|
|||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция |
Габдулла Тукай (1886 – 1913)
Китап
Һич тə күңелем ачылмаслык эчем пошса, Үз-үземне күрəлмичə, рухым төшсə, Җəфа чиксəм, йөдəп бетсəм, бу башымны Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкə. Хəсрəт соңра хəсрəт килеп алмаш-алмаш, Күңелсез уй белəн тəмам əйлəнсə баш, Күзлəремдə кибеп тə җитмəгəн булса Хəзер генə сыгылып-сыгылып елаган яшь, – Шул вакытта мин кулыма Китап алам, Аның изге сəхифəлəрен актарам; Рəхəтлəнеп китə шунда җаным, тəнем, Шуннан гына дəртлəремə дəрман табам; Укып барган һəрбер юлым, һəрбер сүзем Була минем юл күрсəткүче йолдызым;
Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын, Ачыладыр, нурланадыр күңелем, күзем; Җиңеллəнəм, мəгъсумлəнəм мин шул чакта, Рəхмəт əйтəм укыганым шул Китапка; Ышанычым арта минем үз-үземə, Өмид белəн карый башлый булачакка.
Һади Такташ (1901 – 1931)
Шагыйрь 1901 нче елның 1 январендə Тамбов губернасы, Спас өязе, Сыркыды авылында туа. Башта Һади үз авылларындагы мəктəптə укый, аннары өч ел дəвамында Пешлə мəдрəсəсендə бе-лем ала. 1919 нчы елда Такташ Оренбургта сəяси курсларда укый. Шушы елларда ук шагыйрь əдəби эшчəнлеген башлый. Газеталар-да аның шигырьлəре, хəбəрлəре басыла. 1921 нче елның язында Ташкентка күчеп, анда университетта əдəбият укыта. Шунда ул «Таң кызы», «Урман кызы» шигырьлəрен, «Җир уллары трагедия-се» н яза. 1922 нче елны Такташ Казанга кайта һəм гомеренең соңгы көннəренə кадəр шунда яши. Монда шагыйрь газета-журнал редакциялəрендə җаваплы секретарь вазифаларын башкара һəм иҗатын дəвам иттерə.
Ак чəчəклəр (Идиллия)
Ул Эретеп туңган тəрəзəне
Моштым гына карый урамга, Ак чəчəклəр ява урамда...
Берəү, Борын очын кулына кысып,
Сүгенеп узды кышкы салкыннан, – Җил ияреп китте артыннан...
Алар Чана тартып җырлый-җырлый,
Тау шуарга икəү уздылар, Ə бераздан кире сыздылар...
Ак чəчəклəр ява, Дөнья матур
Шундый матур булып тоела; Күге зəңгəр, гүя йолдызлары
Ак кар булып җиргə коела...
Яз янгыны җиргə кабынганчы, Кар астында йоклар урамнар, Төне матур булса, төн үтүгə, Таңнар алып килер бураннар...
Дөнья матур, Шуның өчен дə бит,
Сүгенə-сүгенə кайтам салкыннан; Ə җил моштым гына, эндəшмичə, Ияреп килə минем артымнан...
Белмим, нигə, əллə гыйшкы төшкəн, Кайда барсам – шунда бара ул; Өйгə кергəндə, җиргə ятып, Чыкканымны саклап кала ул...
Шуның өчен дə мин чыкмый гына Тəрəзəдəн карыйм урамга – Ак чəчəклəр ява, дөнья матур, Шундый матур булып тоела; Күге зəңгəр, гүя йолдызлары Ак кар булып җиргə коела...
Хəсəн Туфан (1900 – 1981)
И минем җандай кадерлем И минем җандай кадерлем,
И җылы тере телем,
Кайгылар теле түгел син Шатлыгым теле бүген. Тик синең ярдəм белəн мин Тик синең сүзлəр белəн Уйларын йөрəккəемнең Дөньяга əйтə белəм.
Нурислам Хəсəнов
Нурислам Хəсəнов 1941 елда Телəче райнының Шəтке авы-лында туган. Югары белемле, инженер. «Энҗелəр балкышы» дигəн беренче китабы 1982 елда чыкты. Ул – берничə повесть ав-торы.
Кичеккəн к ке мо)ы
Илгизəр кулында үч төбе кадəрле кəгазь – белешмəлəр бю-росыннан язып бирелгəн адрес. Себердəн кайтып, кунакханəгə ур-нашкач та алган иде ул аны. Менə хəзер шуны тоткан килеш, Казанның үзəк мəйданында тукталып калды. Некрасов урамы, унөченче йорт... Əтисе шунда яши. Аның янына кайтырга күпме җыенды, əмма əйтеп аңлатуы читен булган ниндидер хис аның йөрəген тышаулап торды. Ул əтисенең Казанга күчеп килгəнлеген моннан унбиш ел чамасы элек ишеткəн иде. Чираттагы ялын алгач, быел, ниhаять, ныклы кapapгa килде: егерме биш ел күрмəгəн əтисен кайтып күрергə! Балачактан калган йөрəк ярасының əчесе, əледəн-əле сиздереп килсə дə, coңгa таба, үсə төшкəч, үзе ата бул-гач, җан əрнүенə, вөҗдан газабына əверелде. Дөньяга күзе ачыла барган саен, күп нəрсəгə карашы үзгəрде, күңел түренə үкенү хисе кереп оялады. Тик, ни хəл итəсең, узган эшкə салават дигəндəй, үзеңне тынычландырыр идең дə, юк, булмый икəн!
Тукталыштан читтəрəк тулы гəүдəле бер ханым басып тора иде. Ул, башын күккə чөйгəн дə, «Татарстан» кунакханəсенең биек бинасын күзəтə. Илгизəр үзенə кирəкле урамны аңардан сорады. Ханым, Илгизəргə нəзакəтле генə караш сирпеп, ниндирəк кеше соң син, дигəн сыман, тыныч кына аңлатырга кереште.
– Əнə Мулланур Вахитов həйкəлен күрəсезме? Шуның кал-кулыгы буеннан узыгыз. Ул Некрасов урамы булыр.
– Рəхмəт сезгə! – Илгизəр китеп барды.
Некрасов урамына кергəч, үзенə кирəк йортның сул якта икəнен чамалап, өскə күтəрелде. Икешəр, өчəр катлы йортлар тау
итəгенə терəп салынган иде. Илгизəр, уйланып барды: «Əти шyшы урамнан йөри икəн инде... Пенсияга чыгуына да шактыйдыр. Та-ныр микəн мине?».
Бара торгач, урамнан узучылар apaсыннан əтисенең таныш-лары очрап: «Бу – Каюм малaе түгелме? Бакчы, ничек охшаган! Ике тамчы су диярсең!» – дип төсмерлəп узарлар кебек тоелды. Чөнки ул төскə-биткə коеп куйган əтисе иде.
Илгизəр капка янында тукталып калды. Ниндидер көч аны тоткарлагандай итте. Үзен иркен тoтyгa нидер комачаулый, хəтта тынын кыса кебек. Ул галстук астындагы күлмəк төймəсен ыч-кындырды. Шунда инде ничəнче мəртəбəгə унөч яше тулар-тулмаста өен ташлап чыгып киткəн көнен исенə төшерде. Чыгып китүенə əнисенең кинəт вафат булуы сəбəп иде. Хəзергедəй күз алдында: əнисе, хəле coңгы чиккə җиткəч, əтисен ым кагып дəшеп алды:
– Каюм! кил əле... Балаларны да чакыр...
Əтисе бик борчылып, аньң янына килеп басты.
– Нəрсə, Мəрвия? Əллə маңгаеңa юеш сөлге куеп карыйкмы?
– Юк, кирəкми...
Əтисе хафага төште.
– Бульнис тə ерак бит! Юлы юлмы тагын... Əллə ат җигеп, район врачын алмага барыйммы? Бу хəлеңдə сине ничек кузгатасың инде?! Бəлки, килерлəр иде...
Мəрвия өмете өзелгəнен сиздерде.
– Соң инде... Барыбер китəм. Син...
Ана үзе янында басып торган балаларының күзлəренə тил-мереп карады. Каласыз бит дигəндəй, урыныннан йолкынып то-рырга, башларыннан сыйпарга, нилəрдер əйтергə телəде, мəгəр көче җитмəде. Əтилəренə ка рап өзгəлəнде.
– Балаларны какма, мин...
Ул əйтер сүзен ярты юлда бүлеп, керфек кенə какты...
Илгизəр өчен газaплы көннəр əнисен җирлəгəч башланды. Бигрəк тə əтисе икенче «əни» алып кайткач.
Илгизəр Һаҗəр апасына иялəшə алмaды.. Күңеле кабул күрмəде. Өйдə үзенə урын табалмас чиккə җитте. Өстəвенə бер кичне йокларга яткач, Һаҗəр апасының пышылдап кына: «Каюм, минем белəн сиңа рəхəтме? Əйт бер сүз! Яратам бит...» – дигəн сүзлəре бəгырьне телде, ятсыну, чит күрү тойгысын бермə-бер көчəйтте. Малай мендəренə капланьш сулкылдaды...
Иртəгəсен ул, hичнинди үгет-нəсихəтлəргə карамыйча, туган йортыннан чыгып китте. Шəтке болыннары, тау өстендəге урман-куаклар аша, Бүре елгасын кичеп, район үзəгенə юл тотты. Тынып калган үзəннəргə фəкать бер сүз тəкрарлады: «Миңа бүтəн əни кирəкми!», «Миңа бүтəн əни кирəкми!».
Юлы район үзəгеннəн ары китеп, Новосибирск шəhəренə барьш җитте. Йөри торгач, ФЗӨ мəктəбенə элəкте, төзүче-монтажчы hөнəpeнə өйрəнде. Өйгə хат язу турында уйламады. Байтак вакыйгаларны еллар томаны саргач кына, менə бүгеннəрдə, Казанга кайтып төшелде.. Ничек кабул итəрлəр аны? Əтисе ни ди-яр? Үзе нык үзгəргəндер инде...
Ул ypыныннан кузгалды həм агач баскычлардан икенче кат-тагы квартирага менеп китте.
Ишек шакыган тавышка өй эченнəн бер хатын-кызның сүлпəн-зəгыйфь тавышы ишетелде:
– Керегез!
Биксез ишек ачылмыйча торгач, əлеге тавыш тагын кабат-ланды.
Илгизəр бусагадан үтте, ишек катында тукталып калды. Ти-мер караватта тəсбихын кулына тотып, олырак гəүдəле, калын кара кашлы, Кавказ кешелəренə тapтым каратут йөзле карчык утыра иде. Ул – Һаҗəр апа, əтисенең икенче xaтыны иде... Батынкы кара күз төплəре күлəгəлəнеп, җыерчыкланып калган..
Һаҗəр апа, күк портфель тотып кергəн ят кешене күргəч, күлмəгенең киң итəген тезенə таба тарта-сыпыра кapaвaтыннан шуышты да, аяк турысына җəеп куелган кəҗə тиресенə төшеп бас-ты. Илгизəргə карап торган хəлдə, аяклары тире өстендəге чүəклəрен капшап тапты. Илгизəр аңа исеме белəн дəште:
– Исəнмесез, Һаҗəр апа!
– Син кем буласың соң? – дип сорады карчык, көтелмəгəн кунакны танырга телəп.
– Илгизəр. Каюм малае.
Карчык аптырап китте.
– Илгизəр?
– Əйе, Мəрвия малае.
– И, Ходаның хикмəте! Исəнмени син дə?! Əйдə, уз, кайлар-дан килеп чыгасы иттең?
Карчык, haмaн үз күзлəренə ышанмагандай, Илгизəргə якынрак килеп, ире Каюм төсмерлəрен эзлəде. Бар, бик бар аның чалымнары: озынчарак борын, арткарак киткəн киңчə маңгай, как-ча яңаклар.
– Казанга ялга кайттым. Сезне күрəсе килде. Əти кайда соң? Карчыкның күзлəреннəн көмеш бөртеклəр сытылып чыкты.
– И улым! Вафат шул инде атаң...
Илгизəр үз колакларына үзе ышанмагандай сорады:
– Кайчан?
Карчыкның тавышы сыкрап чыкты.
– Өченче декабрьда елы тула.
Авыр тынлык урнашты. Илгизəр өй эчен карашы белəн кап-шап чыкты.. Күзе-əтисенең рамдагы сурəтенə төште. Эчке кичерешлəрен тыярга телəп, ул тешлəрен кысты. Киеренкелектəн яңак мускуллары биешеп алды. «Китеп тə бардымыни əти?! Бер күрүе бер гомер, ди торган иде ул. Насыйп булмады!».
Тынлыкны карчык бүлде.
– Əйдə, түрдəн уз. Басып торма. Менə өстəл янына утыр.
Илгизəр портфелен идəнгə куеп, өстəл буендагы урындыкка килеп утырды. Карчык үзенекен сөйлəде.
– Атаң төсмерлəренə охшатып кына таныдым үзеңне. Бик үзгəргəнсең. Олыгайгансың. И-и, гомерлəр...
Сүз икенчегə борылгач, Илгизəр, Һаҗəр карчык сораганнар-га җавап бирə-бирə, кыскача үз тормышын сөйлəп алды...
Соңыннан сүзен сеңеллəре Лəйсəн белəн Динəгə китереп ялгады, аларның кайдалыгын сорады.
– Адреслары сездə юкмы?
– Бар, бар! – дип, шундук урыныннан купты карчык, шкафка таба китте...
– Илгизəр! Менə бу атаң сəгате иде. Үзеңə истəлек итеп ал. Вафат булгач туктаган килеш тора.
Илгизəр, бүлəкне кулына алгач, күзен тутырып карады. «Восток» маркалы. Чыннан да, числосы өч саны турысында...
Илгизəр сəгатьне җибəрде, үз сəгатенə карап дөреслəде. Ва-кыт кич якка авышып сəгать өченче киткəн иде инде. Ул:
– Əтинең кабере кайда? – диде.
– Яңа бистə зиратында.
– Яңа бистə? Ул кайда?
– Алтынчы трамвай белəн азаккача баргач. – Карчык үзенчə фикерлəп алды. – Тукта əле, улым. Барып килергə уйламыйсың-дыр ич?
– Каберенə барасым килə шул, күрсəтə алмассызмы? – диде Илгизəр.
– Бүгенме?
– Əйе.
Һаҗəр карчык бүген аяклары бик сызлавын əйтте.
– Əле врач укол да кадап киткəн иде, бүтəн көнне барырбыз, – диде. Үзе зиратка ничек барасы тypындa янə сөйли башлады. Ка-бер номерын, карточкасы куелганлыгын, чардуганы зəңгəр рəшəткəле булуын, туфрагына сирень куагы утыртылганын əйтте.
Ахырдан: – Əйдə, чəй эчеп алыйк əле! – дип, кухняга чакырган иде, Илгизəр аны бүлдерде.
– Апа, чəйлəп торыр җирем юк. Гостиницага урнашкач кына ашап-эчкəн идем, – диде.
Илгизəр китəргə җыенды. Ишек катына җиткəч, юлга чыгар алдыннан фатиха бирүне көткəндəй, тукталды. Һаҗəр апасы да кызганыч булып китте. Ул кесəсеннəн кагазь акчалар чыгарып, карчыкка сузды.
Һаҗəр апасы моны садака итеп кабул күрде.
– Рəхмəт инде. Атаңа, гаилəңə багышлап дога кылырмын. Хатының ни атлы?
– Лидия.
– Матур исем икəн...
Илгизəр саубуллашып киткəч, Һаҗəр карчык тəрəзə буена килеп басты. Үги улының ишегалдыннан чыгуын карап калды. Ул чаттан борылып күздəн югалгач: «Башын бер якка кыңгыр салган, йөрешлəре чат атасы инде!» – дип уйлады həм намазга əзерлəнə башлады.
Илгизəр алтынчы трамвай тукталышына килде: Ул Һаҗəр апасы əйткəннəрне онытмаска тырышты.
Зиратка бару юлы apтык озак тоелмады. Зират капкасына килеп җитəрəк адымнарын əкренəйтə төште. Һични уйламаска, сабыр булырга тырышса да, үзен эзəрлеклəгəн уйлардан арына ал-мады.
Юл уртасында ике карт таякка таянып сөйлəшеп торалар иде. Илгизəр алар белəн исəнлəшеп узасы итте.
– Исəнмесез, мөхтəрəм бабайлар!
Ак сакаллы, озын гəүдəле карт аңа җавап урынына: «Тс-с!» – дип, сырлы таягын гына күтəрде.
– Шыпырт кына торыйк əле, улым, – диде картның икенчесе, колагын зират урманы ягына бора төшеп.
Илгизəр, берни дə аңламыйча, əле ак сакаллы картка, əле би-лен пута белəн тартып буган тəбəнəгрəк буйлы картка каранып торганда, зират агачлыгы эченнəн күке тавышы ишетелде: Бер, ике, өч...
Ак сакаллы карт телгə килде.
– Өч кенə кычкырды əле.
– Бер башлагач, кычкырыр инде ул. Болай булгач, шəт, көннəр дə җылыныр, – диде икенчесе.
Озын буйлы картның сакалы дерелдəп куйды.
– Егерме бишенче май бит инде бүген. Күке дə кичегеп аваз сала, кичегеп моңая. Интектерде быелгы яз. Жиргə җылылык җитми, җылылык. Чəчкəн орлыклар шытмый ята, бөрелəр ачыла алмый...
Илгизəр, картларның хикмəтлəнеп сөйлəшүлəренə төшенгəч, юлын дəвам итəргə булды. Əмма алардан ерагайган саен «күке дə кичегеп моңая» дигəн сүзлəре, аңа атап əйтелгəндəй, колагында ныграк чыңлады.
Монда Һаҗəр апасы əйткəнчə генə түгел, сукмаклар күп бу-лып чыкты. Ул, икесен узгач, өченчесеннəн кереп карыйсы итте. Кабер ташларының əле берсенə, əле икенчесенə күз салды. Таш-ларга беркетелгəн сурəтлар аңа төзүчелəр конторында Мактау так-тасына куелган рəсемнəрне хəтерлəтте. Ул, йокысыннан кинəт уя-нып киткəндəй, як-ягына карап aлды.. Сирень үсеп утыра торган зəңгəр рəшəткəле чардуган haмaн күренмəде. Аpы сугылды, бире сугылды, бер узган сукмакларга кабат килеп керде. Йөреп аргач, булмас, ахры, дигəндə генə, эзлəгəн чардуганга юлыкты. Тагын ялгышаммы дигəндəй, тиз генə кабер ташындагы фотосурəткə ка-рады, керфеклəрен тибрəндереп алды, тирəн сулап:
– Əти!, – дип куйды ул. Рəсем aстындaгы язуны укыды. – Дөнья белəн иртəрəк саубуллашкансың шул, əти!
Йөрəген авыр таш кыскандай тоелды. Чардуган ишеге шы-гырдап ачылды. Илгизəр эчкə үтте. Сумкасын кечерəк кенə
эскəмиягə куйды. Үзе утырырга базмады, баскан ypынындa катып кaлды. Əйтерсең ул шулай уйларының агышын тыярга тели, лəкин алар кешегə буйсынамыни?!
«Əти! Бу – мин, Илгизəр. Улың тавышын таныйсыңмы? Миңа күчкəн рухың, өзлексез тынгысызлап, əмма кичектереп сиңа алып килде. Аягым туфрагыңа тартуга карыша алмадым. Кабереңə беренче булып мин салырга тиешле туфракны бүтəннəр салды. Кичер мине, əти. Topмыштa миңа да син кирəк чаклар күп булды. Тайгак юллардан атлаганда, синең киңəшлəреңə мохтаҗ, идем. Сиңа гына булган сорауларым, серларем күп булды. Йөрəк ярасы мəңгелек, дилəр, хактыр, мөгаен. Хатыным Лидия дə шул фикердə. Ул – врач. Бер кичне мин аңа: "Врачлар авырулар янында күп нəрсəгə күнегəлəрдер, xəттa үлемгə дə", – дигəн идем. Ул кинəт утырган урыныннан кубып: "Үлемгə күнегеп булмый! " – диде. Ул мең тапкыр хаклы икəн».
Илгизəр кабер өстендəге корыган үлəннəрне бармаклары белəн тырмап aлды. Шытып килгəн яшел үлəннəргə кагылып киткəн кулы əтисе башыннан сыйпап узган кебек булды. Ул си-рень ботакларына карады. Кичке кояшның кызгылт нурлары йөзен яктыртты. Челтəрле ботак шəүлəлəре битендə тибрəлде, йөзендəге моңсулыкны югандай итте.
Сирень ботакларына карап, Илгизəр:
– Сирень! Һаҗəр апа сине белеп утырткан. Бу агач həp язда сиңа чəчəк бүлəк итə, əти! – дип пышылдады.
Кайтыр вакыт җитсə дə, Илгизəрне ниндидер көч монда то-тып торды. Үзəк мəйданына əйлəнеп кайткач, Илгизəр, Һаҗəр апа янына кереп, барысы өчен дə гафу үтенергə кирəк, дигəн фикергə килде. Үкенүлəрен, йөрəге сыкравын кемгə дə булса сөйлисе килə иде аның.
(1979)
Зөлфəт Хəким
Зөлфəт Хəким 1960 елда Түбəн Кама районының Шəңгəлче авылында туа. Төрле урыннарда эшли, Казан химия-технология институтын читтəн торып укып тəмамлый. Сиксəненче еллар аның тормышына һəм иҗатына зур үзгəрешлəр китерде. Ул көйлəр чы-
гаруы, аларны оста башкаруы белəн танылды. əдəби иҗатта берен-че тəҗрибəлəре үк аның үзенчəлекле, талантлы язучы булуын күрсəтте. Шигырьлəре, романнары, повестьлары, хикəялəре яра-тып укыла. Егермелəп пьесасы татар театрлары сəхнəлəрендə уңыш белəн бара. Сатирик əсəрлəр иҗат итүдə осталыгы аеруча игътибарга лаек.
Тын океанда к рəш
Тын океанда балык тотып йөргəн кораб баткач, сy өстeндə экипаждан бары бер Хəммəт кенə калды. Аның гөнаhлары күп булмагандыр инде, чөнки кораб баткан урында бер юан həм озын бүрəнə чайкала иде. Хəммəт шул агачны кочаклады да, болай да төксе океанга тагын да шом өстəп, шыранлап кычкыра-кычкыра, əҗəл дулкыннарында тирбəлə башлады. Бу минутларда аның җиhанга, яшəешкə булган кайнар мəхəббəте бер агач кəүсəсендə тупланган иде. Шуңа күрə ул бүрəнəгə бөтен җаны-тəне белəн тоз-лы диңгез суы кебек сеңде.
Тирə-якта чиксез океан кайный...
Мене күп тə үтмəс, Хəммəт су төбенə китəр... Акулалар азы-гы булуың да бик ихтимал... Ачлык та бар бит əле... Кыскасы, Хəммəткə яшəргə күп калмады. Бу уйлардан аның тəне оеп, күз аллары караңгыланып, башы əйлəнеп китте.
Шулай күпмедер вакыт үлем белəн яшəү арасында йөзеп йөргəннəн соң, Хəммəт еракта су өстендə бер кара тап күреп алды.
– Əhə-hə-ə-ə-й!..
Хəммəтнең бу кычкыруыннан бер төркем балык, су өстеннəн сикерə-сикерə, төрле якка чəчелде.
Кара тап ягыннан «А-а-а-а-й...» дигəн тонык кына җавап та-вышы ишетелде: Хəммəтнең сөенечтəн тəненə бераз җылы йөгерде, аның шактый гына тозлы су йоткан эчендə ниндидер өмет уты кабынды булса кирəк...
Кара əйбер якынлашкач, Хəммəт кебек үк бəхетсезлеккə ду-чар булган адəмнең, шулай ук ниндидер агач кисəген кочып, ты-
пырчынганы аңлашылды. Агачы гына аның Хəммəт сарылган бүрəнəгə караганда нəзегрəк тə, кыскарак та иде.
Хəммəткə якынaйганда, океан колы авызыннан су фонтаны сиптереп алды да: «Ты кто?.. Wer ist du?» – дип, төрле телдə сорау бирде. Шушы ике сорау белəн аның чит теллəр диңгезендə йөзүе тəмамланды.
Хəммəткə сорауның русчасы якынрак тоелды. Шуңа күрə:
– Я – Хаммат... а ты?. – диде ул, бүрəнəсенə җайлабрак ябы-
шып.
– Хаммат?! Татар мəллə син?
– Татар, татар! – дип кычкырды Хəммəт, океан өстенə шат-лык нуры сибеп. – Син дə татармыни?
– Əйе, Гата исемле мин. Корабыбыз батты. Мин генə менə исəн калдым. Ə син нишлəп монда берүзең йөзеп йөрисең?
– Безнең траулерны да океан йотты бит, – дип ыңгырашты Хəммəт, Гатага кулын сузып. – Син кайсы яктан?
– Мамадыш районыннан.
– Ə мин Казанның үзеннəн.
Танышу тəмамланганда, алар янəшə чайкалалар иде инде. Океан уртасында ике татар, ике якташ очрашу Хəммəтне дə,
Гатaны да өметлəндереп, канатландырып җибəрде həм алар күпмедер вакыт үлем белəн яшəү apacында бер генə сызык – берəр генə бүрəнə икəнен онытып тордылар. Лəкин шатлыкның күз күрмəс канатлары бичараларны кайнап торган океаннан йолкып ала алмады – якташлар бүрəнəлəренə бик нык ябышканнар иде шул. Иң элек Гата айнып китте.
– Хəммəт, су төплəрендə тончыгып үлəргə язган микəнни, ə?
– Əй, Ходаем. Əйтмə дə инде... Монысын Хəммəт əйтте. – Тирə-якта кораб-мазар, утрау ише нəрсə дə күренми бит, ичмаса...
Хəммəт нечкəрəк күңелле булып чыкты – беренче булып ул елап җибəрде, аннары Гата кушылды. Аларның күз яшьлəреннəн океанның тозлы суы шактый гына артты да бугай...
– Гата, уйлашыйк əле, берəр чара табып булмасмы. Без бит болай озак йөзеп йөри алмабыз – тамак ачар, хəл бетəр... Шторм кузгалуы да бар...
– Нинди чара табасың инде монда, – диде Гата, авызыннан ярты литр чамасы су сиптергəч. – Туктале, Хəммəт... Əйдə, ике бүрəнəне бергə бəйлибез. Алай ышанычлырак булыр, кечкенə сал шикелле нəрсə ясыйк. Минем менə чалбар каешы да бар.
Хəммəт Гата ябышкан агачка күз салды. «Бик нəзек шул. Нишлəп əле мин үз гомеpeмнe куркыныч астына куйыйм...» – дип уйлап куйды ул həм болай диде:
Юк инде, туган! Һəркемнең үз гомере булган кебек, Ходай həрберебезгə берəр бүрəнə бирде. Синең йомычкаңны мин үземнең кораб хəтле агачыма бəйли алмыйм, бигайбə. Болай минем җаным тынычрак. Синең бүрəнəң начар булганга мин гаепле түгел.
Шуннан соң ул бүрəнəсенең буеннан-буена мəхəббəт белəн күз йөртеп чыкты.
Күк йөзе караңгылана башлагач, якташлар бүрəнəлəрен кы-сыбрак кочакладылар. Дулкыннар зурайганнан-зурая барды.
Гата ялварулы тавыш белəн тагын бер мəртəбə мөрəҗəгать
итте:
– Хəммəт тyгaным! Давыл башлана, бəйлик, дим, агачларны, бергə ничек тə куркынычсызрак булыр.
Тау хəтле дулкын икесен дə коендырып алгач, Хəммəтнең куркуы эгоизмны җиңде həм ул кəүсəлəрне берлəштерергə риза-лык бирде.
Хəзер инде аларның язмьшлары чын мəгънəсендə бер чалбар каешы белəн бəйлəнгəн иде.
Давыл тынгач, бер-берсенең исəнме икəнен сораштылар. Икесе дə исəн иде əле.
Агачларның Хəммəт ябьшкан башы нишлəптер су эченə таба бата башлады. Шуда күрə Хəммəт агачның ypтacынa күчте. Бу, əлбəттə, Гатага ошамады.
– Карале, Хəммəт дус, – диде ул, үзен көчкə генə кулга алып, – син миңа таба шуышма инде, батырасың бит мине дə...
– Нə-ə-ə-ə-р-с-ə-ə-ə?. – диде Хəммəт, Гатаның өстенə акула кебек ташланырга əзерлəнгəн cыман. – Минем бүрəнəм булмаса, күптəн балыклар азыгы идең бит инде син.
Ике агачтан торган «салда» территория өчен сугыш башлан-ды. Гатаның оятсызлыгыннан, рəхмəтсезлегеннəн ярсып, Хəммəт:
– Чишəм каешны! Бир минем бүрəнəмне! – дип кычкырды. Хəммəт бүрəнəлəрне бергə тотып торган бəйне чишмəкче
булды, лəкин булдыра алмады – каеш юешлəнеп тыгызланган иде. Ул каешны чəйнəргə кереште. Гата якташының бу җинаятенə комачауларга ният итеп караган иде да, тик Хəммəткə таба шуышканда агачларның бəйлəнгəн башы авырлыктан бата башлагач, ул үз ypынынa элекке позициясенə чигенергə мəҗбүр
булды.
Бик озак маташа торгач, Хəммəт тешлəре белəн каешны өзүгə иреште.
Агачлар бер-берсеннəн телəр-телəмəс кенə аерылып киттелəр, həм якташлар яңадан берəр бүрəнə иялəре булдылар.
Хəммəт, Гатаны үчеклəп шаркылдап көлде дə, куллары белəн тиз-тиз ишкəлəп, якташыннан ерагая башлады.
Гата да шаркылдап көлеп җибəрде. Хəммəт су төбенə төшеп киткəндəй булды – ялгыш Гатаның агачын кочаклаган лабаса...
Бутаганнар агачларны... Хəммəт Гатаның «йомычкa» сына ябышкaн, ə Гата, хайван, Хəммəтнең утрау кадəр бүрəнəсенə атла-нып, шатлыгыннан «Җомга Kөe» нə җырлый.
Онытасым юк үлгəндə дə, Гүрлəргə кергəндə дə...
Хəммəт, шашудан «А-а-а» дип үкереп, башын агачка бəрде. Аннары Гата мондый сүзлəр ишетте:
– Бир бүрəнəмне, карак!.. Кеше талаучы!.. Мин сине судка бирəм!.. Мəскəүгə язам...
Хəммəтнең авызына су тулгач, сүзне Гата алды:
– Яз, яз, – диде ул, куллары белəн ишкəлəп. – Син лутчы ОOНгa яз – сугыш нейтраль суларда бара бит.
Гатаның ерагаеп барганын күргəч, Хəммəт ачудан тешлəрен агачка батырды.
Бу вакытта инде Гата «Җомга көе» н тəмамлап, дөньяның киңлеге турында ниндидер бер башкорт җыры җырлый иде.
Шулай да, офыкта акулалар күренгəч, бүрəнəлəр бер-берсенə тагын бəйлəнделəр. Акулалар күздəн югалгач, «сал» экипажында тaгын талаш чыкты.
Тəүлек буена океан кочагында «иркəлəнгəч», Алла həм сти-хия колларының тамаклары ачты. Агачларның кабыгын ашаганда, гаделлек буенча, həpкeм үзенең бүрəнəсен кимерергə тиеш иде. Лəкин нəзек агачның кабыгы бик ачы, тəмсез бульш чыкты. Ə кай-сы агач кемнеке икəне əлегə haмaн законлаштырылмаган иде.
Бу юлы «сал» ның бавы булып хезмəт иткəн чалбарны Гата чəйнəп өзде. Хəзер инде икесе дə игьтибарлырак булдылар, шуңа күрə икесе дə юан бүрəнəгə куллары, аяклары heм тешлəре белəн ябыштылар. Нəзек агач, үпкəлəгəн сыман, бата-калка хуҗасыз чайкалып калды.
– Гата, минем дүрт балам ятим кала, күч син теге агачка. Бу бүрəнəне мин беренче таптым бит.
Хəммəтнең тавышында ялвару, үтенү həм талəп итү нотала-ры бар иде.
– Минем дə гаилəм бар, – диде Гата, коры гына. Мин сиңа караганда яшьрəк тə – минем əле бөтен гoмерем алда. Яшисем килə минем!
Чынлап та, Гата яшьрəк тə, тазарак та иде. Ул, шуннан фай-даланып, Хəммəтнең чəчлəреннəн элəктереп алды да аны берничə мəртəбə суга батырып калкытты. Хəммəт каршы торуның мəгьнəсез-леген аңлагач: «Алланың əче Kahəpe төшсен!» – диде дə ятим агачка таба йөзеп китте.
Ике бүрəнə apacындa талаш дəвам итте.
Кычкырудан тавышы карлыккач, Хəммəтнең сүгенүле кар-гышларына Гата җавап бирə алмый башлады.
Нəкъ шул вакытта еракта зур кораб күренде. Гатаның талаш-канда өзелгəн тавыш җепселлəреннəн:
– Хəммəт!.. Кычкыp тизрəк!.. – дигəн сүзлəр көчкə шыелдап чыкты...
Котылабыз... кычкыр... минем тавыш юк бит...
Газиз бүрəнəсеннəн колак кагу Хəммəтне бик рəнҗеткəн иде. Шуңа күрə ул бик явыз итеп авызын кыйшайтты да:
– Кычкырмыйм! – диде.
Гатаның өзгəлəнгəн җаныннан:
– Кычкыр, Алла хакы өчен! – дигəн əмер ишетелер-ишетелмəс кенə булып сытылып чыкты.
– Бүрəнəмне бирсəң, кычыpам, – диде Хəммəт.
Океаннарда сирəк очрый торган юан бүрəнəне дошманына бирү Гатаның уенда да юк иде. Ул ямьсез итеп елмайды да:
– Мин синең нинди кеше икəнеңне белəм... – диде. – Кыч-кырам, дип ялганлап бүрəнəмне элəктермəкче буласыңмы?
Алар талашкан арада, кораб юкка чыкты.
(1990)
Сүзлекчə
Тын океанда көрəш дəвам иттe – в Тихом океане продолжалась борьба алла хакы өчен – ради бога
бата-калка – утопая бичара – несчастный дучар булу – подвергаться
ишетелер-ишетелмəс – еле слышно каеш – ремень каһəр – проклятие, гнев
кол – раб кəүсə – ствол нəзек – тонкий сал – плот
тыпырчыну – биться төксе – мрачный шом – тревога, опасение əҗəл – смерть үкерергə – реветь
Фəнис Яруллин
Фəнис Яруллин 1938 елда Баулы районының Кызылъяр авы-лында туа. Армиядə, спорт күнегүлəре вакытында бəхетсезлеккə юлыгып, гомерлек авыру ала. 1964 – 1970 елларда Казан дəүлəт университетында читтəн торып укый, аны уңышлы тəмамлый. Бе-ренче шигырьлəре матбугатта 1960 елда чыга башлады. Хəзер 33 китап авторы. Татарстан комсомолының М. Җəлил исемендəге бүлəге, Г. Тукай исемендəге дəүлəт бүлəге иясе. Иҗади уңышлары «Халыклар дуслыгы ордены белəн бəялəнде». Аңа 2001 елда Татарстанның халык шагыйре исеме бирелде.
Поиск по сайту: |
Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.071 сек.) |