АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция

Тема 13. ИЗВЕСТНЫЕ ДЕЯТЕЛИ НАУКИ И КУЛЬТУРЫ РОССИИ И ТАТАРСТАНА

Читайте также:
  1. I. ФАР 83,74 - кдж/см.кв (Рассчётная цифра Ц/России)
  2. X. Исторические науки о культуре
  3. XVI. Обязанности должностных лиц территориального органа МВД России по организации службы участковых уполномоченных полиции
  4. Активные и пассивные операции Банка России
  5. Американский Молох. Чем обернется для России удар по Сирии
  6. Анализ культуры
  7. Анализ особенностей и перспектив развития венчурного инвестирования за рубежом и в России.
  8. Анализ потенциала трудовой активности населения России
  9. Анализ рынка в России и в Саратовской области
  10. Антисистемы в России
  11. Арктика: стратегические интересы России и Канады
  12. Артефакты как базовые элементы материальной культуры, их виды и функции.

 

Речевые образцы


 

Сөембикəнең аянычлы язмышы турында сөйлəгезче.

 

Милли архитектура һəйкəллəре.

 

Татар балетын үстерүдə Р. Ну-риев иҗаты зур урын тота.

 

Татар китабы тарихын өйрəнүче галим.

 

Мəшһүр җырчылар чыгыш ясады. Театрның сəлəтле җаннары кат-нашты.

 

Бөек шəхеслəр белəн очрашу.

 

Кешелек тарихының бөек акыл-лары.

 

Муса Җəлил иҗатын өйрəнгəн галим.

 

Фəндə тəүге адымнарны ясау бик авыр була.

 

Борынгы татар əдəбиятын өйрəн-үгə нигез салган галим.


 

Расскажите, пожалуйста, о тра-гической судьбе Сююмбике. Памятники национальной архи-тектуры.

 

Творчество Р. Нуриева сильно повлияло на развитие Татарско-го театра.

 

Ученый, изучавший историю татарской книги.

 

Выступили известные певцы. Принимали участие талантли-вые души театра.

 

Встреча со знаменитыми лично-стями.

 

Великие умы человечества.

 

Ученый, который изучал твор-чество М. Джалиля.

 

Очень трудно делать первые шаги в науке.

 

Основоположник изучения древ-ней татарской литературы.


 


Сложные предложения. Сложносочиненные предложения

 

В татарском языке, как и в русском, сложные предложения по грамматическим и семантическим особенностям делятся на сложносочиненные (тезмə кушма җөмлə) и сложноподчиненные (иярченле кушма җөмлə).

 

Сложносочиненные предложения соединяются между собой сочинительными (соединительными, противительными, раздели-тельными) союзами, интонацией перечисления и противопостав-

 

ления: Укытучы килде, (əм дəрес башланды – Учитель пришел, и урок начался. Мин белмим, лəкин (əмма, тик, бары, ə) дустымəйтми –Я не знаю,но(однако,только,а)подруга не говорит.

 

Я Алсу килер, я Азат кереп чыгар –Или Алсу подойдет,или Азатзабежит.

 

Задания

 

1. Придумайте 3 примера на сложносочиненные предложения.

2. Переведите текст.

 

Иван Владимирович Мичурин, җимеш агачларының яңа сортларын булдыру өчен, төрле тəҗрибəлəр үткəрə. Билгеле, аларның барысы да уңышлы булып чыкмый. Кайберлəре, кызга-нычка каршы, көтелгəн нəтиҗəне бирми. Шулай да Иван Влади-мирович ярты юлда тукталып калмый. Киресенчə, ул тагын да кат-лаулырак тəҗрибəлəр ясый.

 

Ниһаять, яңа үсемлеклəр җимеш бирə башлый. Бəхеткə кар-шы, алар əлегəчə күренмəгəн яңа сорт булып чыга. Шулай итеп, тырыш хезмəт нəтиҗəсез калмый.

 

Билгеле, моңа ирешү җиңел булмый. Озак еллар буе эшлəргə, кыскасы, күп уйларга, күп көч түгəргə туры килə.

 

3. Прочитайте и переведите тексты.а) Кол Шəриф мəчете.

 

Казанда хəзер яңа биналар бик күп. Лəкин шулар арасында иң күренеклесе – Кол Шəриф мəчете. Шəһəрнең иң матур уры-

 


нында, иң матур бинасы ул. Моннан 452 ел элек хəзерге Казан Кремле урынында 8 манаралы зур мəчет булган. Бу мəчет бик күркəм булган, дилəр. Аны Кол Шəриф мəчете дип йөрткəннəр.

 

Кем соң ул Кол Шəриф?

 

Кол Шəриф – Казан ханлыгында яшəгəн дин һəм дəүлəт эш-леклесе, шагыйрь. Ул Казанны яклаганда сугышта батырларча һəлак була.

 

б) Сөембикə манарасы.

 

Сөембикə манарасы – Казандагы милли архитектура һəйкəллəренең иң күркəме һəм иң атаклысы. Калабызга килгəн кунаклар аның мəһабəт һəм күккə ашып торган матур эшлəнешенə сокланалар. Манара эченə кереп тəрəзə уемнарыннан шəһəр һəм аның тирə-ягын күзəткəндə, ирексездəн бабаларыбыз гомер кичергəн ерак заманнар, Сөембикəнең аянычлы язмышы турында уйланасың.

 

Сөембикə Нугай князьлəренең олысы Йосыф кызы булган. Тарихта, əдəбиятта ул гүзəл, мөлаем, кешелекле һəм акыллы хатын итеп сурəтлəнə.

 

Найдите синонимы выделенных слов Какие еще здания, достопримечательные места вы знаете,

 

названные в честь знаменитых людей нашего края. Расскажите об одном из них.

 

Сделайте сообщение об известных людях, живших в вашем городе.

 

4. Прочитайте и переведите текст.Найдите в каждом пред-ложении подлежащее и сказуемое и скажите какой частью речи они выражены.

 

Тел – халыкның өзлексез байый һəм иҗтимагый тормышның үзгəрүе белəн бергə һаман үзгəрə, яңара торган чиксез бай һəм кыйммəтле күңел хəзинəсе. Бу хəзинəгə халык үзенең ничə мең еллар буена тупланган тормыш тəҗрибəсен, яшəеш турындагы фəлсəфəсен, үзенең иҗатын, гореф-гадəтен, уйларын-хыялларын,

 


моңнарын-сагышларын, хəтта иң яшерен күңел кичерешлəрен ышанып тапшырган. Шунлыктан һəр сүз, борын-борыннан ук, халыкның əманəте рəвешендə, үзе белəн билгеле бер мəгънə-йөклəмə алып килə, моңарчы билгеле булмаган бик күп серлəрне ачарга ярдəм итə, аларны аңлатып бирə. Телсез – халык үзе дə була алмый, халыксыз – тел дə юк. Шунлыктан телгə мəхəббəт ул бер үк вакытта халыкка да, туган илгə дə мəхəббəт дигəн сүз.

 

5. Прочитайте.

 

Əбрар Гыйбадулла улы Кəримуллин – татар китабы тарихын өйрəнүче галим.

 

– Əбрар ага, язма, басма сүз – кешелек дөньясы уйлап чыгар-ган иң бөек могҗизаларның берсе. Бу могҗиза ничек, кайчан бар-лыкка килгəн? – дигəн сораудан башлый əңгəмəне язучы Мөдəррис Əгълəмов.

 

– Беренче китап XI йөздə Кытайда басылып чыга. 1445 нче елдан башлап бөтен Европага тарала. Татар телендə басылган бе-ренче китап гарəп хəрефлəре белəн 1612 нче елда Лейпциг шəһəрендə чыга.

 

– Ə безнең Идел буендагы бабаларыбыз нинди китаплар укыганнар?

 

Татарларга басма китап XIV гасырдан бирле таныш, – ди га-лим. – Италиядə Шəрык иллəрендə чыккан китаплар киң таралган. Лəкин алар гарəп һəм фарсы теллəрендə. Халык арасында шуңа күрə кулдан язылган китаплар күп булган. Əле хəзерге көнгə кадəр галимнəр кулъязма китапларны таба торалар.

 

Найдите по 2 примера на причастия, деепричастия. Объясните, какие аффиксы присоединены к словам д ньясы,

 

теллəрендə, беренче.

 

( Г. Бəширов )

 

 


6. Прочитайте и перескажите текст.Придумайте вопроси-тельные предложения.

 

а) Ф.Н. Шаляпин исемендəге халыкара опера фестивале. Беренче фестиваль республика күлəмендə 1982 елда узды-

 

рылды. Аның программасы Шаляпин иҗатына багышланган иде. 1985 елдан бу фестиваль Бөтенроссия күлəмендə үткəрелə башла-ды, 1991 елдан соң фестиваль халыкара күлəмгə чыкты. Шушы вакыт эчендə фестивальнең репертуары шактый киңəйде, катнaшyчылар саны артты. Төрле елларда Ф. Шаляпин фести-валендə сəнгатебезнең күген балкытып торган А. Эйзен, А. Ведер-ников, А. Масленников, В. Верестников, В. Пьявко, И. Арxипова, Ю. Мазурок, Т. Ерастова, Т. Синявская, А. Ломоносов, В Кудря-шов кебек Зур театрның мəшhүр җырчылары, Н. Охотников, Ю. Ма-русин, Б. Минжилкиев, В. Огневенко, О. Кондина, Г. Беззубенков, И. Богачева, Л. Филатова, В. Банеев, Ю. Шкляр, В. Черноморцев кебек Мариинский театрының сəлəтле җаннары чыгыш ясады. Алар белəн бергə чит ил операсы осталары həм миллəтебезнең даhи җырчылары сəхнəгə менде.

 

б) Р. Нуриев исемендəге халыкара классик балет фестивале. Классик балет фестивале тəүгe тапкыр 1987 елда үткəрелде.

 

Шушы чордан башлап фестивальнең абруе шактый артты. Аның сəхнəсенə төрле елларда В. Басильев, Е. Максимова, Г. Комлева, Н. Долгушин, Н. Грачева, К. Кырб, Л. Кунакова, Н. Павлова, Т. Чер-нобровкина, Н. Ледовская, И. Лиепа, П. Скирмантас, И. Валекайте, Э. Шпокайте, Т. Кладничкина, В. Григорьев, А. Дорош, Л. Шипу-лина, Е. Князькова, И. Шапчиц (Завьялова), У. Лопаткина, Ю. Ма-халина кебек илебезнең көчле сəнгатькəрлəре менде. Татар театрының нурлы байрагын күтəреп барган балет осталары гacтpoльгə килгəн бөек сəнгать иялəре белəн бер дəрəҗəдə чыгыш ясaды. 1992 елдан алып фестиваль халыкара күлəмдə үткəрелə башлады. 1992 елның 21 нче маенда куелган «Щелкунчик» балеты фестивальдə чын-мəгънəсендə сенсация булды. Əлеге балет белəн

 


легендар Рудольф Нуриев дирижерлык итте. Шушы вакыйгадан соң Р. Нуриев фестивальгə үз исемен бирергə риза булды.

 

Подберите синонимы к выделенным словам. 7. Прочитайте и переведите текст.

 

Безнең Казанда бик күп бөек шəхеслəр яшəгəн. В.И. Ленин университетта укыган. Ул анда үзенең революцион эшен башлаган.

 

Казанда бөтен дөньяга танылган математик Николай Ивано-вич Лобачевский яшəгəн. Александр Михайлович Бутлеров, Нико-лай Николаевич Зинин һəм башка галимнəр эшлəгəн. Татар язучы-ларыннан Габдулла Тукай, Фатыйх Əмирхан, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Муса Җəлил Казанда яшəгəн һəм иҗат иткəн. Казанда күп кенə урамнар аларның исемнəре белəн аталган.

 

8. Переведите предложения на татарский язык. Укажите сложные предложения. Определите их вид.

Одним из величайших умов человечества, основоположни-ком классического немецкого идеализма, возродившим идеи деа-лектики, был И. Кант. Именно с Канта началась философия но-вейшего времени. Но не только в философии, но и в науке. Он счи-тал, что для того чтобы решить проблемы бытия, морали и религии нужно знать возможности человеческого познания и установить его границы.

Выдающийся итальянский физик и астроном, один из осно-вателей точного естествознания, Галилео Галилей говорил, что «Книга природы написана на языке математики». Почти через две-сти лет родоначальник классической философии И. Кант утвер-ждал, что «Во всякой науке столько истины, сколько в ней матема-тики». Наконец, еще через почти сто пятьдесят лет, практически уже в наше время, немецкий математик и логик Давид Гильберт констатировал: «Математика – основа всего точного естествознания».

9. Составьте диалоги по следующим ситуациям.

 

а) Беседуете с товарищем о научных открытиях; б) Попросите в библиотеке книгу о знаменитых научных

 

деятелях. Выберите несколько книг из предложенных библиотекарем.

 


Словарь


 

абруй – авторитет аянычлы – вызывающий жа-лость басма – печатный гасыр – век

 

 

даһи – великий дəүлəт эшлеклесе – государст-венный деятель

 

иҗтимагый – общественный йөклəмə – поручение кулъязма – рукопись мəшһүр – знаменитый


 

нəтиҗə – результат сəнгатькəр – искусствовед тəҗрибə – опыт тəүге тапкыр – впервые уем – проем уңышлы – удачный фарсы – персидский шəрык – восток шəхес – личность əңгəмə – беседа

 

өзлексез – непрерывно һəлак булган – погиб


 


1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 |

Поиск по сайту:



Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.011 сек.)