АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция

Звукоподражательные слова

Читайте также:
  1. D. Определение звука в слове (начало, середина, конец слова)
  2. V. Вставьте пропущенные слова (a-e). Переведите предложения на русский язык
  3. VI. Вставьте в текст пропущенные слова и словосочетания. Дайте им определения.
  4. VIII. Словарь терминов
  5. WORDS AND EXPRESSIONS – СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
  6. Английские слова ТОР 1 - 2500 по алфавиту.
  7. АНГЛО-РУССКИЙ ТЕРМИНОЛОГИЧЕСКИЙ СЛОВАРЬ-МИНИМУМ
  8. Багатозначні слова і контекст
  9. Багатозначні слова і контекст. Пароніми та омоніми у професійному мовленні. Синонімічний вибір слова
  10. Багатозначність слова і проблема порушення норм слововживання
  11. В большинстве случаев ударение в словах надо простозапомнить.
  12. Вводные конструкции (вводные слова, словосочетания, предложения)

 

Звукоподражательные слова в непосредственной форме пе-редают звуки, издаваемые живыми существами и различными предметами.

 

Карр, мияу, чут-чут (так поют птицы), мелт-мелт (образное подражание миганию) и др.

 

Модальные слова

 

Модальные слова выражают отношение речи в смысле ре-альности, возможности, необходимости к объективной действи-тельности.

 

Бар (есть), юк (нет), кирəк (надо), тиеш (должен), мөмкин (можно), ярар (ладно), бəлки (может быть), ичмасам (хоть, хотя), əлбəттə (конечно), мəсəлəн (например) и др.

 


Частицы

 

Частицы в татарском языке отличаются тем, что очень близ-ко стоят к аффиксам. Они выражают различные смысловые и мо-дальные оттенки. Частицы могут стоять и перед знаменательным словом, и после него.

 

Частицы по значению делятся на:

 

1) вопросительные (сорау): -мы/-ме (после слова, слитно) улмы? укыдыңмы?;

 

2) ограничительные (чиклəү): гына/генə, кына/кенə, ук/үк (после слова, раздельно);

 

3) усилительные (көчəйткеч): иң, нəкъ, чалт, шыр, дөм, кып-, ап-, сап-, кап-, ямь-, күм- (перед словом) дөм караңгы (совсем тем-но), шыр тиле (круглый дурак), кып-кызыл, ап-ак, сап-сары, кап-кара, ямь-яшел, күм-күк (серый-серый);

 

4) усилительно-сочинительные (көчəйтү-бəйлəү): да/дə, та/тə (после слова, раздельно);

 

5) отрицательные (инкяр): түгел (после слова, раздельно), һич (перед словом, раздельно);

 

6) утвердительные (раслау): бит, ич, ла/лə, лабаса, лəбаса (после слова, раздельно);

 

7) неопределенные (икелəнү): -дыр/-дер, -тыр-тер (после слова, слитно), əллə (и перед словом, и после слова) улдыр, килгəн əллə;

8) упрашивания (ялыну): əле, инде (после слова, раздельно), -сана/-сəнə, -чы/-че (после слова, слитно) кил инде, əйтче, укысана;

 

9) указательные (күрсəтү): əнə (вон), менə (вот) (перед сло-вом) менə минем дустым, əнə тегендə.

 

 

Задания

 

1. Переведите глаголы.Определите их вид.

 

Телидер, юнəлтергə, ия булырга, тырышырбыз, ишетəсездер, кызыксынып, карап барсагыз, кабул ителə, башланганчы, белəсегез

 


килсə, артырмы, барып җитə, тотыла, кулланыла, керсəгез, кабул итмəслəр, хис итəргə.

 

2. Тəрҗемə итегез.

 

а) Мин бу тукталышта төшəм. Сөембикə манарасы Кремльдə урнашканмы? Билет унбиш сум торамы? Милли китапханəгə бара-быз. Кичə Тукай музеенда булганнар. 89 нчы автобус бу тукта-лышта туктамый.

 

б) Счастливого пути. Вам надо сесть на 8 автобус. Где здесь остановка? Тебе надо доехать до остановки «Молодежный центр». Где здание банка? Вижу здание банка. Мечеть Кул Шариф распо-ложена на территории Кремля. Встретились на выставке. Как дое-хать до железнодорожного вокзала?

 

3. Диалогны укып тəрҗемə итегез:

 

– Исəнмесез, дуслар. Рəхим итегез, исəн-сау килеп җиттегезме?

 

– Хəерле кич, бик əйбəт килдек, сезнең районга транспорт, гомумəн, əйбəт йөри. Лəйсəн ханым, туган көнегез белəн сезне! Бу чəчəклəр сезгə.

 

– Бик зур рəхмəт сезгə. Бигрəк матур чəчəклəр. Əйдəгез əле, түрдəн узыгыз. Мин сезне үзебезнең туганнарыбыз белəн таныш-тырам.

 

– Хəерле кич барыгызга да.

 

– Кадерле туганнар, таныш булыгыз, болар Лəйлə белəн Ил-дар. Безнең гаилəнең якын дуслары. Без Лəйлə белəн институтта бер группада укыдык, хəзер бергə эшлибез. Илдар укытучы, музы-ка мəктəбендə укыта. Кадерле дуслар, бу минем каенанам.

 

– Исəнмесез, Əлфия апа. Сезне күптəн ишетеп белəм.

 

– Бу минем каенсеңлем – Гөлнар, аның ире Марат, аларның уллары – Ленар.

 

– Танышуыбызга ихлас шатбыз.

 

– Минем апам, əнинең сеңлесе – Мəрьям апа, без аны матур апа дип йөртəбез. Матур апаның кызы – Гөлназ. Илдар белəн кол-легалар. Гөлназ педуниверситетның музыка факультетында укый,

 


соңгы курста. Болар минем бертуган сеңлем Лəйлə һəм энем Гаяз. Лəйлə гаилəсе белəн Бөгелмəдə яши, Казанда командировкада, үзе яшь булса да, аның инде ике зур кызы бар. Гаяз быел медицина университетын тəмамлый, булачак хирург. Таныштырып бетердем шикелле. Əйдəгез əле, хөрмəтле кунаклар, өстəл янына рəхим итегез.

 

4. Дополните диалоги.

 

а) – Исəнмесез. Мин күчеп утырмыйча Əлмəт шəһəренə бара аламмы?

 

–...

 

– Автобус ничəдə кузгала? Билетлар Бармы?

 

–...

 

– Ай-яй, ике сəгать көтеп утырырга туры килерме икəнни? Бик озак бит.

 

–...

 

– Ярый, алайса. Ə Чаллыга кадəр билет күпме тора?

 

–...

 

– Əйе, мин студент. Көндезге бүлектə укыйм. Менə доку-ментым.

 

–...

 

– Бик зур рəхмəт.

 

б) – Гафу итегез, миңа Кремльгə барырга кирəк иде. Ничек барырга икəнен əйтмəссезме икəн?

 

–...

 

– Тукталышны да күрсəтегез инде, зинһар.

 

–...

 

– Кондуктор, миңа бер билет бирегез. Сез миңа «Цирк» тук-талышын əйтə алмассызмы икəн? Мин сезнең шəһəрегездə беренче тапкыр һəм шəһəрегезне бик начар белəм.

 

–...

 

– Бик зур рəхмəт. Сез кире шушы маршрут буйлап кайта-сызмы?

 

–...

 


– «Цирк» тукталышыннан «Мəскəү базары» тукталышына кадəр сезнең маршруттан башка тагын нинди дə булса автобус йөриме?

 

–...

 

5. Переведите диалоги.а) – Где вы живете?

 

– В центре Казани. На улице Тукая.

 

– В честь кого так названа ваша улица?

 

– Габдулла Тукай – знаменитый татарский поэт. Хотя он

 

и умер очень рано (в 27 лет) успел многое сделать для развития татарской литературы. В его честь и названа наша улица. Это одна из самых старинных улиц города.

 

– На вашей улице есть достопримечательности?

 

– Да, у нас есть музей Тукая, кинотеатр.

 

б) – Вы живете в центре?

 

– Да, а вы?

 

– Я тоже. В центре удобно жить. Здесь много магазинов

 

и кинотеатров. И транспорт хорошо ходит.

 

– Да. Согласен, но очень шумно и воздух не чистый.

 

в) – Простите, пожалуйста. Как добраться до улицы Кирова?

 

– На маршрутке № 37 или на трамвае № 21.

 

– Там находится ЦУМ?

 

– Да. До ЦУМа вам удобнее будет добраться на маршрутке. г) – Если я не ошибаюсь, в вашем городе раньше не было

 

метро.

 

– Да, это так. Совсем недавно у нас начали строить метро. Но пока станций не много. Пока работают станции «Проспект По-беды», «Горки», «Аметьево», «Площадь Тукая», «Кремль». Скоро

 

в эксплуатацию будет передана станция «Козья слобода».

 

– Я рад за вас.

 


6. Прочитайте текст.

 

Казанда тарихи урыннар бик күп. Шуларның берсе – Кремль. Аның XVI гасырда төзелгəн диварлары XVII һəм XIX га-сырларда реконструкциялəнə. Сөембикə манарасы – шəһəрнең иң борынгы манарасы. Аның турында легендалар да бар.

 

Борынгы архитектура үрнəклəреннəн XVI гасырга караган Благовещен соборы XVIII гасырда төзелгəн Мəрҗəни һəм Апанай мəчетлəре, Петропавловск соборы, XIX гасырда төзелгəн Борнай мəчете, Əҗем мəчете, Казан университеты комплексы, ХХ гасыр башында Шамил йорты, Дəүлəт банкы бинасы һ.б. бар. 90 нчы ел-лардан башлап шəһəрнең тарихи урыннарын төзеклəндерү буенча эш җəелдерелде. Соңгы елларда Казан шəһəре үзенең йөзен шак-тый үзгəртте, ул тагын да матурланды.

 

Найдите примеры на спрягаемые личные и непрягаемые не-личные формы глагола.

 

Со словами төзелгəн и караган составьте по 2 предложения. В одном они должны быть причастием, в другом – глаголом в изъ-явительном наклонении.

 

Знаете ли вы легенды о Сююмбике? Расскажите.

 

7. Текстны укыгыз.Татарча эчтəлеген сөйлəгез.Эчтəлеге бу-енча 3 сорау төзегез.

 

1990 нчы елның 24 нче гыйнварында Республика фəнни китапханəсе ачылуга 125 ел тулды. Ул Татарстанда гына түгел, хəтта бөтен илдə иң зур, иң бай, иң борынгы китапханəлəрдəн са-нала.

 

1844 нче елда Казан университеты галиме Второв Н.И, Пе-тербургка күчеп киткəндə əтисенең китапханəсен губерна идарəсенə бүлəк итеп калдыра. 903 исемдəге 1908 китаптан торган бу китапханəдə рус һəм дөнья классиклары əсəрлəре, тарих һəм география буенча хезмəтлəр, төрле журналлар саклана.

 


8. Прочитайте текст.Ответьте на вопросы.Татарстан дəүлəт музее

 

1920 нче елларның башында Казанның мəдəни тормышында тарихка кереп калырлык истəлекле вакыйгалар шактый күп була.

 

Татар музеен булдыру хыялы җəмəгатьчелек күңелендə бик иртə уяна. 1912 нче елда казанлылар Леон Осипович Склярның (1858 – 1922) татар тарихына нисбəтле гаҗəеп бай коллекциясе белəн танышалар. Казан университетының география кабинетында профессор Б.Р. Адлер тарафыннан оештырылган күргəзмə бик күплəрдə кызыксыну тудыра, татар җəмəгатьчелеге исə милли тарихыбызның барлык дəверлəрен дə яктырткан музей оештырыр-га кирəклеген яклап чыга, ə Б.Р. Адлер əлеге мəсьəлəне уңай хəл итүне үтенеп шəһəр хакимиятенə мөрəҗəгать юллый. Кызганычка каршы, галимнең үтенече кире кагыла.

 

Əмма өмет сүнми, 1917 нче елгы вакыйгалардан соң ул яңара гына. Казанның күпмиллəтле җəмəгатьчелеге татар музее хакындагы фикернең гамəлгə ашып чынбарлыкка əверелүе өчен күп көч куя. Шəрыкь халыклары мəдəнияте күргəзмəсен оештыру – əлеге юнəлештə ясалган əһəмиятле адымнарның берсе. Күргəзмə Казан университетының география, этнография кабинетларында урнаша һəм алты бүлекне (болгар, татар, фарсы, Төркестан һəм Идел буе халыклары, Себер, Ерак Көнчыгыш бүлеклəре) үз эченə ала. Ул 1920 нче елның сентябрь аеннан алып 1921 нче елның февраленə кадəр эшли. Кыска гына вакыт эчендə аның белəн 20 меңлəп кеше таныша. Шул ук вакытта борынгы тарихи һəм этно-график истəлеклəрне, материалларны барлау һəм туплау киң үсеш ала. Эш барышында Л.О. Склярның революциядəн соң Мəскəүгə озатылган коллекциясенең бер өлеше Казанга кайтарыла. Бик күп галимнəрнең гаҗəеп бай археологик, этнографик, нумизматик җыел-малары булачак музей фондына тапшырыла. Озакламый Б.Р. Ад-лер əлеге музейның директоры итеп билгелəнə. Татар музеен оеш-тыру эшенең яңа чоры башлана.

 


Сезнең нинди музейларда булганыгыз бар? Үзегез булган бер музей турында сөйлəгез. 9. Прочитайте и переведите текст.

 

Дин – хəзер иске, аварга торгучы чергəн дивар, Аз гына, уйнап кына бармак белəн төртсəң – авар. Билгеле, һəрбер агачлар да корырга башлыйлар, Былбыл урнына оя тоткач башында каргалар!

 

Мин бу турыда күп уйландым. Тукай табигатьнең бу серле закончалыгын каян белгəн? Башына карга оя коргач, мəсəлəн, ка-еннар үлə. Өянке чыдый – каен үлə. Менə безнең яктагы кечкенə генə бер авыл гасырлар буена каен урманы эчендə, табигать коча-гында яшəгəн. Бер урам икенче урамны күрмəгəн – авыл уртасын-да каен урманы. Менə шунда сиксəненче еллар башында каргалар килеп оя корган. Халык моңа əйбер əйтмəгəн. Əмма ике-өч ел узу-га затлы каен урманы корып кисəүгə əйлəнгəн. Хəзер ул авыл дошман оккупациясеннəн əле генə азат ителгəн бəхетсез хуторны хəтерлəтə. Корган каеннар күңел каралтып утыра. Ике җирдə тук-тап ике карчыктан сорыйм.

 

– Ни өчен бу каеннар корыды? Берсе əйтə:

 

– Карга каенның бөресен ашый. Бөрелəнмəгəч каен үсə алмый. Икенчесе:

 

– Оя ясаганда карга каенның иң очындагы иң нечкə чыбык-ларын өзə. Очы үсə алмагач, каен корый.

 

Шəһəргə кайткач биология фəннəре докторы булган бер профессордан сорыйм:

 

– Карга оялагач каен ник корый?

 

Профессор əйтə: «Минем бу турыда уйлап караганым юк. Каен агачы – минем өлкə түгел, минеке – чыршылар, наратлар».

 

Вəт сиңа мəдрəсə белемле Тукай! Тəмам зиһенне чуалтып бетерде бит шул шигыре белəн …

 

( М. Мə(диев )

 


10. Прочитайте сказку.Перескажите.Определите основную

 

идею.

 

Беркөнне Сыер белəн Кəҗə янына Тавык белəн Үрдəк тук-талганнар да яңа хəбəр əйткəннəр.

 

– Иртəгə йорт хайваннары һəм кошларының һөнəрлəренə ярыш булачак. Кем үзенең һөнəрен иң яхшы күрсəтə, шуңа бүлəк бирəчəклəр, – дигəннəр.

 

Иң беренче булып Кəҗə акыра башлаган:

 

– Мин шундый матур җырлый белəм, бөтенесе гаҗəплəнер, – дигəн.

 

– Ə мин йөгерергə телим, – дигəн Сыер мөгри – мөгри.

 

– Мин инде сəхнəдə күп җырладым, хəзер бии башлыйм, – дигəн Тавык.

 

– Мин белмəгəн эшемне эшлəмим. Сəхнəгə чыгам да бак-бак дип бакылдап күрсəтəм, шул җитəр, – дигəн үрдəк.

 

Менə икенче көнне комиссия килгəн. Аю бабай күзлеген ки-еп бик игътибар белəн карап торган, ə төлке язып барган. Кəҗə акыра да акыра икəн. Бөтенесе шаркылдап көлгəннəр.

 

– Бу тавышың белəн абзарда гына акырып ятарга кирəк, – дигəннəр.

 

Сыер йөгерə башлаган икəн, абынып егылган. Тавык та биергə телəгəн, ул да таеп егылган. Ə Үрдəк үз телендə матур итеп шигырь сөйлəгəн. Аңа барысы да гөрлəшеп кул чапканнар һəм су-лы ванна бүлəк иткəннəр.

 

Найдите по тексту примеры на звукоподражательные слова, частицы, послелоги и союзы.

 

11. Прочитайте тексты.

 

а) Икмəкне кешелəр тир түгеп табалар. Икмəк үстерүе – авыр эш, бик күп хезмəт, тəҗрибə, белем һəм тырышлык сорый. Мең еллар дəвамында игенчелек эшендə кеше икмəк үстерүнең зур тəҗрибəсен туплаган: орлыгын яхшырткан, яңаларын чыгарган, җирен эшкəрткəн, чəчкəн, урган. Лəкин шулай да икмəк – табигать

 


җимеше, аның уңышы хəзер дə əле елның ничек килүенə, явым-төшемгə бəйле.

 

б) Урманчы бабай белəн оныгы көзге урманны аеруча ярата-лар. Урманда тəмле җилəклəр, төрле-төрле гөмбəлəр өлгерə. Ур-манчы бабай оныгына агачлар һəм үсемлеклəрне күрсəтə.

 

в) Татар халкы борынгы заманнарда ук каз асраган. Каз ма-мыгыннан йомшак мендəр ясаганнар. Каз итеннəн тəмле аш-су əзерлəгəннəр.

 

Каз өмəлəре авылның иң күңелле вакыйгасы булган. Бу көнне бер йортта каз суялар. Авыл кызлары шул йортка җыелалар һəм каз мамыгы йолкыйлар.

 

г) Һəр һөнəрнең үзенə генə хас сүзлəре яши. Үзлəренең авы-лындагы һөнəрлəр турында М. Мəһдиев болай яза:

 

Һөнəрлəр болай бүленə:

 

Такта яручылар, балта осталары...; манылган йоннан əйбер бəйлəү;... тегүчелек: ак тегүчелəр, кара тегүчелəр; кирпеч сугу; итек басу (бөтен Казан губернасына йөреп);... базарга утын, такта; чабата, миллек, мунчала, шалкан, милəш, ылыс (урысларның пас-хасына), кипкəн җилəк, кипкəн шомырт чыгару; лесхозга гөмбə, чəчəк таҗы, дару үлəне, чыршы, нарат күркəсе, куак чиклəвеге, гөлəп җимеше җыеп тапшыру. Менə болар барысы да безнең авылда башкарыла.

 

Скажите, чем еще могут заниматься сельские жители? Есть ли профессии, свойственные только для сельской местности? Рас-скажите об одном.

 

12. Переведите тексты.

 

а) Каюм Насыйри һəр язны үзенең туган авылына кайтып, анда гади халык белəн бергə кырда эшлəгəн. Җəйлəрен төрле авылларда тарихи истəлекле урыннарны карап, тикшереп йөргəн. Менə шул вакытта халык белəн якыннан аралашкан, аның сөйлəм телен өйрəнгəн, авыл картларыннан фольклор материаллары җыйган. Каюм Насыйри акыл хезмəте белəн беррəттəн, кул

 


хезмəте белəн дə шөгыльлəнгəн. Ял вакытларында ул физик эш эшлəргə тырышкан, агач эшлəргə тырышкан, агач эшен бик ярат-кан, рəсем ясаган, карта сызган.

 

б) Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган авылына мəхəббəте чиксез зур була. Бу авылның челтерəп аккан чишмəлəре, яшел чирəмле урамнары – барысы да шагыйрь күңелендə тирəн эз кал-дырган. Шуның өчен ул аны сагынып искə ала:

 

Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмə бар, якын безнең авылга ул; Авылыбызның ямен, суы тəмен белəм, Шуңа күрə сөям җаным, тəнем белəн, – ди. Ответьте на вопросы.

 

К. Насыйри һəм Г. Тукай кем ул?

 

Аларның туган авылларына мөнəсəбəтлəре нинди булган? Сезнең авыл җирендə булганыгыз бармы?

 

Ошыймы сезгə анда? Ни өчен?

 

Авылда үткəргəн 1-2 көнегез турында кыскача гына сөйлəп күрсəтегез.

 

13. Прочитайте текст.

 

Ике-өч айдан колыныбыз зерə дə чаяланып китте. Ул хəзер инде, элекке шикелле, тəртəгə ышкылып йөрми, эт өргəннəн дə курыкмый. Кая ул! Хəзер инде ул башын аска иеп, «салып егам!» дигəндəй, алгы аяклары белəн яный-яный, пыр туздырып, этлəрнең үзлəрен куып йөри. Капка ачылдымы, иң элек ул чыгып чаба. Колынның, сабыйлык җиңеллеге белəн, койрыгын-ялын тузгытып, сикергəлəп, уйнап йөрүен карап тору үзе бер рəхəт була. Əй бер заман муенын кəкрəйтеп, койрык чəнчеп, төп-төз тояклары белəн тып-тып басып юыртып китə, агай! Колаклар шəмəргəн, күзлəрендə ут! Бераз барган саен: «Күрдегезме мине!» – дигəн сы-ман бөтен гəүдəсен катырып, əле бер якка борылып карый, əле икенче якка. Ул да түгел, дəү айгырлар шикелле, гайрəт белəн бо-рынын киереп, пошкырып куйган була, йə борынын күккə чөеп,

 


алтын ялларын җилфердəтеп, кешнəп җибəрə. Көмеш кыңгыраулар чыңлый диярсең!

 

( Г. Бəширов. « Туган ягым яшел бишек »)

 

Сез нинди йорт хайваннарын белəсез?

 

14. Вместо многоточий вставьте прилагательные.

 

Яңа йортлар һəрвакыт минем күңелдə ниндидер... бер куа-ныч,... бер шатлык уята... Йортларга мин, үзем дə сизмичə, сокла-нып карап узам. Тəрəзəлəренə... пəрдəлəр корылган. Тəрəзə төплəрендə... гөллəр үсеп утыра. Кайберлəре... чəчəк аткан. Капка төплəрендə чирəмдə... балалар уйнап йөри. Ə ишек алдында...

 

өйнең хуҗасы, кулына балта тотып,... кыяфəт белəн нəрсəдер эш-ли. Аның... балтасы астыннан тирə-юньгə... йомычкалар оча. Мондый... йортларның хуҗалары миңа бик эшлекле, бик булдык-лы булып тоелалар. Бу... кешелəрнең өйлəреннəн пакълек, чиста-лык һəм муллык аңкып торадыр кебек.

 

15. Составьте диалоги по данным ситуациям:

 

а) На улице Баумана иногородец спрашивает вас, где нахо-дится улица Карла Маркса. Объясните ему как доехать до этой улицы;

 

б) Вы собираетесь в командировку в город Альметьевск. По-звоните в гостиницу и забронируйте себе одноместный номер на пять дней;

 

в) Вы в незнакомом городе. Вам нужно узнать где располо-жен банк (магазин, ближайшая гостиница);

 

г) Вы гостю из другого города показываете достопримеча-тельности вашего города;

 

д) Вы в автовокзале чужого города. Вам надо попасть в центр. Узнайте у прохожего, на каком транспорте и до какой остановки вам надо ехать;

 

е) В справочной железнодорожного вокзала узнайте когда и куда прибывает поезд «Уфа – Москва». Сколько будет стоить проезд?

 


ж) Позвоните в предварительную кассу авиабилетов. Узнай-те, можно ли заказать билет по телефону. Закажите два билета на рейс «Казань – С.-Петербург». Узнайте когда и где нужно будет подойти за билетами;

 

з) Вы приехали в гости в деревню к своему другу (подруге). Он (она) знакомит вас с деревней.

 

16. Сделайте сообщение о городском транспорте,об одномдостопримечательном месте вашего родного города или села, о домашних животных.

 

 

Словарь


 

айгыр – жеребец аңкып торырга – благоухать, пахнуть балта остасы – плотник

 

бистə – слобода бəйлəргə – вязать гайрəт – сила гөмбə – гриб

 

гөлəп җимеше – плоды шипов-ника дивар – стена

 

диярсең – будто, словно йомычка – стружка, щепка итек басу – валять валенки кем хөрмəтенə – в честь кого кешнəп җибəрергə – заржать койрык – хвост


 

орлык – семена пыр туздыру – разогнать (раз-нести) в пух и в прах суялар – режут

 

такта яру – распиловка таҗ – лепесток цветка тегүче – портной тир түгү – проливать пот тояк – копыто

 

тузгытырга – растрепать тəртə – оглобля төп-төз – очень стройный утын – дрова чабата – лапти

 

чаяланып китте – стал бойким куак чиклəвеге – лесной орех чирəм – трава


 


колын – жеребенок кыңгырау – колокольчик күркə – шишка (сосны, ели)

 

күчеп утырмыйча – без пере-садки манара – минарет

 

манылган йон – крашенная пряжа миллек – веник милəш – рябина

 

муенын кəкрəйтеп – согнув шею мунчала – мочалка мөгри – мычит нарат – сосна


чыршы – ель чыңлый – звенит шалкан – репка

 

шəмəргəн – в значении: встать на дыбы ылыс – хвоя

 

ышкылу – тереться, обтереться юыртып китə – скакать рысью ял – грива яный-яный – угрожая

 

җилфердəтергə – развевать җəелдерергə – развивать


 

Тема 11. РОДИНА. ТАТАРСТАН (ГЕОГРАФИЯ, ИСТОРИЯ, ЭКОНОМИКА)

 

Речевые образцы


 

Россиянең башкаласы – Мəскəү Татарстанның башкаласы – Казан Татарстанда Яр Чаллы, Түбəн Кама, Бөгелмə, Яшел Үзəн, Əлмəт кебек зур шəһəрлəр бар.

 

Казандагы тарихи бистəлəр: Яңа бистə, Дəрвишлəр бистəсе, Се-верный бистəсе, Мирный бистəсе, Борисково бистəлəре.


 

Столица России – Москва. Казань – столица Татарстана. В Татарстане есть большие го-рода как Набережные Челны, Нижнекамск, Бугульма, Зелено-дольск, Альметьевск. Исторические поселки Казани: поселок Новый, Дербышки, по-селок Северный, Мирный, Бо-рисково.


 

 

Фразеологизмы

 

Фразеологизм – это устойчивое по составу и структуре, лек-сически неделимое и целостное по значению словосочетание.

 

Бить баклуши тырай тиб$.

 

Идиома – сочетание языковых единиц, значение которого не совпадает со значением составляющих его элементов. Сломя

 

голову баш югалтып.

 


Выделяются 3 типа фразеологизмов:

 

1) Фразеологические сращения (фразеологик ныгыма) – ус-тойчивые сочетания, обобщенно-целостное значение которых не вы-водится из значения, составляющих их компонентов: л чтит сату,

 

теле кычыту.

 

2) Фразеологические единства (фразеологик бердəмлек) – устойчивые сочетания, обобщенно целостное значение которых отчасти связано семантикой составляющих их компонентов, упот-ребленных в образном значении: ике агач арасында адашу – зайти

 

в тупик, агым у_аена й_з$ плыть по течению, теле_не тыю

 

прикусить язык.

 

3) Фразеологические сочетания (фразеологик тезмə) – устой-чивые обороты, значение которых мотивировано семантикой со-

 

ставляющих их компонентов: к$зд н югалу, юл у_у, колак салу.

 

 

Задания

 

1. Прочитайте и запомните фразеологизмы.Выбрав3фра-зеологизма составьте предложения.

 

Авыз турсайту – надуть губы Авызга сулар килү – слюнки потекли

 

Авырткан җиргə кагылу – задеть за больное место Акылга утыру – взяться за ум Алтынга күмү – золотом осыпать Ачу тоту – иметь зуб Баш вату – ломать голову

 

Башын салу – сложить голову Борын күтəрү – задрать нос Борын төбендə генə – под носом

 

Бусагасын төшерү – обивать пороги Бəхет йөзлеге белəн туу – родиться в сорочке Дүрт куллап – обеими руками Ике тамчы су кебек – как две капли воды

 


Исе дə китми – как с гуся вода Кесəгə сугу – бить по карману

 

Кеше кубызына бию – плясать под чужую дудку Колакларны торгызу – навострить уши Кул селтəү – махнуть рукой Кулга алырлык түгел – из рук вон плохо

 

Кызыл əтəч җибəрү – пустить красного петуха Кызыл кар яугач – когда на горе рак свистнет Көймəсе комга терəлү – сесть на мель Күз ачып йомганчы – не успел и глазом моргнуть Күз буяу – втирать очки

 

Күңелдə төер калу – осадок на душе остался Лəчтит сату – точить лясы Озын сүзнең кыскасы – одним словом Сай йөзү – мелко плавать

 

Санга сукмау – ни в грош не ставить Сукыр бер тиенгə дə тормый – ломаного гроша не стоит Табан ялтырату – катиться колбасой Таң тишегеннəн – ни свет, ни заря

 

Тел очында гына тору – вертеться на языке Телсез калу – язык отнялся Теше тешкə тими – зуб на зуб не попадает

 

Төшеп калганнардан түгел – не лыком шиты Түбəсе күккə тию – быть на седьмом небе Уклау йоткан – аршин проглатил Уртак тел табу – найти общий язык

 

Чебеннəн фил ясау – делать из мухи слона Юлыңа ак җəймə – скатертью дорожка Җиде кат җир астында – за семью замками

 


2. К татарским фразеологизмам выберите подходящие по смыслу русские фразеологизмы.

Ике агач арасында адашу, урманга утын төяп бару, колакка киртеп кую, кылын тартып карау, теңкəгə тию, балтасы суга төшкəн кебек.

Как в воду опущенный, заблудиться в трех соснах, вымотать душу, ехать в Тулу со своим самоваром, закинуть удочку, зарубить на носу.

3. Переведите предложения. Укажите фразеологизмы и объ-ясните их.

Асиягə бер тамчы судай охшаган, ни кызганыч, əмма ул Асия түгел. – Менə күргəзмəдəге əйберлəрне күрдем дə шаккаттып йөрим əле. Телсез кала яздым, – диде. Аларның сөйлəшүенə колак салып торган кешелəр гел татар апай-агайлары гына түгел икəн. Озын сүзнең кыскасы, мин сезгə яңа, тагын да кызыклырак һəм...

табигый ки, шактый ук табышлы эш тəкъдим итмəкчемен. Мистер Патиссон урыныннан торып тəрəзə янына килде, калын пəрдəне күтəреп унөченче кат биеклегеннəн урамга күз салды һəм егетлəргə туп-туры карап, монологының йомгаклау өлешенə күчте. Тел белəн тегермəн корып, саескан бүтəкəсен санап утырмыйк, – диде. Неужели, өстенə ишелеп төшкəн бəхеттəн баш тартасың? Их синең урында мин булсам!... Теле бик кычытса да, Сирин дəшми калды. Һəр нəрсəнең асылын, яшерен мəгънəсен анализлап, төбенə төшүдəн аерым бер тəм таба белгəн Сирин моны башкача аңлый да, аңлата да алмады. Хəзер менə Казанда көн күреп ятмактамын. Бер генə, нəни генə мөмкинлек чыксын, алар күз ачып йомганчы бөтен барлыгыңны, җаныңны томалап алалар. Өч ел күз ачып йом-ганчы үтəр дə китəр. Юкса күргəзмə əллə кайларда, Каф тау ар-тында түгел, кем əйтмешли, ике атлап бер сикерəсе генə. Сирин ирексездəн атна-ун көнлек ялга ия булды һəм, барысына да кул селтəп, язмыш тарафыннан бүлəк ителгəн ялын тулы куəтендə файдаланырга ният итте. Дөньяда бертөсле, бер үк кыяфəтле, бер

 


тамчы судай бер-берсенə охшаган ике кеше була алмый. Артты-рыбрак җибəргəнен сизенеп, Сирин телен тешлəргə мəҗбүр булды. Егетнең кирелеге, үҗəтлеге, авызына су капкандай басып торуы капитанны тəмам чыгырыннан чыгарды. Повестку в зубы – и по-шел, – диде ул, шушы маңка малайны күндерə, ышандыра алмавы-на үртəлеп. Кыз сүзгə кесəгə керə торганнардан түгел икəн. – Нəкъ өстенə бастыгыз, - диде ул һəм беренче мəртəбə аның күзлəренə карап елмайды. Күз ачып йомган арада күңелендə янартау булып атылган хислəр ташкыныннан авырлык белəн генə арынып, Сирин айнып киткəндəй булды. Урманда югалган кызны тапканда, аның тешлəре тешкə тими иде. Бердəн, ул бик каты курыккан. Икенчедəн – бик туңган иде. Без күз ачып йомганчы тиешле урын-га килеп җиттек. Күлмəкнең матурлыгын күреп Аня телсез калды. Кесəгə бик каты сукса да, ул аны алырга булды.

 

4. Составьте предложения со следующими фразеологизмами:Тел кычыту, ут белəн су арасында калу, чəчлəр үрə тору, көн кебек ачык, күз ачып йомганчы, кул сузымы, баш тарту, ис китмəү, җилгə каршы бару, куян йөрəкле, көн күрсəтмəү, ике агач арасын-

 

да адашу, телеңне тыю, һавадан алып сөйлəү, юл уңу.

 

5. Переведите фразеологизмы.С двумя составьте предложения.Авыз еру, телен йоткан, алтын куллы, кот чыгу, колагын торгызу, теше тешкə тимəү, утсыз төтен чыкмый, баштан сыйпа-маслар, бүгенге көн белəн яшəү, агым уңаена йөзү, кул селтəү, бо-рын күтəрү, кызыл кар яугач, беткəн баш беткəн, чəчлəр үрə тору,

 

аяз көнне яшен суккандай.

 

6. Переведите фразеологизмы.С тремя составьте предложения.Скатертью дорожка, бить по карману, ни свет, ни заря, мелко плавать, взяться за ум, делать из мухи слона, другого поля ягода, под самым носом, плясать под чужую дудку, ломать голову, сжечь за собой мосты, пора ставить точки, катиться в болото, заблудить-

 

ся в трех соснах, за семью замками.

 

 


7. Найдите русские эквиваленты фразеологизмов. Составьте три предложения.

Ярдəм кулы сузу, алма агачыннан ерак төшми, җир белəн күк арасында, мыек чорнау, сүз эзлəп кесəгə кермəү, ике куян ар-тыннан куу.

8. Прочитайте и переведите тексты.

 

а) Халык – кешелəрнең тел, территориаль, икътисадый һəм мəдəни уртаклыгы ул. Төрки халыкларның бер өлеше буларак, та-тар халкы үзенең тарихи үсешендə озын, катлаулы, фаҗигале, дан-лыклы юл узган. Тарихта татар халкының кешелек дөньясы рухи байлыклар хəзинəсенə зур өлеш кертүе билгеле. Əмма тарихның фаҗигале җиллəре бу байлыкның күп өлешен юкка чыгарган. Рухи мирасның сакланып калган кадəресе дə, инде V-VI гасырда ук та-тар халкының үз алфавиты, дəүлəтчелеге, зур рухи мəдəни бай-лыкка ия булуы турында сөйли.

 

б) Миллəттəшлəребез дөньяның төрле төбəклəрендə яши. Хəтта ерак Австралиядə дə татарлар бар. Бөтендөнья татар кон-грессында кунаклар кайдан гына юк иде. Чит иллəрдə яшəүче та-тарлар Татарстанның мөстəкыйль, бəйсез дəүлəт булуын телилəр. Республикабыздагы халыкның 48 проценты – татарлар, 43 процен-ты – руслар … Республикабызда йөздəн артык миллəт вəкиле яши. Татарлар ике миллионга якын, руслар бер миллион ярым. Барча миллəт халыклары дус яшилəр. Миллəтлəр дуслыгы – бездəге иң зур байлык.

 

Запишите антонимы выделенных слов.

 

Расскажите о дружбе народов. (Как вы это понимаете. Как это отражается в нашей республике и т.д.).

 

9. Сорауларга җавап бирегез.Татарстанның башкаласы нинди шəһəр? Казан кайда урнашкан?

 

Казанда нинди тарихи объектлар бар? Казанга ничə яшь?

 


Казанда нинди районнар бар? Татарстан турында хикəя төзеп сөйлəгез.

 

10. Составьте рассказ о погоде вашего региона.

11. Текстларны тəрҗемə итегез.

 

а) Илебез төньягыннан көньягына кадəр араны су юлы белəн үтəргə мөмкин. Моның өчен махсус каналлар төзелгəн.

 

Бу су юлы башкалабыз Мəскəү аша уза. Шуңа күрə аны биш диңгез порты дип йөртəлəр. Бу портка каналлар аша Балтик диңгезеннəн, Ак диңгездəн килергə була. Аннан Каспий һəм Азов диңгезлəренə барырга мөмкин. Телəгəн кеше шуннан Кара диңгезгə дə чыга ала.

 

б) Һава флоты.

 

Башкалабыз Казан аэропортында көнен дə, төнен дə кызу тормыш кайный. Берəүлəр каядыр ашыга, икенчелəре кайта, өченчелəре туганнарын, дусларын каршы ала.

 

Иртəнге сəгать алты. Һавага уктай атылырга əзер торган самолетларның көмеш сыман канатларында кояш нурлары чагыла. Аэропортта яңа эш көне башлана. Менə «корыч кошлар» бер-бер артлы һавага күтəрелə. Кайсылары ерак шəһəрлəргə, кайберлəре якын араларга юл ала.

 

Безнең көннəрдə һава флоты бик əһəмиятле транспортка əверелде. Аэропортка барыннан да бигрəк тизлек яратучылар ом-тыла. Казан белəн Бөгелмə арасын самолет бер сəгатьтə үтə. Ə по-езд белəн 18 сəгать барырга кирəк. Шуның өстенə аэропорт илебезнең телəсə кайсы почмагы белəн турыдан-туры бəйлəнгəн.

 

Кичке сəгать 10. Аэропорт бераз тынып кала. Киң илебезнең төрле почмакларында булырга өлгергəн самолетлар янында тех-никлар кайнаша. Килəсе таңда корыч канатлы кошлар зəңгəр күккə күтəрелергə əзер булыр.

 

12. Переведите предложения.

 

Казань – столица Татарстана. Казань – старинный красивый город. Здесь проживает около 1,5 млн человек.

 


Это первое здание Казанского государственного техническо-го университета им. А.Н. Туполева. Оно старое, но красивое.

 

Это очень старинная мечеть. Она расположена в центре Ка-зани. Минарет мечети очень высокий. Он виден издалека.

 

Набережные Челны – промышленный город Республики Та-тарстан. Там живут татары, русские, украинцы, евреи, чуваши, ар-мяне, грузины и другие народы. Там делаются известные всему миру КамАЗы.

 

Нижнекамск – молодой город. Там есть шинный завод. Альметьевск – город новый. Там живут нефтяники.

 

Елабуга – старинный город. Это тихий город. Там построили новый завод. В Елабуге жил и работал знаменитый художник Шишкин.

 

В Зеленодольске изготовливают теплоходы и холодильники. Расскажите о каком-нибудь крупном городе Татарстана. Ответьте на вопросы:

 

Татарстан кайда урнашкан?

 

Татарстанда нинди миллəт вəкиллəре яши? Татарстанда ничə дəүлəт теле? Нинди? Татарстанда нинди зур шəһəрлəр бар? Татарстан аша нинди елгалар ага? Татарстанның төп байлыклары нəрсə?

 

13. Прочитайте.

 

а) Борынгы болгарлар.

 

Болгар дəүлəте Чулман һəм Идел елгалары буенда мең еллар элек барлыкка килə. Аңа хəзерге Татарстан, Чувашия, Мари-эль, Удмуртия, Башкортстанның көнбатыш, Мордовиянең көнчыгыш җирлəре, Самара, Ульяновск, Пенза, Саратов, Астрахань, Волго-град, Түбəн Новгород, Пермь өлкəлəренең зур җирлəре кергəн. Аның төп өлеше безнең Татарстан республикасына туры килə.

 

Əкренлəп шəһəрлəр, авыллар төзелгəн. Болгарлар башка дəүлəтлəр белəн сəүдə иткəннəр, акча сукканнар. Авылларда иген-

 


челек, терлекчелек, һөнəрчелек үсə. Болгарлар көтүлеклəрдə ат, сыер, сарык, кəҗə асраганнар. Алар беркайчан да дуңгыз тотма-ганнар. Болгар җирлəре урманнарга, елга-күллəргə бай булган. Бу аучылык өчен зур мөмкинлеклəр тудырган.

 

Болгарлар тимер эшен яхшы белгəннəр. Бакырдан савыт-саба: тəлинкə, касə, комганнар ясаганнар. Алтынчылар, көмешчелəр кыйммəтле ташлардан матур бизəнү əйберлəре ясаган.

 

Болгарларның үз язулары булган, фəн, мəдəният, мəгариф нык үскəн. 922 нче елда Болгарлар ислам дине кабул иткəннəр. Бу дəүлəтнең үсешенə тагын да ярдəм итə.

 

Болгар-рус бəйлəнешлəре һəрчак төзек булган. Моңа Болгар-Киев юлы булышкан.

 

10 нчы гасыр башларында шəһəрлəрдə генə түгел, авылларда да башлангыч мəктəплəр булган. Илдə математика, астрономия, химия, медицина, тарих, география кебек фəннəр үскəн. Болгар галимнəре астрономик күзəтүлəр алып барганнар. Приборлар ярдəмендə дөнья якларын дөрес билгели белгəннəр. Архитектор-лар матур биналар төзегəндə төрле сызымнар эшлəгəннəр. Болгар-ларда медицина алга китə.

 

Казан ханлыгы – Бөек Болгар дəүлəтенең дəвамы булган. Ул үз вакытында Көнчыгыш Европаның көчле һəм алдынгы дəүлəтлəреннəн саналган. Ул Урта Азия, Мисыр, Төркия, Кытай, Иран, Гарəпстан белəн көчле элемтəдə торган, бу иллəр белəн сəүдə иткəн. Сəүдə күбрəк бер малны (товарны) икенче малга ал-маштыру рəвешендə барган.

 

Казан ханлыгында эш кəгазьлəренə мөнəсəбəт бик югары-лыкта торган. Казанда галимнəр, шагыйрьлəр, җырчылар, язучы-лар, музыкантлар яшəгəн. Бу вакытта бик күп бəетлəр, тарихи җырлар, əкиятлəр, табышмак, мəкальлəр туган. Казан ханлыгы ал-га киткəн иллəрнең берсенə – мəдəни үзəккə əйлəнгəн.

 


б) Болгар тарихында аеруча əһəмиятле мəсьəлəлəрнең берсе – болгарларга һəм Болгар дəүлəтенə ислам дине керү һəм тарала башлау чорын билгелəү.

 

Болгар һəм исламият тарихларында Болгар иленең исламны кабул итүе турында ике төрле караш яши. Бу мəсьəлə белəн туры-дан-туры шөгыльлəнмəгəн бер төркем галимнəр болгарларның ис-лам дине кабул итүен 921 – 922 елларда Багдад хəлифе Муктадирдəн болгар патшасы Алмышка килгəн билгеле илчелек белəн бəйлилəр.

 

Икенче бер төркем галимнəр фикеренчə, болгар һəм аларга якын кабилəлəрдə исламлашу инде VII – VIII гасырларда ук баш-ланган һəм Ибне Фазлан катнашындагы илчелек килгəндə Болгар-стан инде мөселман булган дигəн карашны алга сөрəлəр.

 

в) Һəр халыкның даимəн күңел түрендə йөрткəн, буыннан-буынга сөйлəнелгəн риваятьлəрендə сакланган, туфрагы үзенə тар-тып торган изге урыннары бар. Татар халкы өчен ул – Болгар. Бо-рынгы бабаларыбыз нəкъ биредə үзенең кыйбласын билгелəгəн, дан-шөһрəте таралган халык буларак та шушында танылган. Күңеллəрне җəлеп итеп чəчəк атканда да, дошман яуларыннан егылып, хəрəбəлəр эчендə ятканда да халыкның аяк эзе суынмады Болгар җиренə. Бар җиһанга өн салган шанлы Болгар əле күтəрелер, мəһабəт бина-пулатлары үз хəленə кайтыр дигəн өмет чаткылары сүнмəде. Ниһаять, ул көн килде. Яңа хариталарга да Болгар исеме кире кайтарылды, археологлар, җир катламнарын аерып, пайтəхетнең билгесез битлəрен ачарга керештелəр, аякка калыккан биналарда күргəзмəлəр эшли башлады. Болгар шəһəрлеге Дəүлəт тарих-мигъмари музей-тыюлыгы итеп игълан ителде. Кайчандыр шаулап яшəгəн шəһəр музейга əверелде.

 

Ответьте на вопросы:

 

Болгар дəүлəте кайда урнашкан булган? Болгарлар нəрсə белəн шөгыльлəнгəн? Болгарларда нинди фəннəр алга киткəн булган?

 


Казан ханлыгы нинди дəүлəт ул?

 

Болгар тарихында ислам кабул итүгə карата нинди фикерлəр яшəгəн?

 

По третьему тексту составьте 5 вопросительных предложений. 14. Переведите тексты.

 

а) Финансы являются одной из важнейших экономических категорий, отражающей экономические отношения в процессе создания и использования денежных средств. Их возникновение произошло в условиях перехода от натурального хозяйства к регу-лярному товарно-денежнему обмену и было тесно связано с разви-тием государства.

 

Одним из главных признаков финансов является их денеж-ная форма выражения и отражение финансовых отношений реаль-ным движением денежных средств.

 

Реальное движение денежных средств происходит на второй и третьей стадиях воспроизводственного процесса – в распределе-нии и обмене.

 

б) Как экономическое явление инфляция существует уже длительное время. Считается, что она появилась, чуть ли не с воз-никновения денег.

 

Термин инфляция впервые стал употребляться в Северной Америке в период гражданской войны 1861 – 1865 гг. и обозначал процесс разбухания бумажно-денежного обращения. В ХIX в. этот термин употреблялся также в Англии и Франции. Широкое рас-пространение в экономической литературе понятие инфляция по-лучило в ХХ в. после первой мировой войны, а в советской эконо-мической литературе – с середины 1920-х гг.

 

15. Составьте диалоги по следующим ситуациям:

 

а) Поговорите о крупных городах Татарстана (России); б) К вам в гости приехал друг из Америки. Интересуется ис-

 

торией Татарстана; в) Проводите экскурсию по достопримечательным местам

 

г. Казани.

 


16. Составьте рассказ о России,о Татарстане,о родном горо-де или деревне.

 

 

Словарь


 

акча берəмлеге – денежная еди-ница билге – признак

 

даимəн – постоянно көнбатыш – запад көнчыгыш – восток күзəтергə – следить мигъмари – мемориаль мирас – наследство

 

мөстəкыйль – самостоятельный пайтəхет – столица


 

риваять – легенда тыюлык – заповедник уктай – как стрела фаҗигале – трагический харита – карта

 

хəзинə – сокровище, ценность шанлы – славный юкка чыгарырга – уничтожить əйлəнеш – обращение өлеш – часть

 

өлеш кертү – внести вклад


 

Тема 12. ЛИТЕРАТУРА, КУЛЬТУРА И ИСКУССТВО

 

Речевые образцы


 

Муса Җəлилнең «Җырларым» шигырен яттан белəм.

 

Син нинди борынгы татар шагыйрьлəрен белəсең?

 

Кол Гали, Мөхəммəдъяр, Сəйф Сараи.

 

Габдулла Тукай рус шагыйрь-лəреннəн кемнəрне тəрҗемə иткəн?

 

Пушкинны, Лермонтовны, Коль-цовны тəрҗемə иткəн. «Шүрəле» поэмасы буенча ба-лет та язылган.

 

Тукай əсəрлəренең гомуми ти-ражы 7 миллионнан артык. Мин урта буын җырчылардан Салаватны, Хəния Фəрхине, яшь җырчылардан Гүзəл Уразо-ваны, Алия Исрафилованы яра-тып тыңлыйм.

 

Сынлы сəнгать музеенда нинди күргəзмəлəр бар?


 

Я знаю наизусть стихотворение М. Джалиля «Песни мои». Каких татарских поэтов, тво-ривших в древние времена ты знаешь?

 

Кул Гали, Мухаммадъяр, Сайф Сараи.

 

Произведения каких русских поэтов перевел Г. Тукай?

 

Пушкина, Лермонтова, Кольцова.

 

По поэме «Шурале» есть балет.

 

Общий тираж произведений Г. Тукая более 7 миллионов. Мне из певцов постарше, нра-вится Салават, Х. Фархи. с удо-вольствием слушаю молодых певиц Г. Уразову и А. Исрафи-лову.

 

Какие выставки работают в му-зее изобразительных искусств?


 


Яшь рəссамнар күргəзмəсе ачыл- Открылась выставка молодых

 

ган. художников.

 

Күргəзмə залында Харис Яку- В выстовочном зале есть ли

 

повның картиналары бармы? картины Хариса Якупова?

 


1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 |

Поиск по сайту:



Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.12 сек.)