|
|||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция |
Тарстандагы уку йортлары
Г.Ф. ЗИННАТУЛЛИНА, Л.М. ГИНИЯТУЛЛИНА
ИНТЕНСИВНЫЙ КУРС ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА
Учебно-методическое пособие
Казань 2010 Министерство образования и науки Российской Федерации Федеральное агентство по образованию
ГОСУДАРСТВЕННОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ ВЫСШЕГО ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ
«КАЗАНСКИЙ ГОСУДАРСТВЕННЫЙ ТЕХНИЧЕСКИЙ УНИВЕРСИТЕТ им. А.Н. ТУПОЛЕВА»
Г.Ф. ЗИННАТУЛЛИНА, Л.М. ГИНИЯТУЛЛИНА
ИНТЕНСИВНЫЙ КУРС ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА
Учебно - методическое пособие
Для русскоязычных студентов
Казань 2010 УДК 811.512.14 ББК Ш 163.23
Зин 49
Рецензенты:
зав. кафедрой языковедения и иностранных языков, канд. филол. наук Т.Г. Чекменева (Российская академия правосудия);
канд. филол. наук Г.А. Набиуллина (Казанский государственный университет)
Зиннатуллина Г.Ф., Гиниятуллина Л.М.
Зин 49 Интенсивный курс татарского языка. Учебно-методи-ческое пособие для русскоязычных студентов. Казань: Изд-во Казан. гос. техн. ун-та, 2010. 224 с.
ISBN 978-5-7579-1488-6
Предназначено для русскоязычных студентов Казанского государ-ственного технического университета им. А.Н. Туполева. Учебник включает в себя теоретические материалы по фонетике, лексикологии, морфологии, синтаксису и истории татарского литературного языка. Целевой установкой данного курса является практическое овладение нормами татарского языка и умение составлять деловые бумаги на та-тарском языке. Также его можно использовать и во время обучения студентов нефилологических специальностей других вузов.
Учебно-методическое пособие представляет собой единство теоре-тической информации, тренировочных заданий и методических сове-тов по освоению знаний, приобретению умений и навыков.
Ил.. Табл.. Библиогр.: 17 назв.
УДК 811.512.14 ББК Ш 163.23
ВВЕДЕНИЕ
Интенция
Билгеле бер коммуникатив мəсьəлəлəрне чишүдə укучы түбəндəге интенциялəрне үтəргə тиеш:
– сөйлəмгə катнашып китү, исəнлəшə, үзең белəн, я булмаса башка берəү белəн таныштыра белү, танышу, саубуллашу, кемгə дə булса мөрəҗəгать итү, рəхмəт əйтү, гафу үтенү, рəхмəт əйтүгə һəм гафу үтенүгə җавап бирү, тəбриклəү, игътибарны үзеңə юнəлтү, кабатлауны сорау;
– мəгълүматны сорау һəм хəбəр итү: сорау бирү яисə вакый-га, берəр кеше, предмет, предметның саны, сыйфаты, аның кемне-ке булуы, эш-гамəл, аның вакыты, урыны, сəбəбе, максаты турын-да хəбəр итү;
– телəк, үтенеч, максат, талəп итү, киңəш бирү, тəкъдимне, чакыру, риза булу һəм ризасызлык, кире кагу, рөхсəт итү, тыю, сүз бирү, икелəнүне белдерү;
– нəрсəгə дə булса үз мөнəсəбəтеңне белдерү: предметка, фактка, вакыйгага, эш-гамəлгə, аерым бер кешегə бəя бирү, гаҗəплəнү, кызгану, кайгы уртаклашу, кире кагу һəм нəрсəгə дə булса өстенлек бирүне белдерə алу.
Аралашу өчен түбəндəге ситуациялəр тəкъдим ителə
Административ хезмəттə, деканатта, офиста
1. Үзеңнең исем-фамилияңне, кайдан һəм ни өчен (нинди максат белəн) килүеңне, үзеңнең үтенечеңне хəбəр итү, админист-ратив хезмəттə стандарт сорауларга җавап бирү.
2. Кирəкле мəгълүматны кайда һəм кемнəн белеп булуын ачыклау, кирəкле кешене кайда табарга була, ул кайчан кабул итə, кирəкле документны кайдан табарга була, укырга керергə мөмкинме, аның өчен нинди документлар кирəк һ.б.
3. Кирəкле документны эшлəп бирүне сорау, башка группага күчерүне, имтиханны вакытыннан алда тапшырырга рөхсəт бирүне, эшкə, укырга алуны сорау, мəгълүматны тиешле кешегə тапшыруны үтенү, башка шəһəргə яисə илгə баруны рөхсəт итүне сорау һəм сəбəбен аңлату.
Кибеттə, базарда, даруханəдə
1. Сатучыга нəрсə алырга, күпме алырга телəвегезне əйтү, нинди төстə, размерда, сезгə тəкъдим ителгəн əйбернең үзегезгə ошамавын, я булмаса сезгə килешмəвен əйтə белү.
2. Сезгə кирəкле əйберне кайда сатып алырга мөмкин, ул əйбер сатуда бармы, сезгə кирəкле үлчəме, фасоны, төсе бармы, ул күпме тора, кайда түлəргə һ.б.
3. Үзегезгə кирəкле əйберне күрсəтүне, алыштыруны, сайлап алынган əйберегезне киеп карарга рөхсəт итүне сорау.
Аэропортта, вокзалда
1. Билет сатып алырга телəвегезне белдерү, нинди билет (ку-пелыга, плацкарт, йомшак, I класслы, туристик), ничə билет кирəк, сез кая барасыз яки очасыз.
2. Поездга, үзочкычка (самолет) билетлар барлыгын белешү, билет бəясен сорау, кире кайтырга билет бармы, булса, күпме тора, билетны билгеле бер көнгə, билгеле бер үзочкыч рейсына, яисə аерым бер номерлы поездга сатып алырга мөмкинме, поезд кайчан китə яки үзочкыч кайчан оча һəм кайчан кире килə.
3. Үзегезгə кирəкле поездга яисə үзочкычка билет бирүлəрен сорау.
Почтада, шəһəрара сөйлəшү бүлегендə
1. Кая шалтыратуыгызны, ничə минут сөйлəшергə телəве-гезне, яки бандероль, факс, телеграмма, посылка җибəрергə телəвегезне хəбəр итү.
2. Телеграмма өчен бланкны кайдан алырга, аны ничек ту-тырырга, халыкара телефон аша сөйлəшү өчен кайда һəм ничек заказ бирергə икəнен, əлеге хезмəт күрсəтүнең бəясен белешү.
3. Үзегезгə кирəкле предметларны (бланк, открытка, марка һ.б.) сорап алу, телеграмманы дөрес тутырырга, посылка, факс җибəрергə ярдəм итүлəрен үтенү.
Банкта
1. Үзегезнең банкта хисап ачарга, анда күпмедер күлəмдə ак-ча салырга, яки акча күчерергə, я булмаса хисабыгыздан акча алырга телəвегезне хəбəр итү.
2. Хисапны ничек ачарга, шул хисапка акчаны ничек күчерергə, килешү формулярын ничек тутырырга, акча алырга мөмкинме, юкмы, хисаптагы акчаның процентын ничек алырга икəнен, банк телефонының номерын сорап белешү.
3. Сезнең исемгə хисап ачуларын, килешү бланкын тутырыр-га ярдəм итүлəрен, үзегезнең хисаптан акча алырга, акчаны бер хисаптан икенче хисапка, башка банкка, шəһəргə, яисə илгə акча күчерергə ярдəм итүлəрен үтенү.
Ашханəдə, буфетта, кафеда, ресторанда
1. Нəрсə алырга телəвегезне, тəкъдим ителгəннең сез сораган əйбер түгеллеген əйтү.
2. Кайсы өстəл артына утырырга мөмкин, буш урыннар бар-мы, сез телəгəн ризык бармы: ит, сөт ризыклары, итсез ризык һ.б., сез сораган ризыкның бəясе күпме торганын белешү.
3. Нəрсə дə булса һəм тизрəк китерүлəрен, ашаган өчен исəп-хисап ясауларын сорау.
Китапханəдə
1. Үзегез турында кирəкле мəгълүматны хəбəр итү, сезгə кирəкле китап, яисə журналны сорау.
2. Китапханəгə ничек язылырга, аның өчен нинди документ-лар кирəк, сезгə кирəкле булган телдəге əдəбият бармы, китапны ничə көнгə алырга мөмкин һ.б. ны белешү.
3. Укучы карточкасын тутырырга, каталогтан кирəкле ки-тапны табарга ярдəм итүлəрен, сезгə китап (журнал) бирүлəрен, китапны алыштыруларын сорау.
Дəрестə, университетта
1. Дəреслəрдə булмавыңның сəбəбен аңлату, расписаниедəге үзгəрешлəр турында хəбəр итү һ.б.
2. Дəреснең кайчан һəм кайда булачагын сорау: сезгə кирəкле объект (деканат, спортзал һ.б.) кайда урнашканын белешү.
3. Кабатлауны, нəрсəне дə булса аңлатуны, тактага язуны һ.б. ны сорау.
Шəһəрдə, транспортта
1. Үзегезгə кайсы урам, йорт, нинди тукталыш, кая хəтле ба-рырга кирəклеген хəбəр итү.
2. Сезгə кирəкле объект кайда урнашкан, анда ничек барыр-га, сез кызыксына торган объект (урам, кунакханə һ.б.) ничек атала, сез утырган транспорт анда барамы, ничə тукталышны үтергə кирəк, башка транспортка күчеп утырырга кирəкме, килəсе тукталыш ни-чек атала, автобус сезгə кирəкле объект янында туктыймы, ул тук-талышта пассажирлар чыгалармы, билет, талон бəясе күпме тора.
3. Билет сатучыга, яисə автобус йөртүчегə билет өчен акча бирү, чыгарга үткəреп җибəрүлəрен үтенү.
Театрда, кинотеатрда, музейда, экскурсиядə
1. Кая барырга (нинди театрга, спектакльгə, күргəзмəгə, му-зейга, кинога һ.б.) телəвегезне хəбəр итү.
2. Кайда нинди спектакль, кино, күргəзмə баруын, билетны кайда сатып алырга мөмкин, спектакль, киноның сəгать ничəдə
башлануын, билет бəясен, кассада билетлар барлыгын, кирəкле рəтнең, урынның кайда урнашканлыгын белешү.
3. Билгеле бер көнгə, спектакльгə, кинога, сеанска билетлар сорау, программа бирүлəрен үтенү.
Табип янында, даруханəдə
1. Табипның кайда һəм кайчан кабул итүен, даруларны ничек эчəргə, тагын кайчан килергə икəнен сорау.
2. Кайсы җирегез авыртуын, үзегезне ничек хис итүегезне, тəн температурагызның күпме булуын, нинди дару эчүегезне, кай-чан авырып китүегезне хəбəр итү.
3. Дару алырга рецепт язып бирүне үтенү, деканатка, физик культура дəреслəренə белешмə (справка) бирүлəрен сорау.
4. Даруханəдə сезгə кирəкле булган даруның барлыгын һəм аның бəясен белешү.
Телефоннан сөйлəшү
1. Кем белəн сөйлəшергə телəвегезне, кирəкле кешенең уры-нында булмавын, аның башка вакытта булачагын хəбəр итү, я булмаса абонентның дөрес номер җыймавын, начар ишетелүен əйтү, шалтыратучыга мəгълүматны əйтеп калдыруын һəм шул мəгълүматны тиешле кешесенə үзегез җиткерəчəгегезне белдерү.
2. Кем белəн сөйлəшүегезне сорау, сезгə кирəкле кеше уры-нындамы, түгел икəн, кайчан була, табипны ничек чакырырга һ.б.
3. Сезгə кирəкле кешене телефонга чакыруларын, мəгълүмат-ны җаваплы кешегə тапшыруларын, əйткəнне кабатлауларын, ка-тырак тавыш белəн сөйлəүлəрен, тагын бер тапкыр шалтыратула-рын һ.б. ны сорау.
Аралашу өчен түбəндəге темалар тəкъдим ителə
Беренче тема. Исəнлəшү. Танышу. Үзең турында
Исəнлəшү, танышу темаларына караган сөйлəм үрнəклəре белəн танышу. Сөйлəм күнекмəлəре булдыру.
Исем, фамилия. Туу урыны һəм вакыты. Хəзерге вакытта яшəү урыны. Туган тел. Уку, мəктəпкə керү һəм аны тəмамлау ва-кыты, урыны. Мəктəп елларындагы шөгыльлəр. Мəктəпне тəмамлагач, армиядə хезмəт итү, эшлəү. Һөнəр сайлау. Синең һөнəреңə туганнарыңның, əти-əниеңнең, дусларыңның мөнəсəбəте.
Икенче тема. Рəхмəт сүзе. Гафу үтенү. Саубуллашу
Рəхмəт сүзе, гафу үтенү, саубуллашу темаларына караган сөйлəм үрнəклəре белəн танышу. Сөйлəм күнекмəлəре булдыру.
Төрле ситуациялəрдə рəхмəт белдерү, гафу үтенү. Саубул-лашу сүзлəре белəн танышу.
Өченче тема. Гаилə. Туганлык
Гаилə. Аның яшəү урыны. Əти-əниең, абый-энелəр, апа-сеңеллəр (исемнəре, аларга ничə яшь, холыклары, эшлəре, шөгыльлəре). Гаилə əгъзаларының семья хəле (өйлəнгəнме, кияүдəме һ.б.). Гаилə əгъзаларының матди яктан тəэмин ителеше. Гаилə бəйрəмнəре.
Хатын-кызның гаилəдəге урыны: белеме, эше. Ир-атның гаилəдə тоткан урыны: балалар тəрбиялəүдə катнашуы, өй эшлəрен башкаруда ярдəм итүе. Гаилəдə балаларның урыны: уку, өй эшлəрендə əти-əнигə булышу, эшлəү.
Буш вакыт. Гаилəдəге мөнəсəбəтлəр, дусларың, коллегаларың белəн аралашу. Гаилəдə кызыксыну: музыка, спорт, əдəбият, һ.б. Телевидение, компьютер, интернет һ.б. ның кеше тормышындагы роле һəм аңа тəэсире.
Дүртенче тема. Мəгариф системасы: Россиядəге һəм Та-
тарстандагы уку йортлары
Уку йортының исемен, урынын, вакытын əйтə белү, укырга кергəндə үзеңə ничə яшь кайсы мəктəпне кайчан тəмамлавың ту-рында мəгълүмат бирү. Əлеге уку йортында нинди белгечлек алырга телəвең, нинди уку предметлары керүе, нəрсə белəн шөгыльлəнергə яратуың (спорт, музыка һ.б.). Буш вакытларны, бəйрəм, каникулларны ничек уздыру турында сөйли белү.
Башлангыч, урта, югары белем. Хөкүмəт һəм шəхси уку йортлары: мəктəп, лицей, көллият, университетлар һ.б. Белем алуның тиешлеге, кирəклеге һəм югары уку йортларына керə алу мөмкинлеге, уку өчен түлəү.
Мəктəптə белем бирү системасы: башлангыч һəм урта мəктəп. Укуның дəвамлылыгы. Мəктəптə һөнəри əзерлек. Укуга түлəү.
Югары белем бирү системасы. Бакалавр, магистратура, ас-пирантура. Укуның дəвамлылыгы. Гуманитар, техник, медицина һ.б. төрле белемнəрнең өстенлеге. Грантлар, стипендиялəр.
Укучыларның, студентларның буш вакыты: ял, шөгыль, кы-зыксынулары.
Бишенче тема. Теллəр өйрəнү
Безнең илдə чит теллəрне укыту: мəктəптə, көллияттə, уни-верситетларда чит теллəрне өйрəтүнең максаты. Чит теллəрне өйрəнүгə мөнəсəбəт. Татарстанда татар телен өйрəнүнең торышы. Татар теленə өйрəтүдə, өйрəнүдə килеп туган кыенлыклар. Татар теленə өйрəтүнең методлары һəм алымнары. Телне өйрəнүдə теле-видение, радио, газета, компьютерның роле. Татар телен өйрəнүнең максаты һəм аны килəчəктə куллану. Татар халкының тарихын, мəдəниятен, фəнен һ.б. ны танып белү чарасы буларак татар теле. Алтынчы тема. Эш. Һөнəр
Укуны тəмамлагач кайда, кем булып эшлəргə телəвең. Эш көненең, атнасының озынлыгы, хезмəткə түлəү, эшкə мөнəсəбəт һəм аны бəялəү, ял көннəре һəм отпуск. Социаль яклау: пенсия алу хокукы, пенсиягə ничə яшьтəн чыгу.
Безнең җəмгыятьтə халыкны эш белəн тəэмин итү проблема-сы: эш таба алу мөмкинлеге, эшсезлек проблемасы.
Җиденче тема. Кешенең яшəү рəвеше, гореф - гадəтлəр
Шəһəрдə һəм авылда яшəүче гаилəлəрдəге кеше саны, соста-вы: балалар саны, эшлəүче һəм эшлəмəүче гаилə əгъзалары. Яшəү шартлары: шəхси йортлар, муниципаль фатирлар.
Гаилəдəге традициялəр, бəйрəмнəр, гореф-гадəтлəр.
Дин. Гаилə һəм җəмгыять тормышына диннең йогынтысы.
Сигезенче тема. Буш вакыт, шөгыль
Буш вакытны уздырудагы төп традициялəр. Гаилə ялы. Ял итүнең һəм спортның яраткан төрлəре. Милли сəнгать. Сəнгатьнең кеше тормышындагы роле. Милли һəм дини бəйрəмнəр. Яшьлəрнең кызыксынулары, шөгыльлəре.
Тугызынчы тема. Ял. Сəяхəт
Халыкның төп ял итү урыннары. Туризм, сəяхəтлəр. Культуралы ял итү: театрлар, музейлар, фестивальлəр,
күргəзмəлəр, концертлар, əдəби кичəлəр һ.б.
Унынчы тема. Шəһəр. Авыл. Күренекле урыннар
Шəһəрнең географик торышы. Əйлəнə-тирə табигать: елга-лар, таулар, күллəр, һ.б. Шəһəр халкы, аларның саны. Шəһəрнең тарихы: кайчан нигез салынуы, тарихи вакыйгалар белəн бəйлəнеш. Төп тарихи һəм мəдəни һəйкəллəр. Шəһəрнең тарихи үзəге һəм яңа районнары, аеруча туристлар кызыксына торган күренекле урыннары. Шəһəрнең икътисады: заводлар, фабрикалар, банклар һ.б. Шəһəрдəге һəм авыл тормышындагы төп кыенлыклар: яшəү дəрəҗəсе, торак һəм транспорт проблемалары. Мəгариф. Мəдəният. Фəн. Сəламəтлекне саклау. Шəһəрнең чисталыгы. Ха-лыкны социаль яктан тəэмин итү.
Унберенче тема. Туган ил. Россия (Татарстан. Геогра-фия, тарих, икътисад)
Илдə мəгариф системасы. Илнең тарихи һəм хəзерге атамасы. Илнең (Татарстанның, Россиянең) географик торышы. Таби-гый ресурслары: елгалар, таулар, диңгезлəр, файдалы казылмала-
ры. Табигате һəм климаты.
Татарстанның тарихы: дəүлəт оешуда төп этаплар. Күренекле тарихи шəхеслəр һəм дəүлəт эшлеклелəре, дəүлəт оештыру белəн бəйле төп тарихи вакыйгалар.
Дəүлəт төзелеше: республика, монархия, конституцион мо-нархия һ.б. Илдəге төп сəяси, социаль, икътисади проблемалар.
Илнең икътисады: Җитештерү һəм авыл хуҗалыгының төп тармаклары.
Илнең халкы (шəһəр, авыл). Халыкның төп шөгыле: авыл хуҗалыгы, хөкүмəт эше, шəхси эшмəкəрлек, вак бизнес һ.б. Сəламəтлекне саклау. Социаль яклау.
Уникенче тема. Мəдəният һəм сəнгать
Илнең мəдəнияте. Мəдəни һəм тарихи урыннар, һəйкəллəр. Бүгенге көн мəдəнияте: сəнгать, музыка, əдəбият һ.б. Хөкүмəти һəм милли бəйрəмнəр.
Илдə фəннең торышы һəм үсеше. Төп юнəлешлəр.
Унөченче тема. Россиянең һəм Татарстанның танылган фəн һəм мəдəният эшлеклелəре
Күренекле тарихи, сəяси шəхеслəр, фəн һəм мəдəният эшлеклелəренең исемнəре. Аларның кыскача тормыш юлы, мөһим һəм кызыклы эшлəре (əсəрлəр, фəнни ачышлар, реформалар). Əлеге шəхеснең ил тормышындагы, мəдəният, фəн, əдəбият үсешендəге роле. Ул шəхеснең исемен мəңгелəштерү (һəйкəллəр, урам исемнəре, мəйданнар, шəһəрлəрне күренекле шəхеслəрнең исемнəре белəн атау).
Ундүртенче тема. Күренекле татар əдиплəре
Күренекле язучы, шагыйрьлəрнең исемнəре. Аларның кыс-кача тормыш юлы. Кайбер əсəрлəренең эчтəлеге белəн танышу.
Унбишенче тема. Экология: табигать һəм кеше
Экологиянең төп проблемалары: əйлəнə-тирə мөхитне пыч-рату, табигый балансның бозылуы, елга-күллəрнең, урманнарның бетүе, хайваннар дөньясының һ.б. юкка чыгуы. Табигатьне сак-лауда милли һəм дəүлəт программалары.
Тема 1. ЗНАКОМСТВО. О СЕБЕ
Речевые образцы
Исəнме(сез)!
Хəерле иртə (көн, кич)! Сəлам!
Рəхим ит(егез)! Түрдəн уз(ыгыз)! Сине (сезне) күрүемə бик шат. Түрдəн узыгыз, кадерле кунак-лар!
Сəламəтлегегез ничек? Саулы-гыгыз ничек?
Кəефегез ничек? Яхшы.
Начар түгел. Зарланмыйм.
Эшлəрегез яхшы (уңышлы) ба-рамы?
Бар да тəртиптə.
Туганнарыгыз (балаларыгыз, əти-əниегез) исəн-саулармы? Əйе, барысы да исəн-сау. Кызганычка каршы, əнием авы-рып тора.
Гафу итегез, сезнең белəн та-нышырга мөмкинме?
Здравствуйте!
Доброе утро (день, вечер)! Привет!
Проходи(те).
Рад видеть тебя (Вас). Проходите, дорогие гости!
Как Ваше здоровье?
Как настроение? Хорошо. Неплохо. Не жалуюсь.
Дела идут хорошо (удачно)?
Все в порядке.
Родственники (дети, родители) живы-здоровы?
Да, все живы-здоровы.
К сожалению, мама болеет.
Извините, можно с Вами позна-комиться?
Поиск по сайту: |
Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.037 сек.) |