|
|||||||
АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция |
ВАСЫЯТЬ
Борын заманда булган икән, ди, бер карт. Аның булган, ди, өч улы. Үләр алдыннан карт иң элек үзенең олы улын чакырып алып әйткән: “Син, улым, дигән, хәлеңнән килсә, авыл саен йорт сал,” – дигән. Шуннан соң уртанчы улын чакырып алган: “Син, улым, дигән аңа, гел тәмле аш кына ашап тор,” – дигән. Карт кече улына әйткән: “Син, дигән, ешрак өйләнергә кара,” – дигән. Ярар. Карт үлеп китә. Аталары үлеп киткәч, уллары: “Әти әйткән васыятьне ничек кенә итеп үтәрбез икән?” – дип баш ватып йөри башлыйлар. Олы улы: “Ничек кенә итеп авыл саен йорт салдырырмын икән?” – дип баш вата, уртанчы улы дөньяда нинди тәмле ризык бар, шуны эзләргә дип чыгып китә, ә кече уллары ешрак өйләнү турында хыялланып йөри башлый. Көннәрдән бер көнне боларга бер карт килеп керә. Исәнлек–саулык сораша, тормышлары белән кызыксына бу боларның. “Тормыш бик шәптән түгел әле, бабай, – ди олы уллары. – Менә әти үлгән вакытта: ”Авыл саен йорт салдыр”, – дип әйтеп киткән иде, әле әтинең васыятен үти алганым юк, – ди. Уртанчысы әйтә: “Миңа әти тәмле аш кына ашап тор, дип әйткән иде,” – ди. Иң кечеләре дә сүзгә катнашып әйтә: “Әти миңа ешрак өйләнергә кара, улым”, – дип әйткән иде. Мин дә әти васыятен үтәргә тырышып карыйм да, барып чыкмый”, – ди. Карт боларның сүзләрен тыңлап–тыңлап тора да болай ди: “Әй, улларым, сез атагызның васыятен ялгыш аңлагансыз икән”, – ди. Ул сезгә менә болай дип әйткән, ди: “авыл саен йорт сал” диюе “авыл саен дус–иш булдыр, дөяда дуслар белән яшәве җиңелрәк була” дип әйтүе булган; “тәмле ашлар ашап кына яшә” диюе “эшләп ашасаң, кара икмәк тә бик тәмле булыр” дип әйтүе аның; “ешрак өйлән” дип әйтүе, “эш артыннан йөреп, хатыныңны сагыныбрак кайтсаң, көн дә өйләнгән кебек булыр”дип әйтүе ул, ди. Атагыз сезне эшләп көн итәргә өндәгән, – ди. Шулай дип әйтә дә карт чыгып китә. Шуннан соң болар әтиләренең васыятьләрен ул кушканча үти башлыйлар.
ГӨЛЧӘЧӘК
Борын–борын заманда зур карурман эчендә бер убырлы карчык торган, ди. Аның бер улы белән Гөлчәчәк атлы бер килене булган, ди. Карчык бик явыз икән, ди, гомер–гомергә яхшы кешеләрне аздырып, батырларны юлдан яздырып йөргән, ди. Карчыкның улы, анасының явызлыгына түзә алмыйча, дөнья гизәргә, бәхет эзләргә чыгып киткән. Гөлчәчәк әниләрен бик сагына икән, тик аны каенанасы – убырлы карчык бер җиргә дә чыгармый икән, үзе төннәрен яхшы кешеләрне аздырырга, батырларны юлдан яздырырга чыгып киткәндә дә киленен өендә бикләп калдыра икән, ди. Төннәрдән бер төнне, убырлы карчык үзе чыгып киткәндә, ишеккә йозак салырга оныткан, ди. Көлгә салган күмәчләрен дә калдырып киткән, ди. Аның чыгып китүе булган, ди, ишекнең ачык калуын белгәч тә, Гөлчәчәк әниләренә китәргә җыена башлаган, ди. Урман эче бик якты, Күктә айлар калык Көлдән күмәч аламын, Әниләргә барамын, Әниләргә барамын, – дип җырлый–җырлый, куенына төче күмәч кыстырган да, ди, әниләренә кунакка дип чыгып киткән, ди. Төн киткән, көн киткән, бара торгач, байтак җир киткән. Ул арада убырлы карчык кире әйләнеп кайткан да килене артыннан куа чыккан.Соры бүре төсенә кергән дә, ди, җирне исни–исни чабып киткән, ди, чаба торгач, киленен куып җиткән, ди. Гөлчәчәкнең каршысына төшкән дә, ди, калын тавыш белән улап җибәргән, ди: Көлтә–көлтә койрыгым Болгый–болгый улаем. Күмәчләремне бирмәсәң, Калҗа–калҗа тураем, Калҗа–калҗа тураем. Гөлчәчәк бик курыккан, күмәч биреп кенә котылыр иде дә, ул вакытта инде аның күмәче калмаган. Ары каранган, ди, бире каранган, ди, якында гына тузгак башлы, куыш эчле зур бер карама күргән, ди, шул карамага ялына башлаган, ди: Әйләнмәле карама, Бәйләнмәле карама. Соры бүре куып җитте, Яшерсәнә, карама, Яшерсәнә, карама. Әйләнмәле карама Гөлчәчәкне бик кызганды, ди, тиеннәр чикләвек җыеп, ярканатлар кунып чыга торган кечкенә куышның ишеген ачып җибәргән иде, ди, Гөлчәчәк куышка керде дә качты, ди. Соры бүре карама төбен тырный–тырный улаган да, ди, Гөлчәчәкне чыгара алмагач, таң алдыннан өенә кайтып киткән, ди. Ул арада таң аткан, кояш чыккан, көн булган. Гөлчәчәк, карамага рәхмәт әйтеп, тагын үз юлына чыгып киткән. Бара торгач, кич булган, соры бүре, килененең эзеннән исни–исни барып, тагын улап җибәргән, ди: Көлтә–көлтә койрыгым Болгый–болгый улаем. Күмәчләремне бирмәсәң, Калҗа–калҗа тураем, Калҗа–калҗа тураем. Гөлчәчәк бик курыккан, ди. Ары караган, ди, бире караган, ди, түгәрәк аланда бик матур бер күл бар икән, ди, Гөлчәчәк шул күлгә ялына башлаган, ди: Түгәрәк алан, көмеш күл, Көмеш күлнең суы мул. Соры бүре куып җитте, Яшерсәнә, көмеш күл, Яшерсәнә, көмеш күл. Көмеш күл Гөлчәчәкне бик кызганган, ди, тирән суын айкалдырып, дулкыннарын чайкалдырып Гөлчәчәк басып торган җирне тирән су белән урап алган, ди, соры бүре күл читендә бүленеп калган, ди. Соры бүре күл читен тырный–тырный төн буе улаган да, Гөлчәчәк янына керә алмагач, таң алдыннан тагын өенә кайтып киткән, ди. Ул арада таң аткан, кояш чыккан, көн булган. Гөлчәчәк, көмеш күлгә рәхмәт әйтеп, тагын үз юлына чыгып киткән. Барган, ди, барган, ди, иртә киткән, кич киткән, китә торгач урманның кырыена ук чыгып җиткән. Инде әниләренең өй түбәләре дә күренә башлаган, ди. Тик шул урында соры бүре тагын куып җиткән, ди, бу юлы бигрәк тә каты ачуланып, улап җибәргән, ди: Көлтә–көлтә койрыгым Болгый–болгый улаем. Күмәчеңне ашатмасаң, Калҗа–калҗа тураем, Калҗа–калҗа тураем. Гөлчәчәк бик курыккан. Ары каранган, бире каранган да басу кырыенда үсеп утырган кушкаенга мепеп киткән, ди.Соры бүре кушкаенның тамырларын казый башлаган, ди. Гөлчәчәк бик курка икән, ди. Инде монда кайтып җиткәч тә әниләрне күрмичә үләрмен микәнни соң? – дип әйтеп, бик елап утыра икән, д Ала муен сыерчык, Кола муен сыерчык. Чәч бөртегем әманәтем, Илтеп бирче, сыерчык, Илтеп бирче, сыерчык. Гөлчәчәк сыерчыкка бер–ике чәч бөртеген алып биргән, ди. Сыерчык аны алып, Гөлчәчәкләрнең әниләренә очып киткән дә, ди, чәч бөртеген аларның капкаларына элеп куйган, ди. Гөлчәчәкнең абыйсы капка төбенә чыккан икән, чәч бөртекләрен күргән. Әһә, кара юргам кашынып торганда ял бөртекләре калган икән, – дип әйтеп, чәч бөртеген алып кереп думбрага кыл итеп тарткан, ди. Гөлчәчәкнең җиңгәсе думбраны аяк тибеп бии–бии уйный башлаган икән, думбра кылы Гөлчәчәк булып җырлап җибәргән: Бии–бии уйнама, Билгенәем авырта, Тибә–тибә уйнама, Түбәләрем авырта... Моңар җиңгәсенең исе киткән: “Әбәү, бу думбрага ни булган?” – дип, әйтеп, думбраны иренә биргән. Ире чиертеп–чиертеп уйный башлаган икән, думбра тагын җырларга тотынган: Басма–басма, абыем, Башкынаем авырта. Чиертмә–чиертмә, абыем, Чәчкенәем авырта. Урман буе, кушкаен, Кушкаенда сеңлең бар, Кушкаенның көбендә Каенанам–убыр бар. Думбраңны куй, абый, Кушкаенга кил, абый. Шуннан соң абыйсы: “Карасана, Гөлчәчәк сеңлем харап була язган бит,” – дип, чукмарын алган да, ди, бүре тибә торган атына атланып, урман буена чапкан, ди. Ул барып җиткәндә, соры бүре кушкаенның тамырларын актарып бетерә язган иде, ди, кушкаен менә авам, менә авам дип кенә торадыр иде, ди. Гөлчәчәкнең абыйсы соры бүрене бәреп үтергән дә, ди, Гөлчәчәкне өйләренә алып кайткан, ди. Шуннан бирле Гөлчәчәк бик әйбәт гомер итә башлаган, ди.
ДӨЯДӘН ДӘ ЗУР ТҮГЕЛ
Шулай бервакыт Аксак Тимернең зурлыгы, көчлелеге турында сүз кузгалгач, шәһәр башлыгы әйткән: – Бу дөньяда күпме ханнар булса, арада иң зурысы Аксак Тимер. – Нинди генә зур булса да, дөядән дә зур түгел, – дигән Хуҗа Насретдин.
ГӨЛЧӘЧӘК БЕЛӘН САНДУГАЧ Дәрҗия Аппакова Кышлакның иң читендә ялгыз бер өй булган. Бу өйдә үзенең Хәлимә исемле кечкенә кызы белән Мәрьям апа дигән бер хатын яшәгән. Ишегалларында гөлчәчәк куаклары үскән. Хәлимә чәчәкләрне бик ярата, куакларның кызыл яфракларын җыя да, кояшта киптереп, шуннан чәй ясый икән. Бик тә хуш исле була Хәлимәнең ул чәе! Күңелгә юаныч та булгач, хуш исле чәй дә биргәч, ана белән кыз әлеге куакларны бик кадерләгәннәр. Көз килсә, аларны камышлар белән төреп салкын кыштан яшереп куя торган булганнар. Камышларга төрелгән куаклар, салкынга бирешмичә, хәвеф–хәтәрсез, кышны исән–сау чыга бирәләр икән. Көннәрдән бер көнне ана белән кыз, яңа йортка күчмәкче булып, йорт әйберләрен ташый башлаганнар. – Әнкәй! Безнең гөлчәчәкләребез каламыни? – дип, әнкәсеннән сорап куйган Хәлимә. – Без күчәсе яңа йортның алдында гөлчәчәкләр тагын да күбрәк булса да, боларны да ятим итеп монда калдырмабыз, үзебез белән бергә күчерербез. Тәрәзә буенда гөлләр ничаклы күп булса, шул чаклы ямьле ул, – дип җавап биргән әнкәсе. Ләкин алар ваграк куакларны тамырлары белән казып күчерә алсалар да, арадан берсенә – иң зур куакка көчләре җитмәгән. – Кызым, монысы калсын инде. Казый торгач тамырларын харап итеп ташлавыбыз бар. Ул инде чыныккан куак, суыкка да бирешерлек түгел. Шунда, үз урынында тик үсә бирсен, – дигән әнкәсе кызына. Кыз, карт куакның үзен генә калдырырга кызганса да, көче җитмәгәч, нишләсен? Шулай итеп алар, иске өйләре алдында карт гөлчәчәк куагын ялгыз калдырып, китеп тә барганнар. Зур куак, авыр сулап: – Мин әле бөтенләй үк ялгыз түгел. Минем янда иске өй белән балчык коймалар калды. Андый–мондый хәл була калса, алар мине якларлар, – дип, үз–үзен юата икән. Ләкин коры юану гына булган шул ул. Көз үзе белән салкын җил, кыш рәхимсез суык бураннар алып килгән. Зур куак, куркуыннан калтыранып: – Зинһар, акрынрак кыланыгыз. Мин картайган инде, сынып китүем бар, – дип, көзге җилгә ялварып караган. Бу сүзләргә әллә ни исе китмәгән көзге җил һаман үз эшен белгән: дулаган, сызгырган, ыжгырган, әллә кайлардан, таулар, диңгезләр артыннан куе болыт көтүләрен куып китергән дә ялгыз куак өстенә эре–эре тамчыларын сибәргә дә тотынган. Ә төн җиткәч, кинәт каты суык китереп бәргән. Куакның барлык ботаклары бозланып, пыяла шарлар шикелле, шукланып–чукланып катканнар. Куак, салкын үзәгенә үтүен сизеп: – Үлемем шушыдыр инде! – дип, куркынып уйга калган. Иртәгесен күкне калын болытлар каплап алган, күбәләк–күбәләк кар яварга тотынган. Мескен карт куак, күз ачып йомганчы, ап–ак кар белән күмелеп калган. Көн артыннан көн үткән, берничә ай узып та киткән, кояшлы, көләч яз килгән. Үләннәр яшәреп киткәннәр, агачлар чәчәкләргә күмелгәннәр, көмеш төсле җирдә агачы да, сап–сары чәчәк атып, дөньяга хуш ис бөркергә тотынган. Бары куак кына язны котлап елмая алмаган. Ул, кышкы суыктан чирләгәнгә, кара янып, ялангач көенчә, тереклектән мәхрүм булып боегып утырган да утырган. Тик кайдадыр, бик тирәндә, тамырларының ерак очларында зәгыйфь кенә тормыш җылысы саклый икән ул. Ничектер бер көнне Мәрьям апа кызы Хәлимә белән куак яныннан үтеп бара икән, Хәлимәнең күзләре әлеге зур куакка төшкән дә, ул аны кызгануыннан чак кына елап җибәрмәгән. – Әнкәй! Әнкәй! Безнең ялгыз куагыбыз корыган бит, – дип, әнкәсенә сарылган. – Ай, харап булган шул! – дигән әнкәсе. – Янында агып тора торган арыгы да кибеп беткән икән, ичмасам. Аны тазартып, су җибәрергә кирәк. Бәлкем, шуннан соң яшәреп китәр... – Чынлап та, әнкәй. Чәчәк атып җибәрсен иде... Ана белән кыз арыкны тазартканнар, буасын ачып, аңа саф су агызып кикәннәр. Бәхет өстенә бәхет, нәкъ шул кичне сандугач очып килгән дә, зур куакның корыган ботагына кунып сайрый башлаган. Таңга чаклы сайраган. Матур итеп сайраган, дөньяны яратып сайраган: Чут–чут–чут–ти–тивә. Сәлам сиңа, яз! Сагынганыңны белдем. Мин килдем, мин килдем. Фип–фип–питти–питти–тияряр... Аның җыры һаман көчәйгән, һаман үсә барган. Аһ! Тормыш нинди күңелле! Мин иртә белән Хәлимә дигән кызчыкның яңа үсеп килгән бакчасында сайрадым. Могҗиза, могҗиза! Нинди ямьле аның ул бакчасы. Яңа йортларның зур–зур тәрәзәләре гөлләргә карап, көлеп торалар. Аларда яшәү нинди күңелле! – дигән кебек итеп сайраган сандугач. Бу җырчы кошның җыры шундый саф, шундый тәэсирле булган, аның җырын тыңлаганнан соң, хәтта картаеп беткән ялгыз гөлчәчәк куагы да беленер–беленмәс кенә тетрәнеп киткән, тамырларына рәхимле дым йөгергәнен сизгән. Зур куак кинәт ботакларын селкеп куйган. Моны сандугач та сизгән. Сандугач аз гына тыныч торган да тагын сайрарга тотынган. Аның саф тавышы зәңгәр күкләргә ашкан, йокыдагы кешеләрне уяткан, җирнең иртәсен үзенә бер ямь белән ямьләндереп торган. – Әйе, әйе, яшәү нинди рәхәт! – дип, аңа кушылып кешеләр дә җырлап җибәргәннәр. Чынлап та, кинәт зур куакның тамырларына дым йөгергәне сизелгән. Кечкенә Хәлимә арыкны тикмәгә генә ачмаган бит! Ботакларда беренче бөреләр күренә башлаган, алар күбәйгәннәр, тулыланганнар, ә үзләре барысы да яшәү, яшәү бөреләре булганнар Ә сандугач сайраган да сайраган. Сайрый торгач арып, керфекләрен йомган. Ул керфекләрен яңадан ачып җибәргәндә, карт куак, яшәреп, матур яшел яфракларга күмелеп утыра икән. Гәүдәсе белән кояшка таба үрелә башлаган. Бөреләр ярылганнар, ботаклар кызыл чәчәкәгә күмелгәннәр. Сандугач, йокысыннан уянган да, гаҗәпсенеп, сызгырып җибәргән. – Карасана, нинди гөлчәчәкләр! Мин кичә аларны ничек күрмәдем икән соң? Зур куак аңа: – Җырың белән миңа җан бирүче син үзең бит! – димәкче булган икән дә, тик кыюлыгы гына җитеп бетмәгән. Аннан соң бит әгәр алай дип әйткән булса, сандугачны куандырам дип, Хәлимәне бер читтә калдырган булыр иде – арыкны арчучы, карт тамырларга дым җибәрүче кеше кем соң? Кечкенә Хәлимә бит. Чәчәкләрнең хуш исенә исереп, сандугач шул тикле матур, шул тикле дәртле сайрап җибәргән, куак үзенең бу яңа дөньясына үзе дә сокланып бетә алмаган. Сандугач сайраган, сайраган да пырылдап очып та киткән. Менә берзаман зур куак янына әнкәсе белән Хәлимә килеп туктаган. Хәлимә: – Әнкәй! Кара әле, Куагыбыз чәчәк аткан бит безнең! – дип, кул чабып кычкырып җибәргән. – Арыкка су җибәрүебез бик яхшы булды, әнкәй. Чәчәкләре элеккегә караганда да матуррак! – Әйе шул! Яхшы эш, хезмәт беркайчан да әрәм булмый ул, – дигән әнкәсе һәм чәчәкләр арасыннан берсен, иң матурын өзеп алган да кызының чәченә кадап куйган.
ДҮРТ ДУС
Бер заманда Мачы, Әтәч, Каз һәм Үгез бик дуслашканнар, бик тату, бик күңелле яшәгәннәр. Көз җиткән, мачы өши башлаган, шуңа күрә ул әтәчкә: – Салкыннар җитә, әйдә өй салыйк, – дигән. Әтәч: – Нигә ул өй, мин лапас башыннан лапас башына йөрим, – дигән. Шуннан соң Мачы Казга: – Каз дускай, салкыннар башлана бит, әйдә өй салыйк, – дигән. Каз: – Мин ишек төбеннән ишек төбенә йөрим, нигә ул өй, – дигән. Шуннан соң Үгезгә дә шул сүзләрне әйткән. Үгез: – Мин капка төбеннән капка төбенә йөрим нигә ул өй, – дигән. Шуннан соү Мачы үзе өй сала башлаган. “Өй салуның ние бар, өйясе дә мүклисе”, дисәләр дә, Мачыга өй салу бик җиңел булмаган. Ул иртәдән алып кичкә чаклы бик күп көч куеп эшләгән. Аның маңгай тирләре чыккан.Көне буе эшләгәч, кичкә гәүдә сөякләре авырткан. Шулай күп тырышып Мачы өй салып бетергән, тора да башлаган. Көннәр бик салкынланганнар. Мачыга хәзер рәхәт, салкынга исә дә китми, ләкин Әтәч салкынны сизә. Аның җылы йоннары салкынга каршы тора алмый башлаган, ул йши, калтырый икән, шуңа күрә иске дусы Мачыга барып: – Мачы дусым, миңа өеңдә урын бирсәңче, мин бит бик өшим, чыдар хәлем калмады, – дигән. Аңар Мачы: – Лапас башыннан лапал башына йөр син, Әтәчкәй, миндә урын юк, – дигән. Әтәчнең бик ачуы килгән: – Мин, дигән, кертмәсәң, тибенеп, өй түбәңнең бөтен туфракларын таратырмын, – дигән. Мачы уйлап торган да шүрләгән, чыннан да Әтәч туфракларны тарата ала бит, дип уйлап: – Ярый, кер, дус, кер, бергә торыйк, – дигән. Менә Каз де Мачыга килгән, аның да мамык туны салкыннарны тоталмый башлаган. Ул да: – Мачы дускай, миңа өеңдә урын бирсәңче, мин өши башладым, чыдарым бетте, – дигән. Мачы: – Каз дус, ишек төбеннән ишек төбенә йөрсәң булмасмы, минем өйдә урын юк, – дигән. Казның бу җавапка бик ачуы килгән дә: – Әгәр кертмәсәң, өеңнең мүген йолкып бетерермен, – дигән. Мачы курка төшеп: – Кер, Каз дускай, кер, алайса бергә торыйк, – дигән. Менә Үгезнең туны да салкынга каршытора алмый, аны да салкын калтырата башлаган. Ул да кая барсын, шул иске дусы Мачы янына килгән: – Мачы дускай, салкыннар бик көчәйдә бит, чыдар хәл юк, син өеңдә урын бирсәңче, – дигән. Мачы: – Үгез дус, гадәтәң буенча капка төбеннөн капка төбенә йөрсәң ничек була соң, мине өйдә урын юк бит, – дигән. Үгез ачуланып: – Алайса өйеңне төртеп аударам, – дигән. Мачы “ач кешенең ачуы яман” дигәндәй, туңган үгез чыннан да сөзеп аудармасын дип: – Ярый, кер Үгез дус, кер, – дигән. Шулай итеп, болар тагын дүртәү бик дус, бик тату, бик күңелле тора башлаганнар. Боларның дүртәү бер өйдә яшәгәннәрен Аю бәлән Бүре белгәннәр дә икәүләп килгәннәр. өйнең ишек төбенә җиткәч, Бүре Аюга карап: – Син башлап кер, Аю дускай, – дигән. Аю: – Син, Бүре дус, алдан кер, син көчлерәк, – дигән. Кайсы да алдан керергә шикләнгән, Шул рәвешле үзара сүз көрәштергәннән соң, җирдән бер озын гына чыбык алып тотышырга булганнар. Тотышуда Бүре өскә чыккан, шуңа аңа башлап керергә туры килгән. Бүре кинәт кенә ишекне ачып керүе булган,Үгез моны күреп койрыгын күтәреп, көчле мөгрәп сөзеп җибәргән. Каз, канатларын җилпи–җилпи, каңгылдап чукырга ябышкан, кай ңире кычыта. Мачы йоннарын кабартып, тырнакларын чыгарып, мыекларын тырпайтып, мыраулап, әрле–бирле йәри икән. Әтәч ачы тавыш белән “кик–ри–күк” дип кычкырырга тотынган. Бүре ничек кирәк алай котылып чыккан. Чыккач Аюга, әйтә икән: – Әй, Аю дус, башым бетә язды: берсе чабата ясап утыра иде, шөшлесе белән чөшкели башлады. Берсе коймак пешерә иде, әй, табагач белән борып ала башлады. Берсе киштә башына баскан да “кинҗә, кинҗә” дип җикерә. Берсе идәндә “тотыгыз, тотыгыз” дип кычкыра. Йөрәгем ярыла язды, уф... – дигән, ди. ЕЛАН ПАТШАСЫ ШАҺМАРА
Әүвәл заманда бер фәкыйрь урманнан утын күтәреп алып кайтып сата икән дә шуның белән көн күрә икән. Ул бер дә алып кайта, ике дә алып кайта. Шулай ташыйт торгач, бу бер көнне юан агач төбенә утыра. Ярлы кеше бик уйлана бит ул. Уйланып утыра. Туфракны алай да казый, болай да казый. Көн күрмеше авыр, шулай уйланып утыра. Шулай уйланып, туфрак казып утырган чагында, моның кулына бер тимер тоткыч очрый. Уйлый: “Бу нинди тимер?” – ди, ипләбрәк карый. Казый–казый бу зур капкач булып чыга. “Бу, – ди, – караклар малыдыр, ахры, моны караклар куйгандыр”, – ди. Таш белән, агач белән каера–каера ача бу капкачны. Ача да бер таяк тыгып җибәрә. Таяк йомшак кына бер нәрсәгә тия. Шуны алып карый. “Бу, – ди, – бал кебек нәрсә икән”, – ди. Таякка бармагын тидерә дә бармагын ялап карый. Бал булып чыга бу. Капкачны ябадыр да өенә кайтып китә. Өенә кайта. Бер чиләк ала. Урманга барып, шул чиләккә бал тутырып, янә капкачны чбып куя. Бер авылга барып, балны сата, яхшы гына файда күрә. Утын сатмый инде хәзер. Шулай бал сатып йөри–йөри ара бу. Аннары күршесенә кереп әйтә: – Бер нәрсә таптым, бер кешегә дә әйтмә. Әйдә киттек, – дию Күәс чиләкләр алалар, чүлмәкләр алалар да китәләр. Барып җитәләр. Теге күршесенең ике күзе дүрт була. Балны чыгаралар гына. Төяп өйгә кайтып китәләр. Балны кая куярга урын юк инде. Балны кырып алып кайттылар. Тегндә тәмам бетте. Шуннан күршесе дә туктады, үзе дә туктады. Ярлының тагын акчасы бетте. Балы булмаса да шунда барысы килә ярлының: “Тагын булмасмы?” – ди. Бер көнне тагын чыгып китте. Ярар, барып җитте. Тәвәкәлләп төпкә төште. “Бер хикмәт бардыр анда”, – ди. Төшсә, кулына кырыйда ишек тоткасы кебек бер тотка очрады. Тоткычны тапкач бу уйлый: “Монда ни булса да бардыр”, – ди. Тәвәккәләп ачты. Ачса, ни күрсен: дөнья кебек якты җир. Шунда тәвә–тәвә еланнар яткан. Еланнар уртасында, карават кебек нәрсәдә ак җәймә. Шуның өстендә бер Ак елан. Еленнар теге кешене йотарга башларын калкыталар. Шул вакытта Ак елан: “Тик торыгыз!” – дигән кебек койрыгын бутап куя. Шул карават кебек нәрсә янында бер ак таш бар. Ялтырап тора, бик әйбәт. Еланнар шул ташны барып ялыйлар. Теге кешенең карыны бик ачыкты. Карыны ачыкканга һич тәкать тота аламый инде. Ничә көннәр ач ятты. Ак елан койрыгын болгый теге кешегә, шунда таба килергә.Бу кыймылдарга куркып утыра: “Кыймылдасам, еланнар йотар”, – дип. Шул чагында Ак елан телгә килә: – Егет, ди, минем ашарга дигән балымны алып саттың, файда иттең. Тагын монда кердең, ди. Җәмәгатең бардыр, балаларың бардыр, сагыналар, ди. Инде син моннан кайта алмыйсың, шушында безнең белән гомер итәрсең, – ди. Теге елап җибәрде. Ак елан әйтә: – Курыкма, мин сиңа тидертмәм, ди. Карының ачса, шушы ташны килеп яла. Ашыйсың да килмәс, эчәсең дә килмәс, – ди. Аптырагач, бу курыкса да барып ялый инде. Ялагач, моның эчәсе дә килми, тамагы да тук. Бу бер көнне хатынын, балаларын искә төшереп елый. Акелан моны җәлли. Шул чагында егет Ак еланга әйтә: – Син, ди, кем буласың соң, бу еланнардан бер дә курыкмыйсың? – ди. Телгә килгәч, сөйләшергә була бит инде. Ак елан әйтә: – Мин аларның патшасы, ди. Минем исеме Шаһмара, – ди. Егет әйтә: – Миңа моннан чыгарга булмасмы? Зинһар, тыңласана сүземне, – ди. Шаһмара әйтә: – Мин сине чыгарыр идем, син минем гомерем кыскаруга сәбәп буласың. Син мине кешегә сөйләрсең. Кешегә сөйләвең – минем үлүем, – ди. Теге егет әйтә: – Әйтмим, – ди, ант эчә, каргана. – Шушында ничек күрдем, шулай калыр, – ди. Шулай дигәч, бер еланга кушты: “Бар, чыгар моны”, – ди, Койрыгы белән изен ясый үзенчә. Тагын егеткә әйтә: - Кешегә әйтсәң, минем гомерем бетә. Әйтәсе булма, рәнҗермен, – ди. - Әйтмәм, – диде егет, карганды, елады. Шуннан егет елан ойрыгына ябышты да, елан үзен өскә алып чыкты. Аннары елан кире эчкә кереп китте. Егет өенә кайтып керде. Җәмәгатьләре елаштылар, куаныштылар. Ничә айлар югалып торган кеше кайткач, бик шатлык булды. Шул шәһәрнең патшасына авыру тия. Патша сихерчеләрне дәштерә. Дәштерә дә, сихерчеләргә: - Бу авырудан тергезү өчен Шаһмарны күргән кеше кирәк, – диләр. Патша әйтә: - Нәрсә соң ул Шаһмара? Мин аны белмим, – ди. Бер сихерче әйтә: - Шаһмара ул Ак елан – еланнар патшасы, – ди. Патша әйтә: - Аны күргән кеше күп булыр, аны каян белербез соң?– ди. Аны үзебез белербез. Ясат бер мунча. Бөтән кешене шунда керт. Аны шуннан белербез. Шаһмарны күргән кешенеңтәне ала булыр, – диләр сихерчеләр. Патша мунча салдыра, яктырта. Тәмам булгач, кешеләрне тиген генә чабынырга өнди. Тиген мунчага охота керәләр инде. Мунчага кергән һәммә кешенең исемен язалар. Соңыннан: “Син мунча кердеңме?” – дип, эзләп кертә башлыйлар. Шаһмарны күргән фәкыйрьне дә китереп тоталар: - Син мунча кердеңме?– дип сорыйлар. - Кердем, – ди. Книжкадан карыйлар: - Исемең ничек?– диләр. - Фәлән, – ди. Книжкада исем юк. Моны көчләп мунчага алып керәләр. Салды күлмәкне. Каралы–аклы буй–буй тәнле бу. Белделәр моны сихерчеләр, шулай да сорыйлар: - Синең тәнең ник болай?– диләр. - Мин кечкенәдән шулай, – ди егет. Сихерче әйтә: - Юк, синең тәнең кечкенәдән үк болай түгел. Син еланнар патшасы Шаһмараны күргәнең, тәнең шунлыктан ала, – диләр. - Юк, елан патшасы түгел, еланны да күргәнем юк минем, – ди. Еланнар патшасын үтерәсе килми, ялганлый бу.
ЗИРӘК КАРТ Элек заманда буладыр бер патша. Ул җитмеш яшькә җиткән кешеләрне, барыбер эшкә ярамыйлар дип үтертә торган була. Бер егетнең була җитмеш яшьлек атасы. Бу егет, атасын үтертәсе килмичә, аны байтак вакытлар яшереп асрый. Егет, урамнан йөреп кайткан саен, атасы янына керә икән. Атасы моннан сорый: – Нихәл, улым, дөньяда ниләр бар? – ди. – Егет күргәнен–ишеткәнен барын да сөйләп бирә икән. Шулай беркөнне егет кайта, кайта да әтисе янына керә. – Нәрсәләр күрдең, улым, ниләр ишеттең? – ди әтисе. – Әти, – ди егет, – патша үзенең вәзирләре белән су буена төшкән, ди. Су төбендә яп–якты ялтырап торган гәүһәр күренә икән. Шуны су төбенә төшеп эзлиләр, – юк, менгәч карыйлар, тагын су төбендә ялт итеп тора, ди. Шуңарга бик аптыраганнар. Патшаның вәзирләре дә моның хикмәтен белми икән, ди. Карт әйтә: – Әй улым, – ди, – анда берәр агач бармы, су буенда? – ди. – Нәкъ шул агач тирәсендә эзлиләр, – ди егет. – Ул агач башында кош оясы бармы? – ди карт. – Бар. – Алайса, ул гәүһәр су төбендә түгел, кош оясында булырга кирәк. Суга шуның шәүләсе төшкән булыр, – ди карт. Иртәгесен торып, патша кешеләре яңадан барып карыйлар. Күрәләр, гәүһәр су төбендә ялтырап ята, суга чумалар – тагын юк. Таба алмыйча, тагын аптырап кайтып китәләр. Болар таба алмагач, егет патша янына бара да әйтә: – Падишаһым–солтаным, бер сүз сөйләр идем мин сиңа, – ди. – Бу гәүһәр су төбендә түгелдер, су буенда агач бар, агач башында оя бар, шул ояда булырга кирәк. Шуны менеп карыйк әле, – ди. Ярый, патшаның менүчеләре күп була, тиз генә агач башына менеп китәләр дә каз йомыркасы кадәр гәүһәрне алып та төшәләр. Патшаның исе китә моңарга. Вәзирләрен бик орыша бу: – Үзегез барыгыз да укыган кешеләр, шул авыл малае кадәр дә акылыгыз юк, – ди. Патша егеттән сорый: – Моны сиңа кем өйрәтте? – ди. – Үзем белдем, – ди егет. Вәзирләрнең бу егеткә бик ачулары килә. Егет үзләреннән өстен чыкты бит инде. Хәзер вәзирләр, егет өстеннән патшага әләкләп, аны ничек булса да үтертмәкче булалар. Патшага барып әйтәләр: – Ул, – диләр, – миңа нәрсә күрсәтсәләр дә беләм, дип әйтә. – Без аңа ике айгыр күрсәтик, – диләр. – Икесе дә бертөсле, бертигез булсын, авызын да ачып карамасын, янына да килмәсен, кайсы карт, кайсы яшь икәнлеген читтән торып кына белсен, – диләр. – Ярый, – ди патша, егетне чакыртып ала да әйтә: – Иртәгә килерсең, без сиңа шундый–шундый ике айгыр күрсәтербез, син шуларның кайсы яшь икәнлеген белерсең, – ди. Егет бик кайгырып, “ярар” дип кайтып китә. Кайткач, атасы янына керә. – Улым, нихәл? – ди атасы. – Әти, – ди, – гәүһәр син әйткәнчә, кош оясында булды, – ди. – Тик патша миңа бүген тагын шундый–шундый мәсьәлә бирде әле, – ди. – Әй улым, – ди. – Иртәгә барырсың, ике айгыр китерерләр. Аның картын–яшен шуннан белерсең: яшь айгыр ерактан ук тузгып, уйнаклап килер, карт айгыр башын борып, яшь айгырга юл биреп китәр, – ди. Ярар. Егет иртә торып барды. Вәзирләре белән патша да килде. Килде дә ике айгыр китертте, икесе дә бөртесле, икесе дә бертигез. – Моның кайсы карт, кайсы яшь? – диләр егеткә. Ике айгыр ике яктан кара–каршы киләләр. Яшь айгыр әллә каян килә, карт айгыр башын иеп кенә уза. Егет әйтә: – Менә бусы карт айгыр, бусы яшь айгыр, – ди. Бу егет моны да белде бит инде. Икенче көнгә тагын монарга йомыш хәстәрлиләр. Багана кебек ике агач, берәр сажинлы. Икесе дә шоп–шома итеп юнылган. – Шушы агачларның кайсы башы оч, кайсы башы төп була, – шуны бел, – диләр. – Егет бик хәсрәтләнеп кенә кайтып китә. Кайткач, тагын әтисе янына керә. – Улым, – ди карт, – бүген ниләр күрдең? – Айгырны белдем, әти, син әйткәнчә булды, – ди. – Миңа тагын мәсьәлә биреп җибәрделәр. Бертигез юнган ике агач, тышыннан бернәрсә дә беленми, шуның кайсы башы оч, кайсы башы төп икәнен белергә, – ди. – Әй улым, – ди атасы, – аның өчен кайгырма син, – ди. – Син ул агачны суга салырга куш, – ди. – Cуга салгач, оч башы өскә калкыбрак, төп башы төпкә батыбрак торыр, – ди. Ярар. Иртәгесен егет торып китте. Барып керде. Моңарга шоп–шома итеп, ике агач юнып куйганнар. – Менә сиңа ике агач, юнып та карама, күтәрмә дә, кайсы башы оч, кайсы башы төп иккәнен болай гына бел, – диләр. Егет: – Суга салып карагыз әле, – ди. Суга салсалар, агачның бер башы бата, бер башы өскә калка. Егет әйтә: – Менә бу башы очы, бусы төп була, – ди. Тагын белде бит бу, алай да булмады. Патша бик гаҗәпләнде. Ул егеттән сорый: – Моны сиңа кем өйрәтте? – ди. Егет әйтә: – Үзем белдем, – ди. – Юк, син әле моны белерлек түгел, яхшылык белән әйтмәсәң, мин сине астырам, – ди. Егет әйтмичә булдыра алмый: – Минем җитмеш яшьлек әтием бар, мин аны үтермичә яшереп асрыйм, миңа шул акыл бирә, – ди. Шуннан соң патша әйтә: – Яхшы, дөньяда картлар да кирәк икән, картлардан башка дөнья бармый икән. Моннан соң картларга тимәскә, – ди.
ЗӨЛКАРНӘЕН ПАТША
Борын–борын заманда бурган икән, ди, бер сәүдәгәр.Көннәрнең берендә бу сәүдәгәр чыга, ди, сахрага. Йөри бу. Сахра буйлап йөри торгач, кибеп беткән адәм башына юлыга бу. Баш сөяген кулына алып карый, карый да бу шакката. Башның маңгай турысына: “Бу Зөлкарнәен патшабашы. Бу баш иясе терек вакытында кырык кешене һәлак итте, үлгәч сиксзн кешенең башына җитәчәк”, – дип язылып куелган, ди. Ярар, сәүдәгәр бу баш сөяген капчыгына салып өенә алып кайта. Өенә кайту белән аны вак кына итеп төя дә, бер чүпрәккә төреп, сандык төбенә яшереп куя, ди. Көннәрдән бер көнне бу сәүдәгәрнең кызы сандык төбендә яткан бу төргәкне күреп гаҗәпләнә. “Бу нәрсә икән?” – дип төргәк эчендәге порошокка телен тидереп карый, ди. Телен тидерүе генә була, шунда ук бу көмәнле була. Кызы бер дә юктан гына көмәнле булгач, атасына бик зур хурлык бит инде. Кызы баланы табу белән, болар бу даланы урманга алып барып ташлыйлар, ди. Урманда ятып кала, бу. Озак та үтми, бала янына көн дә бер кыр кәҗәсе килеп, имезеп, үлемнән коткара, ди. Малай ел үсәсен ай үсеп, алты яшенә җитә. Алты яшенә җитү белән ул үз авылына кайтып китә, ди. Авылына кайтып, урам буйлап йөри, бу. Йөри торгач үзенең бабасын очрата. Бабасы моны өенә алып кайтып тәрбияли башлый. Бу кеше үзе алтын–көмеш, гәүһәр–якутлар белән сату итә икән, ди.Бер заманны бу шулай унике гәүһәр таш сатып алып кайта. Әлеге алты яшлек малай бабасы алып кайткан ташларны кулына алып карый да: –Бабай, – ди, – менә бу унике ташның алтысы чын таш, ә алтысы ясалма ташлар, – ди. Малаеның шулай дип әйтүе була, бабасы бик күп акча биреп алган теге ташларын күтәреп алып китә, ди, теге алдакчы сәүдәгәр катына. Барып керү белән әйтә бу: –Син нәрсә, ди, мине алдатансың икән бит, ди. Син саткан ташларның алтысы гына чын гәүһәр икән, ә алтысы ясалган нәмәстәкәйләр икән, – ди. –Ә исн аларның ясалма икәнлеген кайдан белдең соң?” – ди. – Минем алты яшлек улым бар, ди, ул бик зирәк малай. Шул әйтеп бирде синең алдашканыңны, – ди. – Ярый, ди, чиннан да зирәк, чыннан да үткне малай икән ул, сат син миңа аны, ди. Теге малайны бабасы, бик күп уйлап тормый, сатып җибәрә гәүһәр сатучыга. Гәүһәр сатучы малайны өенә алып кайтып, аннан акыл алып яши, ди. Шул ил патшасының кырык кызы бклган икән, ди. Көннәрдән бер көнне бк кызлар бер карт балыкчы янына барып: –Бабакай син безгә алтын балык күрсәт әле, – дип әйткәннәр, ди. Балыкчы карт бу патша кызларын күл буена алып барып, үзе тоткан балыкларын күрсәтә башлаган, ди. Патша кызлары күл буена барып җитү белән, авызларын–йөзләрен каплап, балыклардан оялып торалар икән. Бабай, кызларның уңайсызланып, оялып торуларын күреп: – Нигә сез болай авызларыгызны, битләрегезне каплап торасыз? – дип сораган, ди. Кызлар: _–Балыклар арасында да иркәкләре бардыр, менә без шклардан оялып торабыз, бабай, – дип җавап биргәннәр, ди. Патша кызларының бу кыланышлары турындагы хзбзр теге гәүһәр сатучы кешегә дә барып җиткән. Ул үзенең алты яшлек малаена: –Улым, әнә безнең патша кызлары күл буенда булганнар, күлдәге балыклардан оялып, йөзләрен дә ачмаганнар. Алар шулхәтле саф, шкрхәтле хыянәтсезләр микәнни? – дип сораган. Малай әйткән: – И агай, дигән, аларның кем икәнен беләсегез килсә, патша сараена барып карагыз. Патша сараенда ул кырык кызның кырык бүлмәсе булыр, ә ул бүлмәләрнең һәрберсендә берәр егет яшәр, – дигән. Шулай итеп, терек вакытында кырык кешене һәлак иткән Зөлкарнәен патша, үлгәч тә сиксән кешенеү башына җиткән, ди.
ЗӨҺРӘ
Борын заманда бер карт белән карчык булган, ди. Боларның балалары булмаган, ди. Шуннан, бервакыт карчык бер кыз китергән. Исемен Зөһрә дип кушканнар. Бик тә чибәр булган, ди, бу кыз бала. Күз тимәсен дип, аны урамга да чыгармаганнар, кешегә дә күрсәтмәгәннәр. Алай да халык белгән боларның кызлары барлыгын. Моңа ун дүрт яшь тула. Бер көнне күрше кызлары керәләр дә: — Әби, Зөһрәне безнең белән кыенырга җибәрче, – диләр. Әби әйтә: — Ни сөйлисез, безнең кызыбыз юк ич, – ди. Тегеләр: – Юк, бар, без беләбез, – диләр. Әби үзенекендә тора, җибәрми. Өч көн керәләр күрше кызлары. Ахырда әби җибәрә. Зөһрәне киендереп, бизәндереп чыгаралар. — Кара аны, югалып әллә кайларда йөрмә, тиз кайт! –ди. Шаккаткыч чибәр булган кызлары. Баралар кызлар авыл читендәге күлгә. Тиз–тиз чишенәләр дә чумалар күлгә. Киемнәре ярда кала. Менә бер заман кыенып туйгач, кызлар чыга башлыйлар, киенәләр. Зөһрә дә чыга, чыкса, киемнәре өстендә бастырык буе елан ята. Кызлар барчасы куркып качалар. Бу да курка, якын килми, үксеп–үксеп елый. Качып китер иде, киемнәр кирәк, ятсына кеше күзеннән. Шулчак елан телгә килә: — Син елама, Зөһрә, – ди, – мин сиңа тимәм, киемеңне дә алырсың, – ди, – тик әйт син, миңа тырмышка чыгырсыңмы? – ди. Зөһрәнең коты алына: – Абау, ни сөйлисең? – ди. – Әйтәсе сүзем шул, – ди кара елан, – сиңа ун сигез яшь тулу белән сине килеп алырмын, әзерләнеп тор, – ди. Елан шул сүзләрне әйтә дә күлгә чума. Кыз аптырап, куркып кала. Өйгә кайткач, әнисе сорый: — Кызым, сиңа ни булды? Ак мамык төсе кергән үзеңә, – ди. Зөһрә барчасын сөйләп бирә. Кара еланга тырмышка чыгасым юк, коткарыгыз, әнием, – ди. – Кайгырма, балам, күз нурым, – ди анасы. – Сине еланга бирер өчен тудырмадым, әмәлен табарбыз, – ди. Зөһрә тынычлана инде. Көн артыннан көн үтә, кыз үсә, ун сигез яшькә җитә. Болар йортларын, елан кермәслек итеп, чуен койма белән койдыралар. Беркөнне Зөһрә йөгереп керә дә коты чыгып: — Әнкәй, елан килә, – дип кычкыра. Чыксалар, бөтен күк йөзе караңгыланып килә, дөньяның асты өскә әйләнә. Аждаһалар, пәриләр, җеннәр, еланнар – берсе дә калмаганнар. Болар тиз генә йортка кереп бикләнәләр. Еланнар килеп тә җитә. Кара елан тыштан әйтә: —Син, Зөһрә, сүзеңдә тормадың, әзерләнеп көтмәгәнсең. Чыгасыңмы, юкмы, мин килдем, – ди. Зөһрә әйтә: – Юк, сиңа чыгасым юк, килгән юлыңнан кире кит, ди. – Мин синнән башка китергә килмәдем, вакытым кыска, чыгасыңмы? – Юк, чыкмыйм, – ди Зөһрә. Елан: – Алайса, көч белән алырмын, – ди. Шундан өй почмагы күтәрелә башлый. Әби дә, бабай да бик куркышалар. Зөһрә, язмышым шулдыр инде, дип, әйтә тегеңә: — Чыгам, кара елан, чыгам, – ди. Өй шундук үз урынына утыра. Зөһрәне урамга чыгаралар. Каршысында теге кара елан бөтерелә. Бөтен тирә–якта пәриләр, җеннәр, еланнар сызгыра, ыжылдый. Кара елан бер селтәнә, барчасы югала. Елан әйтә: – Әйдә, киттек, – ди. Кыз әйтә: – Әйдә, –ди. Китәләр болар парлап. Елан шуышып яннан бара. Зөһрә атлап бара. Күлгә җиттеләр. Елан әйтә: — Мин сиңа уралырмын да күлгә чумармын, син курыкма, – ди. — Курыкмыйм, – ди Зөһрә. Кызның куркуы беткән инде. Елан урала да күлгә чумалар. Су төбеннән барып бер ишеккә җитәләр. Елан ишекне ача да башта үзе төшә. Аннары Зөһрәне төшерә. Түбәндә алтын баскыч икән. Кара елан шул баскычка бер орына, ике орына да искиткеч матур егеткә әверелә. Шунда әйтә кызга: — Син курыкма миннән, мин үзем дә адәм баласы. Бала чагымда җеннәр урлаган мине. Хәзер бөтен гыйлемлекләрен отып алдым да патша булдым үзләренә, – ди. Шулай дигәч, Зөһрәгә җан керә. Егеткә шундук гашыйк була. Патша егет шәһәрне күрсәтә. Ни генә юк монда! Барчасы алтыннан, көмештән. Болар тиздән өйләнешәләр дә тора башлыйлар. Егет җеннәрне бик каты эшләтә икән. Адәмнәргә һич тидертми икән үзләрен. Өч елдан боларның өч балалары була, берсеннән–берсе матурлар, пешкән алма кебекләр. Тора торгач, Зөһрә әтисен–әнисен, туган илен сагына башлый. Беркөнне әйтә бу иренә: — Син мине туган йортыма ике атнага җибәрче, балаларымны да күрсәтер идем, – ди. Патша каршы түгел. — Яхшы, барырсың, ди, күчтәнәчкә алтынын, көмешен – күпме кирәк ал, әби белән бабайга гомерлек булсын, – ди. Хатыны күп итеп алтын, көмеш тутыра. Өч баласын үзе белән ала. Патша хәзер озата бара инде боларны. Алтын баскычка җиткәч, өч тапкыр орынган иде, кара елан булды тагын. Боларны, урап, күл читенә чыгарып куйды. Шунда хатыны саубуллашып китергә иткәндә: – Син ничек кайтырсың соң, беләсеңме? – дип сорый. – Белмим, – ди хатын. – Син әйтерсең: «Диюләр патшасы, бире чык!» – диярсең, мин чыгырмын, – ди егет. – Тик беркемгә дә әйтмә, әйтсәң, мин үлермен, – ди. Хатын китә. Кайткач, елашып күрешәләр, әтисенә–әнисенә гомерлек байлык бирә, балаларын күрсәтә. Ял итәләр болар рәхәтләнеп. Китергә бер көн калгач, хатын җыена, әзерләнә башлый. Ирен, диюләр патшасын, бик яман сагына хәзер, тизрәк кайтасы килә. Шунда әнисе бик каты сораша торгач, Зөһрә серне ача: шулай–шулай дигәч, ирем елан булып чыга, – ди. Бу балалары белән йокларга яткач, әнисе әйтә: «Юк, еланга кире җибәрмим, үземдә калдырам», – ди.. Төнлә, сәгать уникедә, кулына кылыч алып, үзе күл янына килә. – Диюләр патшасы, бире чык, – ди. Озак тормый, күл төбеннән кара елан чыга. Кара еланның чыгуы була, кылыч белән аның башын чабып та өзә. Кара елан бөтерелеп кала шунда. Әби үзе тиз–тиз кайтып китә дә ятып йоклый. Иртән кызы торып китергә җыена, әнисе аңа: – Ашыкма, кызым, барыбер кайтырсың, – ди. – Юк, юк, әни, кире кайтмам, – дип, Зөһрә балалары белән күл буена чыгып китә. Ул ирен бик тә сагынган шул. Бара күл буена. — Диюләр патшасы, бире чык! – дип кычкыра. Беркем чыкмый. Бераз торгач, тагын кычкыра, тагын кычкыра, әмма елан чыкмый. Аптырап кала хәзер бу. Күл өстен кара томан каплаган, тып–тын. Бакса шунда, аяк астында башы ята. Үкереп елап җибәрә, башын коча–коча елый. Эшне, әнисенең хыянәтен аңлап ала бу. Эзли торгач, еланның гәүдәсен таба. Балалары белән елаша–елаша чокыр казып, елан патшаны күмәләр. Шуннан соң Зөһрә олы баласын ала да елый–елый һавага ыргыта. — Бар, син сандугач бул, иртә-кич кешенең күңелен юат, – ди. Олы баласы сандугач булып очып китә. Икенче баласын да кулына ала. — Син, балам, күз нурым, карлыгач бул, җитезлегең белән кешене сокландыр, – ди. Бусы карлыгач булып очып китә. Өченче баласын алып, озак–озак үксеп тора да: — Ә син, алтыным, сыерчык бул, барча телләрне белүче кошкай бул, – ди. Бу бала сыерчык булып очып киткәч, Зөһрә бер тилпенә, ике тилпенә, өч тилпенә дә күгәрченкәй кошка әверелә. Сандугач, карлыгач, сыерчык, күгәрчен кошкайлар әнә шулай дөньяга килгәннәр, ди.
ЗӨҺРӘ КЫЗ
Булган, ди, бер карт белән карчык. Аларның Зөһрә исемле бик матур, бик уңган берденбер кызлары булган. Бервакыт карчык үлеп киткән. Үлгән вакытында кызына: “Синең үз гомереңдә бер үтенечең үтәлер”, – дип әйткән, ди. Карчыкны җирләгәннәр. Күпмедер вакыт үткәч, карт яңа карчыкка өйләнгән. Бик усал булган ул карчык. Кызга бер дә көн күрсәтмәгән. Кызның әтисе өйдә булса – бер сүз дә әйтми икән, ә чыгып китсә – азаплый башлый икән. Барлык авыр эшләрне кыздан эшләткән бу. Шулай бервакыт, эш булмагач, теге карчык иләк белән су ташырга кушкан кызга. Айлы төн икән. Күк йөзе аяз, ди. Йолдызлар җемелдәшеп торалар, ди. Кыз шулхәтле интеккән су ташып, һич түзәр әмәле калмаган. Айга караган да: “Әй Ходаем, җирдә болай интегеп яшәгәнче, айга ашырыр идең мине”, – дигән. Һәм айга ашкан. Җәбердән котылган. Тулган ай вакытында әтисен сагынуын басалмый гел җиргә карап тора икән ул хәзер.
Поиск по сайту: |
Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.086 сек.) |