|
|||||||
АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция |
Г_л и_ан малайлары
Гөлҗиһанның малaйлары авылга көтмəгəндə кайтып төшəргə яраталар. Һəрберсенең кулында машина. Шəhəрдə эшлəре гөрлəп бара. Өлкəн улы Хəйри ниндидер кибет ачып җибəргəн. Уртанчысы Хəбипнең əллə ничə җирдə бензоколонкасы бар, төпчеге Хисмəт – адвокат. Дөрес булса, адвокатлар хəзер акчаны көрəп ала, имеш.
Гөлҗиhан малайлары алып кайткан бүлəклəрне тотып карый да ah итə:
– Бик кыйбаттыр бит болар. Минем өчен шулкадəр акча түкмəскəегез инде. Минем болай да дөньям бөтен. Аллага шөкер, торырга өем, ашарга ризыгым бар. Əле Былтыргы бүлəклəрегез дə шул килеш сандыкта ята, – дип, сак кына, балаларының күңелен рəнҗетмəс өчен генə, бүлəклəргə кагылып чыга..
– Ə син аларны, əнкəй, сандыкта caклaмa, – ди малайлары. – Көненə əллə ничə тапкыр өc-башыңны aлыштыр. Йомышың бул-маса да, кибеткə бар. Əгəр инде кибеткə барасың килми икəн, көтү куганда бер күлмəгеңне, каршылаганда икенчесен ки. Урамга həрвакыт зонтик күтəреп чык.
– Килешмəгəнне! Кем инде авылда зонтик күтəреп йөри!
Авыл халкы гомер – гомергə ишеп яңгыp яуганда да берəр иске плащын бөркəнеп йомышына чаба.
– Син, əнкəй, авыл мокытлары белəн тиңлəшмə инде, – ди өлкəн малай Хəйри. – Кем бу, дигəндə, Хəйрилəрнең, Хəбиплəрнең əнкəсе Гөлҗиhан! диярлек булсын. Əнə ишегалдында йөри торган ике этне күрəсеңме, əнкəй.
Гөлҗиhан тəрəзəдəн урамга карады.
– Юк, балалар, анда ниндидер ике егет кенə əрле-бирле йөренеп тора. Ул иптəшлəрегезне дə өйгə чакырырга иде. Хəзер ашым өлгерə. Бергə-бергə ашарсыз. – Иптəшлəребез түгел, безнең этлəребез алар, əнкəй, – диде Хəйри.
Берсе минеке, икенчесе Хəбипнеке.
– Əстəгьфирулла, тəүбə, диегез, улым.
– Əйе, этебез. Телибез икəн – без аларны капка баганасына бəйлəп куя, телибез икəн – урамга куып чыгара алабыз.
Гөлҗиhан улларының сүзлəрен шаяртуга санады. Əнкəлəренең аптырашта калганын күреп, адвокат малай хəлне аңлатып бирде.
– Абыйларның тəн сакчылары алар, əни, ə тəн сакчылары хуҗалары янында утырып ашамый. Инструкция кушмый.
– Менə ишетмəсəң ишет! – диде Гөлҗиhан, янə гаҗəплəнеп.
– Сез бит болай да əзмəвердəй егетлəр. Нəрсəгə сезгə сакчы? Үзегезне үзегез саклый aлмыйсызмыни инде? Сакчыдан саклатып йөргəнегезне белсə, авыл халкы сезнең турыда ни əйтер? Гөлҗиhанның малайлары, шəhəргə киткəч, боламыкка əйлəнгəн икəн, димəслəрме?
– Син, əнкəй, искечə фикер йөртəсең. Сакчы ул, белəсең килсə, престиж! Сине Сине сакчы саклап йөртə икəн, димəк, син зур кеше.
– Əйе, – дип, сүзгə киленнəре кушылды. – Синең малайларың зур кешелəр, əнкəй. Шуны исеңнəн. чыгарма.
– Зур кеше, дисез инде алайса, – диде Гөлҗиhан, токмачын кисə-кисə.
Аның бу мəсьəлəдə, əлбəттə, үз фикере бар иде, лəкин ул ба-лалары белəн бəхəс куертып тормады. Чөнки тизрəк аш өлгертəсе бар иде. Киленнəр аның кул хəрəкəтлəренең өлгерлегенə, белəклəренең сыгылмалылыгына сокланып карап тордылар.
– Һай, күзлəрем генə тимəсен, – диде өлкан килен, – бигрəклəр дə оста кисəсең инде токмачны. Минем бер дə рəтле чыкмый: кайсы юан, кайсы нечкə була. Хəйри, токмачлы аш ашыйсы килə, дисə, татар халык ашлары пешерə торган ашханəгə китəбез.
Каенаналарының өлгерлегенə соклану белдерсəлəр дə, киленнəр аның кулыннан эшен алырга ашыкмады. Хəер, аларның үз эше җитəрлек иде. Өлкəн килен башы-аягы белəн көзгегə кереп чумган. Колакларына əле бер алкасын, əле икенчесен тагып карый. Тик нигəдер hичберсен килештерми. Уртанчысы бер кечкенə че-модан сыман нəрсəсен ачып алдына куйган да, шуннан төрледəн-төрле кайчы, кискеч, тырнак игəүлəре həм тaгын əллə нəмəрсəлəр алып, аяк тырнаклары белəн мəш килə шомарта, буйый. Аның буя-выннан өйгə тəмсез ис тарала. Гөлҗиhанның мондый ят ислəрдəн сулышы буыла. Ул балаларына сиздермичə haвагa чыгып керə. Ə малайлар аягөсте генə тегесен-монысын капкалап китəлəр. Өстəл түрендə сырлап-сырлап эшлəнгəн матур шешə утыра. Шешəгə ябыштырылган кəгазьдə бернича медаль рəсеме төшерелгəн. Ма-лайлар шешəдəге затлы эчемлекне уртлап-уртлап киткəлилар, həрберсенең күңеле көр. Аеруча Хəйри ачылган:
– Əнкəй, əнкəй, – ди ул ике сүзнең берендə, – син менə бу двоешник малаеңны адвокат булыр дип уйлаган идеңме? Юктыр, уйламаганcсыңдыр. Ə мин тоттым да ул маңкадан адвокат ясадым.
– Укыттым, диген, улым, – диде Гөлҗиhан, йомшак кына.
– «Укыттым» не то слово, əнкəй. Ул укып мəңге адвокат бу-ла алмый иде. Аның кесəсендəге дипломы минем акчадан ясалган. Хəзер аңа шəhəpнең иң олы байлары: «Нихəллəрегез бар, Хисмəт
Шакирович!» – дип сəлам биреп китə. Чөнки белəлəр: həpкем берəр вaкыт килеп кабарга мөмкин. Килеп каптыңмы – адвокат кирəк. Менə шулай, əнкəй, синең малайларың югалып калмады. Күплəр болганчык судан ничек балык тотарга белмичə йөргəндə, улларың балыкның алтынын элəктерде.
– Алай мактанышырга ярамый, балалар. Энеңə ярдəм иткəнсең икəн рəхмəт. Əмма үзеңнең булдыклыгыңны həp җирдə кычкырып йөрү килешми.
– Их, əнкəй, синнəн haман татарның тыйнаклыгы чыгып җитми əлe. Хəзерге заманда həpкем үзен-үзе күрсəтергə тиеш. Тыйнак кына булып yтырсам, мин шəhəр уртасында кибет ача ала идемме? Юк! Əнə Хəбипне күр: җай чыгу белəн бензоколонкалар-ны кабып кына йотты, həм дөрес эшлəде. Ул йотмаса, башкалар йотачак иде.
– Байлык apтыннан куып гөнahкa бата бармыйсызмы, бaлалар. Мине менə шул борчый.
– Юкка борчыласың, əнкəй. Без мəчетлəргə садака биреп то-рабыз. Карагыз əле, егетлəр, əллə өчəүлəшеп үзебезнең авылга бер мəчет салып җибəрəбезме? Ул мəчетка əнкəйнең исемен кушар-быз. «Гөлҗиhан мəчете»! Шəп яңгырый бит, ə?
Егетлəргə бу фикер бик ошады. Алар башларына килгəн уй-ларын күңеллəренə генə сыйдыра алмыйча, урманга менəргə бул-дылар...
Алар, өч машинага төялеп, урманга менеп киттелар. Юл үргə таба иде, əмма көчле машиналар үрне сизмəде. «Эh» дигəнче, кай-чандыр үзлəре җилəк җыеп йөргəн имəнлеккə килеп җиттелəр. Аланлыкта мул табын əзерлəнде. Хəйри теге сырлы шешəсеннəн рюмкаларга эчемлек агызып энелəренə сузды.
– Ə сезгə юк! – диде ул, хатыннарына кырыс карап. – Гөлҗиhан киленнəре эчəргə тиеш түгел. Сез, энекəшлəр, тотып куегыз, миннəн фатиха.
– Нəрсə өчен эчəбез? – диде адвокат.
– Булачак мəчет өчен, – диде абыйсы.
Малайлар рюмкаларын күтəрергə генə торганда, Гөлҗиhан:
– Юк, балалар, юк! Мин моңа риза түгел, мəчет салу кебек изге эш аракы белəн башланырга тиеш түгел. Бəхиллегем юк!
– Һəр эшнең башы шул бит, əнкəй, – дип, малайлар каршы килеп маташканнар иде, əмма Гөлҗиhан:
– Эшнең башы бисмилла булырга тиеш, – дип, үз сүзендə торды.
– Ярар алайса, əнкəй, – диде малайлар. – Мəчетне без бис-милла белəн башларбыз. Ə бу рюмкаларны изге күңелле əнкəбез хөрмəтенə бушатыйк.
Гөлҗиhaн, улларының үзе алдында авыз күтəреп эчеп уты-руларын өнəмичə читкəрəк китеп, кулларына чəчəклəр җыя баш-лады. Бервакытта да аның болынга чыгып чəчəк җыеп йөрергə вaкыты булмады. Кара инде бу кыңгырауларны! Нинди матур икəн бит алар. Кулларыңа тотып селексəң, зеңгел-зеңгел иткəн тавыш чыгарырлар кебек. Ə менə бу сары, шəмəхə, зəңгəр чəчəклəр! Гөлҗиhан аларның исемен дə белми лəбаса. И бу дөньялар! Авыл-да яшəп чəчəклəрнең исемен дə белмə инде. Җитмеш ике яшь уз-ган да киткəн. Шул җитмеш ике ел гомер эченде ничə тапкыр ко-яшка күтəрелеп карады, ничə тапкыр таңнарның гүзəллегенə хо-зурланды икəн ул?!
Гөлҗиhан көрсенеп куйды. Еракта улларының нидер турын-да кызып-кызып бəхəслəшүе колагына чалынды. «Барыйм əле, эле-гешеп китмəсеннəр тaгын!» – диде ул, үз-үзенə..
Малайлар алан уртасында җəелеп үсеп утыручы карт имəнгə төртеп күрсəтə-күрсəтə бəхəслəшəлəр иде. Баштарак Гөлҗиhан сузнең ни турында барганлыгын аңламады.
– Менə шушында бəйлəп куйды ул мине, менə шушында, – диде Хəйри, ярсып-ярсып, – Ни өчен, диген? Бер арба печəн өчен бит.
Эшнең нəрсəдə икəнлеге Гөлҗиhанга яңа гына барып җитте. Əйе, урман каравылчысы аксак Садри, тиешсез җирдəн печəн чапкансың, дип, Хəйрине имəн төбендəге кырмыска оясына утыр-тып ике сəгать бəйлəп тоткан иде шул. Əгəр җилəккə баручы ха-тыннар күреп коткармаган булса, кем белə, бəлки, Хəйри шунда җан да биргəн булыр иде.
– Аударам мин бу имəнне, хурлык баганасы булып утырма-сын, диде ярсыган Хəйри həм ашыгa-ашыгa машинасы янына килде. Анда аның моторлы пычкысы бар икəн. Урман аланын яңгыратып мотор тавышы яңгырады. Гөлҗиhан улы янына якын-лашырга тырышып:
– Кисмə, балам, мəңге риза-бəхил түгел, кешелəргə булган ачуны табигатьтəн алмыйлар, – дип əйтеп караса да, аны тыңлаучы булмады, киресенчə, аны читкəрəк алып киттелəр.
Бераздан гөрселдəп карт имəн ауды.
– Хурлык баганасын аудардым, – диде Хəйри. – Юкса ул ничə еллар буе төшлəремə кереп йөдəтте.
Хəйригə беркем берни əйтмəде. Гөлҗиhан гына кайткан вaкыттa аның машинасына түгел, уртанчы улы Хəбип машинасына утырды. Хəбип əнкəсен əллə каян, икенче юлдан алып китте. Бара-бара алар борчак басуына килеп чыктылар. Хəбип гөрлəп барган куəтле машинасын борчак басуына алып кереп китте.
– Борчакларны таптатасың бит, балам, нишлəвең бу? – диде ана, ачыргаланып. – Əллə исерекме син?
– Минем дə үчем бар, – диде Хəбип, тешен кысып. – Шушы басудан җыйган бер кесə яшел борчак өчен колхоз бригадиры ми-не камчы белəн ярган иде.
– Борчакларның монда ни гаебе бар, балам? – диде Гөлҗиһан. – Алар гөнаhсыз сабыйлар кебек бит. Ничек кулың бара? – Мине камчыларга куллары барды бит, ə нигə минеке бар-маска тиеш?!
Гөлҗиhан улларының йөрəгендə моның кадəр үч ята дип белми иде. Ничə еллар узган бит инде бу вакыйгаларга. Хəзер теге аксак урман каравылчысы да, Хəбипне камчылаган бригадир да дөньяда юк. Үзлəре булмаса да, эшлəгəн явызлыклары калган. Күрəсең, аны теге дөньяга алып китеп булмыйдыр инде. Гөлҗиhанга явызлык эшлəүче кешелəр өчен, уллaры өчен оят бу-лып китте. Ул хəтта калтырана ук башлады.
– Төшер мине, – диде ул улына, – бу кыланышларыгызга мин мəңге риза-бəхил түгел...
Мотор үкерүе белəн Хəбип арткы утыргычка утырган əнкəсенең сүзлəрен ишетмəде. Гөлҗиhан, əллə ялгыш, əллə бу вахшəтне күрергə телəмичə, машина ишеген ачып, тышка ыргыл-ды. Аның соңгы сүзлəрен җиллəр еракка, алып киттəлəр:
– Мин риза-бəхил түгел! Мин мəңге риза-бəхил түгел!
( Сентябрь, 1999)
Сүзлекчə
аягөсте – стоя, на ногах болганчык – мутный вəхшəт – варварство, ужас
гөнаһсыз сабый – невинный ре-бенок ишеп яңгыр яву – ливень
камчы – плетка кəнизəк – рабыня көрсенү – вздыхать
көтмəгəндə – неожиданно риза-бəхил түгел – не прощу тыйнаклык – скромность урман каравылчысы – лесничий хурлык – позор ыргылды – устремиться ярсып – разъяренно үч – месть
Поиск по сайту: |
Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.016 сек.) |