|
|||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция |
Неспрягаемые неличные формы
Как было сказано выше, в татарском языке имеются и нелич-ные формы глагола: имя действия, инфинитив, причастия и деепри-частия.
Имя действия совмещает в себе признаки глагола и сущест-вительного.
Образуется присоединением к глагольной основе аффикса - у /- $: кайт + у возвращение, ук + у чтение, əйт + $ сказать, к$р + $ видеть.
Инфинитив по значению наиболее похож на русскую неоп-ределенную форму глагола.
Образуется присоединением к основе глагола аффиксов
- ырга /- ергə, - арга /- əргə, - рга /- ргə кайт + ырга (вернуться), кара +
рга (посмотреть), с йлə + ргə (рассказывать), бир + ергə (дать).Отрицательную форму инфинитива образует аффикс - маска /
- мəскə: кайтмаска, карамаска, с йлəмəскə, бирмəскə.
Типично и частотно употребление инфинитива с модально-предикативными словами ярый (можно), кирəк (надо), м мкин
(можно), ярамый (нельзя), тиеш (должно) и т.д. Керергə ярый, алырга кирəк, килергə тиеш, укырга м мкин.
Причастие сочетает в себе признаки глагола с признакамиприлагательного
Имеет форму настоящего, прошедшего и будущего времен.
Причастие настоящего времени образуется:
1) аффиксами - учы /- $че китап укучы бала (ребенок, читаю-щий книгу), язучы кеше (пишущий человек);
2) - а /- ə, - ый /- и + торган укый торган (читающий), яза тор -
ган (пишущий).
Причастие прошедшего времени образуется с помощьюаффиксов - ган /- гəн, - кан /- кəн:
укыган (читавший), яшəгəн (живший), килгəн (приходивший).
Причастия будущего времени образуются:
1) аффиксами - ачак /- əчəк, - ячак /- ячəккараячак кино (кино,которое посмотрим), килəчəк кунак
(гость, который должен прийти);
2) аффиксами - асы /- əсе, - ыйсы /- исеукыйсы китап (книга,которую предстоит читать), й рисе
маршрут (маршрут,по которому предстоит ходить);
3) аффиксами - р, - ар /- əр, - ыр /- ер
килер к н (предстоящий день), агар су (проточная вода). Деепричастие совмещает в себе признаки глагола и наречия.
Образуются:
1) положительная форма
· - п,- ып /- еп: укып (прочитав), язып (написав), килеп (придя);
· - а /- ə, - ый /- и: бара-бара (идя), сөйли-сөйли (рассказывая);
· - гач /- гəч, - кач /- кəч: алгач (взяв), əйткəч (сказав);
· - ганчы /- гəнче, - канчы /- кəнче: килгəнче (пока не приду),
кайтканчы (пока не вернусь).
2) отрицательная форма
· - мыйча /- мичə: укымыйча, язмыйча, килмичə;
· - мый /- ми, - мыйча /- мичə: бармыйча, сөйлəмичə;
· - ма /- мə: алмагач, əйтмəгəч.
Объявление
Белдерүдə чараның вакыты, урыны, исеме һəм белдерү язу-чы кешенең яки оешманың исеме күрсəтелə.
Расписка
Раслама берəр нəрсə алганлыкка раслап имза куелган рəсми язу, документ.
Задания
1. Переведите:
Завтра будет дождь. На улице грязно, холодно. Летом здесь бывает жарко. Гром гремит. Сегодня 20 градусов мороза. Какое время года тебе больше нравится. Где вы будете отдыхать летом.
2. Укажите глаголы изъявительного наклонения и причастия:Җир өстен ап-ак кар каплаган. Ак мамыкка төренгəн агачлар җемелдəп торган кар бүреклəр кигəннəр. Яшь агачлар бу авыр-лыкны күтəрə алмаганнар, җиргə кадəр сыгылганнар. Урман тын-лыкка чумган. Тик азык эзлəп очкан кошлар авазы гына тынлыкны боза. Тиздəн яз башланачак. Кояш нурында иркəлəнер көннəр ки-леп җитəчəк. Шомыртларның ап-ак чəчəккə күмелəчəк көннəре дə
ерак түгел.
3. Замените прилагательные причастиями прошедшего или настоящего времени: Үрнəк: сары яфрак – саргайган яфрак. Көчле җил, җемелдек йолдыз, суыкка чыдамсыз үсемлек, куе сөт, җылы өй, тузанлы юл, тулы ай, тирəн чокыр, сай су. 4. Найдите синонимы, выраженные деепричастиями: Утырган килеш, ишетелүгə, кайтканнан соң, килү белəн үк,
туктамастан, яшертен, түлəүсез, озак-озак, җəяүли, ашык-пошык, кичкырын.
5. От глагола сат образуйте формы инфинитива,прошедше-го определенного времени, деепричастия, причастия (все времен-ные формы), будущего неопределенного времени.
6. Укажите глаголы. Определите их вид (спрягаемые личные и неспрягаемые неличные), наклонение, время, лицо, число. Бəхетле шул баладыр, кайсы дəресенə күңел бирсə, Мөгаллимне олуг күрсə, белергə кушканны белсə; Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уңга-сулга. Уенга салмаса ихлас – менə бəхете аның шунда. Кешелəргə итеп шəфкать, үзеннəн зурларга юл бирсə, Бəхетсезлəрне кимсетми, егылганнарга кул бирсə.
7. Прочитайте и переведите диалог:
– Хəерле иртə!
– Хəерле иртə.
– Əйтегезче, зинһар, сез радиодан һава торышын тыңламадыгызмы? Бүген көн нинди булыр икəн?
– Тыңладым. Бүген көн аяз һəм кояшлы, көндез егерме җиде градус җылы булачак. Хəзер егерме ике градус.
– Бүген көн кичəгедəн җылырак икəн. Яңгыр вəгъдə итмəделəрме?
– Иртəн һəм көндез кояшлы, аяз булачак. Кичкə кыска ва-кытлы яңгыр вəгъдə иттелəр.
– Бигрəк тə əйбəт. Тузан да басылып китəр, бераз салкынча да булыр.
– Минемчə, сезгə бүген берəр паркка, яисə зоопаркка барыр-га кирəк. Шəһəрдə йөрергə кызу булыр.
– Əйе шул, бүген вакытыбыз да иркенрəк.
8. Прочитайте текст.Укажите в нем причастия,дееприча-стия, имя действия, глаголы в условном наклонении, глаголы на-стоящего времени изъявительного наклонения.
Килешүлəр Килешү – «договор» дигəн сүз. Килешү – предприятиелəр,
төрле оешмалар яки аерым кешелəр арасында элемтəлəр урнашты-ру чарасы. Шулай ук гражданнарның шəхси милеклəре белəн эш итүнең төп хокукый формасы.
Һəр килешүнең исемендə аның юридик характеры күрсəтелə. Мəсəлəн, «Торган йортны ремонтлау турында килешү», «Торган йортны бүлəк итү турында килешү», «Автотранспортны сату-алу турында килешү», «Бергəлəп эшлəү турында килешү» һəм башкалар. Аннан соң килешүнең вакыты һəм урыны, якларның юридик статусы күрсəтелə. Юридик затларның исемнəре тулысынча бирелə, аларның исеме, фамилиясе, əтисенең исеме һəм башкара торган эше күрсəтелə.
Килешүдə законда кулланыла торган терминнар гына файда-ланыла. Мəсəлəн, сату-алу килешүе өчен кабул ителгəн терминнар – «сатучы» һəм «сатып алучы».
Килешүлəр тиешле оешма тарафыннан раслансалар гына, юридик көчкə ия булалар. Мəсəлəн, йорт, дача сату-алу яки бүлəк итү турындагы килешүлəр нотариаль контора тарафыннан расла-нырга тиеш.
9. Прочитайте текст о театрах города Казани.Напишите окаком-нибудь театре Татарстана, России.
«Г. Камал исемендəге татар дəүлəт aкадемия театры»
1906 елның 22 декабрендə Казанда беренче тапкыр татарча спектакль уйнала. Бу дата Г. Камал исемендəге татар дəүлəт ака-демия театрының рəсми туган көне булып санала. 1907 елда труп-пага беренче хатын-кыз Сəхибҗамал Гыйззəтуллина-Волжская һəм труппаның булачак җитəкчесе, «татар театры атасы» Габдулла Ка-риев килə. 1908 елда бөек татар шагыйре Г. Тукай труппага «Сəйяр» исемен бирə. Революциягə кaдəp күчмə тормыш алып бар-ган театр труппасы 1920 елда биналы була. Башта театрга Остров-ский урамында урнашкан сəүдəгəрлəр җыены бинасы, аннан хəзерге Горький урамындагы түрəлəр клубы йорты тапшырыла. Театр эшли башлауның беренче елларында ук милли театр сəнгатенə нигез салына. Сугыш алды елларында театрда дөнья һəм милли классика, татар һəм тəрҗемə драматургия əсəрлəре буенча спектакльлəр куела. 1929 елда театрга академия дəрəҗəсе һəм 1939
елда татар драматургиясе классигы Галиəсгар Камал исеме бирелə. Труппаның 1957 елда Məскəү шəhəрендə үткəрелгəн татар əдəбияты һəм сəнгaтe ункөнлегендə (декада) катнашуы, сугыштан соңгы иң истəлекле вакыйгаларның берсе булып театрыбызның тарихына кереп калды. Соңгы 30 ел эчендə татар академия театры үсешендə яңа бер этап барлыкка килде.
1996 елда Г. Камал исемендəге татар дəүлəт академия театры Кабан күле яры буенда урнашкан, суда йөзүче җилкəнле корабны хəтерлəткəн яңа бинага күчте. Аның фойесында күлне күзəтеп булган зур тəрəзəлəр, фонтанлы кышкы бакча, тамашачылар ял итү өчен балконнар, портретлар галереясе həм театрның бөек артист-лары сыннары бар.
«К. Тинчурин исемендəге Татар дəүлəт драма һəм коме-
Дия театры»
Театрның иҗат юлы бай һəм катлаулы. Ул 1933 елда Кол-хозчы-ударникларның Беренче Бетенсоюз съезды чакырылышы һəм К. Тинчурин инициативасы белəн Татар дəүлəт академия театрының филиалы буларак барлыкка килə. Колхоз-совхоздан алып, республиканың татар күчмə һəм, ниhаять, К. Тинчурин исемендəге Татар дəүлəт драма һəм комедия театры булып оешкан дəвepгə кaдəp театр коллективы авыр һəм сикəлтəле юллар аша үтте.
1988 елда театрга Горький урамында урнашкан бина бирелə. Тормышта килеп туган кыенлыкларга карамастан, К. Тинчурин театры иҗат коллективы бигрəк тə соңгы ун елда тамашачыларны яңа спектакльлəр белəн шатландырды.
«М. Җəлил исемендəге Татар дəүлəт академия опера һəм балет театры»
Идел буенда беренче стационар рус операсы барлыкка килгəнче үк, Казанда гасыр буена түлəүле тамашалар күрсəтелеп килүе мəгьлүм. Шулай да даими рус театры шəhəребездə 1791 елда гына ачыла. 1803 елда Казанда алпавыт П.П. Есиповның крепост-ной артистлар театры халык арасында абруй казана. П.П. Есипов
төзеткəн таш фундаментлы агач театр бинасы 1815 елга кадəр сак-лана. Ул хəзерге опера театры бинасы ypынындa була. Театр драма буларак саналса да, биредə опера əсəрлəре дə еш уйналган. 1851 елда шəhəребездə яңа театр бинасы төзелə. Бу театр итальян опера труппасы гастрольлəре белəн ачылып китə. Шулай итеп Казанда беренче тапкыр итальян музыкасы яңгырый.
1917 елга кaдəp Казан операсы провинциядəге иң яхшы операларның берсе булып саналган. 1934 елда Татария Хөкүмəте тарафыннан Казанда опера həм балет театрын ачу тypындa карар кабул ителə. 1933 елның 4 ноябрендə Məскəү консерваториясе каршында, булачак театрга кадрлар əзерлəү өчен Татар опера сту-диясен булдыру тypындa карар чыга. Студияне 1934 елның 2 февралендə ачалар. Казаннан Məскəүгə республикабызның иң сəлəтле җаннары китə. Дүрт ел буена биредə вокалчылар, дири-жерлар, композиторлар белем ала. Студияне тəмамлаганнан соң белгечлəр 1938 елда Казанга кайта həм 1939 елда Н. Җиhановның «Качкын» операсы белəн театрны ачып җибəрə.
1956 елньң 28 нче сентябрендə «Алтынчəч» спектакле белəн театрның хəзерге бинасы ачылды. Əлеге бинага нигез тaшы 1936 елда ук салынган була. Аны төзүдə архитектор Скворцов həм Гай-нетдинов катнаша. Бүгенге көнне театр бинасы архитектура həйкəле булып дəүлəт тарафыннан саклана. Бина үзенең матурлыгы белəн ерактан үк күренеп тора. Тамашачылар залында тау хрусталеннəн коеп ясалган, авырлыгы 1 тоннага якын зур, матур люстра урнaштырылган. СССР Югары Советы Президиумы Карары белəн театрга герой – шагыйрь Муса Җəлил исеме бирелде. 1988 елга кадəр Казан опера həм балет театры артистлары чит иллəргə гастрольгə Мəскəү делегациясе cocтaвындa гына чыга алган. Лəкин 1994 елда труппа мөстəкыйль рəвештə беренче тапкыр чит илгə гастрольгə китə. Шушы вакыттан башлап театрыбыз Голлан-дия, Бельгия, Германия, Дания, Франция, Австрия, Швейцария, Люксембург, Португалия, Ирландия кебек Европа иллəрендə бу-
лып кайтты. Амстердам шəhəренең 2500 урынга исəплəнгəн Саrrе Teaтpындa, Лиссабонның 3000 кешегə исəплəнгəн Coliseu Teaтpындa, Страсбургның 2500 кешегə исəплəнгəн Teaтpындa чы-гыш ясады.
«В. Качалов исемендəге Казан академия рус Зур драма театры»
В. Качалов исемендəге Казан академия рус Зур драма театры Россиядəге иң зур драма театрларның берсе булып тора. Аның рус һəм дөнья классика əсəрлəренə, шyлай ук заман драматургиясенə нигезлəнгəн югары художестволы репертуары, талантлы cəxнə ос-таларыннан тупланган даими профессиональ труппасы, заманча режиссурасы һəм сценографиясе Казан халкын гына түгел, башка төбəклəрдəн дə тамашачыларны həрдаим җəлеп итə. «Прованс» француз газеты язганча «В. Качалов исемендəге Казан рус драма театрының сыйфат принцибы аның күпьяклылыгыннан гыйбəрəт. Һəм ул, hичшиксез бик яхшы мəктəп. Театрда катнaшyчы актерлар эшчəнлеге чынлап та күпкырлы, алар бер үк вaкытта cəxнə остасы да, биюче дə, җырчы да». «Театр декарациялəре дə җырчы-актерлар кебек тылсымлы», – дип нокта куя Либерасьон газеты. Казан академия рус Зур драма театрына 1791 елда нигез салынган.
Театрның ел саен төрле халыкара һəм бөтенроссия театр фестивальлəрендə катнашуы (Кahиpə, Марсель, Вильнус, Məскəү, Псков, һəм башка шəһəрлəр), 2000 елда Сочи шəһəрендə гастрольдə булып кайтуы, аның исемен бөтен дөньяга танытып кына калмады, дөнья театр процессының аерылгысыз өлеше итте.
«Казан дəүлəт яшь тамашачы театры»
Казан дəүлəт яшь тамaшачы театрының беренче спектакле 1932 елның 30 ноябренə куела. Шушы көннəн башлап həp елны театр үзенең туган көнен билгелəп үтə. Җиденче дистəне тутырган Казан дəүлəт яшь тамaшачы театры авыр həм шөhрəтле юллар аша үтте. 1946 елда балалар театрлары беренче Бөтенсоюз смотрында шəhəребезнең яшь тамашачы театры илебездəге иң яхшы театр дип
табыла. Шушы вакыттан бирле труппа төрле фестивальлəрдə катнaшып дипломнар həм бүлəклəр алып килүен дəвaм итə. 1996 елда театр У. Шекспирның «Буря» əcəpe буенча куйган спектакле белəн «Елның иң яхшы спектакле» номинациясендə «Алтын бит-лек» премиясенə лаек булды.
«Əкият«татар дəүлəт курчак театры»
Татар дəүлəт курчак театрына 1934 елда С.М. Мерзляков инициативасы белəн нигез салына. Бу театр чын мəгънəceндə ин-тернациональ характерда була, биредə рус həм татар теллəрендə спектакльлəр куела. 1974 елдан башлап Казан курчак театры УНИМ халыкара курчак театрлары оешмасына коллектив əгъзасы итеп билгелəнде. Театр үзенең спектакльлəре белəн Германиядə, Төркиядə, Франциядə həм Болгариядə үткəн Халыкара фестивальлəрдə чыгыш ясады. Польшада гастрольдə бульп кайтты, Болгариядə, АКШта, Франциядə, Германиядə, Югославиядə үткəрелгəн иҗат конференциялəрендə, симпозиумда həм конгрес-ста катнашты.
«Казан Татар дəүлəт яшь тамашачы театры»
Казан Татар дəүлəт яшь тамашачы театрына нигез 1932 елда ук салынган. Лəкин рəсми статус театрга төрле сəбəплəр аркасын-да 1991 елда гына бирелде. Бу чорда театр cəxнəceндə Б. Мукаевның «Оят төне», Ф. Шиллерның «Məкep həм мəхəббəт», Т. Гыйззəтнең «Бaшмагым», Ж.-Б. Мольерның «Тартюф»спектакльлəре куелды. Соңрак театрга шəhəребезнең Киров районында урнашкан элекке җитен комбинаты клубы (Алафузовның «Эшчелəр театры») бина-сы бирелə. 2000 елда Казан Татар дəүлəт яшь тамашачы театры Бөтендөнья «АССИТЕЖ» балалар театры оешмасына кабул ителə. 2003 елның июнь аенда театр Р. Батулланың «Сак-Сок» спектакле белəн Кыргызстанның Бишкек шəhəрендə үткəрелгəн «АРТ-ОРДО» фестивалендə катнашты. Фестивальдə «Сак-Сок» иң яхшы
спектакль дип табылды, Албасты ролен башкарган артист И. Ка-малиев иң яхшы ир-ат роле номинациясендə диплом белəн бүлəклəнде.
Найдите по текстам по два примера на глаголы изъявитель-ного наклонения настоящего, прошедшего определенного и неоп-ределенного времени, причастия, деепричастия.
10. Прочитайте текст.Ответьте на вопросы и выполните за-дания.
Футбол Инглиз теленнəн тəрҗемə иткəндə «фут» – «табан», «бол» –
«туп» дигəнне аңлата. Инглизлəр «бары тик аяк белəн генə» туп уйнауны шулай дип атаганнар.
Футболны турыпочмаклы мəйданда уйныйлар. Аның кыска-рак якларының уртасында капма-каршы ике капка куела.
Уенның максаты – көндəшлəр капкасына туп кертү. Һəр ко-мандада 11 уенчы була. Уен 90 минут дəвам итə һəм 45 əр минут-лык ике таймнан тора. Алар арасында 10 минутлык тəнəфес була.
Капкачыдан башка беркемгə дə кул белəн уйнарга рөхсəт ителми.
Футбол – күмəк уен, шуңа күрə һəр уенчы үз хəрəкəтен ко-мандадагы башка иптəшлəренең хəрəкəте белəн килештерергə тиеш.
Сез футбол уйнарга яратасызмы? Ни өчен?
Тагын нинди спорт төрлəрен белəсез? Берəрсе турында кыс-кача сөйлəгез.
Сез нинди спорт төре белəн шөгыльлəнəсез? Сезнең шəһəрдə нинди спорт комплекслары эшли?
Составьте несколько предложений о конном спорте, о легкой атлетике, о тяжелой атлетике, о конькобежном спорте, о фигурном катание.
Что вы можете сказать об «Универсиаде – 2013»? 11. Составьте диалоги по данным ситуациям:
а) Коллеги сводили клиентов вашей фирмы в оперный театр. Расспросите их о впечатлениях;
б) Вы обсуждаете планы на выходные с вашими гостями из Москвы;
в) Вас первый раз друзья привели посмотреть конные скачки. 12. Составьте рассказ о том,как вы проводите свободное
время; как вы провели летние каникулы.
Словарь
абруй – авторитет авырлык – тяжесть АКШ – США алпавыт – помещик
«Алтын битлек» – «Золотая маска» аяз – ясный
болытлы – пасмурный иркен – просторный ихлас – искренний, искренне капка – ворота
карар – решение, постановление Каһирə – Каир кимсетергə – обижать кояшлы – солнечный кыенлык – трудность күл – озеро
тамашачы – зритель тирəн – глубокий тузанлы – пыльная тулы ай – полная луна
турыпочмаклы – прямоугольный тылсымлы – волшебный тынлык – тишина тынлыкка чумган – погрузился в тишину тəнəфес – перерыв түрə – начальник
хөкүмəт – правительство чакырылыш – призыв чокыр – яма шомырт – черемуха
шəфкать – милосердие шөһрəтле – знаменитый
Поиск по сайту: |
Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.036 сек.) |