АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция

Ата-баба нигезе

Читайте также:
  1. E) салыстырмалы
  2. Абай философиясы
  3. Демеулік шылаулар
  4. Дос жылатып айтады.
  5. Елордасы – Астана
  6. Как я стал профессионалом 1 страница
  7. Мінез – адам сыны
  8. Николай Гаврилович Хлудов
  9. Объяснительная записка
  10. Разряды местоимений
  11. Салалар бойынша: терапия, гинекология, хирургия.

 

(1) Кояшка караган йортның якты тәрәзәләрен челтәр каплаган. (2) Ике якта ике капка. (3) Уңда – олы капка, анда абзарлар, базы-келәте, коесы. (4) Утыны-саламы шунда кайта, мал-туары да шушы олы капканы гына белә.

(5) Кыек түбәле капка бөтенләй башка, буяу кермәсә дә, аның чәчәк-кояшлары балкып тора. (6) Бу якта – җиләк-җимеш бакчасы, чирәмле ишегалды. (7) Кечкенә капкадан йортның баскычына хәтле салынган шома басмага үләннәр баш игән (8) Басманы Мифтахның хатыны Мөршидә көн саен юып ала иде – килер кунакка юл чиста. (9) Кунак ишегалды <....> монысы. (10) Мифтахларга вак йомыш белән керүче дә, читтән кайтучы да шушы капкадан рәхим итә.

(11) Төп йорт бу. (12) Мифтах шунда калып гомер итте. (13) Әти-әнисе мирасын изге санады, каралты-кураны элекке тәртибендә тотты. (14) Алты почмаклы яңа йортны да борынгы нигезгә салды.

(15) Бу нигездә матурлык атадан балага югалмыйча күчеп килә. Нәсел гадәт-холыкларын үзгәртмиләр монда, йорт-җирне нигез корган бабайлар истәлегенә буыннан буынга яңартып саклыйлар. (17) Барысы да күңелгә якын, үз.

(18) Ниһаять, Мифтах өй каршында туктады. (19) Сагындырган иде. (20) Туган нигезне кочып рәхәтләнәсе килде аның. (21) Тик кайсы капкадан керергә икән? (22) Хуҗамы ул монда? (23) Әллә, исәнлек-саулык сорашкач, хәл алгач, китеп барачак юлаучымы? (24) Хәл белү өчен генә, капка ачарга кирәкме?

(25) Юк, моннан кире борылырга ярамый. (26) Ата-баба нигезе бу, һәм Мифтах шунда – төп йортта калып гомер итә. (27) Итә иде...

 

(М. Хуҗиннан)

 

1 – 20 нче биремнәрне укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз.

 

1. Кайсы мәгълүмат түбәндәге сорауга җавап була ала?

Ни өчен бу нигездә матурлык саклана?

1) Мифтах шунда калып гомер итә.

2) Йортның якты тәрәзәләрен челтәр каплаган.

3) Мөршидә көн саен басма юып ала.

4) Нәсел гадәт-холыкларын үзгәртмиләр монда.

 

Җавап: _4_____________________________________________.

 

2. Метафора булган җөмләне табыгыз.

1) Шома басмага үләннәр баш игән.

2) Барысы да күңелгә якын, үз.

3) Кайсы капкадан керергә икән?

4) Килер кунакка юл чиста.

 

Җавап: _____4__________________________________________.

 

3. 9 нчы җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.

 

Җавап: __ монысы _____________________________________________.

 

4. 2 нче җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.

 

Җавап: ___якты_____________________________________________.

 

5. 10 нчы җөмләдән кечкенә сүзенә синоним булган берәмлекне табып языгыз.

 

Җавап: ______вак__________________________________________.

 

6. 18 нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

 

Җавап: ___Мифтах туктады_____________________________________________.

 

7. 8 – 10 нчы җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

 

Җавап: _____10___________________________________________.

 

8. 19 – 21 нче җөмләләр арасыннан сорау җөмләнең номерын языгыз.

 

Җавап: _____21___________________________________________.

 

9. Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтернең номерын языгыз.

 

Хәл белү өчен генә, (1) капка ачарга кирәкме? Юк, (2) моннан кире борылырга ярамый.

 

Җавап: ____2____________________________________________.

 

10. Кереш сүзгә бәйле куелган өтернең номерын языгыз.

 

Барысына да күптән күнегелгән, (1)барысы да күңелгә якын, (2) үз. Ниһаять, (3) Мифтах өй каршында туктады.

Җавап: ____3____________________________________________.

11. 4 нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

 

Җавап: __2______________________________________________.

 

12. 9 нчы җөмләдә <....> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.

 

Җавап: __куелмый______________________________________________.

 

13. 25 – 27 җөмләләр арасыннан инкяр җөмләнең номерын языгыз.

 

Җавап: ___25_____________________________________________.

 

14. Аерымланган аныклагычка бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

 

Юк, (1) моннан кире борылырга ярамый. (2) Ата-баба нигезе бу, (3) һәм Мифтах шунда – (4) төп йортта калып гомер итә. (5)

 

Җавап: ___3_____________________________________________.

 

15. 14 нче җөмләдән иске сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

 

Җавап: _____яңа___________________________________________.

 

16. 15 нче җөмләдән алмашлыкны табып языгыз.

 

Җавап: ___бу_____________________________________________.

17. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен языгыз.

 

Мифтах шунда калып гомер итә.

 

Җавап: ____хәл фигыль____________________________________________.

18. 6 нчы җөмләдән парлы сүзне табып языгыз.

 

Җавап: __җиләк-җимеш______________________________________________.

 

19. 4 нче җөмләдән [ы] авазы [о] лашып әйтелә тоган сүзне табып языгыз.

 

Җавап: _________олы_______________________________________.

 

20. 14 нче җөмләдән юнәлеш килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз.

 

Җавап: _____борынгы нигезгә___________________________________________.

 

2 нче бүлек

Укылган текстны файдаланып, 21.1 яки 21.2 биремнәренең берсен генә сайлап алып үтәгез.

21.1. Бу нигездә матурлык атадан балага югалмыйча күчеп килә. Нәсел гадәт-холыкларын үзгәртмиләр монда, йорт-җирне нигез корган бабайлар истәлегенә буыннан буынга яңартып саклыйлар. Барысы да күңелгә якын, үз. Текста китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар биргәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яисә аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

 

21.2 Ата-баба нигезе сүзләрен ничек аңлыйсыз? Үзегез формалаштырган билгеләмәне дәлилләгез. Үзегез язган билгеләмәне тезис итеп алып, “Ата-баба нигезе” темасына сочинение языгыз. Тезисыгызны раслый торган 2 дәлил китерегез: дәлилнең берсен укылган тексттан алыгыз, икенчесен тормыш тәҗрибәгездән чыгып формалаштырыгыз.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.


Мин авылда тудым. Ничек соң шундый гүзәл табигатьле, газиз туган ягыңны яратмаска мөмкин!? Сабый чагымда челтерәп аккан чишмә тавышын да, талларга кунып сайраган сандугач тавышын да ишеттем, йолдызлы күкне, тулган айны күреп сокландым. Безнең авылның табигате искиткеч матур. Мин, капка төбебезгә чыгу белән, үземне яшел хәтфә җәелгән җиргә баскан кебек хис итәм. Бәбкә үләннәре, вак ромашкалар, сары чәчәкләр үзләре үк мине бер сихри дөньяга алып кереп китәләр. Үзем яшел чирәмнән атлыйм, күзләрем тирә-якны күзәтә. Якында гына Су буе. Җәй көннәрендә анда каз-үрдәк тавышлары ишетелә.
Су буенда таллар үсә. Алар җәй башында яшел яфракларга төренеп, авылга ямь бирәләр, кичләрен кошларның матур тавышлары бөтен су буен җанландыра...

Әбием: «Туган җиреңә мәрхәмәтле бул, ата-баба нигезен онытма» дия торган иде. Сүзен тоттым,туган җиремне һәм әби-бабаларым йортын хәзер дә карап,җанландырып торабыз, онытмыйбыз.Музей кебек йорт мине хәзер дә сокландыра.ул йортка керү белән зиһенемне эллеккеге дәверләргә алып китә.Бик яратам мин ул бабам нигезен.

Мин борынгы бабаларым, гаиләм белән горурланам.Буыннар аша тарихи тамырларыбызны балаларыма тапшырырга тырышырмын.

_____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________


Поиск по сайту:



Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.007 сек.)