АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция

Финишыбыз инде артта калды

Читайте также:
  1. A) Мэнді.
  2. H) Мемлекет.
  3. H) Мемлекет.
  4. Автоформа
  5. АЛТЫН БАЛТА
  6. Амортизация дегеніміз?
  7. Аннуитеттер
  8. ББББББББББ
  9. БИЛЕТ № 11
  10. Билет №2
  11. Билет №26
  12. ЖЖЖЖЖЖЖЖЖЖ

Нинди максат куелган иде?

Кем Мәңге үзенә җаны белән тиде?

Кем рухи халәтенә, үлчәнешенә мәңгегә керде?

Кем яктырган, мәхәббәтләнгән үзен инде күрде?

Мәңге үзебезгә ялганырга теләгән идек...

Мәңге үзебезнең вертикаль җебенә кердек...

2.

Индиго халәтне татыйбыз.

Рухыбызның күрсәтмәләрен, ихтыярын үтибез.

Дөньявилыгыбызда да калабыз.

Әмма үзебезне, тормышыбызны яңача кылабыз.

Дөньявилыгыбызны Рухыбызга, Җаныбызга, Тәнебезгә ялгыйбыз.

Рух-Җан-Тән, Акыл-Мәхәббәт-Кодрәт чикләреннән читкә узмыйбыз.

3.

Дөньявилыгыбызгы эчке яктылыгыбызга, мәхәббәтебезгә керттек.

Дөньявилыгыбызны Аллаһыбызга кире кайтаручы юлга караттык.

Очкын-Тамырда җемелдибез.

Кристаллыбызны үзебезнең төзибез.

Финиш сызыгына кердек.

Яктырган, мәхәббәтләнгән үзебезне күрдек.

4.

Төркемебезгә яңа кешеләр бүген җибәрелә.

Ачык рухи үзәккә төркемебез әверелә.

Төркемебезнең үз өстендәге эше әле тәмам түгел...

Әмма үз хакыйкатен нигездә белә һәр күңел...

Төркемебезнең эчке эшләрен дәвам итәрбез...

Шул ук вакытта күкләр сузган эш мәйданына да узарбыз...

5.

Төркемебезнең эчке һәм тышкы яссылыгы туа.

Эчке хезмәтебездә эри тышкы буа.

Ярдәм итү сәләте эчеңнән күтәрелә.

Ялкынланучы, кристаллашучы бәндә эчеңдә үстерелә.

Беренче урында – эчке хезмәтең.

Беренче урында – чынбарлык булган ниятең.

6.

Нинди ярдәм күрсәтәсең?

Һәркемне эчке, хакыйкый үзе белән очраштырасың.

Бары тик – шул!

Яктылыгыңа һәм мәхәббәтеңә бертуктаусыз тул!

Башланучы йолдыз булып кабын.

Яктылык тәнеңә үзеңнең ябын.

7.

Синең төп ярдәмең – Хак үзең булу.

Искерүче үзеңдә һәрдаим “үлү”.

Кристаллыңда үзеңне иҗат итәсең.

Илаһи табигатеңә үзеңнең үтәсең.

Илаһыбызда – мәңгелегебез һәм төпсезлегебез.

Илаһияттән һәм дөньявияттән үрелә үзлегебез.

8.

Кристалл Яктылык-Мәхәббәт йогынтысындагы матди җисмияттән туа.

Илаһи-табигый сыйфат-сәләтләреңдә эри тора һәр яңа эчке буа.

Җисмилегең, тамырың, мирасың да синең – төпсез.

Илаһың да синең инде бүтән булмас исемсез.

Илаһың үзеннән һәм матдияттән сине кора.

Кем һәм ни икәнеңне шул Илаһыңнан сора.

9.

Очкынланабыз.

Тамырыбыз, мирасыбыз, үткән юлыбыз турында уйланабыз.

Караңгылыктагы үзебез белән багланабыз.

Илаһыбыз һәм Аллаһыбыз тарафыннан якланабыз.

Илаһың – Аллаһның синдә Бар Булуы!

Илаһың – синең аркылы һәм синең ярдәмеңдә Аллаһның бердәнбер Чагылышына Тулуы.

10.

Син – Аллаһның бердәнбер тамырчыгы.

Аллаһ тәртибендә тукталсын синдәге ыгы-зыгы.

Ыгы-зыгыда яшибез.

Ыгы-зыгы тыкрыгында нинди юл түшибез?

Эчтән яктырыйк, мәхәббәтләник.

Мәңге асылыбыз турында уйланыйк.

11.

Финишыбыз – беренче яктылыгыңны, мәхәббәтеңне сирпү.

Финишыбыз – хакыйкый асылыбызга тагын да тирәнрәк үтү.

Ияләргә, Осталарга, Иҗатчыларга әверелербез.

Кабатланмас Илаһыбызда һәм Тамырыбызда терелербез.

Мирасыбызсыз, үткән юлыбызсыз кала алмыйбыз.

Мирасыбызны үзләштерми торып, Илаһыбызга узмыйбыз.

12.

Кош та бит очучы тәненә ия.

Очуда ачыла илаһи-табигый дөнья.

Кристаллашасың!

Бер үк вакытта Илаһыңа һәм Тамырыңа ашасың!

Ике тармаклы спираль рәвешен аласың.

Илаһың һәм Тамырың тармаклары баглануында Хак Үзеңне кыласың.

13.

Финишыбыз инде артта калды...

Кем үзен Кристалл рәвешендә кылды?!

Җемелдәүче, ягъни планеталы, йолдызга әвереләбез.

Йолдызлыгыбызда һәм планеталыгыбызда тереләбез.

Илаһыбыз – Аллаһ һәм плюс-без.

Илаһыбыз тирәсендә әйләнебез минус-без.


Поиск по сайту:



Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.005 сек.)