җиңел булмагандыр, әлбәттә. Бу турыда аның “Ышанма” дигән шигыре буенча хөкем йөртергә мөмкин. Муса анда үзенең сөйгән ярына менә шулай дип мөрәҗәгать итә:

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

“Ул егылган, арып”,-дисәләр,

Син ышанма, бәгърем!

Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр

Илдән киттем ил һәм синең өчен

Автоматым асып аркама.

Илемне һәм сине алмаштыргач,

Җирдә миңа тагын ни кала?

Муса ак эмигрантларның “Идел-Урал”комитетында эшли башлый. Яшерен оешманың башка членнарын эмигрантларын “Идел-Урал” газетасы редакциясенә пропагандистлар һәм легион отделениеләренең командирлары итеп, типографияга радио тапшыру редакциясенә һәм башка җаваплы эшләргә урнаштырырга мөмкин була. Көнчыгыш фронтка җибәрелгән “Идел-Урал” легионының беренче батальоны (монда меңгә якын сугышчы була) фронтка барып җитмәс үк, Витебск районында восстание күтәрә, немец офицерларын һәм сакчыларын кырып бетерә, коралланган килеш, Белоруссия партизаннары ягына чыга. Бу вакыйга гитлечыларга җитди сабак була. Шуннан соң фашистлар татар легионнарын фронтка җибәрергә батырчылык итмиләр. Фашистлар яшерен оешма булу турында сизенәләр, провакаторлар җибәрәләр, шымчылыкны көчәйтәләр.

1943 елның августында гестапо подпольщикларның эзенә төшә. Хәрби әсирләрнең ныклап әзерләнгән гомуми восстаниесе башлануга берничә көн калганда, Җәлилне һәм аның яшерен группасының күпчелек членнарын кулга алалар.

Немец язучысы Леон Небенцаль командованиесенең күп кенә әһәмияте докуменларын тапкан. Ул документларның берсендә татар легионерлары “иң ышанычсыз” дип аталган. Икенче бер документта “көнчыгыш ирекләре” дип аталучылар дивизиясе командующиеның татар һәм аның күршесендә урнашкан әрмән легионнарын (җәлилчеләр алар белән бергәләп кораллы чыгыш ясау турында килешкән булганнар) һич кичекмәстән коралсызландыру турында приказы телгә алына.

Ләкин җәлилчеләрне кулга алганнан соң да фашистлар совет патриотларының каршылыгын сындыра алмыйлар. Легионерларның күп өлеше төркем-төркем булып һәм берәмләп Польша һәм Франция партизаннары ягына кача һәм сугышның соңгы көннәренә чаклы кулларына корал тотып гитлерчыларга каршы сугыша.

Моабит төрмәсенең таш капчыгына ташланган, аяк-куллары богауланган, ләкин рухы сынмаган Муса көрәшне туктатмый. Хәзер аның кулында бердәнбер корал-сүз кала, һәм шагыйрь аны әче нәфрәт белән дошманнарының йөзенә ата:

Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә.

Кирәк икән үлем аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә.

Меңен түгел, бары йөзен генә

Юк итәлдем синең сыңарның,

Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен

Мин тезләнеп гафу сорармын.

Моабит дәфтәрләре-әсирлеккә шагыйрьнең кичерешләрен турыдан-туры чагылдырган лирик көндәлек ул. Аларда тоткынлыкның авырлыгы да, азатлыкны сагыну да, йөрәк әрнүе дә бар. Коточкыч зур газаплар кичергәндә дә, авыр уйлану минутларында да без бу гаҗәеп кешенең гаять зур эчке көчен сизәбез.

Язмыш Җәлилгә бик авыр сынаулар әзерли, аны кешелекнең киләчәге өчен көрәшнең алгы сызыгына куя. Һәм шушы алгы сызыкта шагыйрь бөгелми, каушап калмый. Киресенчә, ул үзенең рухи байлыгын ахырынача ача, гасыр белән бергә атлый ала.

Шагыйрь гомеренең соңгы көннәрендә иң тирән эчтәлекле һәм художество ягыннан камил әсәрләр тудыра: “Җырларым”, “Ышанма”, “Катыйльгә”, “Бүләгем”, “Серле йомгак”, “Алман илемдә”, “Батырлык турында” һәм башка бик күп совет поэзиясенең чын шедеврлары дип атарга мөмкин.

Шагыйрьнең үлемсез батырлыгы турында матбугат битләрендә беренче мәгълүматлар күренү белән, бу темага шагыйрьләр, композиторлар, рәссамнар мөрәҗәгать иттеләр.

Муса Җәлил татар халкы өченгенә түгел, бик күп башка халыклар өчен дә кадерле, җанын аямый көрәшкән, сокландыргыч һәм үрнәк образ буларак яши.

Җәлил шигырьләре дөньяның илледән артык теленә тәрҗемә ителгән.

Сугыш беткәннән соң озак та үтмәстән, Франция һәм Бельгия аша патриот шагыйрьнең җырлары да әйләнеп кайта. Бу җырлар шагыйрь тарафыннан төрле кәгазь кисәкләреннән тегелгән ике кечкенә блокнотка тупланганнар. Анда йөзләп шигырь язылган. Бу шигырьләр Моабит циклы исеме астында бөтен дөньяга танылдылар.

1956 елның 2 февралендә немец-фашист илбасарларга каршы сугышта искиткеч ныклык һәм батырлык күрсәткән өчен, өлкән политрук Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое дигән исем бирелде. Ә 1957 елда “Моабит дәфтәре” шигырьләре циклы өчен ул, шагыйрьләр арасында беренче булып, Ленин премиясенә лаек булды.

Шагыйрьләргә алдан күрү сәләте бирелә, диләр. Чынлап та, М.Җәлилнең, үз үлемсезлеген тойган кебек, әйткән сүзләре дөрес булып чыкты:

Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып.
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.

 

(6 сыйныф татар теле буенча

“Рәвеш”)

Дәреснең максаты: 1. Укучыларның “Рәвеш”темасы буенча белемнәрен

ныгыту, тикшерү.

2. Тема буенча сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3. Балаларга патриотик тәрбия бирү.

 

Җиһазлау: компьютер, презентация, карта, плакат,

Дәрес барышы:


1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 |

Поиск по сайту:



Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.008 сек.)