|
|||||||
АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция |
Урман кызы
Борын–борын заманда ерак бер кара урманда яшәгән ди бер Урман кызы. Ул җырлап җибәрсә, кошлар тынып калган, көлсә, чишмәләр челтерәүдән туктап таң калган. Урман җәнлекләре, кош–кортлар аны бик яраткан. Бервакыт кызны Убырлы карчык күреп алган. Ул аның җырын ишетеп бик көнләшкән дә, аны сихерләргә уйлаган. Кызга энҗе муенса бүләк иткән. –Муеныңнан салма, минем истәлегем итеп так, – дигән. Урман кызы, карчыкка рәхмәт әйтеп, өенә кайтып киткән. Төн уртасында муенса кара еланга әверелгән дә, кызны буа башлаган. Һәм Урман кызы йокыга талган. Иртән кош–кортлар һәм җәнлекләр көтәләр икән аның җырын, ә ул юк. Нәрсә булды икән дип, өенә киләләр. Җәнлекләр тиз аңлап алганнар эшнең нәрсәдә икәнен. Убырлыны уратып алганнар да: –Кызны терелтмәсәң, өзгәләп ташлыйбыз, – дигәннәр. Убырлы карчык курка калган: –Аны саф күңелле батыр егет үпсә генә терелә алачак, – дигән. Болан озак кына уйлаганнан соң: –Мин беләм андый егетне, ул безнең урманга утын кисергә килә. Бүген дә күрдем, – дигән Җәнлекләр, җыелышып, егетне эзләп киткәннәр. Балта тавышыннан аны бик тиз эзләп тапканнар. Егетне кыз янына алып киткәннәр. Батыр егет кызны күреп, таң калган. Аның күзләреннән үбүе булган, кыз аңына килгән. Шул көннән алар бәхетле яши икән ди.
ХАТЫН ХӘЙЛӘСЕ
Борын-борын заманда бер авылда бер ир белән бер хатын яшәгән. Хатыны иреннән бик яшь була. Ире хатыныннан бик нык көнләшә икән. Шуңа күрә ул иртән, зшкә чыгып киткәндә, ишекне тышкы яктан зур гына йозак белән бикләп китә икән. Ә хатынның моңа чыкканчы яратып йөргән егете булган. Ул аны хәзер дә ярата, чөнки аны кияүгә әти-әниләре кызның ризалыгыннан башка гына биргәннәр. Егет көн саен, ире эшкә киткәч, килә әлеге хатын янына. Шушы йозакны ачырга яраклы ачкыч ясатып ала. Йозакны ачып өйгә керә. Шулай итеп болар, көн саен очрашканнар. Ире кайтыр алдыннан, егет китә торган булган. Шушы авылдан ерак түгел бер изге тау куышы бар икән. Кешеләр шушы тауга килеп тәүбә кылалар. Әгәр дә тауга күтәрелеп, шул куышка ялган әйтеп тәүбә кылсаң, тау беркайчан да гафу итми, йота икән. Беркөнне бу хатынның ире эштән кайта да әйтә икән: –Менә шул көнне, – ди, көн билгели, – тәүбә тавына барабыз, ди. Миңа тугрылыклы икәнеңә тагын бер кат ышанасым килә, – ди. –Ярар, барсак, барырбыз, ди хатын. – Ләкин бер шарт белән. Әгәр тауга менеп тәубә кылганнан соң син миңа ышанмыйсың икән, мин тауга бармыйм. Әгәр дә син тауга барганнан соң, үзең эшкә киткәндә миңа ышанып, йозак салмыйча йөри башлыйсың икән, мин тауга барырга риза, ди. Иртәгесен иртән ир тагын эшкә китә. Киткәндә әйтә: –Иртәгә иртән тәүбә тавына барырбыз, ә бүгенгә ишекне бикләп китәм, – ди. –Ярар, – ди хатыны. Ире китә. Егет килә, йозакны ачып керә. Хатын әйтә: –Иртәгә син иртәнге якта бер ишәк ал да авыл башында тор, ди, без ирем белән тәүбә тавына барабыз, ирем үзе алдында минем тәүбә кылуымны тели, – ди. Әйбәт кенә сөйләшеп утыралар, чәй эчәләр. Егет ишекне тышкы яктан бикләп кайтып китә. Икенче көнне иртүк торалар да, җыенып, тауга барырга чыгалар. Авыл башына җитәрәк хатыны әйтә: Ай, мин болай тауга хәтле бара алмыйм, арыдым индн, ди. Ире авыл башында ишәк янында басып торучы егетне күреп ала да: –Әй, ишәкче малай, киләле, үзеңнең ишәгең белән минем хатынымны әнә теге тауга чаклы гына илтеп куй әле, – ди. Егет ишәген алып килгән. Хатынны утыртканнар, үзләре ишәк яныннан баралар икән. Шулай итеп, болар килеп җитәләр тауга. Хатын ишәктән төшкәндә ялгыш төкәнеп киткән булып, күлмәгенең итәген ачып егылган. Бөтен гаурәте күренгән. Егет әйткән: –Ай, син мине бик оятлы иттең, бик хурлык инде, ай, оятсыз икәнсең, – дигән. Хатын, билгеле, торган да, егеткә бер сүз дә әйтмәгән, ире белән тау куышына күтәрелгәннәр. Хатын куышка кергән дә тәүбә кыла башлаган: –И ходаем, үзеңә мәгълүм, минем гаурәтемне үземнең никахлы иремнән башка, шушы ишәкче егеттән башка һичбер кешенең күргәне юк, – дигән. Тау куышы хатынны йотмаган. Ире дә хатынына ышана башлаган – шур көннән башлап ишеккә йозак салмаган.
Поиск по сайту: |
Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.02 сек.) |